Әюп 26:1—14

26  Әюп моңа болай диде: 2  «И, көчсезгә күп ярдәм күрсәттең инде! Хәлсез кулларны коткардың!+ 3  Акылсызга шундый яхшы киңәшләр бирдең!+ Зирәклегеңне* теләп* уртаклаштың! 4  Син кем белән сөйләшәсең? Андый сүзләрне әйтергә сине кем котыртты? 5  Үлеләр куркудан калтырый,Диңгез һәм андагы җанварлардан да астарак алар. 6  Аллаһы* алдында Кабер* ачык,+Һәм череп таркалу урыны капланмаган. 7  Ул төньяк күк йөзен киңлек өстенә җәйгән,+Һәм җирне бушлыкка элеп куйган. 8  Ул суларны үз болытларына төрә,+Әмма болытлар аларның авырлыгыннан ертылмый. 9  Ул болытларны җәеп,Тәхетен каплый.+ 10  Ул су өстеннән офык сызыгы үткәрә,+Яктылык белән караңгылыкның чикләрен билгели. 11  Аның шелтәсенә шаккатып,Хәтта күк баганалары селкенә. 12  Ул үз кодрәте белән диңгезне дулкынландыра,+Аңлау сәләте белән диңгез җанварын* һәлак итә.+ 13  Сулышы* белән ул күкне аяз итә,Тотып булмый торган* еланны кулы белән чәнчи. 14  Һәм болар аның юлларының кырыйлары гына,+Аның турында пышылдау гына ишетелә! Ә инде аның көчле күкрәвен кем аңлый алсын?»+

Искәрмәләр

Яки «Сәламәт акылыңны».
Яки «мул итеп».
Сүзгә-сүз «Аның».
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Сүзгә-сүз «Рәхәб».
Яки «Җиле».
Яки «Шуышып баручы».

Искәрмәләр

Медиаматериал