Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Ходай Таянычым»

«Ходай Таянычым»

«Ходай Таянычым»

Джоан Ковилл сөйләде

Мин 1925 елда, июль аенда Хаддерсфилд шәһәрендә (Англия) тудым. Мин гаиләдә бердәнбер һәм бик чирләшкә бала идем. «Чак кына җил истеме син чирли башлыйсың»,— дип әйтә иде әтием. Һәм бу чыннан да шулай иде!

БАЛА чагымда руханилар тырышып тынычлык турында дога кылалар иде, ә икенче бөтендөнья сугышы башлангач, алар җиңү турында дога кыла башладылар. Бу мине аптырашта калдырды һәм күңелемдә шикләр тудырды. Нәкъ шул вакытта безгә Энни Ратклифф килде, ул безнең тирәдә яшәүче бердәнбер Йәһвә Шаһите иде.

Хакыйкать белән танышу

Энни безгә «Котылу» дигән китапны калдырды һәм әниемне үзенең йортында үткәрелә торган Изге Язмаларга нигезләнгән фикер алышуга чакырды *. Әнием мине үзе белән алды. Ул очрашуны мин әле дә хәтерлим. Анда сүз йолым турында барды, һәм мин шуңа гаҗәпләндем: бу сөйләшү минем өчен кызык иде. Мин бик күп сорауларыма җавап алдым. Икенче атнаны без тагын анда бардык. Һәм анда Гайсәнең соңгы көннәр турындагы пәйгамбәрлеге аңлатылды. Дөнья хәле бу сүзләрнең хак булуын күрсәтә иде, һәм без шунда ук аңладык: бу хакыйкать. Шул ук көнне безне Патшалык Залына чакырдылар.

Патшалык залында мин яшь пионерларны очраттым, алар арасында Джойс Барбер (хәзер Эллис) исемле апа-кардәш тә бар иде, ул үз ире Петер белән Лондонда, Вефильдә әле дә хезмәт итә. Мин һәркем пионер булып хезмәт итәргә тиеш дип уйладым. Шуңа күрә мин, әле мәктәптә укысам да, һәр ай 60 сәгать вәгазьли башладым.

Биш ай үткәч, 1940 елның 11 февралендә Брадфорд шәһәрендә үткәрелгән район конгрессында без әнием белән суга чумдырылу үттек. Әтием безгә каршы килмәде, ләкин ул беркайчан да хакыйкать ягына басмады. Берникадәр вакыт үткәч, Йәһвә Шаһитләре урамнарда вәгазьли башладылар. Мин дә журналлар һәм плакатлар алып, вәгазьнең бу төрендә катнаштым. Бер тапкыр шимбә көнне мине күп кибетләр урнашкан районга билгеләделәр, анда күп кеше килә иде. Мин әле дә кешеләрдән курка идем, һәм миңа бар классташларым минем янымнан үтәр кебек тоела иде, һәм нәкъ шулай булып чыкты да дип әйтеп була.

1940 елда безнең җыелыш икегә бүленде һәм минем бар яшьтәшләрем диярлек икенче җыелышта калдылар. Мин моның турында җыелышыбызның рәислек итүче күзәтчесенә зарландым. Ул: «Сиңа яшь хезмәттәшләр кирәк икән, бар да вәгазьләп аларны эзлә»,— дип әйтте. Мин шулай эшләдем дә! Тиздән мин Элси Ноубл исемле бер кызны очраттым. Ул хакыйкатьне кабул итте һәм минем гомерлек дустым булып китте.

Пионер хезмәте һәм фатихалар

Мәктәпне тәмамлагач, мин бухгалтер ярдәмчесе булып эшли башладым. Әмма тулы вакытлы хезмәтчеләрнең шатлыгын күрү минем Йәһвәгә пионер булып хезмәт итәргә теләгемне көчәйтте. 1945 елның май аенда мин махсус пионер булып хезмәт итә башладым. Хезмәтемнең беренче көнендә көне буе каты яңгыр яуды, әмма ул минем шатлыгымны урлый алмады. Гаҗәп, әмма хезмәт итеп, һәр көн урамда булганга һәм велосипедта йөргәнгә, минем сәламәтлегем яхшырды. Нибары 42 килограмм гына булсам да, пионер хезмәтемне ташларга уемда да юк иде. «Ходай таянычым» икәнен мин һәрвакыт тоя идем (Мәд. 27:7).

Яңа җыелышлар оештыру максаты белән мине, махсус пионер буларак, Йәһвә Шаһитләре булмаган шәһәрләргә җибәрәләр иде. Башта мин өч ел Англиядә, соңыннан өч ел Ирландиядә хезмәт иттем. Лисберн шәһәрендә (Ирландия) хезмәт иткәндә, мин протестант чиркәве руханиеның ярдәмчесе белән өйрәнү үткәрдем. Изге Язмалардагы төп тәгълиматларны белгән саен, ул аларны үз җыелышында сөйли иде, һәм кайбер кешеләр аңардан чиркәүдәге руханиларга зарланганнар һәм аңа ни өчен ул моны эшли икәнен аңлатырга туры килде. Үз җыелышын ялганга өйрәткәнгә моның турында аларга сөйләп бирү бу аның бурычы дип аңлаткан ул. Аның гаиләсе аңа бик каты каршы килсә дә, ул үз тормышын Йәһвәгә багышлады һәм үлеменә кадәр аңа тугры хезмәт итте.

Аннан соң мине 1950 елда Ларна шәһәренә (Ирландия) билгеләделәр. Анда миңа алты атна буена берүземә хезмәт итәргә туры килде, чөнки хезмәттәшем Нью-Йоркта «Теократик үсеш» дигән конгресста булды. Бу минем өчен бик авыр вакыт иде. Минем дә бу конгресска барасым килә иде. Әмма ул атналарда минем белән хезмәттә берничә кызык очрак булды. Мин олы яшьтәге бер ир кешене очраттым, аңа 20 дән артык ел элек безнең бер басмабызны биргәннәр. Шул еллар дәвамында ул бу басманы укый-укый ятлап бетерә язган. Ул улы һәм кызы белән бергә хакыйкатьне кабул итте.

Галаад мәктәбендә уку

1951 елда Англиядән булган ун пионер белән бергә мине Саут-Лансингта (Нью-Йорк штаты) урнашкан Галаад мәктәбенең 17 нче классына чакырдылар. Ул айларда Изге Язмалардан алган белем миңа зур шатлык китерде! Ул вакытта җыелышларда апа-кардәшләр Теократик мәктәптә катнашмыйлар иде, ләкин Галаад мәктәбендә безгә, апа-кардәшләргә, укучылар алдында нотыклар һәм докладлар белән чыгыш ясарга йөкләмәләр бирелде. Без бик нык дулкынлана идек. Беренче доклад ясаганда язу тоткан кулым калтырый иде. Укытучыбыз Максвелл Френд кардәш шаяртып, болай диде: «Син, бар яхшы докладчылар сыман, нотыкның башында гына түгел, ә башыннан алып азагына хәтле дулкынландың». Мәктәптә укыганда без класс алдында үз фикерләребезне белдерергә өйрәндек. Мәктәп бик тиз тәмамланды, һәм безне, укуны тәмамлаучыларны, берничә чит илгә билгеләделәр. Мине Таиландка җибәрделәр!

«Елмаючы кешеләр иле»

Миңа хезмәттәш итеп Таиландка Астрид Андерсонны билгеләделәр, һәм мин моны Йәһвәдән бүләк дип саный идем. Таиландка без җиде атна буе йөк кораблендә бардык. Без илнең башкаласы Бангкокка килеп җиттек. Бу шау-шулы базарлары булган һәм каналлары төп юл булып хезмәт иткән шәһәр иде. 1952 елда Таиландта якынча 150 Йәһвә Шаһите бар иде.

Беренче тапкыр тай телендә «Күзәтү манарасы»н күргәч: «Без кайчан да булса бу телдә сөйләшә алырбызмы икән?» — дип уйладык. Бу телдә аеруча дөрес тонда сөйләшү авыр иде. Мәсәлән, кау́ дигән сүзне югары тон белән әйтә башлап, тонны түбәнәйтеп тәмамласаң, ул «дөге» сүзен аңлата, ә шул ук сүзне бер үк тон белән әйтсәң «хәбәр» сүзен аңлата. Шуңа күрә без хезмәттә кешеләргә ашкынып вәгазьләп, башта: «Без сезгә яхшы хәбәр китердек»,— дияр урынына, «Без сезгә яхшы дөге алып килдек»,— дия идек! Ләкин әкрен-әкрен, көлә-көлә, без бу телне өйрәндек.

Андагы халык үзен дусларча тота. Шуңа күрә Таиланд «елмаючы кешеләр иле» дип тә атала. Безне башта Корат шәһәренә (хәзер Накхонратчасима) билгеләделәр, анда без ике ел хезмәт иттек. Соңыннан, без Чиангмай шәһәренә билгеләндек. Күпчелек тай халкы буддистлар, алар Изге Язмаларны белмиләр. Коратта мин почта начальнигы белән өйрәнү үткәрдем. Без ыруг башлыгы Ибраһим турында сөйләштек. Бу кешегә Ибраһим исеме таныш иде, һәм сөйләшү барганда ул елмаеп башын кага иде. Әмма тиздән мин аңладым, без ике төрле Ибраһим турында сөйлибез. Ул Кушма Штатларының элекке президенты Авраам Линкольнны күздә тоткан иде.

Безгә Таиландта яшәүче эчкерсез кешеләр белән Изге Язмаларны өйрәнергә бик ошый иде. Шул ук вакыт алар безне гади тормыш алып барып, шатлыкны югалтмаска өйрәттеләр. Бу сабак бик мөһим иде, чөнки Кораттагы беренче миссионер йортыбызда ут та, су да юк иде. Һәм без «муллыкта яки мохтаҗлыкта яшибезме... төрле хәлләрдә дә канәгать булырга өйрәндек». Һәм рәсүл Паул кебек, без дә «көч Бирүче аша һәрнәрсәгә әзер» була алганыбызны белдек (Флп. 4:12, 13).

Яңа хезмәттәш һәм яңа билгеләнү

1945 елда мин Лондонда булганда, без кайбер пионерлар һәм Вефильдә хезмәт итүчеләр белән Британия музеена барган идек. Безнең белән Аллан Ковилл исемле кардәш тә бар иде, ул тиздән Галаад мәктәбенең 11 нче классына укырга китте. Аны башта Франциягә, ә аннары Бельгиягә билгеләделәр *. Соңрак, мин Таиландта хезмәт иткәндә, ул миңа үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим итте, һәм мин ризалаштым.

Без 1955 елны, 9 июльдә Брюссельда (Бельгия) өйләнештек. Мин кияүгә чыккач, ширбәт аен Парижда үткәрергә хыяллана идем. Икенче атнада анда конгресс үтәргә тиеш иде, шуңа күрә Аллан анда барыр өчен барысын оештырды. Әмма без анда килгәч, иремне конгресста тәрҗемә итәргә чакырдылар. Ул һәр көн иртән иртүк китә иде, һәм без торган урыныбызга кич белән соң гына кайта идек. Шулай итеп мин ширбәт аемны Парижда үткәрдем, ләкин иремне мин күбесенчә ерактан гына — сәхнәдән күрдем! Шулай да миңа иремнең кардәшләргә хезмәт итүе шатлык китерде. Һәм мин бер дә шикләнми идем: Йәһвә безнең никахыбызда беренче урында булса, без бәхетле булачакбыз.

Кияүгә чыккач, мин яңа территориядә, Бельгиядә, вәгазьли башладым. Бельгия турында мин шуны гына белә идем: бу илдә күп сугышлар үткән. Әмма тиздән монда яшәүче халыкның күпчелеге тынычлык яратучы кешеләр икәнен белдем. Миңа француз телен дә өйрәнергә туры килде, чөнки бу илнең көньягында бу телдә сөйләшәләр.

1955 елда Бельгиядә якынча 4500 вәгазьче бар иде. Безгә Вефильдә дә хезмәт итәргә һәм Аллан күчеп йөрүче күзәтче булып билгеләнгәч, бу хезмәттә дә катнашырга туры килде. Шулай якынча илле ел үтте. Беренче ике ел ярым вакытны без велосипедка утырып үткәрдек. Безгә таулар буйлап, яңгыр яуганда да һәм кояш кыздырганда да йөрергә туры килде. Без кардәшләребезнең өйләрендә куна идек. Тулаем алганда без 2000 нән артык өйдә төн үткәрдек! Мин еш кына сәламәтлекләре начар булган абый һәм апа-кардәшләрне очрата идем, ләкин алар Йәһвәгә бар булган көчләрен куеп хезмәт итәләр иде. Аларның үрнәге мине тагы да ашкынып хезмәт итәргә дәртләндереп торды. Җыелышка килеп-китү атнасының азагында без үзебезне тагы да көчлерәк сизә идек (Рим. 1:11, 12). Аллан минем чын дустым иде. «Икәү бергә булу ялгыз булудан яхшырак... берсе егылса, икенчесе үзенең иптәшен торгызып аякка бастырыр»,— дигән сүзләр чыннан да дөрес! (Вәг. 4:9, 10).

Йәһвә гомерем буе минем таянычым булды

Без Аллан белән бик күп кешеләргә Йәһвәгә хезмәт итәргә булыша алдык. Мәсәлән, 1983 елда без Антверпен шәһәрендәге француз җыелышында булдык. Һәм бер гаиләдә тукталдык. Анда Бенжамен Бандивила исемле яшь абый-кардәш тә яши иде. Ул Заирдан (хәзер Конго Демократия Республикасы) Бельгиягә югары белем алыр өчен килгән иде. Ул безгә: «Мин сезнең Йәһвәгә хезмәт итүгә багышланган тормышыгызга кызыгып карыйм»,— диде. «Син үзең кызыгам дисең, ә үзең бу дөньяда карьера ясарга омтыласың. Син үзеңә үзең каршы килмисеңме соң?» — дип әйтте аңа Аллан. Бу турыдан-туры әйтелгән сүзләр Бенжаменны үз тормышы турында уйланырга этәрде. Соңрак ул Заирга кайткач, пионер булып хезмәт итә башлаган, һәм хәзер Филиал Комитетының бер әгъзасы булып хезмәт итә.

1999 елда миңа операция ясадылар, үңәчтәге җәрәхәтне кисеп алдылар. Мин утыз килограммга гына калдым: чыннан да тиз ватылучан «балчык савыт». Әмма мин Йәһвәгә «гаять зур кодрәт» биргәне өчен рәхмәтлемен. Операциядән соң бу көч миңа Аллан белән бергә күчеп йөрү хезмәтендә катнашырга ярдәм итте (2 Көр. 4:7). 2004 елның март аенда Аллан йокысыннан тормады, ул үлде. Мин аны бик сагынам. Әмма ул Йәһвәнең хәтерендә икәнен белү мине юата.

Бүген, 83 яшемдә, мин 63 ел тулы вакытлы хезмәтемне искә төшерәм. Мин әле дә ашкынып хезмәт итәм: өемдә Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәрәм һәм һәр көн Йәһвәнең искиткеч нияте турында сөйләргә мөмкинлекләр эзлим. Кайвакыт мин 1945 елда пионер хезмәтен башламасам, тормышым нинди булыр иде микән дип уйлап куям. Минем бит андый хезмәтне башламаска җитди сәбәп, начар сәламәтлегем, бар иде кебек. Әмма яшь чагымда пионер хезмәтен башлаганыма мин бик шатмын! Йәһвәне тормышыбызда беренче урынга куйсак, ул безнең таянычыбыз булачак. Моны мин үз тәҗрибәмнән белдем.

[Искәрмәләр]

^ 6 абз. Бу китап 1939 елда бастырылган иде. Хәзер бастырылмый.

^ 22 абз. Ковилл кардәшнең биографиясе «Күзәтү манарасы» (инглиз), 1961 ел, 15 март санында бастырылган иде.

[18 биттәге иллюстрация]

Миссионер хезмәттәшем, Астрид Андерсон белән (уңда)

[18 биттәге иллюстрация]

1956 ел. Ирем белән күчеп йөрү хезмәтендә

[20 биттәге иллюстрация]

2000 ел. Аллан белән