ЙӨЗ ИКЕНЧЕ ХИКӘЯ
Яхъяга бирелгән ачылыш
Рәсүл Яхъя Па́тмос утравында тоткынлыкта булганда, Гайсә аңа, 16 күренеш күрсәтеп, киләчәктә нәрсә булачагын ачкан. Бу күренешләрдә Яхъя Йәһвәнең үз исемен ничек изге итәчәген, ничек Патшалыгын урнаштырачагын һәм ихтыярын күктәге кебек җирдә дә ничек үтәячәген күргән.
Бер күренештә Яхъя күктәге данлы тәхеттә утыручы Йәһвәне күргән. Шул тәхет тирәсендә өсләренә ак кием, башларына алтын таҗ кигән 24 өлкән утырган. Тәхет ягыннан яшен яшьнәгән һәм күк күкрәгән тавышлар чыккан. Бу 24 өлкән Йәһвә каршына тезләнгән һәм аңа гыйбадәт кылган. Башка бер күренештә Яхъя һәр милләттән, халыктан һәм телдән чыккан бихисап күп кешене күргән. Бәрән, ягъни Гайсә, аларны, кайгыртып, тормыш суы чишмәләренә алып барган. Башка күренештә Гайсәнең 24 өлкән белән бергә күктәге Патшалыкта идарә итә башлаганы күрсәтелгән булган. Киләсе күренештә Яхъя Гайсәнең аждаһа, ягъни Шайтан, белән һәм аның җеннәре белән көрәшкәнен күргән. Гайсә аларны күктән җиргә бәреп төшергән.
Аннары Яхъя тагын бер искиткеч күренеш күргән: Бәрән 144 000 зат белән бергә Сио́н тавында тора. Яхъя шулай ук җир тирәли очучы фәрештәне күргән. Бу фәрештә кешеләрне: «Аллаһыдан куркыгыз һәм аны данлагыз!» — дип чакырган.
Киләсе күренештә Армагеддо́н сугышы күрсәтелгән булган. Бу сугышта Гайсә үзенең гаскәре белән Шайтанның явыз дөньясын җиңгән. Соңгы күренештә Яхъя күктә һәм җирдә гаҗәеп тынычлыкның хөкем сөргәнен күргән: Шайтан һәм аның ягында торучылар тулысынча юк ителгән; күктә һәм җирдә яшәүче һәркем Йәһвә исемен данлый һәм аңа гына гыйбадәт кыла.
«Синең белән хатын арасына, синең токымың белән аның токымы арасына дошманлык салачакмын. Ул синең башыңны ярыр, син исә аның үкчәсен чагарсың» (Яратылыш 3:15)