Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә эчкерсез догага җавап бирә

Йәһвә эчкерсез догага җавап бирә

Йәһвә эчкерсез догага җавап бирә

«Синең исемең, Ходай [«Йәһвә», ЯД], бөтен җиргә Аллаһы Тәгалә бер Син генә икәнне аңласыннар» (МӘД. 82:19).

1, 2. Күпләр Аллаһы исемен белгәч, нинди хисләр кичерә, һәм нинди сораулар туарга мөмкин?

БЕРНИЧӘ ел элек бер хатынны якын тирәдә генә булган фаҗига тетрәндергән. Католик гаиләдә туган бу хатын ул җирдәге рухани янына ярдәм эзләп барган. Ләкин ул рухани аның белән сөйләшергә дә теләмәгән. Шуңа күрә ул Аллаһыга болай дип дога кылган: «Мин синең нинди икәнеңне белмим... Ләкин мин беләм, син бар. Миңа үзеңне белергә ярдәм итче!» Күп вакыт та үтми, аның янына Йәһвә Шаһитләре килә, һәм аңа ул эзләгән юату һәм белем бирәләр. Алар аңа күп нәрсәләр турында һәм шулай ук Аллаһының исеме барлыгы турында сөйлиләр. Аллаһы исемен белгәч, ул бик нык дулкынланган һәм: «Искитәрлек, бу мин бала чактан эзләгән Аллаһы бит!» — дип кычкырган.

2 Күпләр Аллаһының исемен белгәч, шундый ук хисләр кичергәндер. Алар еш кына Аллаһының исемен беренче мәртәбә Изге Язмалардан Мәдхия 82:19 ны укыганда күргәннәр. Бу шигырь «Изге Язма — Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә болай яңгырый: «Кешеләр син, кемнең исеме Йәһвә, бөтен җиргә бердәнбер Аллаһы Тагәлә икәнеңне белсеннәр». Әмма ни өчен 82 нче Мәдхия язылган булган? Нинди вакыйгалар һәр кешене Йәһвәнең бердәнбер хак Аллаһы икәнен танырга дәртләндерергә тиеш булган? Безнең көннәрдә бу мәдхиядән без нәрсәгә өйрәнә алабыз? Бу сорауларны без бу мәкаләдә карап чыгачакбыз *.

Йәһвә халкын юк итәргә сүз куешу

3, 4. 82 нче Мәдхияне кем язган, һәм ул нинди вакыйганы сурәтли?

3 Мәдхия 82:1 буенча, бу Мәдхия — «Асаф мәдхиясе». Күрәсең, аның язучысы атаклы музыкант Асаф исемле левиле буыныннан булган. Асаф Давыт патша идарә иткәндә яшәгән. Мәдхия җырлаучы Йәһвәдән ул үз хакимлеген якласын һәм исемен билгеле итсен дип үтенә. Бу Мәдхия Сөләйман патша үлгәннән соң берникадәр вакыт үткәч язылган булгандыр. Чөнки Давыт һәм Сөләйман идарә иткән вакытта Тир патшасы Исраил белән дуслык мөнәсәбәтендә булган. 82 нче Мәдхия язылган вакытта исә, Тирда яшәүчеләр Исраилдән читләшкәннәр һәм аның дошманнары ягына басканнар.

4 Мәдхия җырлаучы Аллаһы халкын юк итәргә сүз куешкан ун халыкны санап китә. «Едом, Исмагыйль, Моав һәм Һәҗәр җирләрендәгеләр, Гевал, Аммон, Амалик нәселләре, Фәләстыйнлылар Тирда яшәүчеләр белән, аларга Асүрия да ияргән»,— дип яза ул (Мәд. 82:7—9). Бу дошман халыклар Исраил тирәсендә яшәгән. Бу мәдхиядә нинди тарихи вакыйга турында сүз бара? Кайберәүләр бу мәдхиядә Еһошафат көннәрендә Аммон, Моав һәм Сәгыйр тавында яшәүчеләрнең Исраилгә һөҗүм итүе турында әйтелә дип уйлый (2 Пар. 20:1—26). Башкалар исә анда Исраилнең бөтен тарихы дәвамындагы күрше халыкларның аңа булган дошманлыгы турында әйтелә дип саный.

5. 82 нче Мәдхия безнең көннәрдәге мәсихчеләргә ничек ярдәм итә?

5 Һәрхәлдә, Йәһвә мәдхия җырлаучыны бу җырны үз халкына куркыныч янаганда язарга рухландырган. Бу мәдхиядә шулай ук Аллаһының бүгенге хезмәтчеләренә дә дәртләндерү бар. Алар үз тарихлары дәвамында аларны юк итәргә теләгән дошманнар ягыннан бертуктаусыз һөҗүмнәргә дучар булганнар. Һәм бу мәдхия безне якын киләчәктә дә ныгытачак: тиздән Магог җиреннән Гог Йәһвәгә рух вә хакыйкатьтә гыйбадәт кылган кешеләргә, аларны юк итәргә дип, соңгы мәртәбә ташланачак. (Йәзәкил 38:2, 16 ны укы *.)

Мәдхия җырлаучы өчен иң мөһим нәрсә

6, 7. a) 82 нче Мәдхиянең беренче шигырьләре буенча, мәдхия җырлаучы нәрсә турында дога кыла? б) Мәдхия җырлаучыны иң беренче чиратта нәрсә борчыган?

6 Игътибар итегез, ничек итеп мәдхия җырлаучы үз күңелен догада бушата: «Әй Алла, дәшми торма, сабыр булма, һәм тынычлыкта калма, Алла! Менә, дошманнарың шаулаша башладылар, һәм Сине нәфрәт итүчеләр башларын күтәрделәр. Синең халкыңа каршы мәкерле уй төзеделәр... Бер уй белән бергәләшеп киңәшкәннәр, Сиңа каршы сүз куешканнар» (Мәд. 82:2—4, 6).

7 Мәдхия җырлаучыны иң беренче чиратта нәрсә борчыган? Сүз дә юк, ул үзенең һәм гаиләсенең иминлеге турында уйлаган. Ләкин иң беренче чиратта ул Йәһвәнең исеме хурлауга дучар булганына һәм бу исемне йөрткән халыкка куркыныч янаганына борчылган. Без дә бу иске дөньяның авыр соңгы көннәрендә яшибез, шуңа күрә безгә дә бар нәрсәгә шундый ук дөрес караш сакларга кирәк. (Маттай 6:9, 10 ны укы.)

8. Халыклар нинди максат белән Исраилгә каршы сүз куешканнар?

8 Мәдхия җырлаучы үз догасында Исраил дошманнарының: «Барып, аларны халык арасыннан кырып бетерик, моннан болай Исраил исеме телгә алынмасын»,— дигән сүзләрен әйтә (Мәд. 82:5). Бу халыклар чыннан да Аллаһының сайланган халкын бик нык нәфрәт иткән! Ләкин алар башка сәбәп аркасында да Исраилгә каршы сүз куешканнар. Алар Исраил җирен яулап алырга бик теләгән һәм: «Алланың авылларын үзебезгә алыйк»,— дип мактанганнар (Мәд. 82:13). Моңа охшаш хәлне безнең көннәрдә күреп буламы? Әйе!

Аның «изге урыны»

9, 10. a) Борынгы заманнарда Аллаһының изге урыны нәрсә булган? б) Майланган калдык һәм «башка сарыклар» безнең көннәрдә нинди фатихаларга ия?

9 Борынгы заманнарда Вәгъдә ителгән җир Аллаһының «изге урыны» дип аталган. Исраиллеләрнең Мисыр коллыгыннан азат ителгәннән соң җырлаган җиңү җырын искә төшерик: «Үзеңнең мәхәббәтең белән Син Үзең коткарган халыкны әйдәп барасың, Үзеңнең кодрәтең белән аларны изге урыныңа илтәсең» (Чыг. 15:13). Соңрак руханилар хезмәт иткән гыйбадәтханә һәм бу җирнең башкаласы Иерусалим «изге урын» дип саналган. Иерусалимда Йәһвә тәхетендә утырган Давыт нәселеннән чыккан патшалар идарә иткән (1 Пар. 29:23). Гайсә Иерусалимны «бөек Патшаның шәһәре» дип юкка гына атамаган (Мат. 5:35).

10 Ә безнең көннәр турында нәрсә әйтеп була? Б. э. 33 елында яңа халык, «Аллаһының Исраиле» туа (Гәл. 6:16, искәрмә). Гайсә Мәсихнең майланган кардәшләреннән торган бу халык борынгы Исраил халкы башкара алмаган йөкләмәне үти башлаган, ягъни Аллаһы исеме турында шаһитлек биргән (Ишаг. 43:10; 1 Пет. 2:9). Йәһвә аларга борынгы Исраилгә вәгъдә иткәнне вәгъдә иткән. «Аларның Аллаһысы булачакмын, Ә алар Минем халкым булачак»,— дип әйткән ул (2 Көр. 6:16; Лев. 26:12). 1919 елда Йәһвә «Аллаһының Исраиленә» үз илтифатын күрсәтә башлаган. Һәм шул вакытта алар «җиргә», рухи эшләрне алып барырлык өлкәгә, ия булганнар, анда алар рухи оҗмахта яшиләр (Ишаг. 66:8). 1930 нчы еллардан башлап, аларга миллионлаган «башка сарыклар» кушыла башлаган (Яхъя 10:16). Бүгенге көндәге мәсихчеләрнең шатлыгы һәм рухи яктан үсеше Йәһвә хакимлегенең гадел икәненә дәлил булып тора. (Мәдхия 90:1, 2 не укы.) Бу Шайтанны бик нык ярсыта.

11. Аллаһы дошманнарының төп максаты нинди булып кала?

11 Ахыр заман вакытында Шайтан үзенең җирдәге хезмәтчеләрен майланган калдыкка һәм аларның юлдашлары башка сарыкларга каршы торырга котырта. Андый каршылыклар Көнбатыш Европада нацистлар режимы һәм Көнчыгыш Европада Советлар Союзындагы коммунистик режим вакытында булган. Андый хәл күп илләрдә булган һәм бу тагын, аеруча Магог җиреннән Гогның соңгы һөҗүме вакытында булачак. Ул вакытта каршы килүчеләр, бәлкем, үткәндә дошманнар эшләгәнчә, комсызлык белән Йәһвә халкының мал-мөлкәтен тартып алыр. Әмма Шайтанның төп максаты — беркем дә Йәһвә Шаһитләре дигән исемне искә төшерә алмасын өчен, безне халык буларак юк итү. Йәһвә үз хакимлеген ачыктан-ачык санламаганнар белән үзен ничек тота? Мәдхия җырлаучының сүзләренә кабат игътибар итик.

Йәһвәнең җиңүләре

12—14. Мәдхия җырлаучы Мегиддо шәһәре янында булган нинди ике тарихи җиңүне искә ала?

12 Игътибар ит, мәдхия җырлаучы Йәһвәнең дошман халыкларның ниятләрен җимерә алганына нык иман иткән. Ул Исраил халкының борынгы Мегиддо шәһәре янында ике мәртәбә үз дошманнарын тулысынча җиңеп чыгуын бергә мәдхиягә керткән. Бу шәһәр Мегиддо үзәнлегендә урнашкан булган. Үзәнлек аша Киссон елгасының бормалы юлы үтә, ул җәй көне, елга кипкәч күренә. Кышкы койма яңгырлардан соң ташып чыккан елга сулары үзәнлекне баса. Бәлкем, шуңа күрә Киссон елгасы «Мегиддо сулары» да дип аталган (Хак. 4:13; 5:19).

13 Мегиддо шәһәреннән якынча 15 километр ераклыкта Мөре калкулыгы урнашкан, анда Гидеон исемле хаким көннәрендә Мадиам, Амалик халыклары һәм Көнчыгышта яшәүчеләр берләшеп, Исраилгә каршы сугышырга җыелганнар (Хак. 7:1, 12). Гидеонның 300 сугышчыдан гына торган кечкенә гаскәре Йәһвә ярдәме белән дошманнарның зур гаскәрләрен җиңә. Ничек итеп? Аллаһы җитәкчелегенә буйсынып, төнлә алар кулларына эченә факел яшерелгән чүлмәкләр тотып, дошманнарның чатырлар корган урыннарын уратып алалар. Гидеонның кушуы буенча, аның кешеләре чүлмәкләрен ваталар һәм аларның яшерелгән факеллары күренә башлый. Шул вакытта алар быргылар кычкыртып: «Йәһвәнең һәм Гидеонның кылычы!» — дип кычкыралар. Дошманнар куркуларыннан бер-берсен үтерә башлый, ә исән калганнары Үрдүн елгасының икенче ягына качалар. Шул чакта Гидеон сугышчыларына дошманнарны куып барыр өчен, башка исраиллеләр дә кушыла. Барлыгы 120 000 дошман сугышчысы үтерелә (Хак. 7:19—25; 8:10).

14 Мөре калкулыгы артында, якынча 6 километр ераклыкта, Мегиддо үзәнлегенең икенче ягында, Табор тавы урнашкан. Анда моннан элегрәк Барак исемле хаким 10 000 исраиллене җыеп, кәнганлы Хазор шәһәренең Иабин патшасы гаскәренә каршы чыга, ул гаскәрнең башлыгы Сисара була. Бу кәнганлы гаскәрләрнең 900 сугыш арбалары булган, аларның тәгәрмәчләренә тимердән ясалган чалгылар куелган иде. Исраилнең начар коралланган гаскәре Табор тавына җыела һәм хәйлә корып, Сисара гаскәрен үзәнлеккә китерә. Аннары «Йәһвә Сисара һәм аның бар сугыш арбалары һәм корган чатырлары арасында буталыш китереп чыгара». Бәлкем, кинәт коеп ява башлаган яңгыр аркасында Киссон елгасының сулары ташып чыга һәм шуңа күрә сугыш арбалары пычракка бата башлый. Исраиллеләр бөтен кәнганлы гаскәриләрне үтерә (Хак. 4:13—16; 5:19—21).

15. a) Мәдхия җырлаучы Йәһвәдән нәрсә эшләргә үтенә? б) Аллаһының соңгы сугышының исеме нәрсәне исебезгә төшереп тора?

15 Мәдхия җырлаучы Йәһвәдән үзе яшәгән көннәрдә Исраилгә янаган халыклар белән дә шуңа охшаш нәрсәне эшләргә үтенә. Ул болай дип дога кыла: «Мадиамга, Сисарга, Киссон суы буена урнашкан Иабинга кылганны, аларга да кыл. Алар Аендорда кырылып, җиргә тирес булдылар» (Мәд. 82:10, 11). Шунысы игътибарга лаек: Аллаһының Шайтан дөньясына каршы соңгы сугышы «Һармагедун» дип атала («Мегиддо тавы» дигәнне аңлата). Бу исем Мегиддо янында булган хәлиткеч сугышларны исебезгә төшереп тора. Йәһвәнең ул борынгы көннәрдәге сугышларда җиңүе безне аның Һармагедун сугышында да җиңәчәгенә ышандырып тора (Ачыл. 16:13—16).

Йәһвәнең хакимлеге аклансын

16. Безнең көннәрдә дошманнарның йөзләре нинди мәгънәдә «хурлыкка капланган»?

16 Йәһвә бу «соңгы көннәр» дәвамында үз халкының юк ителүенә куелган бар тырышлыкларны юкка чыгарган (2 Тим. 3:1). Нәтиҗәдә каршы килгән кешеләр хурлыкка төшкән. Мәдхия 82:17 дә моның турында алдан әйтелгән булган: «Әй Ходай, алар Синең исемеңне эзләп тапсыннар өчен, аларның йөзләрен хурлыкка капла». Күп илләрдә каршы килүчеләр Йәһвә Шаһитләренең вәгазьләүләрен туктатырга тырышкан, әмма алар тулысынча уңышсыз булган. Бу илләрдә бердәнбер хак Аллаһы хезмәтчеләренең ныклыгы һәм чыдамлыгы эчкерсез кешеләр өчен яхшы шаһитлек булып торган, һәм күпләр Йәһвәнең «исемен эзләп тапканнар». Элек Йәһвә Шаһитләре каты эзәрлекләнгән күп илләрдә хәзер ун меңнәр, хәтта йөз меңнәр, шатлыклы кешеләр Йәһвәне данлый. Бу чыннан да Йәһвәнең җиңүе! Ә аның дошманнары өчен нинди хурлык! (Иремия 1:19 ны укы *.)

17. Тиздән кешеләр нинди авыр хәлдә булачак, һәм без нинди сүзләрне искә төшерәчәкбез?

17 Әлбәттә, бу сугышның әле бетмәгәнен без беләбез. Һәм яхшы хәбәрне, хәтта каршы килүчеләргә дә, вәгазьләвебезне дәвам итәбез (Мат. 24:14, 21). Әмма андый каршы килүчеләрнең тәүбә итәргә һәм котылу алырга хәзер булган мөмкинлекләре тиз арада бетәчәк. Кешеләрнең котылуына караганда, Йәһвә исемен изгеләндерү күпкә мөһимрәк. (Йәзәкил 38:23 не укы *.) Алдан әйтелгәнчә, бар халыклар Аллаһы хезмәтчеләрен юк итәргә дип җыелгач, без мәдхия җырлаучының: «Алар оятка калып, мәңгегә болганышып бетсеннәр, хурлыкка калып, юкка чыксыннар»,— дигән сүзләрен искә төшерәчәкбез (Мәд. 82:18).

18, 19. а) Йәһвәнең хакимлегенә каршы чыккан дошманнар белән нәрсә булачак? б) Йәһвә хакимлеге тиздән акланачак, бу сезгә ничек тәэсир итә?

18 Йәһвәнең хакимлегенә каршы чыккан тәкәббер дошманнарның ахыры хурлыклы булачак. Аллаһы Сүзе буенча, «Яхшы хәбәрне тыңламаучылар» Һармагедунда үтереләчәк һәм аларга җәза «мәңгелек һәлакәт» булыр (2 Тес. 1:7—9). Аларның юк ителүе, ә Аллаһыга хакыйкатьтә гыйбадәт кылганнарның исән калуы Йәһвәнең бердәнбер хак Аллаһы икәненә ышанычлы дәлил булып торачак. Бу бөек җиңү яңа дөньяда беркайчан да онытылмаячак. «Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да», үледән терелтелгәч, Йәһвәнең бөек эшләре турында белерләр (Рәс. 24:15). Яңа дөньяда алар Йәһвәнең хакимлеге астында яшәү никадәр акыллы икәнен күрәчәкләр. Алар арасында булган басынкы кешеләр Йәһвәнең бердәнбер хак Аллаһы икәнен аңлаячак.

19 Чыннан да, күктәге Атабыз үзенә тугры булганнарга искиткеч киләчәк әзерләгән! Без Йәһвәгә мәдхия җырлаучының мондый догасына тизрәк җавап бирсен дип дога кылырга телибез: «[Синең дошманнарың] хурлыкка калып, юкка чыксыннар. Һәм Синең исемең, Ходай, бөтен җиргә Аллаһы Тәгалә бер Син генә икәнне аңласыннар» (Мәд. 82:18, 19).

[Искәрмәләр]

^ 2 абз. Бу мәкаләне өйрәнер алдыннан 82 нче Мәдхиянең эчтәлеге белән танышсагыз, файдалы булыр.

^ 5 абз. Йәзәкил 38:2, 16: «Адәм улы, үз йөзеңне Магог җиреннән Гогка, Мешех белән Түбәлнең төп башлыгына, каршы бор, һәм аңа каршы пәйгамбәрлек ит. Син минем Исраил халкыма, җирне капларга дип чыккан кара болыт сыман, һичшиксез каршы чыгачаксың. Бу соңгы көннәрдә булачак, һәм мин синең аркада үземне халыклар алдында изгеләндергәндә алар мине белсеннәр өчен, мин, и Гог, сине үз җиремә каршы китерәчәкмен».

^ 16 абз. Иремия 1:19: «Алар синең белән сугышачаклар, ләкин сине җиңә алмаячаклар, чөнки Йәһвә болай дип әйтә: „Мин сине коткарып торыр өчен, синең белән булам”».

^ 17 абз. Йәзәкил 38:23: «Һәм Үземнең бөеклегемне күрсәтәчәкмен, һәм Үз изгелегемне данлаячакмын, һәм күп халыклар алдында Үземне танытырмын, һәм алар Мин Йәһвә икәнемне белерләр».

Аңлата аласызмы?

• 82 нче Мәдхия язылгач, Исраил нинди хәлгә эләккән?

• 82 нче Мәдхияне язучыны иң беренче чиратта нәрсә борчыган?

• Безнең көннәрдә Шайтан кемгә дошман булып тора?

• Йәһвә Мәдхия 82:19 дагы догага нәтиҗәдә нинди җавап бирәчәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[15 биттәге карта]

(Тулы текстны күрер өчен, басманы кара)

Безнең киләчәгебез борынгы Мегиддо янында булган сугышлар белән ничек бәйле?

Киссон елгасы

Харошеф-Гоим

Кармил т.

Изреел үзәнлеге

Мегиддо

Таанах

Гелвуй т.

Харод чишмәсе

Мөре т.

Аендор

Табор т.

Галиләя диңгезе

Үрдүн елгасы

[12 биттәге иллюстрация]

Мәдхия җырлаучыны эчкерсез дога язарга нәрсә дәртләндергән?