Яхъяга бирелгән Ачылыш 16:1—21

16  Шуннан соң мин изге урыннан көчле тавышның+ җиде фәрештәгә: «Барыгыз һәм җиргә Аллаһының җиде ачу касәсен түгегез»+,— дип әйткәнен ишеттем.  Беренче фәрештә китте һәм үз касәсен җир йөзенә түкте.+ Шунда ерткыч тамгасы+ сугылган һәм аның сурәтенә табынган+ кешеләрне әрнүле яман җәрәхәтләр+ каплады.  Икенче фәрештә үз касәсен диңгезгә түкте.+ Диңгез суы үлгән кеше каны кебек булды,+ һәм диңгездәге+ һәр тере җан үлде.  Өченче фәрештә үз касәсен елгаларга һәм су чишмәләренә түкте,+ шунда аларның сулары канга әйләнде.+  Аннан соң мин сулар фәрештәсенең мондый сүзләрен ишеттем: «Яшәгән һәм яшәүче Аллаһыбыз,+ син тугры+ һәм гадел, чөнки син бу хөкемнәрне чыгардың,+  чөнки алар изгеләрнең, пәйгамбәрләрнең канын койдылар,+ һәм син аларга кан эчәргә бирдең.+ Алар тиешле җәза алды».+  Шунда мин корбан китерү урынының: «Әйе, Чиксез Кодрәт Иясе Йәһвә* Аллаһы,+ синең хөкем карарларың хак һәм гадел»+,— дигәнен ишеттем.  Дүртенче фәрештә үзенең касәсен кояш+ өстенә түкте, һәм кояшка кешеләрне ут белән көйдерергә рөхсәт ителде.  Кешеләрне көчле эсселек көйдерде, әмма алар шул бәла-казалар өстеннән хакимлеге булган Аллаһы исеменә каршы көфер сүз әйттеләр, тәүбә итмәделәр һәм аны данламадылар. 10  Бишенче фәрештә үз касәсен ерткыч тәхете өстенә түккәч, ерткычның патшалыгы караңгылыкка чумды.+ Кешеләр авыртудан үз телләрен тешли башладылар, 11  авыртулары һәм җәрәхәтләре өчен күк Аллаһысына каршы көфер сүз әйттеләр, кылган эшләреннән тәүбә итмәделәр. 12  Алтынчы фәрештә үз касәсен бөек Евфрат елгасына+ түкте, һәм кояш чыккан яктан* килүче патшаларга юл әзер булсын өчен,+ елганың суы кипте.+ 13  Шунда мин аждаһаның,+ ерткычның һәм ялган пәйгамбәрнең авызларыннан бакага охшаш иңдерелгән өч шакшы сүзнең* чыкканын күрдем. 14  Бу сүзләрне җеннәр иңдергән, һәм бу сүзләр галәмәтләр күрсәтә.+ Алар бөтен җир патшалары янына шул патшаларны Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһының бөек көнендә+ булачак сугышка җыяр өчен чыгалар.+ 15  «Менә! Карак кебек киләм.+ Уяу торучы+ һәм киемнәрен саклаучы кеше бәхетле, чөнки ул ялангач йөрмәячәк һәм кешеләр аның хурлыгын күрмәячәк».+ 16  Җеннәр тарафыннан иңдерелгән сүзләр патшаларны еврей телендә Армагеддо́н* дип аталган урынга җыйдылар.+ 17  Җиденче фәрештә үзенең касәсен һавага түккәч, изге урыннан, тәхеттән: «Тәмамланды!» — дигән көчле тавыш+ ишетелде. 18  Шунда яшен яшьнәде, авазлар ишетелде, күк күкрәде, көчле җир тетрәү булды. Кеше җирдә яратылганнан бирле андый көчле һәм җимергеч җир тетрәүнең булганы юк иде әле.+ 19  Бөек шәһәр+ өч өлешкә ярылды, һәм халыкларның шәһәрләре җимерелде. Аллаһы Бөек Бабылны,+ аңа үз ярсулы ачуының шәрабы салынган касәне+ бирер өчен, исенә төшерде. 20  Һәр утрау качты, тауларны да табып булмый иде.+ 21  Күктән кешеләр өстенә зур-зур, якынча 20 килограммлы,* боз кисәкләре яуды.+ Кешеләр бу бәла-каза, бу боз өчен Аллаһыга каршы көфер сүз әйтә иделәр,+ чөнки бу бәла-каза бик һәлакәтле иде.

Искәрмәләр

Яки «көнчыгыштан».
Сүзгә-сүз «рухның».
Гр. Һар-Магедо́н. Евр. телендә «Мегиддо тавы» дигәнне аңлата.
Сүзгә-сүз «бер талантлык». Ә14 кушымт. к.

Искәрмәләр

Медиаматериал