Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Терроризм кайчан да булса бетәрме?

Терроризм кайчан да булса бетәрме?

 Террористларның берәр һөҗүме турында ишеткәч, сездә, гадәттә, мондый сораулар туадыр: «Аллаһы моны күрәме? Ни өчен андый хәлләр туып тора? Терроризм a кайчан да булса бетәрме? Курку хисе белән ничек яшәргә?» Изге Язмаларда бу сорауларга җавап бар.

Аллаһы терроризм турында нәрсә уйлый?

 Аллаһы көч куллануны һәм терроризмны нәфрәт итә (Зәбур 11:5; Гыйбрәтле сүзләр 6:16, 17). Аллаһы исеменнән сөйләгән Гайсә пәйгамбәрнең шәкертләре бер кешегә зыян китергәч, ул аларны шелтәләгән (Маттай 26:50—52). Кайберәүләр: «Без Аллаһы исеменнән кан коябыз»,— дип әйтсәләр дә, Аллаһы аларга андый эшләр кылырга вәкаләт бирмәгән. Ул андый кешеләрнең хәтта догаларын да тыңламый (Ишагыя 1:15).

 Аллаһы һәр газап чигүче кешене, шул исәптән террористлар һөҗүменнән зыян күргән кешене дә, күрә һәм аны кайгырта (Зәбур 37:1; 1 Петер 5:7). Аллаһы тиздән җәбер-золымны юк итәчәк. Моның турында Изге Язмаларда әйтелә (Ишагыя 60:18).

Терроризм сәбәбе нәрсәдә?

 Изге Язмаларда бу сорауга мондый җавап бирелә: «Кешенең башка кеше өстеннән хакимлек итүе зыян гына китерә» (Вәгазьче 8:9). Тарихка күз салсак шуны күрәбез: хакимлеккә ия кешеләр үз көчләрен башкаларны җәберләр өчен кулланган. Ә тегеләре аларга шундый ук җавап кайтарган (Вәгазьче 7:7).

Терроризм тиздән булмаячак

 Аллаһы курку тудыручы һәр нәрсәне һәм җәбер-золымны юк итеп тынычлык урнаштырырга вәгъдә итә (Ишагыя 32:18; Микай 4:3, 4). Аллаһы мондый эшләр башкарачак:

  •   Ул терроризмның төп сәбәбен юк итәчәк. Аллаһы кеше хөкүмәтләрен бер бөтендөнья хөкүмәт белән алмаштырачак. Шул хөкүмәт белән Гайсә Мәсих идарә итәчәк. Ул үзен гадел тотачак, җәбер-золымны юк итәчәк (Зәбур 72:2, 14). Шул көннәрдә терроризм булмаячак. Кешеләр «чиксез тынычлыктан зур рәхәтлек табачак» (Зәбур 37:10, 11).

  •   Ул терроризм китергән бар зыянны юк итәчәк. Терроризм аркасында кешеләр физик я эмоциональ зыян күргән булса, Аллаһы аны юк итәчәк (Ишагыя 65:17; Ачылыш 21:3, 4). Ул хәтта үлгәннәрне терелтергә вәгъдә бирә. Алар тынычлык хөкем сөргән җирдә кабат яшәячәк (Яхъя 5:28, 29).

 Изге Язмалардан күренгәнчә, Аллаһы бу үзгәрешләрне тиздән башкарачак. Сез, бәлки, болай дип сорарсыз: «Ни өчен Аллаһы инде хәзер терроризмны юк итми?» Җавапны «Ни өчен Аллаһы газапларны рөхсәт итә?» дигән видеоны карагач алырсыз.

a Терроризм дигән төшенчә үз эченә (аеруча граждан халкына каршы) көч куллануны я көч белән янауны үз эченә ала. Бу аларны куркытыр өчен, берәр сәяси, дини я социаль таләпләр үтәлсен өчен башкарыла. Шулай да, терроризм сүзенә төрле аңлатма бирелә.