Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

СИГЕЗЕНЧЕ БҮЛЕК

Вәгазьләү өчен кораллар. Бөтендөнья буенча вәгазьләү өчен басмалар чыгару

Вәгазьләү өчен кораллар. Бөтендөнья буенча вәгазьләү өчен басмалар чыгару

БЕЗ ШУНЫ БЕЛЕРБЕЗ

Без һәр милләттән, кабиләдән һәм телдән булган кешеләргә яхшы хәбәрне җиткерә алсын өчен, Йәһвә безне кирәкле кораллар белән тәэмин итеп тора

1, 2. а) Беренче гасырда яхшы хәбәр Рим империясе буенча нәрсә ярдәмендә таралган? б) Йәһвәнең безгә бүген ярдәм итеп торганын нәрсә раслый? (« Яхшы хәбәр якынча 670 телдә яңгырый» дигән рамканы кара.)

 ИЕРУСАЛИМГА килгән кешеләр үз колакларына ышанмагандыр. Гәлиләялеләр чит телләрдә иркен сөйләшеп торган. Алар сөйләгән хәбәр шул кешеләрне әсир иткән. Бу хәл б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә булган. Шәкертләр изге рух бүләген алгач, могҗизалы рәвештә чит телләрдә сөйләшә башлаган. Бу аларга Аллаһы ярдәм итә икәнен раслаган. (Рәсүлләр 2:1—8, 12, 15—17 укы.) Ул көнне шәкертләр вәгазьләгән хәбәрне чыгышлары белән төрле булган кешеләр ишеткән, һәм соңрак ул хәбәр бөтен Рим империясе буенча таралган (Көл. 1:23).

2 Бүген Аллаһы хезмәтчеләре могҗизалы рәвештә чит телләрдә сөйләшми. Шулай да Патшалык турындагы хәбәр бүген беренче гасыр белән чагыштырганда күбрәк телләрдә вәгазьләнә, чөнки басмаларыбыз 670 тән артык телгә тәрҗемә ителә (Рәс. 2:9—11). Аллаһы халкы шулкадәр күп әдәбият чыгарган һәм аны шулкадәр күп телгә тәрҗемә иткән ки, хәтта Патшалык турындагы хәбәр җир шарының иң ерак почмакларына барып җиткән a. Бу шуны да ап-ачык күрсәтә: Йәһвә Аллаһы, вәгазь эшебез белән җитәкчелек итәр өчен, Гайсә Мәсихне куллана (Мат. 28:19, 20). Соңгы 100 ел дәвамында вәгазьләр өчен кулланылган кайбер коралларыбызга игътибар итик. Бу бүлектәге материал каралганда, мондый сорауларга җавап табыйк: Патша безне кешеләр белән кызыксынырга ничек өйрәтә? Ул безне Аллаһы Сүзенә өйрәтүчеләр булырга ничек дәртләндерә? (2 Тим. 2:2)

Патша үз хезмәтчеләрен, алар хакыйкать орлыкларын чәчә алсын өчен, коралландыра

3. Ни өчен без вәгазьдә төрле кораллар кулланабыз?

3 Гайсә «Патшалык хакындагы сүзне» — орлыклар белән, ә кешеләрнең йөрәкләрен туфрак белән чагыштырган (Мат. 13:18, 19). Бакчачы туфракны чәчүгә әзерләр өчен төрле кораллар куллана. Йәһвә халкы да, миллионлаган кешеләрнең йөрәкләрен Патшалык турындагы хәбәрне кабул итүгә әзерләр өчен, төрле кораллар куллана. Бу коралларның кайберләре билгеле бер чорда гына файдалы булган. Ә кайберләре, мәсәлән, китаплар һәм журналлар, бүген дә файда китерә. Үткән бүлектә искә алынган ысуллардан аермалы буларак, бу бүлектә каралачак бар кораллар Патшалык вәгазьчеләренә кешеләргә шәхси рәвештә булышырга мөмкинлек биргән (Рәс. 5:42; 17:2, 3).

Патефоннарны һәм тавыш көчәйтә торган аппаратураны ясыйлар (Торонто, Канада)

4, 5. Пластинкаларга яздырылган нотыкларны ничек кулланганнар, ләкин бу коралның нинди кимчелекле ягы булган?

4 Яздырылган нотыклар. 1930 еллардан башлап 1940 елларга кадәр кардәшләр вәгазьләгәндә яздырылган Изге Язмаларга нигезләнгән нотыкларны патефонда уйнаткан. Бу якынча биш минутлык нотыклар булган. Аларның исеме еш кына кыска булган, мәсәлән, «Троица», «Тәмуг» я «Патшалык». Бу нотыкларны ничек кулланганнар? 1930 елда суга чумдырылган Клейтон Вудворт болай дип әйткән: «Мин үзем белән кечкенә чемоданга охшаш патефон йөрттем. Аның... энәсе салына торган иде. Пластинканы уйнатыр алдыннан энәне тиешле урынга куеп була иде. Мин ишек янына килгәч, чемоданымны ачып, энәне пластинканың тиешле урынына куя идем дә звонокка баса идем. Кеше ишекне ачкач, мин аңа: „Минем сезнең өчен бер хәбәр бар. Аны тыңлагызчы“,— дип әйтә идем». Кешеләргә бу нотыклар ошаганмы? Кардәш Вудворт дәвам итә: «Безне күп кенә кеше тыңлады, ә кайберләре ишекне ябып кереп китте. Кайвакыт алар мин патефоннар сатып йөрим дип уйлый иде».

1940 елга бер миллионнан артык пластинка чыгарылган булган. Аларга 90 нан артык нотык яздырганнар

5 1940 елга бер миллионнан артык пластинка чыгарылган булган. Аларга 90 нан артык нотык яздырганнар. Ул вакытта Британиядә пионер булып хезмәт иткән һәм соңрак Җитәкче советның әгъзасы булып киткән Джон Барр болай дип әйткән: «1936 елдан алып 1945 елга кадәр патефон минем аерылгысыз юлдашым булды. Юлдашым янымда булмаса, югалып кала идем. Ишек янында торганда кардәш Рутерфордның тавышын ишетү мине бик дәртләндерә иде. Янымда Рутерфорд тора диярсең. Әлбәттә, патефоннар белән вәгазьләгәндә кешеләрне шәхси өйрәтеп һәм аларның йөрәкләренә үтеп керерлек итеп сөйләп булмый иде».

6, 7. а) Шаһитлек бирер өчен карточкаларның нинди уңай яклары һәм кимчелекләре булган? б) Нинди мәгънәдә Йәһвә «телләребезгә сүзләрне салды»?

6 Шаһитлек бирер өчен карточкалар. 1933 елдан башлап кардәшләрне өйдән-өйгә йөреп вәгазьләгәндә шаһитлек бирер өчен карточкаларны кулланырга дәртләндергәннәр. Бу карточкаларның киңлеге — якынча җиде ярым сантиметр, ә озынлыгы унике ярым сантиметр булган. Анда Изге Язмаларга нигезләнгән кыска хәбәр һәм кеше сайлый алган басмаларыбыз турында мәгълүмат язылган булган. Вәгазьче карточканы кешегә биреп, аны укып чыгарга кушкан. Лилиан Каммеруд исемле бер апа-кардәш болай дип әйткән: «Миңа шаһитлек бирер өчен карточкаларны куллану ошый иде». Ни өчен? «Кайберәүләр уңышлы кереш сүзләр әйтә белми иде. Мин карточкаларны кулланып кешеләр белән сөйләшүләрне башларга өйрәндем»,— дип әйтә ул. Бу апа-кардәш соңрак Пуэрто-Рикода һәм Аргентинада миссионер булып хезмәт иткән.

Итальян телендәге шаһитлек бирер өчен карточка

7 1918 елда суга чумдырылган Давид Рюш болай дигән: «Кардәшләр барысын да дөрес әйтә алырбыз микән дип курка иделәр, шуңа күрә бу карточкалар аларга ярдәм итте». Ләкин бу коралның «кимчелекле яклары» да булган. Кардәш Рюш болай дип дәвам иткән: «Кайвакыт кешеләр безнең турында без сөйләшә алмыйбыз дип уйлый иде. Ниндидер мәгънәдә, күбебез чыннан да сөйли белми иде. Йәһвә безне кешеләр белән сөйләшүләр алып барырга өйрәтте, һәм шушы карточкалар бу яктан беренче адым булды. Озакламый ул, безне өйдән-өйгә йөреп вәгазьләгәндә Изге Язмаларны кулланырга өйрәтеп, телләребезгә сүзләр салды. Безгә бу яктан 1940 елларда башланган Теократик хезмәт мәктәбе ярдәм итте». (Иремия 1:6—9 укы.)

8. Мәсих сезне өйрәтсен өчен, сез нәрсә эшли аласыз?

8 Китаплар. 1914 елдан башлап Йәһвәнең халкы Изге Язмаларга нигезләнгән 100 дән артык төрле китап чыгарды. Бу китапларның кайберләре кардәшләрне уңышлы вәгазьчеләр булырга өйрәтер өчен язылган булган. Инде якынча 70 ел дәвамында Йәһвәгә хезмәт иткән Даниядә яшәүче Анна Ларсен болай ди: «Йәһвә безгә уңышлырак вәгазьчеләр булырга ярдәм итте. Бу яктан безгә Теократик хезмәт мәктәбе һәм Мәктәп өчен чыгарылган китаплар булышты. Хәтерләвемчә, беренчесе 1945 елда чыкты. Аның исеме „Патшалык вәгазьчеләре өчен теократик басма“ иде. Аннары 1946 елда „Һәркайсы игелекле эшкә әзер“ дигән китап бастырылды. Һичшиксез, Йәһвә Теократик хезмәт мәктәбе һәм бу мәктәптә кулланылган китаплар ярдәмендә безне үз «хезмәтчеләре булырга яраклы итте» (2 Көр. 3:5, 6). Сез Теократик хезмәт мәктәбенә язылдыгызмы? «Хезмәт мәктәбе» дигән китапны һәр очрашуга алып киләсезме һәм, мәктәп күзәтчесе андагы фикерләргә игътибар иткәндә, үз китабыгыз буенча күзәтеп барасызмы? Алай эшләп торсагыз, Мәсих сезгә яхшы өйрәтүче булып китәргә булышыр (2 Көр. 9:6; 2 Тим. 2:15).

9, 10. Китаплар безгә хакыйкать орлыкларын утыртырга һәм аларга су сибәргә ничек булышкан?

9 Йәһвә үз хезмәтчеләренә булышыр өчен шулай ук үз оешмасын куллана, ә оешма, үз чиратында, вәгазьчеләргә Изге Язмалардагы тәгълиматларны аңлатырга ярдәм итә торган төрле китаплар чыгара. 1968 елда бастырылган «Мәңгелек тормышка алып баручы хакыйкать» дигән китап бик файдалы булган. Аның файдасын шунда ук сизгәннәр. 1968 елның ноябрь аендагы «Безнең патшалык хезмәтебез»дә болай диелгән булган: «„Хакыйкать“ дигән китапка шулкадәр күп заказлар килде ки, хәтта сентябрь аенда Бруклиндагы типографиягә төнге сменада эшләргә туры килде». Мәкаләдә шулай ук болай дип әйтелгән: «Август аенда „Хакыйкать“ дигән китапның запаслары булса да, безгә тагы 1,5 миллионнан артык китап бастырырга туры килде!» 1982 елга бу китап 116 телгә тәрҗемә ителеп, 100 миллионнан артык данә булып чыккан. 14 ел эчендә (1968—1982) «Хакыйкать» дигән китап ярдәмендә Патшалык вәгазьчеләренең рәтенә бер миллионнан күбрәк кеше кушылган b.

10 2005 елда өйрәнүләр үткәрер өчен башка бер искиткеч басма дөнья күрде. 256 телгә тәрҗемә ителеп, бу китап инде 200 миллионнан артык санда чыкты! Бу нинди уңыш китерде? Җиде ел эчендә генә (2005—2012) якынча 1,2 миллион кеше яхшы хәбәрне игълан итүче булып китте. Шул ук вакыт эчендә Изге Язмалар өйрәнүләренең саны артты: элек якынча 6 миллион өйрәнү үткәрелсә, 2012 елда бу сан инде 8,7 миллионнан артык иде. Шик тә юк, Йәһвә Патшалык турындагы хакыйкатьнең орлыкларын утыртыр өчен һәм су сибәр өчен куйган тырышлыкларыбызны фатихалап тора. (1 Көринтлеләргә 3:6, 7 укы.)

11, 12. Абзацларда китерелгән шигырьләрне кулланып, журналларыбыз кешеләрнең нинди төркемнәре өчен бастырыла икәнен аңлатыгыз.

11 Журналлар. «Күзәтү манарасы» башта күбесенчә «кечкенә көтү» өчен, ягъни «күккә чакырылганнар» өчен бастырылган (Лүк 12:32; Евр. 3:1). 1919 елның 1 октябрендә Йәһвә оешмасы башка бер журнал чыгара башлаган, һәм ул инде башка кешеләрне дә исәптә тотып әзерләнгән. Ул кардәшләребез арасында да, башка кешеләр арасында да бик популяр булган, шуңа күрә күп кенә еллар аның тиражы «Күзәтү манарасы» тиражыннан күпкә зуррак булган. Бу журнал башта «Алтын гасыр» дип аталган, аннары 1937 елда аның исеме «Юаныч» дип үзгәртелгән, ә 1946 елда ул «Уяныгыз!» дип атала башлаган.

12 Дистәләгән еллар буе «Күзәтү манарасы» һәм «Уяныгыз!» дигән журналлар төрле үзгәрешләр кичергән, мәсәлән, аларның тышлыгы һәм зурлыгы үзгәргән. Ләкин бу журналларның максаты һәрвакыт бер булып тора — Аллаһы Патшалыгын игълан итү һәм Изге Язмаларга иманны ныгыту. Бүген «Күзәтү манарасы»ның өйрәнү өчен һәм таратыр өчен басмалары чыгарыла. Өйрәнү өчен басма «өендәге хезмәтчеләр», ягъни «кечкенә көтү» һәм «башка сарыклар» өчен әзерләнә (Мат. 24:45; Яхъя 10:16) c. Таратыр өчен басма хакыйкатьне әле белмәгән, ләкин Изге Язмаларны һәм Аллаһыны хөрмәт иткән кешеләр өчен чыга (Рәс. 13:16). «Уяныгыз!» журналы Изге Язмалар һәм Йәһвә Аллаһы турында аз белгән кешеләр өчен чыгарыла (Рәс. 17:22, 23).

13. Журналларыбыз турында әйткәндә, сезне нәрсә таң калдыра? (« Дөньяда иң таралган басмалар» дигән таблицаны кулланып фикер алыш.)

13 2014 елның башына ай саен якынча 44 миллионнан артык «Уяныгыз!» журналы һәм якынча 46 миллион «Күзәтү манарасы» журналы бастырылган. «Уяныгыз!» якынча 100 телгә, ә «Күзәтү манарасы» 200 дән артык телгә тәрҗемә ителгән. Бу журналлар — дөньяда иң күп телгә тәрҗемә ителә торган һәм иң киң таралган журналлар! Ләкин андый зур уңышларыбызга гаҗәпләнәсе юк. Гайсә әйткәнчә, яхшы хәбәр бөтен җиһанда таратылачак, ә бу журналларда нәкъ шул хәбәр язылган да (Мат. 24:14).

14. Без ашкынып нинди эштә катнашабыз һәм ни өчен?

14 Изге Язмалар. 1896 елда кардәш Расселл һәм аның хезмәттәшләре, Җәмгыятьнең исемендә Изге Язмалар дигән сүзләр булсын өчен, аның исемен үзгәртергә булган. Ул «Изге Язмалар һәм трактатлар Җәмгыяте» дип атала башлаган. Андый үзгәреш бик урынлы булган, чөнки Изге Язмалар Патшалык турындагы яхшы хәбәрне таратыр өчен һәрвакыт төп корал булып торган (Лүк 24:27). Оешмабызның шул рәсми исеме буенча эш итеп, Аллаһы хезмәтчеләре ашкынып Изге Язмаларны таратуга үз өлешен кертә башлаган. Алар кешеләрне дә аны укырга дәртләндереп торган. Мәсәлән, 1926 елда без үз типографиябездә Мәсихче Грек Язмаларының Бенджамин Уилсонның тәрҗемәсен бастырып чыгара башладык («The Emphatic Diaglott»). 1942 елдан башлап без «Яков патша тәрҗемәсе»нең инде якынча 700 000 данәсен бастырып тараттык, ә ике елдан соң «Американ стандарт тәрҗемә»не бастыра башладык. Бу тәрҗемәдә Йәһвәнең исеме 6 823 тапкыр очрый. 1950 елга без бу тәрҗемәнең 250 000 нән артык данәсен тараттык.

15, 16. а) Ни өчен сезгә «Яңа дөнья тәрҗемәсе» ошый? (« Изге Язмаларның тәрҗемәсен тарату» дигән рамканы кулланып фикер алыш.) б) Йәһвәнең сүзенә үз күңелебезгә үтеп керергә мөмкинлек бирер өчен без нәрсә эшли алабыз?

15 «Мәсихче Грек Язмалары. Яңа дөнья тәрҗемәсе» 1950 елда дөнья күрде. 1961 елда тулы «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе» бер китап итеп чыкты. Бу тәрҗемә Йәһвә исемен хөрмәтли, чөнки анда Йәһвә исеме еврей телендәге Изге Язмаларның төп нөсхәсендә торган бар урыннарга кайтарылган. Аллаһы исеме шулай ук Мәсихче Грек Язмаларының «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә 237 тапкыр очрый. Бу тәрҗемә, мөмкин кадәр төгәл булсын өчен һәм җиңел укылсын өчен, берничә тапкыр яңартылган булган; соңгы тапкыр — 2013 елда. 2013 елга «Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең 201 миллионнан артык данәсе тулысынча я өлешчә 121 телдә бастырылган.

16 «Яңа дөнья тәрҗемәсе»н үз туган телләрендә укыган кайбер кешеләр нинди хисләр кичергән? Непалдан бер ир-ат болай дигән: «Непал телендәге иске тәрҗемәдә борынгы тел кулланыла, шуңа күрә күпләргә аны аңлау авыр иде. Ләкин бүген Изге Язмалар көндәлек тормышта кулланыла торган тел белән язылганга, аны аңлау бик җиңел». Үзәк Африка Республикасыннан бер хатын-кыз, санго телендәге тәрҗемәне укый башлагач, елап җибәргән. «Бу — йөрәгемә якын булган телем»,— дип әйткән ул. Аллаһы Сүзен һәр көн укып, без, бу хатын-кыз кебек, Йәһвәнең сүзенә үз күңелебезгә үтеп керергә мөмкинлек бирәбез (Мәд. 1:2; Мат. 22:36, 37).

Без кораллар һәм бирелгән өйрәтү өчен рәхмәтле

17. Сез кораллар һәм бирелгән өйрәтү өчен рәхмәтле булуыгызны ничек күрсәтә аласыз, һәм бу сезгә нинди файда китерәчәк?

17 Сез Патша Гайсә Мәсихкә безгә кораллар биргәне өчен һәм өйрәтеп торганы өчен рәхмәтлеме? Сез Аллаһы оешмасы чыгара торган әдәбиятны укыр өчен вакыт бүлеп куясызмы һәм аны башкаларга булышыр өчен кулланасызмы? Алайса, сез 1914 елның 4 октябрендә суга чумдырылган Оупал Бетлер исемле апа-кардәшебезнең сүзләре белән ризалашырсыз. Ул болай дигән: «Еллар буе без ирем [Эдвард] белән патефон һәм шаһитлек бирер өчен карточкалар кулландык. Без китаплар, брошюралар һәм журналлар кулланып, өйдән-өйгә йөреп вәгазьләдек. Без, төрле кампанияләрдә һәм маршларда катнашып, бастырылган мәгълүматны тараттык. Соңрак безне кызыксынган кешеләргә кабат килеп китәргә һәм алар белән Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәрергә өйрәттеләр. Хезмәт тормышыбызның үзәгендә торды, без бәхетле идек». Гайсә аның гражданнары чәчеп-уруда катнашып бергә куаначак дип вәгъдә иткән. Оупал кебек, миллионлаган кеше Гайсәнең вәгъдәсе чыннан да тормышка аша икәнен үзе татып яши. (Яхъя 4:35, 36 укы.)

18. Без нинди хөрмәткә ия?

18 Патшага әлегә хезмәт итмәгән кешеләр кайвакыт Аллаһы халкын «белемсез, гап-гади кешеләр» дип саный (Рәс. 4:13). Әмма уйлап кына карагыз, Патша ярдәмендә гап-гади халык тарихта иң күп телгә тәрҗемә итә торган һәм иң киң таралган басмаларны чыгара торган оешма булып киткән! Һәм иң мөһиме, ул безне яхшы хәбәрне бар халыкларга җиткерер өчен бу коралларны кулланырга дәртләндереп һәм өйрәтеп тора. Безнең өчен Мәсих белән бергә хакыйкать орлыкларын чәчүдә һәм шәкертләрне җыюда катнашу бик зур хөрмәт!

a Соңгы ун ел эчендә Йәһвә халкы 20 миллиардтан артык Изге Язмаларга нигезләнгән басмалар чыгарды. Моннан тыш, хәзер бөтендөнья буенча 2,7 миллиардтан артык кеше Интернетка һәм сайтыбызга керә ала.

b Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәрер өчен башка кайбер басмалар: «Аллаһы арфасы» (1921 ел), «Аллаһы хак булыр» (1946 ел), «Син җирдәге оҗмахта мәңге яши аласың» (1982 ел).

c «Өендәге хезмәтчеләр» кем икәнен төгәлрәк аңлавыбыз турында укыр өчен, «Болар кайчан булачак?.. Безгә әйтче» дигән брошюра, 23 нче бит, 13 нче абзацны кара.