Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кызыксынучан булуыгыз сезгә файда китерсен

Кызыксынучан булуыгыз сезгә файда китерсен

Кызыксынучан булуыгыз сезгә файда китерсен

«Кешеләр сораулар бирергә ярата. Без туып үсә башлагач, сораулар бирә башлыйбыз... Хәтта болай да дип әйтеп була: кешелекнең тарихы — бу без, кешеләр, биргән сораулар белән җавапларның тарихы». Октавио Пас, Мексика шагыйре

ПОВАРНЫ яңа тәмле ризыклар уйлап чыгарырга нәрсә дәртләндерә? Ни өчен кешеләр үз тормышларын куркыныч астына куеп, ерак җирләргә сәяхәт итәләр? Ни өчен бала шулхәтле күп сораулар бирә? Моның төп сәбәбе аларның кызыксынучан булулары.

Ә сезнең турында нәрсә әйтеп була? Сезне яңа фикерләр кызыксындырамы? Сез үзегезне борчыган сорауларга җавапны табарга тырышасызмы? Мәсәлән, мондый сораулар: тормыш ничек барлыкка килгән? Тормышның максаты нинди? Аллаһы бармы? Күп кешеләр андый сорауларны балачактан ук бирә. Кызыксынучанлык безне бу һәм башка сорауларга җавап табарга дәртләндерә. Безне берәр нәрсә кызыксындырса, без моның турында күбрәк белергә тырышабыз. Шулай итеп кызыксынучанлык — кыйммәтле сыйфат. Шулай да кызыксынучанлык авырлыкларга һәм хәтта аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Саклык һәм акыллылык кирәк

«Күп белсәң тиз картаерсың». Моңа охшаш әйтемнерне күп кешеләрнең ишеткәннәре бар. Әйе, кызыксынучанлык сыйфатын дөрес кулланмасак, ул безгә бәла да китерергә мөмкин. Мәсәлән, бала кызыксынып кызган плитәгә кагылса, ул пешәргә мөмкин. Икенче яктан кызыксынучанлык безне белемебезне тирәнәйтергә һәм сорауларыбызга җавап табарга дәртләндерә ала. Әмма кызыксыну уяткан һәр нәрсә турында белергә тырышу акыллы булыр идеме?

Юк, чөнки зыян китерә торган да белем бар. Порнография, оккультизм, секта яки фанатик төркемнәрнең тәгълиматлары белән кызыксыну безгә зыян китерергә мөмкин. Шуңа күрә мәдхия җырлаучыдан үрнәк алу акыллы булыр иде. Ул болай дип дога кылган: «Күзләремне ыгы-зыгыга [«яраксыз нәрсәләргә», ЯД] караудан бор» (Мәдхия 118:37).

Әмма белемнең кайбер төрләре зыян китерми, әмма алардан бернинди файда да юк. Мәсәлән, кино йолдызларының, атаклы кешеләрнең шәхси тормышы, яисә спорт командалары белән уенчыларның рейтингы турында белү нинди файда китерә? Ә яңа техника яки яңа машиналар турында барысын белү нәрсәгә кирәк? Күп кешеләр бу яклардан хәбәрдәр булсалар да, бу аларга бернинди дә файда китерми.

Дәртләндерүче мисал

Әмма кызыксынучанлыкның яхшы яклары да бар. Мәсәлән, XIX гасырда Германиядә яшәгән натуралист һәм сәяхәтче Александр фон Гумбольдт мисалын карап чыгыйк. Ул Көньяк Американың көнбатыш ярлары янында Перу агымын ачкан һәм бу агымны аның хөрмәтенә Гумбольдт агымы дип атый башлаганнар.

Гумбольдт үзе турында болай дип язган: «Мин балачактан ук европа кешесе сирәк булган ерак җирләр турында хыяланып яши идем һәм минем анда сәяхәт итәсем килә иде». Бу теләкне дип язган Гумбольдт, ул аның «акылында белем алырга нык теләк тугач», сизгән. 29 яшендә ул Көньяк һәм Төньяк Америкага барган экспедициядә 5 ел буе катнашкан. Бу сәяхәттә җыйган белемне ул 30 томлы бер хезмәт итеп чыгарган.

Гумбольдт һәрбер нәрсә белән кызыксынган: океан суының температурасы, андагы балыклар һәм юлда очраткан үсемлекләр. Ул тауларга менгән, елгалар белән океаннар буйлап аларны өйрәнеп йөргән. Гумбольдт җыйган мәгълүмат хәзерге фәннең берничә өлкәсенә нигез салган. Моның барысы аның балачактан ук тирән кызыксынучан булуыннан башланган һәм бу сыйфат аны тормыш дәвамында тикшерүләр ясарга дәртләндергән. Кушма Штатларның эссеисты Ралф Уолдо Эмерсон сүзләре буенча, «Гумбольдт гаҗәеп кеше булган... Андый кешеләр бу дөньяга кеше акылының сәләтләрен, көчен һәм мөмкинлекләренең тирәнлеген күрсәтер өчен вакыт-вакыт килә».

Тикшереп чыгуга лаеклы өлкә

Әлбәттә, һәрбер кешенең дә дөнья буйлап сәяхәт итәргә яисә фәнгә үз өлешен кертергә мөмкинлеге юк. Ләкин һәркайсы белемнән югарырак һәм күпкә күбрәк файда китерә торган белем бар. Нәкъ бу белем турында Гайсә Мәсих күктәге Атасына дога кылганда болай дип әйткән: «Сине, бердәнбер хак Аллаһыны, һәм Син җибәргән Гайсә Мәсихне танып белү — шул мәңгелек тормыштыр» (Яхъя 17:3).

Хак Аллаһы, Йәһвә һәм аның Улы, Гайсә Мәсих хакында белем кызыксынучан кешегә фатихалар китерә ала. Андый фатихаларны башка бернинди дә белем бирә алмый. Мәкаләнең башында әйтелгән мөһим сорауларны искә төшерик. Аларга тагын берничә сорау өстәп була: ни өчен дөньяда газаплар шулхәтле күп? Кешеләр Җирне юк итәчәкләрме? Ни өчен без Аллаһы Җирнең юк ителүенә һәм кешеләрнең һәлак ителүенә юл куймаячак дип ышана алабыз? Бу сорауларга җавап алу — үз кызыксынучанлыгыңны канәгатьләндерү генә түгел, ә Гайсә әйткәнчә «мәңгелек тормыш» китерә. Безне бу сүзләрнең хаклыгына нәрсә ышандыра?

Изге Язмалар — бу Аллаһы тарафыннан рухландырылган Сүз. Рәсүл Паул болай дип язган: «Аллаһы кешесе сәләтле һәм барлык яхшы эшкә әзер булсын өчен, бөтен Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган һәм өйрәтү, шелтәләү, төзәтү һәм Аллаһыга яраклы булып яшәү турында үгет-нәсыйхәт бирү өчен файдалы» (2 Тимутегә 3:16, 17).

Уйлап кына карагыз: рәсүл Паул Изге Язмаларда без барлык яхшы эшкә әзер булсын өчен белем бар дип әйткән. Бу китапта безне бар нәрсәгә Аллаһы карашы белән карарга өйрәтүче белем бар. Без шуны да беләбез: ин тирән белем һәм акыллылык — Аллаһыда. Моның турында Ишагыйя пәйгамбәр болай дип язган: «Сезнең фикерләрегез — минем фикерләрем түгел, һәм сезнең юлларыгыз минем юлларым түгел,— дип әйтә Йәһвә.— Күк җирдән биегрәк булган кебек, минем юлларым да сезнең юлларыгыздан биегрәк һәм минем фикерләрем сезнең фикерләрегездән югарырак» (Ишагыйя 55:8, 9).

Аллаһының биек юллары һәм фикерләре турында белергә телисезме? Моның турында Аллаһы Сүзендә нәрсә әйтелгән? Аллаһы газапларны юк итәр өчен нәрсә эшлиячәк? Ул тыңлаучан кешеләргә нинди фатихалар әзерләген? Моның турында белергә телисезме? Зәбурда мондый чакыру язылган: «Татыгыз, Ходайның ничек изгелекле икәнен күрерсез, Аңа өмет тотучы кеше сәгадәтле» (Мәдхия 33:9).

Зур көчкә ия Аллаһы Сүзендәге хакыйкатьләр эчкерсез кешегә, яктылык күрә башлаган сукыр кешегә кебек, нык тәэсир итә. Рәсүл Паул болай дигән: «Әй, Аллаһының байлыгы ничек зур! Аның зирәклеге һәм белеме ничек тирән! Аның хөкемнәре акыл ирешмәслек, Аның юллары эзләп тапмаслык!» (Римлыларга 11:33). Чыннан да, Аллаһы белеменең тирәнлеген һәм акыллылыгын аңлар өчен, безгә мәңгелек кирәк. Без өзлексез яңа нәрсәләр турында белем алып яшәячәкбез. Әйе, мәңгелек тормыш кызык булачак!

Кызыксынучан булып калыгыз!

Әйе, бик әз кеше генә танылган сәяхәтче яки уйлап чыгаручы булачак. Һәм кыска гына гомеребез эчендә без аңларга телегән нәрсәләрне беркайчан да аңлый алмаячакбыз. Шулай да кызыксынучан булып калыгыз. Бу сыйфат — Аллаһының бүлеге!

Аллаһының бу искиткеч бүләге сезгә файда китерсен. Изге Язмаларны, Аллаһы тарафыннан рухландырылган Сүзне төгәл аңлар өчен тырышлыклар куегыз. Бу сезгә шатлык китерер һәм сезнең тормышыгыз хәзер һәм мәңгегә мәгънәле булачак. Изге Язмаларда Аллаһы турында болай дип әйтелә: «Аллаһы һәр нәрсәне үз вакытында күркәм итеп яраткан, аларны бәндәләренең күңеленә мәңгегә сеңдергән; әмма кеше Аллаһы кылган эшне башыннан алып ахырынача аңлап бетерә алмый» (Вәгазьче 3:11).

[21 биттәге рамка/иллюстрацияләр]

Сез беләсезме?

• Колумб белән Магелланнан күп гасырлар алдарак Изге Язмаларда Җир яссы түгел, ә шар дип әйтелгән булган (Ишагыйя 40:22).

• Космонавтлар Җирне бушлыкта эленеп торуын күргәнче әле күпкә алдарак Изге Язмаларда Җир бернәрсәгә дә элеп куелмаган дип әйтелгән булган (Әюб 26:7).

• Англия табибы Уильям Гарвей кан әйленешен ачканчы ким дигәндә 2 500 ел алдарак Изге Язмаларда йөрәк — ул «яшәү чыганагы» дип язылган булган (Гыйбрәтле сүзләр 4:23).

• Якынча 3 000 ел элек Изге Язмаларда гади һәм аңлаешлы тел белән суның табигатьтә өзлексез әйләнеше тасвирланган булган. Суның андый әйләнеше булмаса Җирдә яшәү мөмкин булмас иде (Вәгазьче 1:7).

Бу һәм башка күп фәнни фактлар, кешеләр аларны аңлаганчы яки ачканчы, инде күпкә элек Изге Язмаларда язылган булган. Әллә бу безне гаҗәпләндермиме? Әйе, бу китапта тормыш өчен бик мөһим булган башка «хәзинәләр» дә бар һәм алар сезне көтә!

[19 биттәге иллюстрация]

Александр фон Гумбольдт