Төп мәгълуматка күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Изге Язмаларда ярсу турында нәрсә әйтелә?

Изге Язмаларда ярсу турында нәрсә әйтелә?

Изге Язмалар нигезендә җавап

Изге Язмалар буенча, тиз кызып китүчән кеше үзе дә зыян күрә, башкаларга да зыян китерә (Гыйбрәтле сүзләр 29:22). Кайчак ачуланыр өчен сәбәпләр булса да, Изге Язмаларда ачу тотучылар котылу алмаячак дип әйтелә (Гәләтиялеләргә 5:19—21). Изге Язмалардагы принциплар кешегә ярсуны тыярга булыша.

 Ярсу бөтенләй дөрес түгелме?

Юк. Кайчак ачуланыр өчен сәбәпләр бар. Мәсәлән, тугры Никами үз имандашларының җәберләнгәннәрен күргәч, аның «бик ачуы килгән» (Никами 5:6).

Вакыт-вакыт Аллаһы ярсып китә. Мәсәлән, аның халкы борынгы заманда килешүләрен бозгач һәм аңа гыйбадәт кылудан туктап, ялган илаһларга табына башлагач, «Йәһвәнең Исраилгә ачуы кабынган» (Хакимнәр 2:13, 14). Шулай булса да, ярсу Йәһвә Аллаһының холкына хас түгел. Аллаһы һич сәбәпсез ярсымый, ул үз хисләрен тыя белә (Чыгыш 34:6; Ишагыя 48:9).

 Кайчан ачу зыянлы?

Ачулы хисләрне тыймау һәм бер сәбәпсез ярсу зыялы. Ачу турында әйткәндә, бу камилсез кешеләргә хас. Мисаллар:

  • Аллаһы Кабилнең корбанын кире каккач, тегенең «ачуы чыккан». Кабил ачуыннан җенләнеп киткән һәм үз абыйсын үтергән (Яратылыш 4:3—8).

  • Аллаһы нинәвәлеләргә шәфкатьлелек күрсәткәч, Юныс пәйгамбәрнең «ачуы чыккан». Аллаһы Юнысның фикер йөртүен төзәткән: Юнысның «ачулы булырга сәбәбе» булмаган, ул гөнаһларыннан үкенгән нинәвәлеләрне кызганырга тиеш булган (Юныс 3:10—4:1, 4, 11) *.

Шушы мисаллардан күренгәнчә, «ярсыган кеше» камилсезлеге аркасында «Аллаһы теләгән гаделлек буенча эш итми» (Ягъкуб 1:20).

 Ярсуны ничек тыярга?

  • Ярсуны тыймау куркынычын таны. Кайберәүләр ярсуны яудыру көчле як дип уйлый. Чынлыкта ярсуны тыя белмәү — җитди кимчелек. «Үз-үзен кулда тота алмаган кеше — җимерек стеналы бер шәһәр ул» (Гыйбрәтле сүзләр 25:28; 29:11). Ачулы хисләрне тыя белсәк, без көчле булуыбызны һәм үткен акыллы булуыбызны күрсәтәбез (Гыйбрәтле сүзләр 14:29). Изге Язмаларда: «Ярсырга ашыкмаган кеше көчле кешедән... яхшырак»,— диелә (Гыйбрәтле сүзләр 16:32).

  • Үкенерлек берәр нәрсә эшләгәнче, ярсуыңны тыя бел. Зәбур 37:8 дә: «Ачуыңны ташла, ярсуыңны калдыр, Күңелсезләнеп китмә һәм яманлык кылырга керешмә»,— дип язылган. Игътибар ит, ярсып киткәч, без нәрсә эшлисе икәнен үзебез сайлыйбыз: яманлык кылганчы ачулы хисләребезне тыеп калыйк. Эфеслеләргә 4:26 да язылганча, «ярсысак та, гөнаһ кылмыйк».

  • Хәлеңнән килсә, ачуың кабара башлаганда үзеңне туктатырга тырыш. «Ызгышның башлануы суга юл ачу кебек,— дип әйтелә Изге Язмаларда.— Талаш купканчы, аннан китәргә тырыш» (Гыйбрәтле сүзләр 17:14). Каршылыкларны тизрәк җайга салу акыллы булса да, сиңа да, башка кешегә дә башта суынырга, ә аннары тыныч кына фикер алышырга кирәк.

  •  Фактлар җый. «Төшенә белү кешенең ачуын баса» (Гыйбрәтле сүзләр 19:11). Берәр нәтиҗәгә килер алдыннан, фактлар җый. Мәсьәләнең һәр ягын игътибар белән тыңласак, без бер сәбәпсез ярсымабыз (Ягъкуб 1:19).

  •  Догада җан тынычлыгы сора. Дога кылсаң, «һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгына» ия булырсың (Филипиялеләргә 4:7). Дога кылу Аллаһының изге рухына ия булу дигән сүз, аның ярдәмендә без тынычлык, сабырлык һәм тотнаклылыкка ия булырбыз (Лүк 11:13; Гәләтиялеләргә 5:22, 23).

  • Кем белән аралашканыңа кара. Кем белән аралашабыз — шундый кешегә охшаш булабыз (Гыйбрәтле сүзләр 13:20; 1 Көринтлеләргә 15:33). Шул сәбәпле Изге Язмаларда кисәтү бирелә: «Тиз кызып китүчән кеше белән дуслашма, ярсучан кеше белән дә аралашма». Сәбәбе нәрсәдә? «Югыйсә аның юлларына өйрәнеп, җаныңны тозакка төшерерсең» (Гыйбрәтле сүзләр 22:24, 25).

^ 14 абз. Күрәсең, Юныс фикер йөртүен үзгәрткән һәм суынган, чөнки Аллаһы аны Изге Язмаларның бер китабын — Юныс китабын язар өчен кулланган.