Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УТЫЗ ҖИДЕНЧЕ ХИКӘЯ

Йәһвә Ишмуил белән сөйләшә

Йәһвә Ишмуил белән сөйләшә

Баш рухани Илийне́ң Хөфни́ белән Пинхә́с исемле ике улы булган. Алар изге чатырда руханилар булып хезмәт иткән. Или́й уллары Йәһвәнең кануннарына буйсынмаган һәм кешеләр белән үзләрен бик начар тоткан. Исраиллелә́р Йәһвәгә корбаннар китергәндә, Хөфни́ белән Пинхә́с итнең иң яхшы өлешләрен үзләренә алган. Или́й, уллары нәрсә эшләгәне турында ишетсә дә, бернәрсә дә эшләмәгән. Йәһвә моның дәвам итүенә юл куярмы?

Ишмуи́л, Хөфни́ белән Пинхәстә́н күпкә яшьрәк булса да, алардан үрнәк алмаган. Йәһвә Ишмуилны́ хуп күргән. Бер төнне, йоклаганда, Ишмуи́л үзен чакырган бер тавыш ишеткән. Ул торган да, Или́й янына йөгереп килеп: «Менә мин!» — дигән. Ләкин Или́й: «Мин сине чакырмадым. Бар, йокла»,— дип җавап биргән. Ишмуи́л кире йокларга яткан. Әмма бу хәл тагын кабатланган. Ишмуи́л тавышны өченче тапкыр ишеткәч, Или́й Ишмуилны́ Йәһвә чакырганын аңлаган. Ул Ишмуилга́: «Яңадан тавышны ишетсәң, болай диген: „Әйт, Йәһвә. Хезмәтчең сине тыңлый“».

Ятагына яткач, Ишмуи́л яңадан бу тавышны ишеткән: «Ишмуи́л! Ишмуи́л!» Ул болай дип җавап биргән: «Әйт, Ходаем, хезмәтчең сине тыңлый». Йәһвә аңа әйткән: «Илийгә́ әйт: мин аны һәм гаиләсен җәзаларга җыенам. Аның уллары минем изге чатырымда начарлык эшли. Ул, моны белсә дә, бернәрсә дә эшләми». Иртән Ишмуи́л, гадәттәгечә, изге чатырның ишекләрен ачкан. Ул баш руханига Йәһвәнең нәрсә әйткәнен сөйләргә курыккан. Ләкин Или́й, аны чакырып: «Улым, Йәһвә сиңа нәрсә әйтте? Миңа барысын да сөйлә»,— дип сораган. Шунда Ишмуи́л Илийгә́ барысын да сөйләп биргән.

Ишмуи́л үскән, һәм Йәһвә аның дусты булган. Җирнең бер читеннән алып икенче читенә кадәр бар исраиллелә́р Йәһвәнең Ишмуилны́ пәйгамбәр һәм хаким итеп сайлаганын белгән.

«Бөек Барлыкка Китерүчеңне яшьлегеңдә истә тот» (Вәгазьче 12:1)