Марк 2:1—28
Искәрмәләр
Искәрмәләр
Кәпернаумга: Мт 4:13 кә аңлатманы кара.
өйдә: Гайсә үз хезмәтенең беренче өч елының күпчелек вакытын Гәлиләядә һәм аның тирәсендә үткәргән. Һәм Кәпернаум аның туктала торган төп урыны булган. Анда ул, бәлки, Петер белән Әндри йортында тукталгандыр. (Мк 1:29; Мт 9:1 гә аңлатманы кара.)
түбәне сүтеп, шул тишектән: Беренче гасырда Исраилдә күпчелек йортларның түбәләре яссы булган. Түбәгә йортның тышкы ягыннан төзелгән я сөяп куелган баскычтан менеп булган. Марк хәбәрендә бу йорт түбәсенең нинди булганы аермачык әйтелми. Әмма еш кына түбәләрне агач борыслардан ясаганнар, алар өстенә ботаклар, камыш, бер катлам җир җәйгәннәр һәм штукатурлап куйганнар. Кайбер йортларның түбәләре чирәп белән ябылган булган. Лүк хәбәре буенча, паралич суккан кешенең дуслары «түбәнең чирәпләрен сүттеләр дә авыруны... төшерделәр». (Лк 5:19 га аңлатманы кара.) Алар, халык тулы бүлмәгә носилканы төшерер өчен, түбәдә тишекне җиңел генә ясый алган.
аларның иманнарын күреп: Мт 9:2 гә аңлатманы кара.
Улым: Мт 9:2 гә аңлатманы кара.
канунчы: Мт 2:4 кә аңлатманы һәм сүзлектән «Канунчы» кара.
эчтән генә: Сүзгә сүз «рухы белән». Монда грек сүзе пне́ума, күрәсең, Гайсәнең төшенүчәнлеген аңлата. Иш 11:2, 3 тә Мәсих турында болай диелә: «Аңарда Йәһвә рухы... булыр», шуңа күрә «ул күзләре күргәннәре буенча хөкем итмәс». Димәк, Гайсә башкаларның уйларын, фикер йөртүләрен һәм мотивларын аңларга сәләтле булган (Ях 2:24, 25).
җиңелрәкме: Берәр кешегә гөнаһларны кичерә алам дип әйтү җиңелрәк булган, чөнки бу сүзләрне раслар өчен, күренеп торган дәлилләр кирәк булмас иде. Әмма Тор... да йөр дип әйтер өчен, могҗиза кылырга кирәк булган. Һәм бу кешеләргә Гайсәнең гөнаһларны кичерергә вәкаләте барлыгын күрсәткән. Бу очрак һәм Иш 33:24 буенча, кешеләр гөнаһлы булганга авырый.
Адәм Улының: Мт 8:20 гә аңлатманы кара.
вәкаләте барлыгын белсен өчен...: Мт 9:6 га аңлатманы кара.
диңгез: Ягъни Гәлиләя диңгезе. (Мк 1:16; Мт 4:18 гә аңлатманы кара.)
салым җыю урынында: Яки «салым җыю чатырында». Бу кечкенә бина я чатыр була алган. Анда салым җыючы утырып, сәүдәгәрләр читкә чыгарган, илгә керткән һәм ил буйлап алып барган товарларга салынган салым җыйган. Левинең (Маттай буларак та билгеле) салым җыю урыны я Кәпернаумда, я аның янында булган.
Алфай: Күрәсең, Мк 3:18 дә искә алынган Ягъкубның атасы Алфай түгел. (Мк 3:18 гә аңлатманы кара.) Ягъкуб санап кителгән 12 рәсүлнең тугызынчысы булган (Мт 10:3; Лк 6:15).
Левине: Параллель хәбәрдә Мт 9:9 да бу шәкерт Маттай дип аталган. Марк белән Лүк, аның турында элекке салым җыючы буларак әйткәндә, Леви исемен куллана (Лк 5:27, 29), ә рәсүлләрнең берсе буларак искә алганда, Маттай исемен куллана (Мк 3:18; Лк 6:15; Рс 1:13). Изге Язмаларда Левинең Гайсә шәкерте булып киткәнче Маттай исеме булганмы, юкмы икәнлеге ачыкланмый. Яхшы хәбәр язучылардан Марк кына Маттай дип аталган Левинең Алфай улы булганын искә ала. (Мк 3:18 гә аңлатманы кара.)
Минем шәкертем бул: Бу чакыруда кулланылган грек фигыленең төп мәгънәсе «артыннан бару, ияреп бару». Ләкин монда ул «берәүнең артыннан шәкерт буларак иярү» дигәнне аңлата.
табын янында утырганда: Яки «төшке аш ашаганда». Берәрсе белән табын янында утыру аның белән якын мөнәсәбәтләрнең булуын күрсәткән. Шуңа күрә Гайсә көннәрендәге яһүдләр беркайчан да яһүд булмаганнар белән табын янында утырмаган, ягъни төшке аш ашамаган.
салым җыючылар: Мт 5:46 га аңлатманы кара.
гөнаһ кылучылар: Мт 9:10 га аңлатманы кара.
салым җыючылар: Мт 5:46 га аңлатманы кара.
ураза тоту: Мт 6:16 га аңлатманы кара.
Кияүнең дусларына: Мт 9:15 кә аңлатманы кара.
шәрабны... турсыкка: Мт 9:17 гә аңлатманы кара.
Шимбә көнне: Сүзлекне кара.
иген кырлары аркылы: Мт 12:1 гә аңлатманы кара.
эшләргә ярамаганны: Мт 12:2 гә аңлатманы кара.
Өлкән рухани Әбьятәр: Монда кулланылган грек төшенчәсе «баш рухани» я «өлкән рухани» дип тәрҗемә ителергә мөмкин. Соңгысы Әбьятәргә күбрәк туры килә, чөнки тасвирланган бу очракта аның атасы Әхимәлик баш рухани булган (1Иш 21:1—6). Әбьятәр беренче мәртәбә, Давыт Аллаһының йортына кереп, багышланган икмәкләр ашаганнан соң күп тә үтмәстән искә алына. Күрәсең, баш рухани Әхимәликнең улы буларак, Әбьятәр инде ул вакытта күренекле, ягъни өлкән, рухани булып хезмәт иткән. Әхимәлик улларыннан Әбьятәр генә, эдомлы Дәик руханиларны үтергәндә, исән калган (1Иш 22:18—20). Соңрак ул, күрәсең, Давыт патшалык иткәндә, баш рухани булып киткән. Хәтта «баш рухани» дигән тәрҗемә кулланылса да, «турындагы хәбәрдә» дип бирелгән грек конструкциясе киң мәгънәле һәм зуррак өземтәне — 1 Ишмуил 21—23 бүлекләрне аңлатырга мөмкин; ул өземтәдә Әбьятәр күп тапкыр искә алына; соңрак ул яхшы билгеле рухани булып киткән. Кайбер грек белгечләре «баш рухани Әбьятәр көннәрендә» дигән тәрҗемәне яклый; бу озынрак вакыт дәверен, шул исәптән Әбьятәр баш рухани булып киткәнчегә кадәрге вакытны да, күрсәтергә мөмкин. Ничек кенә булмасын, бер дә шикләнмәскә була: Гайсәнең бу сүзләре тарихи фактларга туры килгән булган.
турындагы хәбәрдә әйтелгәнчә: Монда кулланылган грек бәйлеге эпи́ вакытны яисә урынны, мәсәлән Изге Язмалар өзеген, аңлатырга мөмкин. Күпчелек тәрҗемәчеләр ул «Әбьятәр... булганда» дигәнне аңлата дип уйлый. Әмма бу шигырьдәге Өлкән рухани Әбьятәр дигән сүзләргә аңлатмада аңлатылганча, Гайсә әйткән тарихи вакыйга (1Иш 21:1—6) шуны күрсәтә: бу грек бәйлеге, күрәсең, урынны, ягъни Изге Язмалардагы хәбәрне, аңлатырга тиеш. Охшаш грек грамматик конструкциясе Мк 12:26 һәм Лк 20:37 дә очрый; күп кенә тәрҗемәләрдә бу шигырьләрдә «турындагы хәбәрдә» сүзтезмәсе кулланыла.
Аллаһы йортына: Монда изге чатыр күздә тотыла. Гайсә телгә алган очрак (1Иш 21:1—6) изге чатыр Нобта торган чакта булган. Ноб шәһәре, күрәсең, Биньямин җирендә, Иерусалим янында урнашкан булган. (Ә7 кушымт. (зурайтылган өлеш) кара.)
багышланган икмәкләрне: Мт 12:4 кә аңлатманы һәм сүзлектән «Багышланган икмәкләр» кара.
Шимбә көннең... Хуҗасы: Гайсә бу сүзтезмәне үзенә карата кулланган (Мк 2:28; Лк 6:5). Шулай итеп ул, күктәге Атасы үзенә тапшырган эшне башкарыр өчен, Шимбә көненең үз карамагында булганын күрсәткән. (Ях 5:19; 10:37, 38 белән чагыштыр.) Шимбә көнне Гайсә үзенең кайбер иң күренекле могҗизаларын башкарган, шул исәптән авыруларны савыктырган (Лк 13:10—13; Ях 5:5—9; 9:1—14). Бу, күрәсең, ул Патшалыкта идарә иткәндә, кешеләргә нинди тынычлык китерәчәген күрсәткән. Ул вакыт Шимбә көнедәй тынычлык вакыты булачак (Ев 10:1).