Төп мәгълуматка күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Изге Язмалардагы хронология буенча, 1914 ел нинди ел ул?

Изге Язмалар нигезендә җавап

Изге Язмалардагы хронология буенча, 1914 елда күктә Аллаһы Патшалыгы урнаштырылган булган. Моны Изге Язмалардагы Данил китабының 4 бүлегеннән белеп була.

Пәйгамбәрлек үзе. Аллаһыдан Бабыл патшасы Навуходоносорга пәйгамбәрлек төш бирелә. Төшендә ул гаять зур агач күрә, агачны чабып ташлыйлар. Аның төбе «җиде вакыт» үсмәс өчен богауланып куела, ул вакыт үткәч, агач кабат үсә башлый (Данил 4:1, 10—16).

Пәйгамбәрлекнең беренче үтәлеше. Зур агач — Навуходоносор патша үзе (Данил 4:20—22). Ул берникадәр вакытка акылдан язып үз тәхетен югалткач, образлы әйткәндә, «чабып ташланган» булган (Данил 4:25). Аллаһы ярдәме белән акылына кайткач һәм кире тәхетенә утыртылгач Навуходоносор Аллаһының хакимлеген таныган (Данил 4:34—36).

Пәйгамбәрлекнең бөегрәк үтәлеше. Бу пәйгамбәрлекнең төп максаты шул булган: «Аллаһы Тәгалә кеше патшалыгы өстеннән Хаким... һәм аны кемгә тели, шуңа бирә, һәм аның өстеннән кешеләр арасында иң түбәнсетелгәнне куя» (Данил 4:17). Горур Навуходоносор шул «иң түбәнсетелгән» булганмы? Юк. Аллаһы бу төшкә кадәр Навуходоносорга башка төш биргән булган. Шул төштән күренгәнчә, патшаның үзенә дә, башка берәр сәяси җитәкчегә дә андый хакимлек бирелмәячәк. Аллаһы үзе «беркайчан да җимерелмәячәк патшалык урнаштырачак» (Данил 2:31—44).

Аллаһы җирдә, әле Навуходоносор патша заманы килгәнче, үзенең хакимлеген күрсәтүче патшалык урнаштырган булган. Бу — борынгы Исраил халкы булган. Әмма ул патшалыкның җитәкчеләре тугры булмаганга Аллаһы соңыннан ул патшалыкны тар-мар итәргә рөхсәт иткән. Шулай да алдан мондый пәйгамбәрлек биргән булган: патшалык «законлы хокукы булган затка» биреләчәк (Йәзәкил 21:25—27). Изге Язмаларны җентекләп тикшерсәк, шул мәңгелек патшалыкның Гайсә Мәсихкә бирелергә тиеш булганын күрербез, чөнки аның моңа законлы хокукы булган (Лүк 1:30—33). Навуходоносордан аермалы буларак, пәйгамбәрлектә әйтелгәнчә, Гайсә юаш (Маттай 11:29).

Данил китабының 4 нче бүлегендәге агач нәрсә символы ул? Изге Язмаларда агачлар еш кына берәр төрле хакимлекнең символы итеп кулланыла (Йәзәкил 17:22—24; 31:2—5). Данил китабының 4 бүлегендәге зур агач, пәйгамбәрлекнең бөегрәк үтәлешендә, Аллаһы хакимлегенең символы булып тора.

Агачны чабып ташлау нәрсәне аңлата? Агачны чабып ташлау Навуходоносор идарәсенең берникадәр вакытка юк ителүен күрсәткән кебек, Аллаһының җирдәге хакимлеге берникадәр вакытка булмаганын да күрсәтә. Ул вакыт Навуходоносор Иерусалимны җимергәч башланган булган. Ни өчен алай дип әйтеп була? Чөнки Исраил патшалары «Йәһвә тәхетендә» Аллаһының вәкилләре буларак утырган (1 Елъязма 29:23).

«Җиде вакыт» күпме ул? Аллаһы «җиде вакыт» дәвамында халыкларга, үз патшалыгын урнаштырып аларның эшләрендә катнашмыйча, җирдәге хөкүмәтләр белән идарә итәргә рөхсәт иткән. «Җиде вакыт» б. э. к. 607 елның октябрь аенда башланган: ул вакытта, Изге Язмаларның хронологиясе буенча, Бабыл гаскәрләре Иерусалимны җимергән булган (2 Патшалар 25:1, 8—10) *.

Җиде вакыт күпме дәвам итә? Навуходоносор очрагында 7 ел булса, Аллаһы Патшалыгы турында әйткәндә күбрәк, чөнки Гайсә болай дигән булган: «Халыкларга билгеләнгән вакыт үтеп киткәнчегә кадәр халыклар Иерусалимны [Аллаһы хакимлегенең символы] таптар» (Лүк 21:24). «Халыкларга билгеләнгән вакыт» — Аллаһы халыкларга үз хакимлеген «таптарга» рөхсәт иткән вакыт һәм ул Данил китабының 4 бүлегендә әйтелгән «җиде вакыт» дәвам итә. Димәк «җиде вакыт» Гайсә җирдә яшәгәндә әле дәвам иткән.

Изге Язмаларда ул вакытның озынлыгын санап чыгарыр өчен кирәкле мәгълүмат бар. Анда өч ярым «вакытлар» 1260 көнгә тиң дип әйтелә, ә «җиде вакыт» 2520 көнгә тиң булып чыга (Ачылыш 12:6, 14). Пәйгамбәрлекләрдә бер көн еш кына бер елга тиң булуын исәпкә алсак, 2520 көн 2520 елга тиң булып чыга. Шуңа күрә б. э. к. 607 елның октябрь аеннан шул елларны санасак 1914 елның октябрь аена чыгабыз (Саннар 14:34; Йәзәкил 4:6).

^ 10 абз. Б. э. к. 607 ел турында күбрәк белер өчен мондый мәкаләләрне карагыз: «Борынгы Иерусалим кайчан җимерелгән булган? (1 кисәк)» («Күзәтү манарасы» (рус), 1 октябрь, 2011 ел, 26—31 битләр); «Борынгы Иерусалим кайчан җимерелгән булган? (2 кисәк)» («Күзәтү манарасы» (рус), 1 ноябрь, 2011 ел, 22—28 битләр).