Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)

Марк китабының кыскача эчтәлеге

  • А. Гайсә үз хезмәтен башлаганчы булган вакыйгалар (1:1—13)

    • Чумдыручы Яхъяның хезмәте (1:1—8)

    • Гайсәнең суга чумдырылуы (1:9—11)

    • Шайтан Гайсәне вәсвәсәли (1:12, 13)

  • Ә. Гайсә хезмәтенең башы, башлыча Гәлиләя диңгезе тирәсендә (1:14—3:35)

    • Гайсә Гәлиләядә вәгазьли башлый (1:14, 15)

    • Беренче дүрт шәкерт кеше тотучылар булырга чакырыла (1:16—20)

    • Гайсә Кәпернаумдагы синагогада өйрәтә; бер җенне куып чыгара (1:21—28)

    • Гайсә Кәпернаумда Петернең каенанасын һәм башка күп кешене савыктыра (1:29—34)

    • Гайсә аулак урында дога кыла (1:35—39)

    • Махаулы кеше тазарына (1:40—45)

    • Гайсә Кәпернаумда паралич суккан кешене савыктыра (2:1—12)

    • Гайсә Левине үзенә иярергә чакыра (2:13—17)

    • Ураза тоту турында сорау (2:18—22)

    • Гайсә — «Шимбә көннең дә Хуҗасы» (2:23—28)

    • Кулы корышкан бер кеше Шимбә көнне савыктырыла (3:1—6)

    • Ярга күп кеше җыела; күпләр савыктырыла (3:7—12)

    • 12 рәсүл сайлана (3:13—19)

    • Изге рухка каршы көфер сүз әйтү (3:20—30)

    • Гайсәнең әнисе һәм энеләре (3:31—35)

  • Б. Гайсә мисаллар ярдәмендә өйрәтә (4:1—34)

    • Гайсә көймәдән күп халыкны өйрәтә (4:1, 2)

    • Чәчүче һәм дүрт төрле җир турында мисал (4:3—9)

    • Ни өчен Гайсә мисаллар китереп сөйләшә? (4:10—13)

    • Чәчүче хакындагы мисалны аңлату (4:14—20)

    • Яктырткычны савыт белән капламыйлар (4:21—23)

    • «Нинди үлчәм белән үлчәсәгез... шундый үлчәм белән» (4:24, 25)

    • Чәчүче йоклый, ә орлык шытып чыга (4:26—29)

    • Горчица орлыгы турындагы мисал (4:30—32)

    • Гайсә мисаллар куллана (4:33, 34)

  • В. Гайсә Гәлиләя диңгезендә һәм аның тирәсендә төрле могҗизалар башкара (4:35—5:43)

    • Гайсә көчле давылны тынычландыра (4:35—41)

    • Гайсә җенле кешене савыктыра; җеннәргә дуңгызларга керергә рөхсәт итә (5:1—20)

    • Яһирның кызы үледән терелтелә; бер хатын Гайсәнең өс киеменә кагыла (5:21-43)

  • Г. Гайсә Гәлиләядәге хезмәтен киңәйтә, шулай ук ул төньякта һәм көнчыгыштагы өлкәләрдә вәгазьли (6:1—9:50)

    • Гайсәне туган җирендә кире кагалар (6:1—6)

    • Гайсә 12 рәсүленә күрсәтмәләр биреп, аларны вәгазьгә җибәрә (6:7—13)

    • Чумдыручы Яхъя үтерелә (6:14—29)

    • Гайсә 5 000 ир кешене тукландыра (6:30—44)

    • Гайсә диңгез өстеннән бара (6:45—52)

    • Генисаретта авыруларны савыктыру (6:53—56)

    • Кешеләрнең йолалары фаш ителә (7:1—13)

    • Нәҗес нәрсә күңелдән чыга (7:14—23)

    • Гайсә Сурия Финикиясендә яшәүче хатынның кызын савыктыра (7:24—30)

    • Гайсә Декаполиста чукрак бер кешене савыктыра (7:31—37)

    • Гайсә якынча 4 000 ир кешене тукландыра (8:1—10)

    • Фарисейлар күктән билге сорый (8:11—13)

    • Гайсә фарисейлар һәм Һируд ачыткысыннан сакланырга куша (8:14—21)

    • Битсәидәдә сукырны савыктыру (8:22—26)

    • Филипия Кайсариясенә барганда, Петер Гайсәне Мәсих дип таный (8:27—30)

    • Гайсә үзенең үлеме һәм терелеп торуы турында алдан әйтә (8:31—33)

    • Чын шәкертләр өчен таләпләр (8:34—9:1)

    • Гайсә кыяфәтенең үзгәрүе (9:2—8)

    • Ильясның килүе (9:9—13)

    • Гайсә җенле бер егетне савыктыра (9:14—29)

    • Гайсә үзенең үлеме һәм терелеп торуы турында икенче тапкыр әйтә (9:30—32)

    • Шәкертләр араларында кем иң бөеге дип бәхәсләшә (9:33—37)

    • «Безгә каршы тормаучы безнең яклы» (9:38—41)

    • Иманнан ваз кичәргә этәрүчеләр (9:42—48)

    • «Сездә тоз булсын» (9:49, 50)

  • Д. Гайсәнең Переядә һәм Әрихә тирәсендәге хезмәте (10:1—52)

    • Гайсә никахлашу һәм аерылышу турында өйрәтә (10:1—12)

    • Гайсә балаларны фатихалый (10:13—16)

    • Бай яшь кешенең соравы (10:17—27)

    • Патшалык хакына корбаннар китергән кеше бүләкләнәчәк (10:28—31)

    • Гайсә үзенең үлеме һәм терелеп торуы турында өченче тапкыр әйтә (10:32—34)

    • Ягъкуб белән Яхъя үзләренә Патшалыкта урын сорый (10:35—45)

    • Гайсә Әрихә янында сукыр Бартимәйне савыктыра (10:46—52)

  • Е. Гайсәнең Иерусалимдагы хезмәтенең соңгы көннәре (11:1—14:16)

    • Гайсәнең Иерусалимга тантаналы керүе (11:1—11)

    • Гайсә, Иерусалимга барганда, инҗир агачын каһәрли (11:12—14)

    • Гайсә гыйбадәтханәне чистарта (11:15—18)

    • Корып төшкән инҗир агачыннан гыйбрәт (11:19—25)

    • Гайсәнең вәкаләтен шик астына алалар (11:27—33)

    • Явыз йөзем үстерүчеләр турында ачык мисал (12:1—12)

    • Аллаһы һәм кайсар (12:13—17)

    • Үледән терелтү турында сорау (12:18—27)

    • Ике иң мөһим әмер (12:28—34)

    • Мәсих Давыт улымы? (12:35—37а)

    • «Канунчылардан сакланыгыз» (12:37ә—40)

    • Ярлы тол хатын ике вак акча сала (12:41—44)

    • Шәкертләр сорый: «Моның барысының ахыры якын икәнен без нинди билге аша күрәчәкбез?» (13:1—4)

    • Җыелма билге һәм моңарчы булмаган афәт (13:5—20)

    • Ялган Мәсихләрдән алдану куркынычы (13:21—23)

    • Адәм Улының килүе (13:24—27)

    • Инҗир агачы турында мисал (13:28, 29)

    • Бу буын үткәнче, боларның барысы үтәлер (13:30, 31)

    • Ул көн һәм сәгать хакында кешеләр дә, фәрештәләр дә белми (13:32)

    • Уяу булыгыз (13:33—37)

    • Руханилар Гайсәне үтерергә ниятли (14:1, 2)

    • Хатын Гайсәнең башына хуш исле май агыза (14:3—9)

    • Яһүд Гайсәне сатар өчен чаралар күрә (14:10, 11)

    • Соңгы Пасах бәйрәме өчен барысын әзерләү (14:12—16)

  • Ё. Гайсә җирдә соңгы 14 нисан көнен үткәрә (14:17—15:41)

    • «Адәм Улын сатучыга кайгы!» (14:17—21)

    • Хуҗабызның кичке ашы гамәлгә кертелә (14:22—26)

    • Петернең ваз кичүе турында алдан әйтелә (14:27—31)

    • Гайсә Гитсимәндә дога кыла (14:32—42)

    • Гайсәне кулга алалар, ә шәкертләр качып китә (14:43—52)

    • Гайсәне Югары киңәшмә алдында хөкем итәләр (14:53—65)

    • Петер Гайсәдән өч мәртәбә ваз кичә һәм елый (14:66—72)

    • Гайсә Пилат алдында (15:1—15)

    • Гаскәриләр Гайсәдән мыскыллап көлә (15:16—20)

    • Гайсәне Голгофада баганага кадаклап куялар (15:21—32)

    • Гайсәнең үлүе (15:33—41)

  • Ж. Гайсә җирләнә һәм үледән терелтелә (15:42—16:8)

    • Аримафейдан булган Йосыф һәм Гайсәнең җирләнүе (15:42—47)

    • Хатын-кызлар буш төрбә янында (16:1—8)