Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: | ДОГА КЫЛУ ФАЙДА КИТЕРӘМЕ?

Дога кылу файда китерә

Дога кылу файда китерә

Берәр эшкә тотынганчы, сез, әлбәттә, мондый сорау бирерсез: «Миңа моннан нинди файда булыр?» Дога турында әйткәндә, андый сорау бирү эгоизм булмасмы? Юк. Без теге я бу эшнең файдалы ягын белергә телибез. Бу табигый. Хәтта тәкъва Әюп пәйгамбәр болай дип сораган: «Аңа дәшсәм, җавап бирерме?» (Әюп 9:16)

Үткән мәкаләләрдә без доганың дини тренинг һәм терапия булмавын күрсәтүче дәлилләрне карап чыктык. Аллаһы чыннан да догаларны ишетә. Без дөрес итеп һәм лаеклы нәрсәләр турында дога кылсак, Аллаһы безгә игътибар итәчәк. Ул безне үзенә якынлашырга хәтта үзе чакыра (Ягъкуб 4:8). Шулай итеп, дога тормышыбызда мөһим урында торса, бу кайсы яктан файдалы булыр? Әйдәгез, берничә өлкәгә игътибар итик.

Җан тынычлыгы

Тормышыгызда авырлыклар белән проблемалар килеп чыкканда, сезне борчылулар биләп аламы? Андый чакларда Изге Язмалар безне «өзлексез дога кылырга» һәм «Аллаһыга үз үтенечләрегезне җиткерергә» өйрәтә (1 Тисалуникәлеләргә 5:17; Филипиялеләргә 4:6). Аллаһыга догада мөрәҗәгать итсәгез, «һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгы йөрәгегезне һәм аңыгызны... саклаячак» (Филипиялеләргә 4:7). Күктәге Атабызга борчылуларыбызны сөйләсәк, тынычлыкка ия була алабыз. «Син кайгыларыңны Ходайга сал, һәм Ул сине ныгытыр»,— дип әйтелә Зәбур 54:23 тә.

«Син кайгыларыңны Ходайга сал, һәм Ул сине ныгытыр» (Зәбур 54:23).

Бөтен дөнья буенча бик күп кеше андый тынычлыкка ия булган. Көньяк Кореядән Хи Ран болай ди: «Җитди проблемаларым булса да, мин алар турында дога кылганда, җилкәмнән йөк төшкәндәй була һәм мин нык булып калыр өчен көч алам. Филиппин утрауларыннан Сесилия болай ди: «Миңа кызларым һәм әнием турында кайгыртырга кирәк. Әни мине хәзер үзенең чире аркасында танымый. Ләкин дога ярдәмендә борчылуларым кими. Йәһвәнең алар турында кайгыртырга булышачагын беләм».

Сынаулар вакытында юату һәм көч

Сезгә көчле стресс белән көрәшергә туры киләме? Ә, бәлки, сез аяныч хәлдә я сезнең тормышыгыз куркыныч астындадыр? «Һәртөрле юаныч Аллаһысына» дога кылу хәлегезне бик җиңеләйтә ала. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «кайгы-хәсрәтебез нинди генә булмасын, Аллаһы безне юата» (2 Көринтлеләргә 1:3, 4). Мәсәлән, Гайсә зур стресс кичергән очракта, «тезләнеп... дога кылган». Нәтиҗәсе нинди булган? Инҗилдә: «Аның янына күктән бер фәрештә төште һәм аны ныгытты»,— дип әйтелә (Лүк 22:41, 43). Башка бер тугры кеше — Никами — Аллаһы эшен туктатырга тырышкан явыз кешеләрнең янаулары белән очрашкан. Ул: «Хәзер мин, кулларымны ныгытуыңны сорап, дога кылам»,— дип әйткән. Вакыйгалар шуны күрсәткән: Аллаһы Никамига үз курку хисләрен җиңәргә һәм эшне уңышлы башкарып чыгарга ярдәм иткән (Никами 6:9—16). Ганада яшәүче Реджиналд үзенең дога кылганы турында болай ди: «Дога кылганда, аеруча авыр проблемаларга очраганда, мин мөрәҗәгать иткән Аллаһы үземә ярдәм итә ала һәм минем борчылыр өчен сәбәпләрем юклыгына ышандыра икәнен аңлыйм». Әйе, без Аллаһыга дога кылганда, ул безне юата ала.

Аллаһыдан зирәклек

Без кабул иткән карарлар безгә һәм якын кешеләребезгә гомер буе тәэсир итеп тора. Безгә акыллы карар кабул итәргә нәрсә булышыр? Аллаһы Сүзендә болай диелә: «Әгәр кайсыгызның да булса зирәклеге җитмәсә [аеруча сынауларда], аны һәркемгә мул итеп, шелтәләмичә бирүче Аллаһыдан сорасын, һәм аңа биреләчәк» (Ягъкуб 1:5). Зирәклек сорап дога кылсак, Аллаһы безгә үз изге рухы аша җитәкчелек бирер һәм акыллы карар кабул итәргә булышыр. Без хәтта турыдан-туры изге рух турында сорый алабыз, чөнки Гайсә пәйгамбәр: «Күктәге Ата үзеннән сораучыларга изге рухны бигрәк тә бирәчәк!» — дигән (Лүк 11:13).

«Мин дөрес карар кабул итәр өчен һәрвакыт Йәһвәгә дога кылдым» (Квабена, Гана)

Гайсә мөһим карарлар кабул иткәндә, хәтта аңа да күктәге Атасыннан ярдәм сорарга кирәк булган. 12 рәсүлен сайлар алдыннан, ул «төне буе Аллаһыга дога кылган» (Лүк 6:12).

Гайсә кебек, бүген күпләр акыллы карарлар кабул итәр өчен Аллаһыдан ярдәм сораган һәм җавап алган. Филиппин утрауларында яшәүче Регинаның күп төрле проблемалары булган. Ире үлгәч, аңа үз гаиләсен тәэмин итәргә кирәк булган. Ул эшен югалткан. Балаларын тәрбияләү дә аңа җиңел булмаган. Аңа акыллы эш итәргә нәрсә ярдәм иткән? Ул: «Дога кылып, мин Йәһвәнең ярдәмен ала идем»,— ди. Ганадан Квабена Аллаһыдан ярдәмне эзләгән. Ни өчен? Ул: «Элек мин төзү эшендә эшләп, күп акча ала идем, әмма бу эшне югалттым»,— ди. Аның төрле вариантлары булган. Квабена: «Мин дөрес карар кабул итәр өчен һәрвакыт Йәһвәгә дога кылдым»,— ди һәм болай дип өсти: «Йәһвә миңа яхшы эшне сайларга булышты. Хәзер мин үз гаиләмнең рухи һәм физик ихтыяҗларын кайгырта алам». Сез дә Аллаһының җитәкчелеген ала аласыз, шуңа күрә Аллаһы белән мөнәсәбәтләрегезгә тәэсир итә алган сораулар турында дога кылыгыз.

Без доганың берничә файдалы ягын гына искә алдык. («Дога китергән файда» дигән рамканы укыгыз.) Ләкин башта сезгә Аллаһы һәм аның ихтыяры турында белем алырга кирәк. Йәһвә Шаһитләренә мөрәҗәгать итегез. Алар сезгә булышыр һәм Изге Язмаларны өйрәнергә ярдәм итәр. * Догаларны Тыңлаучыга якынлашыр өчен, бу — беренче адым (Зәбур 64:3).

^ 14 абз. Күбрәк белергә теләсәгез, Йәһвә Шаһитләренең рәсми сайтына керегез.