Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә хезмәтчеләрендә чын өмет

Йәһвә хезмәтчеләрендә чын өмет

Йәһвә хезмәтчеләрендә чын өмет

«Күп халыклар арасында Ягъкубның калдыгы Ходайдан чык кебек... булачак, һәм ул кешегә өметләнмәячәк» (МИХЕЙ 5:7).

1. Ничек итеп рухи Исраил көч бирүче чыганак булып хезмәт итә?

ЙӘҺВӘ — яңгыр белән чыкның Бөек Барлыкка Китерүчесе. Яңгырны яки чыкны кешеләр бирерләр дип өметләнү файдасыз. Михей пәйгамбәр: «Күп халыклар арасында Ягъкубның калдыгы Ходайдан чык кебек, үләндәге коеп яуган яңгыр тамчылары кебек булачак, һәм ул кешегә өметләнмәячәк һәм Адәм улларына таянмаячак»,— дип язган (Михей 5:7). Кем ул безнең көннәрдә «Ягъкубның калдыгы»? Бу — рухи исраиллеләр, «Аллаһы Исраиленең» калдыгы (Гәләтиялеләргә 6:16, искәрмәне кара). Җирнең «күп халыклары» өчен алар Йәһвәдән көч бирүче «чык» һәм «үләндәге коеп яуган яңгыр тамчылары кебек». Әйе, майланган мәсихчеләр — халыклар өчен Алладан рухи көч бирүче чыганак. Йәһвә, аларны Патшалык хәбәрчеләре итеп кулланып, кешеләргә чын өмет хәбәре тарата.

2. Бу тыныч булмаган дөньяда яшәсәк тә, ни өчен безнең чын өметебез бар?

2 Безнең көннәрдә бу дөньяның чын өмете юк. Бу безне шаккатырырга тиеш түгел. Сәяси көрәшләр, әхлаксызлыкка бирелү, җинаятьчелек, экономиканың җимерелүе, терроризм, сугышлар — Иблис Шайтан идарә иткән дөньядан моңа охшашны көтеп була (1 Яхъя 5:19). Күп кешеләр киләчәк аларга нәрсә алып килер икән дип куркып яшиләр. Ә Йәһвәгә гыйбадәт кылып яшәгән кешеләр, без, киресенчә, курыкмыйбыз, чөнки безнең киләчәккә ышанычлы өметебез бар. Бу — чын өмет, чөнки ул Алла Сүзенә нигезләнгән. Без Йәһвәгә һәм аның Сүзенә ышанабыз, чөнки аның барлык әйткән сүзләре тормышка аша.

3. а) Ни өчен Йәһвә Исраил белән Яһүдиягә каршы чыгарга җыенган? б) Ни өчен Михейнең сүзләре безнең көннәргә дә кагылышлы?

3 Михейнең Алла тарафыннан рухландырылган пәйгамбәрлеге безгә Йәһвә исеме хакына йөрергә ярдәм итә, һәм ул өмет өчен нык нигез бирә. Михей, пәйгамбәр булып, б. э. к. VIII гасырда хезмәт иткән. Шул көннәргә Алла белән килешү төзегән халык ике хөкүмәткә — Исраил һәм Яһүдиягә бүленгән булган, һәм аларның икесе дә Алла килешүен санга сукмаган. Нәтиҗәдә алар әхлаксызлыкка, дини мөртәтлеккә бирелгәннәр, һәм мал-мөлкәт җыю гөрләп үсә башлаган. Шуңа күрә Йәһвә сезгә каршы чыгачакмын дип аларны кисәткән. Алла кисәтүе Михейнең замандашлары өчен язылган булса да, шул көннәрдәге хәл бүгенге хәл белән бик нык охшаш, һәм аның сүзләре безнең көннәргә дә кагыла. Моның чыннан да шулай булуы Михей язган китапның җиде бүлегендәге кайбер фикерләрне карап чыккач күренәчәк.

Михей китабын кыскача карап чыгу

4. Михей китабының беренче өч бүлегендә нәрсә турында әйтелә?

4 Әйдәгез, кыскача гына Михей китабының эчтәлеген карап чыгыйк. Беренче бүлектә Йәһвә Исраил белән Яһүдиянең бозыклыгын фаш итә. Җинаятьләре өчен Исраил җимерелгән булачак, ә Яһүдиянең җиңелүе хәтта Иерусалим капкаларына хәтле җитәчәк. Икенче бүлектә көчлеләрнең һәм байларның көчсез һәм яклаучысы булмаган кешеләрне җәберләүләре турында әйтелә. Әмма бу бүлектә Алланың вәгъдәсе дә бар: Алла халкы бергә җыелган булачак. Өченче бүлектә Йәһвәнең халык җитәкчеләренә һәм законны үтәмәгән пәйгамбәрләргә каршы сүзләре язылган. Җитәкчеләр гаделсез эш итәләр, пәйгамбәрләр ялганны сөйлиләр. Моңа да карамастан изге рух Михейгә Йәһвәнең киләчәк хөкемнәре турында игълан итәргә көч бирә.

5. Дүртенче һәм бишенче бүлекләрдә нәрсә турында әйтелә?

5 Дүртенче бүлектә, пәйгамбәрлек итеп, соңгы көннәрдә барлык халыклар, Йәһвә тарафыннан өйрәтелү өчен, Алла йортының югары тавына киләчәк дип әйтелә. Әмма моңа кадәр Яһүдия халкын Бабылга әсирлеккә алып китәчәкләр, ләкин Йәһвә аларны азат итәчәк. Бишенче бүлектә Мәсихнең Яһүд җирендәге Бәйтлехем шәһәрендә туачагы ачыклана. Ул үз халкына көтүче булачак һәм аны җәберләгән халыклардан азат итәчәк.

6, 7. Михей пәйгамбәрлегенең 6 нчы һәм 7 нче бүлекләрендә нәрсәгә игътибар ителә?

6 Михей китабының 6 нчы бүлегендә Йәһвәнең үз халкына каршы гаепләүләре язылган. Ул аларны суд утырышы баргандагы кебек итеп белдерә. Йәһвә халкына аны тыңламас өчен берәр сәбәп бирдеме? Юк. Чынлыкта аның таләпләре акыллы. Алла үз хезмәтчеләренең гадел эш кылуларын һәм аның каршында игелекле, тыйнак булуларын тели. Моны эшләр урынына, Исраил һәм Яһүдия фетнә юлын сайлыйлар һәм нәтиҗәдә бәла-казаларга дучар булачаклар.

7 Пәйгамбәрлегенең соңгы бүлегендә Михей замандашларының явызлыкларын фаш итә. Михей батырлыгын югалтмаган, чөнки Йәһвәне көтәргә тәвәккәл булган (Михей 7:7). Михей китабы Йәһвәнең үз халкына мәрхәмәт күрсәтәчәгенә ышандыру белән тәмамлана. Бу ышандыруның тормышка ашуын тарих күрсәтә. Б. э. к. 537 елда Йәһвәнең үз халкына билгеләгән җәзасы тәмамланган, һәм ул мәрхәмәтле рәвештә халыкның калдыгын үз җирләренә кайтарган.

8. Михей китабының эчтәлеген кыскача әйтеп бир.

8 Нинди искиткеч әйберләрне ачыклый Йәһвә Михей аша! Алла тарафыннан рухландырылган бу китапта кисәтүле мисаллар бар. Анда үзен Аллага хезмәт итүче дип санаган, әмма тугры булмаган кешеләргә Алла нәрсә эшли икәне әйтелә. Китапта бүгенге вакыйгалар алдан сурәтләнә. Өметебез нык булсын өчен, бу авыр вакытларда без үзебезне ничек тотарга тиеш? Михей китабында моңа карата Алла киңәше бирелә.

Йәһвә Алла әйтә

9. Михей 1:2 дә язылган сүзләр буенча, Йәһвә нәрсә эшләргә җыенган?

9 Әйдәгез, хәзер Михей китабын җентекләбрәк карап чыгыйк. Михей 1:2 дә без мондый сүзләр укыйбыз: «Барлык халыклар, тыңлагыз, җир һәм аңарда булган бар нәрсә, игътибарлы бул! Ходай Үзенең изге гыйбадәтханәсеннән, Ходай Алла сезгә каршы шаһит булсын!» Әгәр син Михей көннәрендә яшәгән булсаң, бу сүзләр, һичшиксез, синең игътибарыңны үзенә җәлеп итәр иде. Алар чыннан да синең игътибарыңны үзенә җәлеп итә, чөнки Йәһвә үзенең изге гыйбадәтханәсеннән әйтә, һәм бу сүзләр Исраил белән Яһүдия өчен генә түгел, ә барлык кешеләр өчен. Михей көннәренә кешеләр инде озак вакыт Йәһвә Алланы санга сукмаганнар. Бу хәл үзгәрергә тиеш булган, моңа инде күп вакыт калмаган. Йәһвә хәлиткеч чаралар күрергә тәвәккәл булган.

10. Ни өчен Михей 1:2 дә язылган сүзләр безнең өчен мөһим?

10 Безнең көннәрдә дә шундый ук хәл. Ачылыш 14:18—20 дә Йәһвәнең изге гыйбадәтханәсеннән кабат мөрәҗәгать итүе турында әйтелә. Ул озакламыйча хәлиткеч чаралар күрәчәк, һәм бик мөһим вакыйгалар кабат кешелекне тетрәтәчәк. Бу юлы «җир өстендәге [бозык] йөзем тәлгәшләре» Йәһвәнең гаять зур ачу изгеченә ыргытылачак, һәм Иблиснең явыз төзелеше тулысынча юк ителәчәк.

11. Михей 1:3, 4 тәге сүзләр нәрсә аңлата?

11 Йәһвәнең нәрсә эшләргә җыенганын тыңлагыз. Михей 1:3, 4 тә болай дип әйтелә: «Менә, Ходай Үз урыныннан китә, төшәчәк һәм җир калкулыкларына басачак һәм, ялкыннан балавыз кебек, текәлектән аккан сулар кебек, таулар Аның астында эриячәк, һәм үзәнлекләр җимереләчәк». Йәһвә, күктәге урынын калдырып, Вәгъдә ителгән җирнең таулары һәм үзәнлекләре буенча чыннан да йөрергә җыенамы? Юк. Аңа моны эшләргә кирәк түгел. Аңа бары тик җиргә игътибарын гына юнәлдерергә кирәк, һәм аның ихтыяры үтәләчәк. Моннан тыш, җир түгел, ә җирдә яшәүче кешеләр зыян күрәчәк. Йәһвә эш кыла башлагач, нәтиҗәсе тугры булмаган кешеләр өчен бик куркыныч булачак. Бу таулар балавыз кебек эрегән, ә үзәнлекләр җир тетрәвеннән чатнаган шикелле булачак.

12, 13. 2 Петер 3:10—12 буенча, өметебезнең ныклыгы нәрсәгә бәйле?

12 Михей 1:3, 4 тә язылган сүзләр башка пәйгамбәрлекне исеңә төшерәдер. Анда җирдә булачак һәлакәтле вакыйгалар алдан әйтелә. 2 Петер 3:10 да рәсүл Петер: «Карак көтмәгәндә кергән кебек, Раббы да шулай киләчәк. Күкләр көчле дөмбердәгән тавыш астында юкка чыгачак; күк җисемнәре утта янып таркалачак; җир өстендәге һәммә нәрсә фаш ителәчәк»,— дип язган. Михей сүзләре кебек, Петернең сүзләре дә туры мәгънәдәге күккә һәм җиргә кулланылмый. Петер сүзләре бу Алласыз дөнья төзелеше өстенә килгән зур афәткә кагыла.

13 Зур кайгының килүенә карамастан, мәсихчеләр, Михей пәйгамбәр кебек, киләчәккә ышаныч белән карый алалар. Моның өчен аларга нәрсә эшләргә? Петер хатының чираттагы шигырьләрендә язылган чакыруны кулланырга кирәк: «Йәһвә көненең биредә булуын көтеп һәм аны истә нык тотып, сез Аллага тугры булуда һәм изге тәртиптә нинди булырга тиеш соң!» (2 Петер 3:11, 12, ЯД). Әгәр без тыңлаучан йөрәк үстерсәк, тәртибебез изге һәм тормышыбыз Аллага тугрылык күрсәтүче эшләр белән тулы булса, киләчәккә өметебез нык булачак. Өметебез нык булсын өчен, шулай ук Йәһвә көненең һичшиксез килә икәнен истә тотарга кирәк.

14. Ни өчен Исраил белән Иерусалим җәза алырга тиеш?

14 Йәһвә ни өчен аның борынгы халкы җәза алырга тиеш икәнен аңлата. Михей 1:5 тә болай дип әйтелә: «Боларның барысы да — Ягъкубның бозыклыгы өчен һәм Исраил йортының гөнаһы өчен. Кемнән Ягъкубның бозыклыгы? Самареядән түгелме? Кем Яһүдиядә калкулыклар төзегән? Иерусалим түгелме?» Яһүдия һәм Исраил бар булулары белән Йәһвәгә бурычлы. Моңа да карамастан алар аңа каршы күтәреләләр, һәм аларның фетнәләре хәтта Самарея белән Иерусалимга — аларның калаларына ирешә.

Явыз эшләр үрчи

15, 16. Михейнең замандашлары нинди явыз эшләрдә гаепле булган?

15 Михей замандашларының явыз булуларына мисал Михей 2:1, 2 дә ачык итеп сурәтләнә: «Законга каршы булганны ниятләүчеләргә һәм үз ятакларында явыз эшләр уйлап чыгаручыларга кайгы! Алар аны, кулларында көч булганга, иртән яктыда эшлиләр. Басулар теләсәләр, көч белән алалар, йортлар [теләсәләр], тартып алалар; кешене һәм йортын, ир-атны һәм аның нәсел байлыгын талыйлар».

16 Комсыз кешеләр якыннарының басуларын һәм йортларын ничек тартып алырга икән дип төнлә уйлап яталар. Ә иртән үз уйларын тормышка ашырырга ашыгалар. Йәһвә белән килешүне истә тотсалар, алар мондый явыз эшләр кылмаслар иде. Муса Канунында ярлы кешеләрне яклый торган законнар бар. Бу законнар буенча, гаилә нәселдән-нәселгә күчкән байлыгын бөтенләйгә югалтырга тиеш булмаган. Әмма комсыз кешеләр моңа бер дә игътибар итмиләр. Алар Левит 19:18 дәге: «Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат»,— дигән сүзләрне санга сукмый.

17. Үзләрен Алланың хезмәтчеләре дип атаган кешеләр мал-мөлкәт җыюны беренче урынга куйганда, нәрсә булырга мөмкин?

17 Өстә каралган мисал, әгәр үзен Алла хезмәтчеләре дип атаган кешеләр, рухи максатларны санга сукмыйча, иң беренче мал-мөлкәт турында уйласа, нәрсә булганын күрсәтә. Паул замандаш мәсихчеләрен: «Баерга теләүчеләр коткыга һәм тозакка төшә, аларда бик күп акылсыз һәм зарарлы теләкләр туа. Бу инде кешеләрне афәткә һәм һәлакәткә китерә»,— дип кисәткән (1 Тимутегә 6:9). Кеше тормышының төп максаты акча җыю булса, ул, асылда, ялган илаһига — Маммонага, яки Байлыкка табына башлый. Бу ялган илаһи киләчәккә бернинди дә өмет бирми (Маттай 6:24).

18. Михей көннәрендәге мал-мөлкәт җыйган кешеләрне нәрсә көткән?

18 Михей көннәрендә яшәгән күп кешеләр мал-мөлкәткә таяну файдасыз икәнен үзләренең ачы тәҗрибәләрендә татып караган. Михей 2:4 тә Йәһвә болай дип әйтә: «Шул көнне сезнең турыда гыйбрәтле хикәя әйтәчәкләр һәм үксеп елаячаклар һәм: „Безне тулысынча тар-мар китерделәр! Минем халкымның өлеше башкаларга бирелгән; ничек миңа кире кайтсын! Басуларыбыз башка кабилә кешеләре арасында инде бүленгән“,— дип әйтәчәкләр». Әйе, башка кешенең йортын һәм басуын талап алган кешеләр үз гаиләләренең мирасын югалтачак. Аларның үзләрен чит җирләргә алып китәчәкләр, ә мал-мөлкәтләре башка халыкларга кала. Бәла-казасыз киләчәккә бернинди өмет калмый.

19, 20. Йәһвәгә өмет баглаган яһүдләр белән нәрсә булган?

19 Әмма Йәһвәгә ышанып яшәгән кешеләрнең өметләре юкка түгел. Йәһвә Ибраһим һәм Давыт белән төзегән килешүләренә тугры. Йәһвә аны Михей кебек яраткан һәм имандашлары Алладан читләшкәнгә күрә кайгырган кешеләргә мәрхәмәтен күрсәтә. Тәкъва кешеләр хакына, Алла билгеләгән вакытта төзекләндерү эшләре башкарылачак.

20 Бу б. э. к. 537 елда яһүдләрнең калдыгы, Бабыл җимерелгәннән соң, үзләренең туган җирләренә кайткач була. Шул көннәрдә Михей 2:12 дәге сүзләр беренче тапкыр үтәлә. Йәһвә болай дип әйтә: «Ягъкуб, сине тулысынча һичшиксез җыям, Исраилнең калдыкларын һичшиксез берләштерәм, Восордагы сарыклар кебек, сарык утарындагы көтү кебек аларны берләштерәм; алар кеше күплегеннән шаулаячак». Нинди мул Йәһвә мәхәббәткә! Ул, үз халкына җәза биргәннән соң, халкының калдыгына ата-бабаларының җирләренә кире кайтырга һәм үзенә хезмәт итәргә рөхсәт итә.

Безнең көннәр белән шаккатырлык охшаш яклар

21. Бүгенге көннәрдәге хәл Михей көннәрендәге хәл белән кайсы яклардан охшаш?

21 Михей китабының беренче ике бүлеген карап чыкканда, син шул көннәрнең безнең көннәр белән бик күп охшаш яклары барлыгына гаҗәпләндеңме? Михей көннәрендәге кебек, бүген дә күп кешеләр үзләрен Алланың хезмәтчеләре дип атый. Әмма алар Яһүдия белән Исраил кебек бүленешкәннәр һәм хәтта бер-берсе белән сугышлар да алып баралар. Христианнар арасындагы бай кешеләр еш кына ярлыларны җәберли. Дин җитәкчеләре Изге Язмаларда хөкем ителгән эшләргә ирек куялар, һәм бу һаман арта бара. Шуңа күрә христиан дөньясы да, ялган диннең бөтендөнья империясе — тулысынча «Бөек Бабыл» да озакламыйча үзенең ахырына киләчәк, һәм бу шаккатырлык түгел (Ачылыш 18:1—5). Әмма Михей көннәрендәге кебек, җирдә Йәһвәнең тугры хезмәтчеләре булачак.

22. Нинди ике төркем өметләрен Алла Патшалыгына баглый?

22 Тугры майланган мәсихчеләр 1919 елда христиан дөньясыннан тулысынча аерылдылар һәм Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне барлык халыклар ишетсен өчен игълан итә башладылар (Маттай 24:14). Иң беренче итеп алар рухи Исраилнең калган әгъзаларын эзләгәннәр. Шуннан соң «башка сарыкларны» җыя башлаганнар, һәм бу ике төркем «бер көтүчеле» «бер көтү» булган (Яхъя 10:16). Алар 234 илдә хезмәт итсәләр дә, Йәһвәнең бу тугры гыйбадәт кылучылары, барысы да, чыннан да «берләштерелгән». Бүгенге көндә сарык утарлары «кеше күплегеннән» — ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар күплегеннән «шаулый». Алар өметләрен дөньяның бу төзелешенә түгел, ә озакламыйча җирдә оҗмах урнаштырачак Алла Патшалыгына баглыйлар.

23. Ни өчен сез өметегезнең ныклыгына ышанасыз?

23 Михей китабының 2 нче бүлегендә, соңгы шигырьдә, Йәһвәнең тугры хезмәтчеләре турында (АМТ): «Аларның патшалары алар алдында барачак, һәм Йәһвә башлыклары булачак»,— дип әйтелә. Башында Йәһвә үзе бара торган бу җиңү тантанасында үзеңне күрәсеңме? Син үзеңнең Патшаң Гайсә Мәсих артыннан барасыңмы? Әгәр моны эшлисең икән, җиңү һичшиксез, һәм өметеңнең нык икәненә ышана аласың. Михей пәйгамбәрлегенең башка якларын карап чыккач, бу тагын да ачыкланачак.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Ни өчен Йәһвә Михей яшәгән көннәрдә Яһүдия һәм Исраилгә каршы чыгарга була?

• Үзләрен Аллага хезмәт итүчеләр дип атаган кешеләр мал-мөлкәт җыюны беренче урынга куйганда, нәрсә булырга мөмкин?

• Михей китабының 1 нче һәм 2 нче бүлекләрен карап чыкканнан соң, ни өчен сез өметегезнең ныклыгына ышанасыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[7 биттәге иллюстрация]

Михей пәйгамбәрлеге безне рухи яктан ныгыта ала.