Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТУКСАН ИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсә янә үз шәкертләренә күренә

Гайсә янә үз шәкертләренә күренә

Гайсә үз шәкертләренә күренгәннән соң күпмедер вакыт узгач, Пете́р, Гәлилә́я диңгезенә барып, балык тотарга булган. Аның белән бергә Тома́с, Ягъкуб һәм Яхъя барган. Алар төне буе балык тотарга тырышкан, ләкин бернәрсә дә тота алмаган.

Таң атканда, алар ярда торган бер кешене күргән. Кеше ярдан: «Берәр нәрсә тоттыгызмы?» — дип кычкырган. Алар аңа: «Юк!» — дип җавап биргән. Кеше аларга ятьмәне көймәнең уң ягына салырга кушкан. Алар шулай эшләгәч, балык ятьмәгә шулкадәр күп эләккән ки, хәтта көймәгә сыймаган. Шунда Яхъя, теге кешенең Гайсә икәнен аңлап: «Бу Хуҗабыз!» — дип әйткән. Пете́р, шунда ук суга сикереп, ярга таба йөзгән. Башка шәкертләр дә көймә белән ярга киткән.

Ярга килеп җиткәч, алар учак өстендә пешеп торган балык һәм икмәк күргән. Тагын балык әзерләр өчен, Гайсә рәсүлләргә: «Әле генә тоткан балыкның беразын монда китерегез»,— дигән һәм аннары аларны ашарга чакырган.

Ашап алгач, Гайсә Петердә́н: «Син мине балык тотуга караганда күбрәк яратасыңмы?» — дип сораган. Пете́р аңа: «Әйе, Хуҗам, син беләсең: мин сине бик яратам»,— дип җавап биргән. Шунда Гайсә: «Бәрәннәремне тукландыр»,— дигән. Аннары Гайсә кабат: «Пете́р, син мине яратасыңмы?» — дип сораган. Пете́р: «Әйе, Хуҗам, син беләсең: мин сине бик яратам»,— дип җавап кайтарган. Шулчак Гайсә: «Бәрәннәремне көт»,— дигән. Гайсә өченче тапкыр шуны ук сорагач, Пете́р кайгыга төшкән. Ул Гайсәгә: «Хуҗам, сиңа барысы да билгеле. Син беләсең: мин сине бик яратам»,— дип әйткән. Шунда Гайсә: «Бәрәннәремне тукландыр»,— дигән. Аннары ул аңа: «Алга таба да миңа ияреп йөр»,— дип әйткән.

«[Гайсә] аларга: „Миңа иярегез, һәм мин сезне кеше тотучылар итәрмен“,— диде. Алар шунда ук ятьмәләрен калдырдылар да аңа ияреп киттеләр» (Маттай 4:19, 20)