Беренче Ишмуил 7:1—17
7 Шуннан соң Кырья́т-йәри́м кешеләре, килеп, Йәһвәнең килешүе сандыгын калкулыкта урнашкан Абинада́б йортына+ алып киттеләр. Алар аның улы Илгазарны Йәһвәнең килешүе сандыгын сакларга билгеләделәр.
2 Килешү сандыгын Кырьят-йәримгә китергәннән соң озак кына вакыт — 20 ел үтте. Бөтен Исраи́л йорты кайгырып, Йәһвәне эзли башлады.+
3 Ишмуил бөтен Исраил йортына болай диде: «Сез бөтен йөрәгегез белән Йәһвәгә таба борыласыз икән,+ чит-ят илаһлардан+ һәм Ишта́р сыннарыннан+ арыныгыз һәм күңелләрегезне тулысынча Йәһвәгә баглап, фәкать аңа гына хезмәт итегез,+ шул чакта ул сезне филистилеләр кулыннан коткарыр».+
4 Шунда Исраил угыллары Бага́л һәм Иштар сыннарыннан арынды һәм Йәһвәгә генә хезмәт итә башлады.+
5 Аннары Ишмуи́л: «Бөтен Исраил Миспәдә+ җыелсын, һәм мин сезнең өчен Йәһвәгә дога кылырмын»+,— диде.
6 Алар бергә Миспәдә җыелдылар, су чумырып алып, аны Йәһвә алдында түктеләр һәм ул көнне ураза тоттылар.+ «Йәһвәгә каршы гөнаһ кылдык без»+,— диделәр алар. Һәм Ишмуил Миспәдә исраиллеләрнең хакиме булып хезмәт итә башлады.+
7 Филистилеләр исраиллеләрнең Миспәдә җыелганын ишеткәч, аларның идарәчеләре+ Исраилгә каршы сугыш белән чыкты. Моны белгәч, исраиллеләрне филистилеләр аркасында курку биләп алды.
8 Исраиллеләр Ишмуилга: «Аллаһыбыз Йәһвәгә бертуктаусыз ялварып дога кыл, ул безгә ярдәм итсен+ һәм безне филистилеләр кулыннан коткарсын»,— диделәр.
9 Шулчак Ишмуил бер сарык бәтие алып, аны Йәһвәгә тулаем яндыру корбаны+ итеп китерде. Ишмуил Йәһвәдән Исраилгә ярдәм итүен үтенде, һәм Йәһвә аңа җавап бирде.+
10 Ишмуил яндыру корбаны китергәндә, филистилеләр Исраилгә каршы сугыш белән чыкты. Шул көнне Йәһвә, гөрселдәтеп күк күкрәтеп,+ филистилеләр арасында чуалыш китереп чыгарды,+ һәм алар Исраил алдында җиңелде.+
11 Шунда Исраил Миспәдән чыкты һәм филистилеләрне Бәйткарның көньягына хәтле эзәрлекләп, кырып сала барды.
12 Аннары Ишмуил бер таш алып,+ аны Миспә́ белән Яшана́ арасына куйды һәм: «Йәһвә безгә һаман да ярдәм итеп тора»+,— диеп, шул урынны Әбинәзә́р* дип атады.
13 Шулай итеп филистилеләр буйсындырылды, һәм алар Исраил җиренә бүтән аяк басмады.+ Йәһвәнең кулы Ишмуилның үлеменә кадәр филистилеләргә каршы торды.+
14 Филистилеләр яулап алган Әкруннан Гефка кадәрге шәһәрләрне һәм тирә-яктагы җирләрне Исраил, аларның кулыннан алып, үзенә кире кайтарды.
Исраил белән аморлылар арасында да тынычлык иде.+
15 Ишмуил гомере буе Исраилнең хакиме булды.+
16 Ел саен ул Бәйте́л,+ Гилгә́л+ һәм Миспә+ шәһәрләрен йөреп чыга иде. Бар шул шәһәрләрдә ул Исраилне хөкем итте.
17 Ә аннары ул өенә Рамага+ кайтып китә иде, анда да ул Исраилне хөкем итте. Ул анда Йәһвәгә мәзбәх корды.+

