Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

12 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Башкаларның хисләренә игътибарлы булыгыз

Башкаларның хисләренә игътибарлы булыгыз

«Бер-берегезнең хәленә кереп... яшәгез» (1 ПЕТ. 3:8).

90 ҖЫР Бер-берегезне дәртләндерегез

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. 1 Петер 3:8 не исәпкә алып, ни өчен башкаларның хисләренә игътибарлы кешеләр кадерле дип әйтеп була?

СИЗГЕР кеше башкаларның ихтыяҗларына һәм хисләренә игътибарлы. Ул үзен аларның урынына куярга тырыша һәм хәлләренә керә * белә. Еш кына андый кешене ярдәм турында сорарга да кирәкми — ул үзе булышырга ашыга. Башкаларга игътибарлы булган кешеләрне без барыбыз да кадерлибез. (1 Петер 3:8 укы.)

2. Ни өчен кайвакыт башкаларның хисләренә игътибарлы булу авыр?

2 Мәсихчеләр буларак, без кызганучан булырга телибез. Шулай да кайвакыт безгә бу сыйфатны күрсәтү авыр. Ни өчен? Чөнки, камилсез булганга, безгә иң беренче чиратта үзебез турында уйлау хас (Рим. 3:23). Ә кайвакыт безгә алган тәрбия я тормышыбыздагы ниндидер тискәре вакыйгалар аркасында башкаларның хәлләренә керү авыр. Моннан тыш, безгә башка кешеләр тискәре йогынты ясарга мөмкин. Бу соңгы көннәрдә күп кенә кеше бит «үзләрен генә сөючән» һәм башкалар турында уйлап та бирми (2 Тим. 3:1, 2). Безгә башкаларның хисләренә игътибарлы булырга нәрсә булышыр?

3. а) Башкаларның хисләрен аңларга безгә нәрсә булышыр? ә) Без бу мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?

3 Йәһвә Аллаһының һәм Гайсә Мәсихнең үрнәкләре безне башкаларның хәлләренә керергә дәртләндерә. Йәһвә — мәхәббәт ул. Ул кешеләр турында кайгыртуда иң камил үрнәк күрсәтә (1 Яхъя 4:8). Гайсә, үз чиратында, Атасыннан өйрәнгән (Яхъя 14:9). Җирдә яшәгәндә, Аллаһы Улы кешенең хисләренә игътибарлы булу нәрсәдән гыйбарәт икәнен үз тормышы белән күрсәткән. Бу мәкаләдә без Йәһвә белән Гайсәнең мисалларын карап чыгарбыз. Аннан соң без, башкаларның хисләренә игътибарлырак булыр өчен, нәрсә эшләп булганын белербез.

ЙӘҺВӘ АЛЛАҺЫНЫҢ ҮРНӘГЕ

4. Ишагыя 63:7—9 дагы сүзләр Йәһвәнең үз халкын аңлаганын ничек күрсәтә?

4 Йәһвә үз хезмәтчеләренең хисләрен мөһим булмаган нәрсә дип санамый. Мәсәлән, Аллаһының борынгы исраиллеләрнең газапларына ничек караганына игътибар итегез. Аллаһы Сүзендә болай диелә: «Алар газап чиккәндә, ул да газап чикте». (Ишагыя 63:7—9 укы.) Ә Зәкәрия пәйгамбәр аша Йәһвә үз халкына болай дигән: «Сезгә тигән һәркем минем күз карасына тия» (Зәк. 2:8). Нинди көчле чагыштыру! Дошманнар Аллаһы халкын җәберләгәндә, Аллаһы моңа үзен рәнҗетүгә кебек карый. Чыннан да, Йәһвә үз халкының хисләрен аңлый!

Йәһвә исраиллеләрнең күңел әрнүләрен күргән, шуңа күрә аларны Мисырдан азат иткән (5 нче абзацны кара.)

5. Үз хезмәтчеләренә булышыр өчен, Йәһвә нәрсә эшләгән?

5 Йәһвә, үз хезмәтчеләренең хисләрен аңлап кына калмый, ул, аларга булышыр өчен, адымнар да ясый. Бер очракта Аллаһы Мусага болай дигән: «Мин Мисырдагы халкымның газап чигүен күрдем һәм... ярдәм сорап кычкыруын ишеттем. Мин аларның әрнүләрен яхшы беләм. Мин үз халкымны мисырлылар кулыннан коткарырга дип иңәм» (Чыг. 3:7, 8). Аллаһы үз халкының күңел әрнүләрен аңлаганга аны азат иткән. Киләсе гасырлар дәвамында Вәгъдә ителгән җирдә яшәгән исраиллеләргә төрле дошманнар һөҗүм итеп торган. Бу Йәһвәдә нинди хисләр тудырган? Изге Язмаларда болай диелә: «Йәһвә, ыңгырашуларын ишетеп, аларны кызганды, чөнки дошманнары аларны җәберләде һәм үзләрен алар белән мәрхәмәтсез тотты». Үз хезмәтчеләренең хисләрен аңлаганга, Йәһвә аларга ярдәм күрсәткән: дошманнардан коткара алган хакимнәр җибәргән (Хак. 2:16, 18).

6. Фикер йөртүләре дөрес булмаган хезмәтчеләренә Йәһвә ничек карый? Мисал китерегез.

6 Йәһвә хәтта фикер йөртүе дөрес булмаган хезмәтчесенең дә хисләрен аңлый. Юныс очрагын мисал итеп алыйк. Аллаһы бу пәйгамбәрне Нинәвәгә хөкем хәбәрен җиткерер өчен җибәргән. Нинәвәлеләр тәүбә иткәнгә, Аллаһы аларны кызганган. Юныска исә бу ошамаган. «Аның ачуы чыккан», пәйгамбәрлеге үтәлми калган бит. Әмма Йәһвә сабырлык белән Юныска фикер йөртүен үзгәртергә булышкан (Юныс 3:10—4:11). Юныс Аллаһыдан килгән төзәтүне кабул иткән. Нәтиҗәдә, ул хәтта зур хөрмәткә ия булган: Йәһвә аны безнең файдабызга үз очрагын язар өчен кулланган (Рим. 15:4) *.

7. Йәһвәнең үз хезмәтчеләренә карата мөнәсәбәте безне нәрсәдә ышандыра?

7 Әйе, Йәһвә үз хезмәтчеләрен аңлый. Ул һәрберебезнең күңел сызлануларын һәм газапларын күрә. Аллаһы «кеше йөрәген чын-чынлап белә» (2 Елъ. 6:30). Аңа хәтта күңел түрендәге уйларыбыз һәм тойгыларыбыз билгеле. Моннан тыш, Аллаһы чикләребезне дә исәпкә ала. Ул безнең «каршы тора алмаслык вәсвәсәгә дучар... [булуыбызны] рөхсәт итмәячәк» (1 Көр. 10:13). Бу фикерләр күңелгә май булып ята!

ГАЙСӘ МӘСИХНЕҢ ҮРНӘГЕ

8—10. Гайсәгә кешеләрнең хисләрен аңларга нәрсә ярдәм иткән?

8 Җирдәге хезмәте вакытында Гайсәнең кешеләр турында кайгыртуы ап-ачык күренеп торган. Гайсәне башкаларның хисләренә игътибарлы булырга нәрсә дәртләндергән? Ким дигәндә өч нәрсә. Беренчедән, инде әйтелгәнчә, Гайсә үз Атасының сыйфатларын чагылдырган. Шуңа күрә ул кешеләрне яраткан да. Йәһвә белән бергә бар нәрсәне барлыкка китергәндә, Гайсә «аеруча адәм улларына карап куанган» (Гыйб. сүз. 8:31). Кешеләргә карата мәхәббәт Гайсәне аларның хисләренә сизгер булырга дәртләндергән.

9 Икенчедән, Йәһвә кебек, Гайсә кешеләрнең йөрәкләрен күргән. Ул кешеләрнең мотивларын һәм уйларын белгән (Мат. 9:4; Яхъя 13:10, 11). Кызгану хисе Гайсәне боеккан һәм төшенкелеккә бирелгән кешеләрне юатырга дәртләндергән (Ишаг. 61:1, 2; Лүк 4:17—21).

10 Өченчедән, Гайсә кешеләр кичергән кайбер авырлыкларны үз тәҗрибәсендә татыган. Мөгаен, Гайсә ярлы гаиләдә үскән. Үги атасы Йосыф белән эшләп, ул авыр физик эшнең нәрсә икәнен аңлаган (Мат. 13:55; Марк 6:3). Күрәсең, Гайсә хезмәтенең ахырына Йосыф инде үлгән булган. Димәк, Гайсәгә якын кешене югалту хисе дә таныш булган. Шулай ук ул дини яктан бүленгән гаиләдә яшәү никадәр авыр икәнен белгән (Яхъя 7:5). Боларның барысы Гайсәгә кешеләрнең хисләрен һәм борчылуларын аңларга ярдәм иткән.

Саңгырау кешене читкәрәк алып китеп, Гайсә аны савыктыра. (11 нче абзацны кара.)

11. Гайсәнең кайгыртуы аеруча кайчан күренгән? Аңлатыгыз. (Тышлыктагы рәсемне кара.)

11 Гайсәнең башка кешеләрнең хисләре турында уйлаганы аеруча могҗизалар кылганда яхшы күренгән. Гайсә могҗизаларны бурыч хисеннән түгел, ә эчкерсез кызганудан чыгып кылган (Мат. 20:29—34; Марк 1:40—42). Сезнеңчә, Гайсә, саңгырау кешене савыктырыр өчен, аны халыктан читкәрәк алып киткәндә я тол хатынның бердәнбер улын терелткәндә, нинди хисләр кичергән? (Марк 7:32—35; Лүк 7:12—15). Гайсә аларны жәлләгән һәм аларга ярдәм итәргә теләгән.

12. Яхъя 11:32—35 тән Гайсәнең Марта белән Мәрьямнең хисләрен аңлаганы ничек күренә?

12 Гайсә Марта белән Мәрьямнең хисләрен бик яхшы аңлаган. Аларның Лазар үлеме аркасында кайгыга батканнарын күргәч, «Гайсәнең күз яшьләре ага башлаган». (Яхъя 11:32—35 укы.) Гайсә Лазарны терелтәчәген белгән. Алайса, ни өчен соң ул елаган? Якын дустын югалтканга гынамы? Юк. Гайсә Марта белән Мәрьямнең күңел әрнүен сизгәнгә көчле хисләр кичергән.

13. Ни өчен Гайсәнең хәлебезгә керә белүе безне юата?

13 Гайсәнең кеше хәленә керүен белү безне юата һәм аңа карата яратуыбызны ныгыта (1 Пет. 1:8). Аллаһы Патшалыгында нәкъ шундый Патшаның идарә итүенә без бик шат. Тиздән ул бар газапларны бетерәчәк. Гайсә кешеләргә ничек ярдәм итеп булганын һәм Шайтан идарәсе китергән яраларны ничек дәвалап булганын бик яхшы белә. Ул бит үзе дә кеше тормышын татыган булган. Патшабыз, «йомшак якларыбызны аңлап, безнең хәлгә керә ала». Нинди зур фатиха бу! (Евр. 2:17, 18; 4:15, 16)

ЙӘҺВӘ БЕЛӘН ГАЙСӘДӘН ҮРНӘК АЛЫГЫЗ

14. Эфеслеләргә 5:1, 2 безне Йәһвә белән Гайсәдән ничек үрнәк алырга дәртләндерә?

14 Йәһвәнең һәм Гайсәнең үрнәге безне кеше хәленә керергә һәм сизгерлек сыйфатын күбрәк дәрәҗәдә күрсәтергә дәртләндерә. (Эфеслеләргә 5:1, 2 укы.) Әлбәттә, алардан аермалы буларак, без кеше йөрәген күрә алмыйбыз. Шулай да башкаларның нәрсә хис иткәннәрен һәм нәрсәгә мохтаҗ булганнарын аңларга тырышу үтә зарур (2 Көр. 11:29). Эгоистик рух чагылдырган кешеләр арасында яшәсәк тә, безгә Паулның мондый киңәше буенча эш итәргә кирәк: «Үзегез турында гына түгел, ә башкалар турында да уйлап яшәгез» (Флп. 2:4).

(15—19 нчы абзацларны кара.) *

15. Кардәшләрнең хисләренә аеруча кем игътибарлы булырга тиеш?

15 Аеруча җыелыш өлкәннәре кардәшләрнең хисләренә игътибарлы булырга тиеш. Алар үзләренә ышанып тапшырылган сарыклар өчен Аллаһы алдында җаваплы булганнарын таный (Евр. 13:17). Өлкән, кеше хәлен аңлаучан булса гына, үз имандашларына булыша алыр. Көтүчеләр бу матур сыйфатка ия булганнарын гамәлдә ничек күрсәтә ала?

16. Игътибарлы өлкәнгә нәрсә хас һәм ни өчен бу мөһим?

16 Игътибарлы өлкән имандашларына үз вакытын жәлләми. Аралашканда, ул сораулар бирә, ә аннан соң бүлдермичә тыңлый. Күңелен бушатырга теләгән, әмма үз хисләрен белдерә алмаган кардәшкә андый игътибарлы көтүче аеруча кирәк (Гыйб. сүз. 20:5). Күзәтче үз вакытын кардәшләргә юмартлык белән биргәндә, кардәшләр арасында ышаныч, дуслык һәм мәхәббәт хисе үсә (Рәс. 20:37).

17. Күп кенә кардәшләр өлкәннәрдә аеруча нинди сыйфатны кадерли? Мисаллар китерегез.

17 Күп кенә кардәшләр болай ди: кеше хәленә керә белү — өлкәннең иң мөһим сыйфаты. Ни өчен алар алай дип уйлый? «Өлкәннәр белән килеп сөйләшү бер дә авыр түгел, чөнки аларның үзеңне аңлаячагын беләсең,— дип әйтә Аделейд.— Өлкәннәрнең хисләреңә битараф булмаганнары аларның реакцияләреннән күренә». Ә бер абый-кардәш болай ди: «Мин үз хисләрем белән бүлешкәндә, өлкәннең күз яшьләре чыкты. Мин моны беркайчан да онытмаячакмын» (Рим. 12:15).

18. Без кардәшләргә игътибарлы булуыбызны ничек күрсәтә алабыз?

18 Әлбәттә, өлкәннәргә генә түгел, ә барыбызга да бер-беребезнең хәленә керергә кирәк. Мәсәлән, гаиләдәгеләрнең һәм кардәшләрнең авырлыкларын аңларга тырышыгыз. Яшүсмерләр белән дә кызыксыныгыз, шулай ук чирләгән кардәшләргә, олы яшьтәгеләргә һәм якынын югалткан кешеләргә вакытыгызны бүлеп куегыз. Аларның хәлләрен белешегез. Игътибар белән тыңлагыз, алар аңлавыгызны сизсен. Гамәли ярдәм дә тәкъдим итегез. Шул чакта сез яратуыгызны эшләрегез белән расларсыз (1 Яхъя 3:18).

19. Ни өчен, башкаларга ярдәм иткәндә, безгә үтә күрүчән булырга һәм зирәклек күрсәтергә кирәк?

19 Башкаларга ярдәм иткәндә, безгә үтә күрүчән булырга һәм зирәклек күрсәтергә кирәк. Ни өчен? Чөнки кешеләрнең бер үк проблемага реакцияләре төрле булырга мөмкин. Кемдер сөйләшергә әзер, ә кемдер, киресенчә, үз-үзенә йомыла. Шуңа күрә, ярдәм итәргә телибез икән, артык туры сораулар бирмәсәк, яхшырак булыр (1 Тис. 4:11). Кардәшебез безгә үз йөрәген ачканда, без аның кайбер сорауларга башкача караганын аңларга мөмкин. Әмма шуны танырга кирәк: бу — аның хисләре. Безгә тыңларга әзер булырга һәм сөйләргә ашыкмаска кирәк (Мат. 7:1; Ягък. 1:19).

20. Киләсе мәкаләдә нинди тема каралачак?

20 Без җыелышта гына түгел, ә вәгазьдә дә башкаларның хисләрен исәпкә алырга телибез. Шәкертләр әзерләгәндә, без бу сыйфатны ничек чагылдыра алабыз? Моны киләсе мәкаләдән белегез.

130 ҖЫР Кичерүчән булыгыз

^ 5 абз. Йәһвә һәм Гайсә кешеләрнең хисләренә бик сизгер. Бу мәкаләдә без аларның үрнәкләрен карап чыгарбыз. Без шулай ук ни өчен безгә кардәшләрнең һәм башка кешеләрнең хисләренә игътибарлы булырга кирәклеген һәм ничек моны эшләп булганын белербез.

^ 1 абз. АҢЛАТМА: кешенең хәленә керә белү башкаларның хисләрен аңларга тырышуны һәм аларның хисләрен уртаклашуны аңлата (Рим. 12:15). Бу мәкаләдә кешенең хәленә керә белү дигән төшенчә кешенең хисләренә, ихтыяҗларына игътибарлы булу, кеше турында кайгырту дигән төшенчәләр белән бер мәгънәгә ия.

^ 6 абз. Йәһвә башка хезмәтчеләрнең дә хәленә кергән һәм аларның курку я күңелсезләнү хисләрен исәпкә алган. Моны Һанна, Ильяс һәм Әбәдмәлик мисаллары раслый (1 Иш. 1:10—20; 1 Пат. 19:1—18; Ирм. 38:7—13; 39:15—18).

^ 65 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: җыелыш очрашуларында имандашларыбызга карата игътибарлы булыр өчен күп мөмкинлекләр бар. 1) Мәсихче өлкән яшь кардәш һәм аның әнисе белән сөйләшә, 2) абый-кардәш кызы белән бергә олы яшьтәге апа-кардәшкә машинага утырырга булыша һәм 3) ике өлкән апа-кардәшне игътибар белән тыңлый һәм ныгыта.