Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвәнең хөкем көне якын!

Йәһвәнең хөкем көне якын!

Йәһвәнең хөкем көне якын!

«Якын Ходайның бөек көне, якын һәм бик тә ашыга» (СОФОНИЯ 2:3).

1. Алла Софония аша нинди кисәтү әйткән?

ОЗАКЛАМЫЙ Йәһвә Алла бозык кешеләргә каршы тәвәккәл рәвештә чыгачак. Тыңлагыз! Менә аның кисәтүе: «Кешеләрне юк итәм... җир йөзеннән кешеләрне юк итәм» (Софония 1:3). Зур Кодрәтле Ходай Йәһвәнең бу сүзләре Софония пәйгамбәр аша әйтелгән булган. Ул бәлкем, тугрылыклы Езеки патшаның оныгының оныгы булгандыр. Тугрылыклы патша Иосий көннәрендә әйтелгән Йәһвәнең сүзләре Яһүдиянең әхлаксыз халкына бернинди яхшылык белдереп тормаган.

2. Йәһвәнең хөкем көнен Иосийнең эшләре ни өчен туктата алмаган?

2 Софониянең пәйгамбәрлекләрен ишеткәч, яшь Иосий патша Яһүдияне потларга табынудан саф итүнең кирәклеген тагын да ныграк сизгән. Ләкин патша халык арасында булган явызлыкны тулысынча бетерә алмаган һәм аның эшләре бабасының, «Иерусалимны гөнаһсыз кан белән тутырган» патша Манассийның гөнаһларын йолып алмаган (4 Патшалык 24:3, 4; 2 Паралипоменон 34:3). Шуңа күрә Йәһвәнең хөкем көне котылгысыз булган.

3. «Ходайның ачу көнен» кичереп була икәнен без кайдан беләбез?

3 Ләкин бу куркыныч көндә барлык кеше дә үләргә тиеш булмаган. Шуңа күрә Алла пәйгамбәре: «Билгеләмә килгәнче, ә көн кибәк кебек очып китәчәк, сезнең өскә Ходайның ялкынлы ачуы килгәнче, Ходайның ачу көне сезнең өчен җиткәнче, Аның законнарын үтәүче җирнең барлык басынкылары Ходайны эзләгез, гаделлекне эзләгез, юашлыкны эзләгез; бәлкем, сез Ходайның ачу көнендә сакланып калырсыз»,— дип чакырган (Софония 2:2, 3). Йәһвәнең хөкем көнендә исән калу мөмкин икәнен күздә тотып, әйдәгез, Изге Язмаларның Софония китабын карап чыгыйк. Бу китап Яһүдиядә б. э. к. 648 елда язылган һәм безнең барыбызга да бик игътибар итәргә кирәк булган Алланың «пәйгамбәрлек сүзенең» кисәге булып тора (2 Питер 1:19).

Йәһвәнең кулы алга таба сузылган

4, 5. Софония 1:1—3 нең шигырьләре Яһүдиянең бозык яшәүчеләрендә ничек үтәлгәннәр?

4 «Софониягә әйтелгән Ходай сүзе» югарыда китерелгән кисәтүдән башлана. Алла игълан итә: «Җир йөзеннән барысын да юк итәм дип әйтә Ходай: кешеләрне һәм хайваннарны юк итәм, күктәге кошларны һәм диңгездәге балыкларны һәм бозыклар белән вәсвәсәгә салуларны юк итәм; кешеләрне җир йөзеннән юк итәм дип әйтә Ходай» (Софония 1:1—3).

5 Әйе, Йәһвә Яһүдия җирендәге зур явызлыкны юк итәргә ниятләнгән иде. Алла «җир йөзеннән барысын да юк итәр» өчен кемнәрне кулланачак? Күрәсең, Софония б. э. к. 659 елда тәхеткә утырган Иосий патшаның идарәсе башланганда пәйгамбәрлекләрен сөйләгән, димәк, бу пәйгамбәрлек сүзләре бабиллылар тарафыннан Яһүдияне һәм аның башкаласы Иерусалимның б. э. к. 607 елда җимерелүен күрсәтә. Нәкъ шул вакытта Яһүдиядәге бозык кешеләр «юк ителергә» тиеш булган.

6—8. Софония 1:4—6 да нәрсә алдан ук әйтелгән иде һәм бу пәйгамбәрлек борынгы Яһүдия патшалыгында ничек үтәлгән?

6 Алланың ялган илаһиларга табынучы кешеләргә каршы чыгуы турында Софония 1:4—6 да алдан болай дип әйтелә: «Кулымны Яһүдиягә һәм Иерусалимдагы барлык яшәүчеләргә сузам: Ваалның калдыкларын, руханилар белән жрецларның исемен, һәм түбәләрдә күк гаскәрләренә табынганнарны, һәм Ходай [«Йәһвә», АМТ] белән ант иткән һәм үз патшалары [«Малкамом», ЯД] белән ант иткән табынучыларны һәм Ходайдан читкә киткән, Ходайны эзләмәгән һәм Аның турында сорамаганннарны бу урыннан юк итәм».

7 Йәһвәнең кулы Яһүдия һәм Иерусалимда яшәүчеләргә сузылган булган. Ул Ваалга, Ханаанның уңыш бирү илаһисының табынучыларын юк итәргә әзер булган. Төрле урынлы илаһилар Ваал дигән исем йөрткәннәр, чөнки аларга табынучылар аларны билгеле урыннарның хуҗалары дип санаганнар һәм ул илаһиларның бу җирләргә тәэсир итәргә сәләтләре бар дип уйлаганнар. Мәсәлән, моавитлылар һәм мадианлылар үз Ваалларына Фегор тавында табынганнар (Саннар 25:1, 3, 6). Яһүдиянең барлык җирендә Йәһвә Ваалның жрецларын һәм шулай ук Алла кануннарына каршы килеп, бу жрецлар белән дусларча аралашкан тугрылыксыз рухани-левитларны юк итәргә ниятләнгән (Чыгыш 20:2, 3).

8 Алла шулай ук «күк гаскәрләренә», күрәсең, астрология белән шөгыльләнгән һәм кояшка табынган кешеләрне юк итәргә җыенган (4 Патшалык 23:11; Йәрәми 19:13; 32:29). Моннан тыш, Алла үзенең ачуын, чын гыйбадәт кылуны ялган табыну белән берләштерергә тырышып, «Ходай [«Йәһвә», ЯД] белән ант иткән» һәм Малкамом белән ант иткән кешеләргә күрсәтер иде. Бәлкем, бу аммонитлыларның иң югары илаһисы — Молох кебек үк илаһидыр. Ә Молохка табынучылар балаларын корбан итеп китергәннәр (3 Патшалык 11:5; Йәрәми 32:35).

Христиан дөньясының ахыры якын!

9. а) Христиан дөньясы нәрсәдә гаепле? б) Яһүдиядәге тугрылыксыз яшәүчеләргә охшаш булмас өчен, безгә нәрсәгә тәвәккәллек белән ниятләнергә кирәк?

9 Болар барысы да ялган табынуга һәм астрологиягә баткан христиан дөньясын искә төшерә. Руханилар яклаучы сугышларның корбан китерү урыннарына, миллионнарча кешеләрнең тормышлары китерелә. Бу ни дәрәҗәдә әшәке соң! Безгә Йәһвә хезмәтенә суынып, аны эзләүдән һәм аңа җитәкчелек эзләп мөрәҗәгать итүдән туктап, «Ходайдан читкә киткән» Яһүдиянең тугрылыксыз яшәүчеләренә охшаш булырга ярамый. Безгә Алла каршында саф булып калырга кирәк.

10. Софония 1:7 нең пәйгамбәрлек әһәмиятен сез ничек аңлатыр идегез?

10 Пәйгамбәрнең түбәндә китерелгән сүзләре Яһүдиянең канунсыз яшәүчеләренә һәм шулай ук хәзерге әхлаксыз кешеләргә туры килә. Софония 1:7 дә: «Ходай Алла йөзе алдында тынып кал! чөнки Ходай көне якын: Ходай корбанын әзерләгән инде, кемне чакырырга билгеләгән»,— дип әйтелә. Күрәсең, «чакырырга билгеләгән» кешеләр Яһүдиянең дошманнары халдейлар булгандыр. Ә «корбан» Яһүдия патшалыгын һәм аның каласын тасвирлый. Шулай итеп, Софония Алланың Иерусалимны юк итү нияте турында игълан итә һәм шулай ук бу пәйгамбәрлек христиан дөньясының юк ителүенә күрсәтә. Алланың хөкем көне шундый якын булганга күрә, бөтен дөнья Зур Кодрәтле Йәһвә каршында «тынып калырга» һәм Гайсә артыннан баручы рух белән майланган «кечкенә көтү» белән аларның юлдашлары — Гайсәнең «башка сарыклары» — аша аның әйткәнен тыңларга тиеш (Лука 12:32; Яхъя 10:16). Тыңламаган һәм шуның белән Алла Патшалыгының идарә итүенә каршы торуларын күрсәткән кешеләрнең барысын да юк ителү көтә (Мәдхия 2:1, 2).

Озакламый ярсып елау вакыты киләчәк

11. Софония 1:8—11 дә әйтелгәннең асылы нәрсәдә?

11 Йәһвә көне турында Софония 1:8—11 дә менә тагын нәрсә әйтелә: «Ходайның корбан көнендә булачак: Мин князьләрне, һәм патшаларның улларын һәм башка кабилә киемнәренә киенгәннәрнең барысына да килеп-китәм; шул көндә тупса аркылы сикерүче һәм үз Ходайларының йортын көчләү һәм алдау белән тутыручыларның барысына да килеп-китәм. Һәм шул көндә, дип әйтә Ходай, балык капкасы янында ачы тавыш һәм башка капкалар янында ярсып елау һәм бөек җимерелү калкулыкларда булачак. Шәһәрнең [«Махтэйшаның», «Танах», Д. Йосифон] түбән очында яшәүчеләр ярсып елагыз, чөнки барлык сәүдә халкы юкка чыгачак һәм көмеш белән мәшәкатьләнүчеләр юк ителәчәкләр».

12. Кешеләр «башка кабиләләрнең киемнәренә киенгәннәрен» ничек күрсәтәләр?

12 Иосийдән соң Иоахаз, Иоаким һәм Иехония патшалык итәчәк. Аннан соң Седекия һәм аның патшалыгы вакытында Иерусалим җимереләчәк. Мондый бәла-каза куркынычына карамастан, патшага якын булган кайбер кешеләр күрәсең, күрше халыкларның, аларның «кабилә киемнәренә киенеп» хуплауларын эзләгәннәр. Безнең көннәрдә шулай ук күп кенә кешеләр Йәһвә оешмасына кермәгәннәрен төрлечә күрсәтәләр. Алар Шайтан дөньясына кергәннәрен демонстратив рәвештә күрсәткәнгә күрә, аларны җәза көтә.

13. Софония пәйгамбәрлеге буенча бабиллылар Иерусалимга һөҗүм иткән вакытта нәрсә булырга тиеш иде?

13 Яһүдия өстеннән булган хөкемнең «шул көне» Йәһвәнең барлык дошманнар өстеннән хөкем итәчәк, канунсызлыкны бетерәчәк һәм ул иң югары хаким икәнен исбат итәчәк көненә туры килә. Бабиллылар Иерусалимга һөҗүм иткән вакытта, «балык капкаларыннан» тавыш ишетеләчәк. Бәлкем, бу исем якында гына балык сату базары булганга күрә чыккандыр (Нихами 13:16). Бабил гаскәрләре шәһәргә «башка капка» ягыннан керәчәкләр, ә «җимерелү калкулыкларга» якынлашкан халдейларның тавышын аңлатырга мөмкин. Бәлкем, Тиропеон үзәнлеге хисапланылган Махтэйшада яшәүчеләр «ярсып еларлар». Ни өчен? Чөнки «көмеш белән мәшәкатьләнүчеләрнең» яисә көмеш үлчәп бирүчеләрнең сату итүләре туктаячак.

14. Үзләрен Аллага гыйбадәт кылучылар дип санаган кешеләрне Алла ни дәрәҗәдә җентекләп тикшерәчәк?

14 Ә үзләрен аның гыйбадәт кылучылары дип атаган кешеләргә карата Йәһвәнең тикшерүе ни дәрәҗәдә җентекле булачак? Пәйгамбәрлектә дәвам итеп әйтелә: «Шул вакытта булачак: Мин Иерусалимны яктырткыч белән карап чыгармын һәм чүпрәләрендә утырып, үз йөрәкләрендә: „Ходай яхшылык та, явызлык та эшләми“,— дип әйткәннәргә җәза бирәм. Һәм аларның байлыклары табышка әйләнәчәк һәм аларның йортлары буш калачак; алар йортлар төзерләр, ә анда яшәмәсләр, йөзем бакчалары утыртырлар, ә шәрабын эчмәсләр» (Софония 1:12, 13).

15. а) Иерусалимның мөртәт руханилары белән нәрсә булырга тиеш иде? б) Хәзерге ялган динне тоткан кешеләрне нәрсә көтә?

15 Иерусалим шәһәрендә яшәүче мөртәт руханилар Йәһвәгә гыйбадәт кылуны ялган дин белән катыштыралар. Алар эшләрен төн ярдәмендә башкарган кебек үзләрен тынычлыкта сизәләр, ләкин Йәһвә аларны эзләп табачак, ул алар кереп качкан рухи караңгылыкны яктырткыч белән тараткандай булачак. Барысы да Алла хөкеменең игълан ителүен ишетәчәк һәм беркем дә Алла хөкеменнән кача алмаячак. Бу үз-үзләре белән канәгать булган мөртәтләр шәраб мичкәсенең төбенә утырган кебек яшиләр. Алар кеше эшенә Алланың катнашуы турында пәйгамбәрлекләр белән аларга комачаулауларын теләмиләр, ләкин алар Алла хөкеменнән кача алмыйлар. Хәзерге ялган дин, шул ук санда христиан динен тотучылар һәм шулай ук Йәһвәгә гыйбадәт кылудан ваз кичкән кешеләр өчен котылу булмаячак. «Соңгы көннәрдә» яшәвебезне кире кагып, алар үз йөрәкләрендә: «Ходай яхшылык та, явызлык та эшләми»,— дип әйтәләр. Ләкин алар бик нык ялгышалар! (2 Тимәтигә 3:1—5; 2 Питер 3:3, 4, 10).

16. Яһүдия өстеннән хөкем итү вакытында нәрсә булырга тиеш иде һәм бу турыда белүебез безгә ничек тәэсир итә?

16 Яһүдиянең мөртәтләрен кисәтәләр: бабиллылар аларның мал-мөлкәтен талыйлар, йортларын буш калдыралар һәм йөзем бакчаларыннан җимешләрен алып китәчәкләр. Алла Яһүдияне хөкем иткән вакытта материаль мөлкәт тә аларга ярдәм итә алмый. Нәкъ шул ук бу әйберләр системасы өстеннән Йәһвәнең хөкем көне килгәч булачак. Шуңа күрә, әйдәгез, рухи карашыбызны саклыйк һәм Йәһвәгә хезмәт итүебезне беренче урынга куеп, «күктә хәзинә җыик» (Матфей 6:19—21, 33).

«Ходайның бөек көне якын»

17. Софония 1:14—16 буенча Йәһвәнең хөкем көне ни дәрәҗәдә якын?

17 Йәһвәнең хөкем көне ни дәрәҗәдә якын? Софония 1:14—16 да Алла ышандыра: «Якын Ходайның бөек көне, якын һәм бик ашыга: Ходай көненең тавышы ишетелә инде; шул чакта иң батыры да ачы кычкырыр! Ачу көне — бу көн, авыр кайгы һәм кысынкылык көне, һәлак итү һәм талау көне, караңгылык һәм дөм караңгылык көне, болыт һәм төн көне, ныгыткан шәһәрләр һәм биек манараларга каршы быргы һәм сүгенеп кычкыру көне».

18. Безгә ни өчен Йәһвә көненә әле ерак дип уйларга кирәкми?

18 Яһүдиянең гөнаһка баткан руханиларын, князьләрен һәм халкын кисәткәннәр: Йәһвәнең «бөек көне якын». Яһүдиягә карата Йәһвәнең хөкем көне «бик ашыккан». Бүген дә шулай ук: беркем дә Йәһвәнең явызлар өстеннән хөкем көне ерак киләчәктә генә үтәләчәк әле дип уйламасын. Яһүдия көннәрендә ашыккан кебек, Алла хөкеменең үтәлү көнен «ашыгырга» мәҗбүр итәчәк (Ачыш 16:14, 16). Шаһитләр аша игълан ителә торган Йәһвәнең кисәтүләренә игътибар итмәгән һәм чын гыйбадәт кылу ягына басмаган барлык кешеләр өчен бу вакыт ничек соң кайгылы булачак!

19, 20. а) Алла үз ачуын Яһүдия һәм Иерусалим өстенә төшергәч, нинди вакыйгалар булган? б) Бу әйберләр системасын көтә торган сайлау юк ителү сәбәпле нинди сораулар куела?

19 Яһүдия һәм Иерусалимга белдерелгән Алланың ачу көне, алар өчен «авыр кайгы һәм кысынкылык көне» булган. Бабил илбасарлары Яһүдиядә яшәүчеләргә бик күп газаплар китергәннәр һәм анда яшәүчеләр үлем һәм юк итү алдында җан кайгысын кичергәннәр. Бөтен араны төтен каплап алганга һәм бар җирдә канлы сугыш барганга күрә, «һәлак итү һәм талау көне» караңгылык, болыт һәм төн көне булган дип күчерелмә мәгънәсендә генә түгел, ә туры мәгънәдә дә булган дип әйтү урынлыдыр. Бу «быргы һәм сүгенеп кычкыру көне» булган, әмма тревога күтәрү файдасыз иде.

20 Һөҗүм итүче дошман, тараннар кулланып, көчсез сакчылар торган «биек манараларны» тар-мар иткән. Хәзерге көннәрдә бу явыз системага Алланың күк коралларына каршы торырга бернинди дә ныгытмалар ярдәм итә алмый. Бу кораллар белән ул сайлап юк итү үткәрәчәк. Шул көндә сез яшеренеп калырга өметләнәсезме? Сез «Аны [Алланы] яратучыларның барысын да саклый, ә бозыкларның барысын да юк итә» торган Йәһвә ягында нык торасызмы? (Мәдхия 144:20).

21, 22. Софония 1:17, 18 дәге шигырьләр безнең көннәрдә ничек үтәләчәк?

21 Софония 1:17, 18 дә алдан әйтелгән хөкем итү көне котны ала! «Мин кешеләрне кысачакмын,— дип әйтә Йәһвә Алла,— һәм алар сукырлар кебек йөриячәкләр, чөнки Ходайга каршы гөнаһ эшләгәннәр, һәм аларның каннары туфрак һәм аларның тәннәре — тизәк кебек таратылган булачак. Аларның көмешләре дә, алтыннары да Ходайның ачу көнендә аларны коткара алмый һәм бөтен бу җир Аның көнләшү ялкыны белән бетерелгән булачак, чөнки Ул җирдә барлык яшәүчеләр өстеннән һич тә көтелмәгәндә юкка чыгару үткәрәчәк».

22 Софония көннәрендәге кебек, тиздән Йәһвә аның кисәтүләренә игътибар бирергә теләмәгәннәрне «кысачак». Алла каршында гөнаһ эшләгәнгә күрә, алар көчсез, сукырлар кебек котылу таба алмыйча, йөриячәкләр. Йәһвәнең хөкем көнендә «аларның каннары туфрак», ягъни бер нәрсәгә дә ярашлы булмаган әйбер кебек таратылган булачак. Аларны дансыз ахыр көтә: бу бозык кешеләрнең тәннәрен һәм хәтта эчәкләрен Алла җир буенча, «тизәк» кебек таратачак.

23. «Ходайның ачу көнендә» канунсызларга котылып калу мөмкин булмаса да, Софония пәйгамбәрлегендә нинди өмет турында әйтелә?

23 Алла һәм аның халкы белән дошман булганнарны беркем дә коткара алмый. Яһүдиянең канунсыз яшәүчеләрен көмеш тә, алтын да коткара алмаган. Нәкъ шулай ук «Ходайның ачу көнендә булачак»: христиан дөньясы һәм бу әйберләр системасының башка кисәкләре юк ителгәндә беркемгә дә җыелган байлык һәм ришвәт ярдәм итә алмый. Бу ахыргы хөкем көнендә Алла бозык кешеләрне юк иткәндә, аның көнләшү ялкыны «бу бөтен җирне» бетерәчәк. Без Алланың пәйгамбәрлек сүзенә ышанабыз һәм шуңа күрә «ахыр заман»ның тәмамлануы якынлашканына инанганбыз (Даниел 12:4ЯД). Йәһвәнең хөкем көне якын һәм озакламый ул үз дошманнарына тиешлесен бирәчәк. Ләкин Софониянең пәйгамбәрлеге котылуга өмет бар икәнен күрсәтә. Йәһвәнең ачу көнендә яшеренеп калыр өчен без нинди таләпләрне үтәргә тиешбез?

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Яһүдия һәм Иерусалим хакында Софониянең пәйгамбәрлеге ничек үтәлгән?

• Христиан дөньясын һәм бөтен бозык кешеләрне безнең көннәрдә нәрсә көтә?

• Без ни өчен Йәһвәнең хөкем көненә әле ерак дип уйларга тиеш түгел?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[9 биттәге иллюстрация]

Йәһвәнең хөкем көне якын икәнен Софония кыюлык белән игълан иткән.

[Чыганак]

From the Self-Pronouncing Edition of the Holy Bible, containing the King James and the Revised versions

[10 биттәге иллюстрация]

Сез Йәһвә бозыкларны юк иткәндә исән калырга өметләнәсезме?