Төп мәгълуматка күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ШИГЫРЬЛӘРГӘ АҢЛАТМА

Ачылыш 21:1: «Яңа күк һәм яңа җир»

Ачылыш 21:1: «Яңа күк һәм яңа җир»

 «Шунда мин яңа күк һәм яңа җир күрдем, чөнки элекке күк һәм элекке җир юкка чыктылар, диңгез дә инде юк» (Ачылыш 21:1, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).

 «Шуннан соң мин яңа күкне һәм яңа җирне күрдем. Әүвәлге күк һәм әүвәлге җир юкка чыгып, диңгез дә юк иде инде» (Ачылыш 21:1, Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсе).

Ачылыш 21:1 нең мәгънәсе

 Бу шигырьдә символик тел белән Аллаһының күктәге Патшалыгының бар кеше патшалыкларын алмаштырачагы турында язылган. Патшалык явызларны юк итәчәк һәм үзенә теләп буйсынган кешелекнең яңа җәмгыяте белән идарә итәчәк.

 Ачылыш китабында күп нәрсә «символлар аша» күрсәтелгән (Ачылыш 1:1). Шуңа күрә мондый нәтиҗә ясау акыллы булыр иде: шигырьдә символик күк һәм җир турында әйтелә. Шуны да әйтергә кирәк: символик «яңа күкләр һәм яңа җир» турында Изге Язмаларның башка шигырьләрендә дә әйтелә (Ишагыя 65:17; 66:22; 2 Петер 3:13). Шул шигырьләрне һәм Изге Язмалардагы башка урыннарны тикшерү шул җир белән күкләр турында әйтелгәнне аңларга булыша.

 «Яңа күк». Изге Язмаларда «күк» дигән сүз кайвакыт хөкүмәтләрнең идарә итүен күрсәтер өчен кулланыла (Ишагыя 14:12—14; Даниял 4:25, 26). Бер хезмәттә пәйгамбәрлек күренешләрдә «күк хөкүмәтләрнең я идарә итүче көчләрнең символы» булып тора. a Ачылыш 21:1 дә «яңа күк» дип, күрәсең, Аллаһы Патшалыгы атала. Бу күктәге хөкүмәт кайвакыт «күкләр Патшалыгы» дип атала һәм Ачылыш китабының, шулай Изге Язмаларның башка китапларының күп кенә урыннарында очрый (Маттай 4:17; Рәсүлләр 19:8; 2 Тимутигә 4:18; Ачылыш 1:9; 5:10; 11:15; 12:10). Аллаһы Патшалыгының патшасы — Гайсә Мәсих. Бу Патшалык тиздән бүгенге «патшалыкларны», ягъни кешеләр урнаштырган бар камил булмаган хөкүмәтләрне юк итеп үзе урнашачак (Даниял 2:44; Лүк 1:31—33; Ачылыш 19:11—18).

 «Яңа җир». Изге Язмаларда без яшәгән Җир шары беркайчан да юк ителмәячәк дип әйтелә (Зәбур 104:5; Вәгазьче 1:4). Ә символик җир турында нәрсә әйтеп була? Изге Язмаларда «җир» дип еш кына кешелек атала (Яратылыш 11:1; 1 Елъязма 16:31; Зәбур 66:4; 96:1). Шуңа күрә «яңа җир» дигән сүзләр кешеләрнең яңа җәмгыятенә карый. Бу кешеләр Аллаһының күктәге хөкүмәтенә буйсынып торачак. «Элекке җир» ягъни Аллаһы Патшалыгына каршы торган кеше җәмгыяте юкка чыгачак.

 «Диңгез дә инде юк». Ачылыш 21:1 дәге «диңгез» дигән сүз дә ул чакта символик булырга тиеш булып чыга. Диңгездә бик тиз һәм еш кына давыллар күтәрелә. Диңгез — Аллаһыдан читләшкән тынычсыз кешелекнең яхшы символы (Ишагыя 17:12, 13; 57:20; Ачылыш 17:1, 15). Бу диңгез дә юк ителгән булачак. Зәбур 37:10 да болай диелә: «Тагын бераздан явызлар инде юк булачак, торган урыннарына карарсың, ә алар анда булмас».

Ачылыш 21:1 нең контексты

 Ачылыш китабында «Хуҗабыз көнендә» булачак вакыйгалар турында язылган (Ачылыш 1:10). Изге Язмалар пәйгамбәрлеге буенча, ул көн 1914 елда башланган. Шул елны Гайсә Аллаһы Патшалыгында патша булып идарә итә башлаган. b Әмма ул шунда ук тулысынча җир белән идарә итә башлаган дип әйтеп булмый. Башка пәйгамбәрлекләрдә «Хуҗабыз көненең» беренче өлешендә дөнья хәле начарлана барачак дип әйтелә. Шул өлеш «соңгы көннәр» дип атала (2 Тимутигә 3:1—5, 13; Маттай 24:3, 7; Ачылыш 6:1—8; 12:12). Шул авыр, бәла-каза тулы көннәр тәмамлангач, Аллаһы Патшалыгы элекке символик күкне һәм җирне юк итәчәк. Шунда тынычлык һәм гармония хөкем сөргән кешелекнең яңа чоры башланачак. Патшалык гражданнары — «яңа җир» — камил яшәү шартларына шатланып яшәячәк һәм һәр кеше сау-сәламәт булачак (Ачылыш 21:3, 4).

 Ачылыш китабы турындагы кыска видеороликны карагыз.

a M’Clintock J., Strong J. Cyclopædia. 1891. 4 том. 122 б.