Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһыны белеп буламы?

Аллаһыны белеп буламы?

«Аллаһыны белеп булмый» (Александриядәге Филон, беренче гасыр фәлсәфәчесе).

«[Аллаһы] һәрберебезгә якын» (Беренче гасырдагы фәлсәфәчеләргә Афинада мөрәҗәгать иткән Шаул исемле Тарс кешесе).

ӨСТӘ китерелгән нинди сүзләр сезнең карашыгызга туры килә? Күпләрне Шаул исемле Тарс кешесенең (аны шулай ук рәсүл Паул дип тә атыйлар) сүзләре юата һәм җәлеп итә (Рәсүлләр 17:26, 27). Изге Язмаларда моңа охшаш башка сүзләр дә бар. Мәсәлән, Гайсә дога кылып, аның шәкертләре Аллаһыны белә һәм фатихалар ала ала дип әйткән (Яхъя 17:3).

Ләкин Филон кебек фәлсәфәчеләр башка карашта торган. Алар уйлаганча, без Аллаһыны белә алмыйбыз, чөнки ул һич тә аңларлык түгел. Кемнең карашы хак?

Изге Язмаларда Аллаһы турында кайбер нәрсәләрне кешегә аңлау авыр дип ачыктан-ачык әйтелә. Мәсәлән, Барлыкка Китерүче күпме яши икәнен, аның акылы никадәр бөек һәм зирәклеге никадәр тирән икәнен исәпләп тә, билгеләп тә, тулысынча аңлап та булмый. Моның барысы кешенең аңлау сәләтеннән югарырак тора. Ләкин моның аркасында без Аллаһыны белә алмыйбыз дип әйтеп булмый. Чынында, Аллаһы турында уйлану безгә «Аллаһыга якынлашырга» ярдәм итә ала (Ягъкуб 4:8). Әйдәгез, башта Аллаһы турында аңларга авыр булган нәрсәләрне карап чыгыйк. Аннары без Аллаһы турында белә алган нәрсәләр турында сөйләшербез.

Нәрсәне аңларга авыр?

АЛЛАҺЫНЫҢ МӘҢГЕЛЕК БУЛУЫ. Изге Язмаларда Аллаһы «гомердән гомергә» дип әйтелә (Зәбур 89:3). Башка сүзләр белән әйткәндә, Аллаһының башлангычы да булмаган, ахыры да булмаячак. Кеше карашыннан Аллаһының «яшәгән елларының саны башка сыймаслык» (Әюп 36:26).

Ни өчен бу файдалы? Аллаһыны яхшы белергә теләгән кешеләргә Ул мәңгелек тормышны бирәчәк (Яхъя 17:3). Аллаһы үзе мәңге яшәмәсә, аның бу вәгъдәсенә ышанып булыр идеме? «Мәңгелек Патшасы» гына андый вәгъдәне үти ала (1 Тимутигә 1:17).

АЛЛАҺЫНЫҢ УЙ-ФИКЕРЛӘРЕ. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Аллаһы «аңлаган нәрсәләрне белеп бетереп булмый», чөнки аның уй-фикерләре безнекеннән югарырак (Ишагыя 40:28; 55:9). Шуңа күрә Изге Язмаларда мондый сорау ни өчен бирелә икәне аңлашыла: «Йәһвәгә күрсәтмәләр биреп торыр өчен, аның уй-фикерләренә кем төшенгән?» (1 Көринтлеләргә 2:16)

Ни өчен бу файдалы? Аллаһы бер ук вакытта миллионлаган кешеләрнең догаларын тыңларга сәләтле (Зәбур 64:3). Ул җиргә төшкән хәтта һәр чыпчыкка да игътибар итә. Аллаһының акылы чиксез, шуңа күрә ул сезгә игътибар итеп һәрвакыт догаларыгызны тыңлаячак. Өстәвенә, «сез күп чыпчыкларга караганда кыйммәтлерәк» бит (Маттай 10:29, 31).

АЛЛАҺЫ ЮЛЛАРЫ. Изге Язмалар буенча, «кеше Аллаһы кылган эшне башыннан алып ахырынача аңлап бетерә алмый» (Вәгазьче 3:11). Димәк, без Аллаһы турында бар нәрсәне беркайчан да белмәячәкбез. Аллаһының юлларында чагылган зирәклек «төшенә алмаслык» (Римлыларга 11:33). Әмма Аллаһы үзенә яраклы булырга омтылган кешеләргә үз юлларын ачыкларга тели (Амус 3:7).

Барлыкка Китерүче күпме яши икәнен, аның акылы никадәр бөек һәм зирәклеге никадәр тирән икәнен исәпләп тә, билгеләп тә, тулысынча аңлап та булмый

Ни өчен бу файдалы? Сез Изге Язмаларны укысагыз һәм өйрәнсәгез, Аллаһы һәм аның юллары турында һәрвакыт яңа нәрсәләр белерсез. Димәк, күктәге Атабызга мәңге якынлашып була.

Сез нәрсә белә аласыз?

Аллаһы турында бар нәрсәне белә алмасак та, бу без аны бөтенләй белә алмыйбыз дигән сүз түгел әле. Изге Язмаларда Аллаһы турында бик күп мәгълүмат язылган. Аның ярдәмендә без Аллаһыны яхшырак белә алабыз. Берничә мисал карап чыгыйк.

АЛЛАҺЫ ИСЕМЕ. Изге Язмаларда ачыкланганча, Аллаһы үз-үзенә исем биргән. Ул: «Мин Йәһвә. Бу — минем исемем»,— дип әйтә. Аллаһы исеме Изге Язмаларда якынча 7 000 тапкыр очрый. Ул анда башка исемнәргә караганда ешрак кулланыла (Ишагыя 42:8).

Ни өчен бу файдалы? Үрнәк догасында Гайсә болай дигән: «Күкләрдәге Атабыз, исемең изге ителсен» (Маттай 6:9). Ни өчен сезгә дә догаларыгызда Аллаһыга исеме буенча мөрәҗәгать итмәскә? Йәһвә аның исеменә хөрмәт белән караган һәр кешене коткарырга тели (Римлыларга 10:13).

АЛЛАҺЫНЫҢ ЯШӘҮ УРЫНЫ. Изге Язмаларда ике яшәү урыны бар дип әйтелә. Рухи яшәү урынында рухи затлар яши. Аларның тәннәре рухи. Физик яшәү урынына җир һәм Галәм керә (Яхъя 8:23; 1 Көринтлеләргә 15:44). Изге Язмаларда «күкләр» дигән сүз еш кына рухи яшәү урынын аңлата. Барлыкка Китерүченең «яшәү урыны» шул «күкләрдә» урнаша (1 Патшалар 8:43).

Ни өчен бу файдалы? Моны белеп, сез Аллаһыны яхшырак күз алдыгызга китерә аласыз. Барлыкка Китерүче — һәрнәрсәдә я һәркемдә яшәүче билгесез көч түгел ул. Йәһвә — чынбарлыктагы Шәхес, һәм ул чыннан да булган урында яши. «Аллаһыдан беркем дә, бернәрсә дә яшеренә алмый» (Еврейләргә 4:13).

АЛЛАҺЫНЫҢ СЫЙФАТЛАРЫ. Изге Язмалар буенча, Йәһвәнең күркәм сыйфатлары бар. «Аллаһы — мәхәббәт ул» (1 Яхъя 4:8). Ул беркайчан да алдамый (Титуска 1:2). Ул кешеләргә бертигез карый, мәрхәмәтле, кызганучан һәм ярсырга ашыкмый (Чыгыш 34:6; Рәсүлләр 10:34). Бу күпләрне гаҗәпләндерсә дә, Барлыкка Китерүче аны хөрмәт иткән кешеләр белән якын дуслыкка ия булырга тели (Зәбур 24:14).

Ни өчен бу файдалы? Сез Йәһвәнең дусты була аласыз (Ягъкуб 2:23). Йәһвәнең сыйфатларын яхшырак аңлый барган саен, сез Изге Язмаларда язылган өзекләрне дә яхшырак аңлый алырсыз.

«АНЫ ЭЗЛӘСӘҢ»

Изге Язмаларда Йәһвә Аллаһы ап-ачык сурәтләнә. Аллаһыны белеп була. Барлыкка Китерүче аны белүегезне тели. Аның Сүзендә мондый вәгъдә язылган: «Аны эзләсәң, табарсың» (1 Елъязма 28:9). Изге Язмаларны укып һәм анда язылганнар турында уйланып, Аллаһыны яхшырак белегез. Шулай эшләсәгез, Изге Язмаларда вәгъдә ителгәнчә, Аллаһы «сезгә якынлашыр» (Ягъкуб 4:8).

Сез Изге Язмаларны укып өйрәнсәгез, Аллаһы һәм аның юллары турында һәрвакыт яңа нәрсәләр белерсез

Сез мондый сорау бирәсездер: «Аллаһы турында бар нәрсәне аңлый алмасам, ничек мин аның дусты була алам соң?» Бер мисалга игътибар итик. Бер хирургның иң яхшы дусты бар, ди. Ул табиб булырга тиешме? Һич тә, юк! Бәлки, хирургның дусты бөтенләй башка профессиягә иядер. Шулай да алар якын дуслар була ала. Иң мөһиме шул: хирургның дусты аның сыйфатларын һәм ул нәрсә ярата-яратмавын белә. Нәкъ шулай ук сез дә Изге Язмаларны укып, Йәһвәнең нинди шәхес булуын белә аласыз. Аллаһы белән дус булыр өчен, нәкъ шул кирәк.

Изге Язмаларда Барлыкка Китерүче турында өстен-өстен генә әйтелми. Анда Аллаһыны яхшы белер өчен кирәкле мәгълүмат бар. Сез Йәһвә Аллаһы турында күбрәк белем алырга телисезме? Йәһвә Шаһитләре түләүсез Изге Язмалар өйрәнүен тәкъдим итә. Яшәгән урыныгызда Йәһвә Шаһитләренә мөрәҗәгать итегез.