Бөек Остаздан өйрән
Иң әйбәт принциплар Изге Язмаларда язылган. Балалар кеше сүзенә түгел, ә күктәге Атабыз әйткәннәренә колак салып өйрәнә ала.
Балаларыбыз нәрсәгә мохтаҗ?
Бу китапның максаты — балалар һәм аларга китап укый торган кешеләр арасында мөһим темаларга фикер алышуны мөмкин итү.
БҮЛЕК 1
Ни өчен Гайсә Бөек Остаз булган?
Гайсә нәрсәләргә өйрәтә торган булган? Ул үз өйрәткәннәрен кайдан алган булган?
БҮЛЕК 3
Бар нәрсәне Барлыкка Китерүче
Кошларны кем барлыкка китергән һәм аларны җырларга кем өйрәткән? Яшел үләнне кем яраткан? Сине кем барлыкка китергән?
БҮЛЕК 4
Аллаһының исеме бар
Безнең барыбызның да исем бар. Сез Аллаһының исемен беләсезме? Ни өчен аның исеме мөһим?
БҮЛЕК 6
Бөек Остаз башкаларга хезмәт иткән
Әгәр дә башка берәү синең өчен нәрсәдәр әйбәт эшләсә, сиңа ошар идеме? Безгә барыбызга андый гамәлләр ошый, Барлыкка Китерүчебез моны белә.
БҮЛЕК 7
Тыңлаучан булу сине яклый
Яшьләр олылардан күп нәрсәгә өйрәнә ала. Аллаһы Тәгалә безгә берәр нәрсә эшләргә кушса, нәкъ ул кушканча эшләргә кирәк.
БҮЛЕК 10
Гайсә җеннәрдән көчлерәк
Җеннәрдән куркасы юк, шулай да аларга үзебезне алдарга юл куймыйк.
БҮЛЕК 11
Аллаһының фәрештәләре ярдәм итә
Аллаһының фәрештәләре Йәһвәне ярата һәм аңа хезмәт итә торган кешеләргә булышлык күрсәтә.
БҮЛЕК 12
Гайсә безне дога кылырга өйрәтә
Сез Аллаһы белән теләсә кайчан — төнләме, көндезме — дога кыла аласыз, ул сезнең сөйләгәннәрегезне тыңлар.
БҮЛЕК 20
Синең һәрвакыт беренче буласың киләме?
Рәсүлләр бәхесләшә башлагач, Гайсә аларга нәрсә дия?
БҮЛЕК 27
Синең Аллаһың кем?
Бүген кешеләр күп потларга табына. Син нишләрсең? Өч яһүд яхшы үрнәк күрсәтә.
БҮЛЕК 28
Кемне тыңларга икәнен ничек белергә?
«Кайсарныкын кайсарга, ә Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез».
БҮЛЕК 29
Аллаһы һәр бәйрәмне дә хуплыймы?
Изге Язмаларда күп бәйрәмнәрнең искә алынганы сезгә билгелеме? Без аларның һәрберсенә карата Аллаһының карашын белә алабыз.
БҮЛЕК 30
Куркуны ничек җиңәргә?
Бөек Остаз Йәһвәгә хезмәт итү җиңел булыр димәгән. Шулай да кыю булыр өчен һәм ярдәм табар өчен чаралар күреп була.
БҮЛЕК 31
Юанычны кайдан табып була?
Моңсуланып китсәң яисә үзеңне ялгыз хис итсәң сиңа нишләргә кирәк?
БҮЛЕК 32
Аллаһы Гайсәне ничек яклаган?
Гайсәне бала чагында үтерергә ниятләгәннәр, ләкин Аллаһы аны коткарган. Ничек итеп? Моны бу бүлектән белегез.
БҮЛЕК 33
Гайсә безне яклый ала
Җирдә булганда, ул үзенә якын булган кешеләрне яклый алганын күрсәткән.
БҮЛЕК 35
Кешеләр үлем йокысыннан уяна ала!
Аллаһы Гайсәгә кешеләрне, шул исәптән балаларны да үледән терелтергә көч биргән.
БҮЛЕК 37
Йәһвәне һәм аның Улын исеңдә тот
Гайсә аның шәкертләре Йәһвәнең һәм үзенең безнең өчен эшләгәннәрен исендә тотсыннар өчен бер чара тапкан.
БҮЛЕК 38
Ни өчен безгә Гайсәне яратырга кирәк?
Без мәңге яшәсен өчен ул үз камил тормышыннан ваз кичкән!
БҮЛЕК 40
Аллаһыны сөендер
Изге Язмалардагы хикәядә: «И улым, зирәк бул һәм минем йөрәгемне сөендер»,— диелә.
БҮЛЕК 42
Ни өчен тырыш булырга кирәк?
Эш тәнгә дә, акылга да файдалы. Эш сезгә канәгатьлек китерсен өчен нәрсә эшләргә?
БҮЛЕК 43
Безнең кардәшләребез кем?
Абый-сеңелләребездән тыш тагын кемнедер булса кардәшебез атап буламы?
БҮЛЕК 44
Аллаһыны яратучы кешеләр белән дуслаш
«Алданмагыз. Яманнар белән аралашу яхшы гадәтләрне боза».
БҮЛЕК 45
Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул?
Гайсә җир өстеннән идарә итә башлагач, ул күп төрле үзгәрешләр кертәчәк.

