Зәбур 96:1—13
96 Йәһвәгә яңа җыр җырлагыз.+
Бөтен җир, Йәһвәгә җырла!+
2 Йәһвәгә җырлагыз, аның исемен мактагыз.
Аның коткаруы турындагы яхшы хәбәрне көн саен белдерегез.+
3 Аның данын милләтләр арасында игълан итегез,Гаҗәеп эшләрен бөтен халыкларга сөйләгез.+
4 Йәһвә бөек һәм иң зур мактауга лаек.
Аның кебек курку-хөрмәт уятырдай бүтән илаһ юк.
5 Халыкларның барлык илаһлары — файдасыз илаһлар,+Ә Йәһвә — күкләрне барлыкка китергән Ходай.+
6 Бөеклек* һәм мәһабәтлек — аның хозурында,+Көч-куәт һәм матурлык — аның изге урынында.+
7 Кабиләләр, Йәһвәгә тиешлесен бирегез,Даны һәм кодрәте өчен Йәһвәгә тиешлесен бирегез.+
8 Йәһвәне исеме өчен данлагыз,+Бүләк китерегез һәм аның ишегалларына керегез.
9 Йәһвәгә изге киемдә* гыйбадәт кылыгыз.
Бөтен җир, аның алдында калтырап тор!
10 Халыклар арасында: «Йәһвә Патша булды!+
Җир нык урнаштырылган, ул кузгалмас.*
Ул халыкларны гадел хөкем итәр»*+,— дип игълан итегез.
11 Күкләр шатлансын, җир куансын,Диңгез гөрселдәсен, аны тутырган бар нәрсә шауласын.+
12 Кырлар һәм андагы һәрнәрсә шатлансын,+Урмандагы бар агачлар, сөенеп, Йәһвә алдында аваз салсын,+
13 Чөнки ул килә,*Җирне хөкем итәргә килә.
Ул җир йөзен — тәкъвалык белән,Кешеләрне тугрылык белән хөкем итәчәк.+
Искәрмәләр
^ Яки «Дан-шөһрәт».
^ Я, бәлки, «изгелегенең мәһабәтлеге өчен».
^ Яки «какшамас».
^ Яки «халыкларның эшен гадел яклар».
^ Яки «килде».

