Гыйбрәтле сүзләр 15:1—33
15 Йомшак* җавап ярсуны баса,+Ә каты* сүз ачуны кузгата.+
2 Зирәкләрнең теле белемне акыллы куллана,+Ә ахмакларның авызыннан акылсызлык чыга.
3 Йәһвәнең күзе җитмәгән җир юк,Ул яманнарны да, яхшыларны да күзәтә.+
4 Шифалы тел — тормыш агачы,+Бозык тел рухны сындыра.
5 Акылсыз үз атасының тәрбиясен санга сукмый,+Алдын-артын уйлаучы исә төзәтүне* кабул итә.+
6 Тәкъваның йортында байлык күп,Явызның табышы исә үзенә бәла китерә.+
7 Зирәкләрнең теле белем тарата,+Ә акылсызларның йөрәге андый түгел.+
8 Явызларның корбаны Йәһвә өчен җирәнгеч,+Ә намуслыларның догасы аның күңеленә хуш килә.+
9 Йәһвә явызның юлыннан җирәнә,+Ә тәкъвалыкка омтылган кешене ярата.+
10 Юлдан язган кеше өчен тәрбия начар* нәрсә булып күренә,+Ләкин төзәтүне нәфрәт итүче һәркем һәлак булыр.+
11 Кабер* белән череп таркалу урынын Йәһвә күрә икән,+Адәм улларының йөрәген ул бигрәк тә күрә.+
12 Мыскыллаучы кеше үзен төзәтүчене* яратмый,+Ул зирәкләр белән киңәшләшмәс.+
13 Шатлыклы күңел көләч йөзле итә,Ә йөрәк әрнүе рухны сындыра.+
14 Төшенүчән йөрәк белем эзли,+Ә ахмакларның теле акылсызлык белән туена.*+
15 Мескеннең һәрбер көне начар була,+Ә шат* күңелле көн дә бәйрәм итә.+
16 Йәһвәгә курку-хөрмәт күрсәтеп, аз мөлкәтле булу+
Борчылып яшәп, бай булудан хәерлерәк.+
17 Мәхәббәт хөкем сөргән җирдә яшелчә ашау+
Нәфрәт тулы урында симез үгез ите ашаудан яхшырак.+
18 Тиз кызучан кеше гауга куптара,+Ә ярсырга ашыкмаган кеше ызгыш-талашны баса.+
19 Ялкауның юлы чәнечкеле читән кебек,+Ә намуслыларның сукмагы тигез зур юл сыман.+
20 Зирәк угыл үз атасын сөендерә,+Ә ахмак кеше үз анасын санга сукмый.+
21 Акылга сай кеше ахмаклыкка шатлана,+Үткен акыллы адәм исә туры юлдан йөри.+
22 Киңәшсез,* ниятләр таркала,Ә киңәшчеләр күп булганда — чынга аша.+
23 Кешенең дөрес җавабы үзенә шатлык китерә,+Һәм үз вакытында әйтелгән сүз шундый яхшы!+
24 Акыллы кешенең тормыш сукмагы аны югарыга алып бара,+Кабергә* төшәргә бирми.+
25 Йәһвә тәкәббернең йортын җимерер,+Ә тол хатын җиренең чиген ул яклар.+
26 Йәһвә явызның ниятләренә җирәнеп карый,+Ә ягымлы сүзләрне саф дип саный.+
27 Намуссыз табыш алучы үз гаиләсенә бәла* китерә,+Ә ришвәтне күралмаучы озак яшәр.+
28 Тәкъваның йөрәге уйлап җавап бирә,+Ә явызларның авызыннан яманлык чыга.
29 Йәһвә явызлардан ерак тора,Ә тәкъваларның догасын ишетә.+
30 Якты күзләр* күңелне шатландыра,Яхшы хәбәр сөякләрне ныгыта.+
31 Гомер бирүче төзәтүгә колак салган кешеЗирәкләр белән яши.+
32 Тәрбияне кире кагучы үз җанын сөйми,+Ә төзәтүгә колак салучы акыл җыя.+
33 Йәһвәгә карата курку-хөрмәт зирәклек тәрбияли,+Һәм басынкылык дан китерә.+
Искәрмәләр
^ Яки «авыртулы».
^ Яки «Юаш».
^ Яки «шелтәне».
^ Яки «кырыс».
^ Яки «шелтәләүчене».
^ Яки «акылсызлыкка омтыла».
^ Яки «яхшы».
^ Яки «Ышанычлы сөйләшү булмаса».
^ Яки «хурлык».
^ Яки «Куанычлы күз карашы».

