Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Башкаларга яшерен сәләтләрен үстерергә ярдәм итегез

Башкаларга яшерен сәләтләрен үстерергә ярдәм итегез

«Синең белән җитәкчелек итеп, күзләремне сиңа салырмын» (МӘД. 31:8).

1, 2. Йәһвә җирдәге хезмәтчеләренә ничек карый?

АТА-АНАЛАР балаларының уйнаганнарын күзәткәндә, еш кына аларның тумыштан килгән сәләтләренә гаҗәпләнә. Сезнең үзегезнең дә моны күргәнегез бардыр. Бер бала җитез я берәр спорт төренә сәләтле булса, башкасына өстәл уеннары уйнау, рәсем ясау я кул эшләре җиңел бирелә. Әмма баланың нинди генә сәләте булса да, ата-аналар аңа үз сәләтләрен үстерергә ярдәм итеп сөенә.

2 Йәһвә дә җирдәге балалары белән бик кызыксына. Ул бүгенге хезмәтчеләренә «бар халыклардан асылташларга» караган кебек карый (Агг. 2:7). Аллаһы өчен аеруча аларның иманнары һәм тугрылыклары кадерле. Сез үзегез имандашлар арасында күп төрле талантларга ия булган кардәшләрне күрәсездер. Кайбер абый-кардәшләр яхшы нотыклар сөйли, башкалар исә — яхшы оештыручылар. Күп кенә апа-кардәшләр чит телләрне уңышлы үзләштерә һәм аларны хезмәттә куллана, башкалар исә, рухлары төшкәннәрне дәртләндереп я авырганнарны кайгыртып, искиткеч үрнәк күрсәтә (Рим. 16:1, 12). Җыелыштагы андый кардәшләр өчен без бик рәхмәтле!

3. Без бу мәкаләдә нинди сораулар карап чыгарбыз?

3 Ләкин кайбер имандашларга, шул исәптән яшьләргә я яңа гына суга чумдырылган абый-кардәшләргә, җыелышта үз  урыннарын табу авыр кебек тоелырга мөмкин. Без аларга үз яшерен сәләтләрен үстерергә ничек ярдәм итә алабыз? Ни өчен без, Йәһвәдән үрнәк алып, аларда яхшыны күрергә тырышырга тиеш?

ЙӘҺВӘ ҮЗ ХЕЗМӘТЧЕЛӘРЕНДӘ ЯХШЫНЫ КҮРӘ

4, 5. Хакимнәр 6:11—16 га нигезләнеп, ни өчен Йәһвә үз хезмәтчеләренең яшерен сәләтләрен күрә дип әйтеп була?

4 Изге Язмалардагы күп кенә мисаллардан күренгәнчә, Йәһвә үз хезмәтчеләрендә яхшыны да күрә, аларның әлегә күренеп тормаган сәләтләрен дә белә. Мәсәлән, үз халкын мидьянлылардан коткарыр өчен Йәһвә Гидеонны сайлаган. Фәрештә аңа: «Йәһвә синең белән, көчле гаскәри»,— дип әйткәч, ул шаккаткандыр. Ул вакытта Гидеон үзен «көчле» итеп гел дә хис итмәгән. Ул үз шикләрен белдергән һәм үзен әллә ни мөһим кеше дип санамаган. Әмма Йәһвә аңа бөтенләй башкача караган. Ул Гидеонның яшерен сәләтләрен күргән һәм аны Исраилне коткарыр өчен кулланып була икәнен белгән. (Хакимнәр 6:11, 12 укы *; Хак. 6:13—16.)

5 Йәһвә Гидеонның Исраилне коткарачагына ышанган, чөнки моңа кадәр ул аның осталыкларын күргән. Йәһвә фәрештәсе иң элек Гидеонның бар көче белән ашлык сукканын күргән. Фәрештәнең игътибарын башка нәрсә дә җәлеп иткән. Изге Язмалар язылган чорда игенчеләр суккан ашлыкны ачык җирдә җилгәргәннәр. Шунысы кызык: Гидеон җитәр-җитмәс бодай уңышын мидьянлылардан яшерер өчен, шыпырт кына аны йөзем изгечендә суккан. Ул бик тапкыр эш иткән. Йәһвә күзлегендә Гидеон сак игенче генә түгел, ә зирәк кеше дә булган. Һәм моңа һич тә гаҗәпләнәсе юк. Әйе, Йәһвә аның яшерен сәләтләрен күргән һәм аны кулланган.

6, 7. а) Йәһвәнең Амос пәйгамбәргә карашы кайбер исраиллеләрнең карашыннан ничек аерылып торган? б) Амосның надан булмаганын без кайдан беләбез?

6 Амос пәйгамбәрнең очрагы да Йәһвә үз хезмәтчеләренең яшерен сәләтләрен күреп тора икәнен раслый. Амос күпләр өчен тыныч, мөһим булмаган кеше булып күренгәндер. Ул үзе турында гади көтүче һәм инҗир агачлары караучысы дип әйткән. Инҗир исә ярлы кешеләрнең ризыгы булган. Йәһвә Амосны ялган табынуга баткан ун буынлы Исраил патшалыгына хөкем карарларын игълан итәргә билгеләгәндә, кайбер исраиллеләр Аллаһының бу сайлавы уңышлы булмаган дип уйлаган, мөгаен. (Амос 7:14, 15 укы *.)

7 Амос авыл җирендә туып үскән булса да, ул вакыттагы гореф-гадәтләрне һәм патшаларны белгән. Шуңа күрә ул надан булмаган дип әйтү урынлы. Аңа, күрәсең, Исраилдә булган хәл яхшы мәгълүм булган һәм ул, бәлки, сәяхәт иткән сәүдәгәрләр белән эш иткәнгә күрә, күрше халыклар турында күпне белгән (Амос 1:6, 9, 11, 13; 2:8; 6:4—6). Бүген Изге Язмаларның кайбер белгечләре Амосны яхшы язучы итеп искә ала. Пәйгамбәр гади һәм көчле сүзләрдән тыш параллелизм белән сүз уйнату алымнарын да кулланган. Амосның бозык Амазияһ руханины кыюлык белән хөкем итүе Йәһвә чыннан да тиешле кешене сайлаган икәнен раслаган. Шулай итеп Йәһвә Амосның күренмәгән сәләтләрен куллана алган (Амос 7:12, 13, 16, 17).

8. а) Йәһвә Давытны нәрсәгә ышандырган? б) Ни өчен Мәдхия 31:8 дәге сүзләр үз-үзләренә ышанычлары җитмәгәннәрнең рухларын күтәрә?

8 Әйе, Йәһвә үзенең һәр хезмәтчесенең әле ачылмаган сәләтләрен күрә. Ул, Давыт патшага «күзләремне сиңа салырмын» дип әйтеп, аны һәрвакыт үзенең җитәкчелеген  биреп торачагына ышандырган. (Мәдхия 31:8 укы.) Ни өчен бу рухыбызны күтәрә? Безгә үз-үзебезгә ышаныч җитмәсә дә, Йәһвә безгә булдырып булмас кебек күренгән эшләрне башкарырга һәм ирешеп булмаслык кебек тоелган максатларга җитәргә ярдәм итә ала. Инструктор кыя тауга тәҗрибәсез менүчене игътибар белән күзәтеп, аңа кул белән тотына алырлык иң яхшы урынны табарга ярдәм итә. Без дә рухи яктан үскәндә, Йәһвә безгә җитәкчелек биреп торырга әзер. Йәһвә безгә сәләтләребезне үстерергә ярдәм итәр өчен шулай ук имандашларны куллана ала. Ничек итеп?

БАШКАЛАРДА ЯХШЫНЫ КҮРЕГЕЗ

9. Паул өндәве буенча эш итеп, без башкалар белән ничек кызыксына алабыз?

9 Паул бар мәсихчеләрне «башкалар турында уйлап яшәргә» өндәгән. (Филипиялеләргә 2:3, 4 укы.) Паул биргән киңәшнең асылы шунда: без башкаларның сәләтләрен күрергә һәм аларны танырга тиеш. Берәрсе без ирешкән уңышларга игътибар итсә, без нинди хисләр кичерәбез? Гадәттә, бу безне бар көчебезне куеп тагын да күбрәкне эшләргә этәрә. Шулай ук имандашларыбызны мактаганда, без аларга рухи яктан үсәргә ярдәм итәбез.

10. Безнең игътибарыбызга аеруча кем мохтаҗ булырга мөмкин?

10 Игътибарыбызга аеруча кем мохтаҗ булырга мөмкин? Әлбәттә, һәрберебезгә вакыт-вакыт аерым игътибар кирәк. Әмма аеруча яшь я яңа гына чумдырылган абый-кардәшләр үзләрен җыелыш әгъзасы итеп хис итүгә мохтаҗ. Бу аларга үзләрен кирәкле кеше итеп санарга ярдәм итәр. Әгәр дә без андый абый-кардәшләргә моның турында әйтеп тормасак, аларның күбрәк җаваплылык алуга — «игелекле эшкә» — омтылуга теләкләрен басарга мөмкин (1 Тим. 3:1).

11. а) Бер өлкән яшь кешегә оялчанлыгын җиңәргә ничек ярдәм иткән? б) Жюльен очрагыннан сез нәрсәгә өйрәнәсез?

11 Яшь чагында башкаларның үзенә андый игътибар күрсәтүдән файда күргән Лю́довик исемле бер өлкән болай дип әйтә: «Берәр абый-кардәшкә игътибар итеп торсалар, ул уңышларга тагы да тизрәк ирешә. Людовик Жю́льен исемле бик оялчан бер яшь егеткә булышкан. Жюльенның үз-үзенә ышанычы җитмәгәнгә, аның үз-үзен тотышы табигый булмаган. Людовик аның турында болай ди: «Әмма мин аның бик игелекле булуын һәм җыелыштагыларга чынында ярдәм итәргә теләгәнен күрдем. Шуңа күрә, аның мотивларын шик астына куймыйча, бар игътибарымны аның яхшы якларына тупларга булдым һәм аны дәртләндерергә тырыша идем». Вакыт узу белән Жюльенны хезмәттәш ярдәмче итеп билгеләгәннәр, һәм хәзер ул гомуми пионер булып хезмәт итә.

АЛАРГА ЯШЕРЕН СӘЛӘТЛӘРЕН ҮСТЕРЕРГӘ ЯРДӘМ ИТЕГЕЗ

12. Кешегә үз сәләтләрен үстерергә ярдәм итәр өчен нинди кыйммәтле сыйфат кирәк? Мисал китерегез.

12 Башкаларга үз сәләтләрен ачыкларга ярдәм итәр өчен, без зирәклек белән эш итәргә тиеш. Жюльен очрагыннан күренгәнчә, безгә кеше кимчелекләренә игътибарны туплар урынына аның яхшы сыйфатларын һәм соңрак үстереп булган сәләтләрен табарга тырышырга кирәк. Гайсә рәсүл Петергә нәкъ шулай караган да. Петер кайчак тотрыксыз булган булса да, Гайсә ул таш кебек нык булачак дип алдан әйткән (Яхъя 1:42).

13, 14. а) Барнаб яшь Марк белән мөгамәлә иткәндә ничек зирәклек күрсәткән? б) Марк очрагында булган кебек, бер яшь абый-кардәш үзенә күрсәтелгән ярдәмнән нинди файда алган? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

13 Барнаб та Марк очрагында зирәклек белән эш иткән (Рәс. 12:25). Паулның Барнаб белән беренче миссионер сәяхәтендә Марк, күрәсең, аларның ихтыяҗларын кайгыртып «аларга хезмәт иткән һәм булышкан». Ләкин алар Пәмфилиягә барып җиткәч, Марк шул хезмәттәшләрен ташлап китеп, аларны авыр хәлдә калдырган. Аларга төньякка, юлбасарлар күп булган  якка, аңардан башка барырга туры килгән (Рәс. 13:5, 13). Әмма Маркның үзен ышанычсыз итеп тотканын күргән булса да, Барнаб аның өйрәтүен дәвам итәр өчен соңрак туган мөмкинлектән файдаланган (Рәс. 15:37—39). Моның ярдәмендә бу яшь кеше Йәһвәнең җитлеккән хезмәтчесе булып киткән. Шунысы кызык, Марк Рим төрмәсендә утырган Паулга ярдәм иткән һәм Паулга аның Көләсәйдәге җыелышка сәламләр җибәрүендә кушылган. Рәсүл Паул шул хатта аны мактап телгә алган (Көл. 4:10). Күз алдыгызга китерегез, Паул Маркның ярдәм итүен үтенгәч, нинди канәгатьлек хисе кичергәндер Барнаб (2 Тим. 4:11).

14 Өлкән булып яңа гына билгеләнгән Александр кардәш бер абый-кардәшнең зирәклек белән эш итүеннән ничек файда алганын болай дип исенә төшерә: «Яшьрәк чакта кешеләр алдында дога кылу минем өчен зур сынау иде. Бер өлкән миңа ничек әзерләнергә һәм үземне ничек иркенрәк хис итәргә икәнен аңлатты. Ул мине бүтән дога кылмаска сорый алыр иде, әмма ул миңа еш кына вәгазь очрашуларында догада мөрәҗәгать итәргә мөмкинлекләр бирә иде. Вакыт узу белән мин үземне ышанычлырак хис итә башладым».

15. Паул үз кардәшләрен кадерләгәнен ничек күрсәткән?

15 Берәр кардәшнең яхшы сыйфатын күргәндә, без аны моның өчен эчкерсез мактыйбызмы? Римлыларга язган хатның 16 нчы бүлегендә Паул 20 дән артык имандашын үзе өчен кадерле булган сыйфатларын телгә алып мактаган (Рим. 16:3—7, 13). Мәсәлән, Паул Андроник белән Юнияснең мәсихче чыдамлылыкларына игътибар итеп, аларның үзеннән дә озаграк хезмәт итүләре хакында язган. Паул шулай ук Руфусның әнисен, күрәсең, аның үзе хакында элегрәк кайгыртканын күздә тотып, җылы сүзләр белән телгә алган.

Фредерик (сулда) Риконы Йәһвәгә бирешмичә хезмәт итәргә дәртләндергән (16 нчы абзацны кара.)

16. Яшь кешене мактау нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин?

16 Берәр кардәшне эчкерсез мактасак, бу яхшы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Франциядә яшәгән Рико исемле яшь абый-кардәшнең мисалына күз салыйк. Иман итмәүче атасы аның суга чумдырылуына каршы чыкканга, Риконың рухы төшкән. Рико балигъ булмыйча Йәһвәгә теләгәнчә хезмәт итеп булмас дип уйлаган. Аңардан мәктәптә дә мыскыллап көлгәннәр. Бу да аны күңелсезләндергән. Фредерик исемле бер өлкәнне шул малай белән өйрәнергә сораганнар. Ул болай ди: «Мин Риконы мактадым, чөнки андый каршылыклар аның үз иманын яклар өчен кыюлыгы бар икәнен күрсәтә иде». Бу сүзләр Риконы алга таба да үзен үрнәк алырлык итеп тотарга дәртләндергән һәм аңа атасы белән мөнәсәбәтләрен ныгытырга ярдәм иткән. Унике яшенә җитеп Рико суга чумдырылу үткән.

Жером (уңда) Райанга миссионер хезмәтенә ирешергә ярдәм иткән (17 нче абзацны кара.)

17. а) Без абый-кардәшләребезгә уңышларга ирешергә ничек ярдәм итә алабыз? б) Бер миссионер яшь абый-кардәшләргә ничек игътибар күрсәтә, һәм бу нинди нәтиҗәләргә китерә?

17 Имандашларыбызга үз вазифаларын яхшы үтәүләре я мактауга лаек тырышлыклары өчен рәхмәтләребезне әйтеп торыйк. Шулай итеп без аларга алга таба да Йәһвәгә бирелеп хезмәт итәргә дәрт өстәрбез.  Франциядәге Вефильдә еллар буе хезмәт итүче Си́льви * исемле апа-кардәшнең әйтүенчә, апа-кардәшләрнең дә абый-кардәшләрне мактарга мөмкинлекләре бар. Ул шуңа игътибар иткән: хатын-кызларга төрле җентеклелекләргә игътибар итү я башкаларның тырышлыкларын күреп алу хас. Ул болай ди: «Безнең дәрт өстәүче сүзләребез тәҗрибәле абый-кардәшләрнең мактау сүзләрен тулыландыра. Миңа калса, мактау сүзләрен әйтү — бурыч» (Гыйб. сүз. 3:27). Француз Гвиана илендә миссионер булып хезмәт итүче Жеро́м күп кенә яшь кардәшләргә миссионер хезмәтенә ирешергә ярдәм иткән. Ул болай ди: «Игътибар иткәнемчә, яшь абый-кардәшләрне хезмәт итүләрендә билгеле берәр яклары өчен я яхшы уйлап әйткән комментарийлары өчен мактасам, аларның үз-үзләренә ышанычлары үсә. Нәтиҗәдә, алар алга таба да үз сәләтләрен үстерә бара».

18. Ни өчен яшь абый-кардәшләр белән хезмәттәшлек итү файдалы?

18 Без шулай ук имандашлар белән хезмәттәшлек итеп, аларны рухи яктан үсәргә дәртләндерә алабыз. Мәсәлән, өлкәннәр компьютерны яхшы белгән берәр яшь абый-кардәшне компьютерлары булмаган олы яшьтәге кардәшләр өчен jw.org сайтыннан берәр мәгълүмат бастырып чыгарырга сорый ала. Я берәр яшь абый-кардәшне Патшалык Залы территориясендә бергә эшләп алырга чакырып була. Беренче булып андый адымнар ясау сезгә яшь кардәшнең ничек эшләгәнен күрергә, аны мактарга һәм аның уңышларын күрергә мөмкинлек бирер (Гыйб. сүз. 15:23).

ТУАЧАК ИХТЫЯҖЛАРНЫ ИСӘПКӘ АЛЫГЫЗ

19, 20. Ни өчен без башкаларга уңышлар ясарга ярдәм итәргә тиеш?

19 Йошуаны исраиллеләрне җитәкләп барырга билгеләгәч, Йәһвә Мусага: «Аның күңелен күтәр һәм рухын ныгыт»,— дип кушкан. (Канун 3:28 укы.) Кешеләр Йәһвәгә гыйбадәт кылуыбызга кушылганнан-кушыла бара. Өлкәннәр генә түгел, ә бар тәҗрибәле мәсихчеләр дә яшь абый-кардәшләргә һәм җыелышларга яңа гына йөри башлаганнарга әлегә күренми торган сәләтләрен үстерергә ярдәм итә ала. Шулай итеп тулы вакытлы хезмәтчеләрнең саны артканнан-арта барачак, һәм башкаларны «өйрәтергә яраклы» кешеләр күбәячәк (2 Тим. 2:2).

20 Без күп тәҗрибәле абый-кардәшләр булган зур җыелыштамы я үсеп барган кечкенә төркемдә хезмәт итәбезме, әйдәгез, оешмабызның туачак ихтыяҗлары турында кайгыртыйк. Моның өчен үз хезмәтчеләрендә яхшыны гына күрүче Йәһвәдән үрнәк алыйк.

^ 4 абз. Хакимнәр 6:11, 12: «Соңрак Йәһвәнең фәрештәсе килеп, әбүзәрле Йоашныкы булган Өфрәдәге зур агач астына утырды. Йоашның улы Гидеон ашлыкны мидьянлылардан яшерер өчен, аны йөзем изгечендә суга иде. Йәһвәнең фәрештәсе аңа күренеп: „Йәһвә синең белән, көчле гаскәри“,— диде».

^ 6 абз. Амос 7:14, 15: «Шунда Амос Амазияһка болай дип җавап бирде: „Мин пәйгамбәр дә, пәйгамбәрнең улы да булмадым. Мин көтүче һәм инҗир агачлары караучы идем. Ләкин Йәһвә мине көтү көткән җирдән алды, һәм Йәһвә миңа: „Бар, минем халкым Исраилгә пәйгамбәрлек ит“,— диде“».

^ 17 абз. Исем үзгәртелгән.