Төп мәгълуматка күчү

Үч алу турында Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Үч алу турында Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Кеше үч алу дөрес дип санаса да, бу Изге Язмаларда әйтелгәнгә каршы килә. Анда болай диелә: «„Ул миңа нәрсә эшләгән булса, мин дә аңа шуны ук эшләрмен, кылганнары өчен үч алырмын“,— димә» (Гыйбрәтле сүзләр 24:29). Изге Язмалардагы киңәшләр күпләргә үч алу теләген җиңәргә булышкан.

Бу мәкаләдә

 Үч алуның нинди начар ягы бар?

 Берәрсе безне рәнҗетсә я безгә зыян китерсә, безнең ачуыбыз чыгадыр, һәм кешегә моның өчен берәр ничек кайтарасы киләдер. Ләкин үч алырга тырышу Изге Язмаларда әйтелгәннәргә каршы килә. Ни өчен?

 Кешенең үч алырга тырышуы Аллаһыны күңелсезләндерә. Изге Язмаларда Йәһвә a Аллаһының мондый сүзләре язылган: «Үч алу — минем эш, үзем кайтарачакмын» (Римлыларга 12:19). Әгәр кеше башка берәү аркасында зыян күрсә, Изге Язмалар шул кешене үч алырга түгел, ә хәлне җайга салыр өчен, тыныч юллар эзләргә дәртләндерә (Римлыларга 12:18). Әмма кеше моның өчен инде барысын эшләгән булса, ә хәл үзгәрмәсә, нәрсә эшләргә? Изге Язмалар безгә барысын Йәһвәгә тапшырырга куша (Зәбур 42:10, 11).

 Аллаһы ничек җәза бирә?

 Аллаһы рөхсәте белән, бу дөнья хакимнәренең җәза бирергә вәкаләте бар (Римлыларга 13:1—4). Вакыт узу белән Аллаһы мәрхәмәтсезлек өчен җаваплы бар затларны хөкем итәчәк һәм бар газапларны мәңгегә юк итәчәк (Ишагыя 11:4).

 Үч алу теләген ничек җиңәргә?

  •   Хисләргә бирелеп эш итмәгез (Гыйбрәтле сүзләр 17:27). Ачуга бирелеп эш иткән кешеләр, соңыннан кылганнарына үкенә. Ләкин туктап уйланган һәм аннан соң гына эш иткән кешеләр яхшырак карарлар кабул итә (Гыйбрәтле сүзләр 29:11).

  •   Барысын тикшерегез (Гыйбрәтле сүзләр 18:13). Зыян күргән кеше үзенә мондый сорау бирсә, яхшы булыр иде: «Бәлки, миңа кайбер яклар билгеле түгелдер? Шуңа күрә бу кеше үзен шулай тоткандыр? Ә, бәлки, ул вакытта аңа бик авыр булгандыр һәм шуңа күрә ул үзен шулай тоткандыр? Я ул белмичә шулай эш иткәндер?» Кайвакыт без кеше моны юри эшләгән дип уйлыйбыз, ә чынлыкта ул моны ялгыш эшләгән булып чыга.

 Үч алуга кагылышлы ялгыш карашлар

 Ялгыш караш. Изге Язмаларда «күз өчен күз» дип әйтелә, шуңа күрә ул үч алыну рөхсәт итә (Левилеләр 24:20).

 Факт. Борынгы Исраилгә «күз өчен күз» дип әйтелсә дә, бу сүзләр кешегә үч алырга рөхсәт итмәгән. Бу сүзләр хакимнәргә тиешле җәза сайларга булышкан b (Канун 19:15—21).

 Ялгыш караш. Изге Язмаларда кешегә үч алырга рөхсәт ителмәгәнгә, безгә берәрсе һөҗүм итсә, без үзебезне яклый алмыйбыз.

 Факт. Кешегә һөҗүм итсәләр, ул үзен яклый ала я тиешле органнарга, ярдәм сорап, мөрәҗәгать итә ала. Шулай да Изге Язмалар безне, мөмкин булса, конфликтларны җайга салырга кирәк дип өнди (Гыйбрәтле сүзләр 17:14).

a Изге Язмалар буенча, Йәһвә — Аллаһы исеме.

b Бу закон турында күбрәк белер өчен, «Что означает принцип „око за око“?» дигән мәкаләне карагыз.