Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Үлгән кешеләр тереләргә булыша аламы?

Үлгән кешеләр тереләргә булыша аламы?

Үлгән кешеләр тереләргә булыша аламы?

КӨНБАТЫШ Африкада яшәүче Тамба исемле бер яшь егет мәктәп имтиханнарын бирергә әзерләнә a. Тамбаның әнисе аңа үзенә ярдәм сорап үлгән ата-бабаларына мөрәҗәгать итәргә куша. Палермо (Сицилия) исемле шәһәрдә туристларны катакомбаларга алып баралар. Анда аларга йөзләгән мумия күрсәтәләр. Кайберәүләр алар тере кешеләрне яклый ала дип ышана. Үзәк Азиядә яшәүче күп кенә халык үз үлгән ата-бабаларының ярдәмен алыр өчен, аларның рухларын юмаларга тырыша. Балага узарга яки берәр авырудан сәламәтләнергә өметләнеп, алар ата-бабалары җирләнгән «изге урыннарда» корбаннар китереп төннәр үткәрәләр.

Һәр илдә үлгәннәр тереләргә ярдәм итә ала дип ышанучы кешеләр бар. Сез дә, бәлки, шулай уйлыйсыздыр яки андый карашта торган кешеләрне беләсездер. Үлгән якын кешеләр турында кайгыру табигый хәл. Һәм медиумнар андый кешеләргә ярдәм итә алабыз дип ышандыра. Мәсәлән, «Тайм» исемле журналда бер медиумның сүзләре китерелә. Рухлар дөньясына «ярдәм сорап мөрәҗәгать итү юлы һәрвакыт ачык» дигән ул. Аның сүзләре хакмы? Үлгән кешеләр тереләргә чыннан да ярдәм итә аламы? Бу сорауларга Изге Язмалардагы җавап сезне, бәлкем, гаҗәпләндерер.

Үлгән кешеләр яшәүләрен дәвам итәме?

Изге Язмаларда үлгән кешеләрнең хәле бик гади һәм ачык аңлатыла: «Тереләр үләчәкләрен беләләр, ә үлеләр бернәрсә дә белмиләр». Үлгән кешеләр берәр нәрсә сизәме? «Аларның мәхәббәтләре дә, нәфрәтләре дә, сарыф иткән көчләре дә мәңгегә юкка чыккан; кояш астында эшләнә торган бер генә эшкә дә аларның катнашу ихтималы юк». Шулай ук: «Син керәчәк кабердә эш тә, уй-ният тә, белем дә, зирәклек тә юк»,— дип әйтелә (Вәгазьче 9:5, 6, 10).

Гайсә Мәсих җирдә яшәгәндә күп кешеләргә булышкан. Ләкин ул үзеңә үләргә туры киләчәген белгән. Ул кабергә эләккәч, кешеләргә элеккечә булыша алачак дип уйлаганмы? Юк. Ул үзенең киләчәк үлемен төн белән чагыштырган, ә төнлә бер нәрсә дә эшләмиләр (Яхъя 9:4). Ул бик яхшы шуны аңлаган: кешеләр үлгәч, «көчсез үлгәннәр» булып китә (Ишагыйя 26:14).

Гайсә үлемгә кагылышлы тагын бер чагыштыру китергән: дусты Лазар үлгәч, ул үлемне йокы белән чагыштырган (Яхъя 11:11—13). Йоклый торган кешедән ярдәм көтеп буламы? Йоклаганда кеше үз тирәсендә булган вакыйгаларны аңламый һәм беркемгә дә ярдәм итә алмый.

Кеше үлгәч, аның җаны яшиме?

Күпләр шуңа ышана: җан — бу кешенең күзгә күренми торган ниндидер бер өлеше һәм бу өлеш кеше үлгәннән соң яшәвен дәвам итә. Әмма Изге Язмаларда моның турында башка төрле әйтелә. Тәүратның беренче китабында, Яратылышта, беренче кеше хакында ул «тере җан булган» диелгән (Яратылыш 2:7, ЯД). Кеше — ул җан. Хайваннар да җаннар (Яратылыш 1:20—25). Шуңа күрә кеше яки хайван үлгәндә, шул җан үлә. Изге Язмаларда нәкъ шулай дип әйтелә дә (Йәзәкил 18:4).

Ләкин кайберәүләрнең мондый соравы туарга мөмкин: «Күп кешеләр үлгәннәр белән сөйләшкән, аларның тавышларын ишеткән һәм хәтта аларны күргән дип сөйли бит. Моны ничек аңлатырга?» Андый очраклар турында күп кенә илләрдә еш сөйлиләр, һәм алар якыннарын югалткан кешеләргә өмет бирә. Медиумнар үлгән кешенең рухын чакыра алабыз дип әйткәнгә, күпләр аларга мөрәҗәгать итә.

Андый очракларга ышанып буламы? Алар Изге Язмалардан өстә китерелгән шигырьләргә каршы түгелме? Гайсә Мәсих Аллаһы Сүзе — бу хакыйкать дигән (Яхъя 17:17). Хакыйкать үз-үзенә каршы килә алмый. Үлгән кешеләр тереләргә ярдәм итә ала дигән сүзләргә карашыбыз нинди булырга тиеш? Моның турында Изге Язмаларда ап-ачык әйтелә. Бу карашны белер өчен, Изге Язмалардан бер өзекне карап чыгыйк. Анда бер патша турында әйтелә: ул үлгән кешедән ярдәм алырга теләгән.

Патша үлгән кешедән ярдәм сорый

Борынгы Исраилнең төньяк өлешендә Филисти иленең гаскәрләре урнашкан һәм исраиллеләргә һөҗүм итәргә әзерләнә. Исраил патшасы Шаул филистиләрнең армиясен күрә һәм «аның йөрәге куркудан нык калтырый башлый». Шул вакытка ул хак гыйбадәт кылуны инде калдырган була, һәм Йәһвә Аллаһы аның ялварып сорауларына җавап бирми. Аллаһының пәйгамбәре Шамуил да ул вакытка инде үлгән була. Шаул патша ярдәм сорап кемгә мөрәҗәгать итә? (1 Патшалык 28:3, 5, 6).

Шаул Аэндордагы медиум янына барып, аны: «Миңа Шамуилны чакыр»,— дип күндерә башлый. Медиум «пәйгамбәрне» чакыра, һәм ул Шаулга филистиләр җиңәчәк, ә ул үзе һәм аның уллары сугышта үләчәк дип әйтә (1 Патшалык 28:7—19). Бу чыннан да үлемнән күтәрелгән Шамуил булганмы?

Зәбурда кеше үлгәч, «кире туфрагына кайтыр», һәм аның «тоткан исәпләренең барсы да шул көнне үк юкка чыгар» дип әйтелә (Мәдхия 145:4). Шаул да, Шамуил да Аллаһы медиумнарга мөрәҗәгать итүче кешеләрне хөкем итә икәнен бик яхшы белгән. Элек Шаул үзе Исраилдә үлгән кешеләрнең җаннарын чакыручыларны һәм сихерчеләрне юк иткән булган (Левиләр 19:31).

Аллаһының тугры хезмәтчесе Шамуил рух булып яшәвен дәвам иткән булса, ул Аллаһы законын, медиум аша Шаул белән сөйләшер өчен, бозар идеме? Йәһвә Шаул белән сөйләшергә теләмәгән. Медиум Чиксез кодрәт Иясе Аллаһыны Шаулга үлгән Шамуил аша җавап бирергә мәҗбүр итә алганмы? Әлбәттә, юк! Димәк, шул «Шамуил» Аллаһының тугры пәйгамбәре түгел, ә Шамуил булып кыланган явыз җен булган.

Җеннәр — бу кешелек тарихының башында Аллаһы хакимиятенә каршы чыккан фәрештәләр (Яратылыш 6:1—4; Яһүд 6). Алар кешене гомере буе күзәтә ала; алар аның тавышын, кыланышын һәм тәртибен белә. Өстәвенә, җеннәр кешеләрне Изге Язмаларда әйтелгәннәр хак түгел дип ышандырырга тырыша. Изге Язмалар явыз рухи көчләр белән аралашуны тыя! (Канун 18:10—12). Алар бүген дә бик куркыныч.

Шулай итеп ни өчен кайберәүләр үлгән якын кешеләрен «күрә» яисә «ишетә» ала икәне аңлаешлы. Кайвакыт андый күренешләр зыянсыз булып күренсә дә, явыз рухи көчләр кешеләрне ялгыштырырга тырыша (Эфеслеләргә 6:12) b. Йәһвә безне ярата һәм безгә иң яхшысын тели. Әгәр үлгән кешеләр берәр урында яшәүләрен дәвам итсә һәм үз дуслары белән якыннарына булыша алса, әллә безнең кайгыртучан Барлыкка Китерүчебез алар белән аралашуны тыяр идеме һәм андый аралашуны җирәнгеч дип санар идеме? Һич тә, юк! (1 Петер 5:7). Алайса кем безгә ярдәм итә ала?

Үлгәннәр һәм тереләр өчен чын ярдәм

Шулай итеп үлгән кешеләр тереләргә булыша алмый. Өстәвенә, алардан ярдәм эзләү файдасыз да һәм бик куркыныч та, чөнки кеше, алардан ярдәм эзләп, Аллаһы законын боза һәм җеннәрнең тәэсире астына эләгергә мөмкин.

Изге Язмаларда ярдәмнең иң яхшы Чыганагы — Йәһвә, безнең Барлыкка Китерүчебез дип әйтелә. Ул безне үлемнең үзеннән коткара ала (Мәдхия 32:19, 20). Йәһвә безгә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер тора, һәм медиумнардан аермалы буларак, чын өмет бирә.

Мәкаләнең башында искә алынган Тамба Йәһвә кешеләргә тәкъдим иткән хакыйкать медиумнар тәкъдим иткән ялган өметләрдән аерылып торганын үзе күргән. Медиумнар аны, әгәр ул үз үлгән ата-бабаларына корбан китермәсә, имтиханнарын тапшыра алмаячагына ышандырырга тырышкан. Әмма алдарак Тамба Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Ул мондый сорауларга җавап алган: «Үлгәч, кеше белән нәрсә була? Үлгән ата-бабалары булып кем сөйли?» Әнисе Тамбаны медиумнан ярдәм эзләргә өндәп йөрсә да, Тамба моңа ризалашмаган һәм аңа болай дигән: «Имтиханны тапшырмасам, киләсе елга яхшырак әзерләнермен».

Имтихан ничек үткән? Тамба иң яхшы билге алган! Әнисе моңа бик нык гаҗәпләнгән, медиумнарга ышанмый башлаган һәм үлгән ата-бабаларга корбан китерү хакында сүз башка кузгатмаган. Хәзер Тамба «тереләргә файда китерсеннәр өчен, үлгәннәрне чакыру» Йәһвә каршында дөрес түгел икәнен белә (Ишагыйя 8:19). Изге Язмалар өйрәнүе ярдәмендә ул шуны аңлаган: ул Аллаһы законнарын үтәп, уңышлы булачак (Мәдхия 1:1—3).

Ә үлгән якын кешеләр өчен өмет бармы? Йәһвә тереләргә дә ярдәм итә һәм үлгәннәргә дә булышырга вәгъдә бирә. Үлгән кешеләрнең көчсез хәле турында әйткәннән соң, Ишагыйя пәйгамбәр болай дигән: «Синең үлгән кешеләрең яшәячәк. [...] Туфракта ятканнар, уяныгыз һәм куанып кычкырыгыз!» (Ишагыйя 26:19). Аннары шул ук пәйгамбәрлектә «көчсез, үлгән кешеләр» кабат яшәячәк дип әйтелә.

Шуңа күрә үлем йокысы белән йоклаучы миллиардлаган кеше кабат яшәячәк! Моны күз алдыгызга китереп кенә карагыз! Изге Язмалар буенча, Йәһвәнең үлгән кешеләрне терелтергә теләге бик көчле (Әюб 14:14, 15). Сезгә андый вәгъдәләргә ышану авырмы? Гайсә Мәсих терелтү өметенең үтәләчәгенә бер дә шикләнмәгән һәм хәтта үлгән кешеләрне Йәһвә каршында инде тере кешеләр итеп сурәтләгән (Лүк 20:37, 38).

Сез дә андый өметкә ия булырга телисезме? c Изге Язмалардан төгәл белем алуыгызны дәвам итегез. Сез Йәһвә тереләргә һәм үлгән кешеләргә булышырга әзер һәм аның вәгъдәләре «ышанычлы һәм хакыйкый» икәнен күрерсез (Ачылыш 21:4, 5).

[Искәрмәләр]

a Исем үзгәртелгән.

b Күбрәк мәгълүматны «Үлгән кешеләрнең рухлары. Алар сиңа булыша аламы яисә зыян китерә аламы? Алар чыннан да бармы?» (рус) дигән брошюрадан табып була. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

c Терелтүгә өмет турында күбрәк мәгълүматны «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапның 7 нче бүлегеннән табып була. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

[23 биттәге өстәмә текст]

Үлгән якын кешеләр турында кайгыру табигый хәл

[24 биттәге иллюстрация]

Шамуил пәйгамбәр үлемнән күтәрелеп, Шаул патша белән сөйләшкәнме?