Юныс 3:1—10

3  Шуннан соң Йәһвә Юныска икенче тапкыр мөрәҗәгать итте:+ 2  «Тор да Нинәвәгә+ — бөек шәһәргә бар, анда мин сиңа әйткән хәбәрне җиткер». 3  Шунда Юныс, Йәһвә сүзенә буйсынып,+ торды да Нинәвәгә китте.+ Нинәвә́ исә зур* шәһәр иде, аны йөреп чыгар өчен өч көн кирәк иде. 4  Юныс шәһәргә керде һәм бер көнлек араны үтеп: «Тагын 40 көн генә үтәр, һәм Нинәвә һәлак булыр»,— дип игълан итеп йөрде. 5  Шулчак Нинәвә халкы — байлар да, ярлылар да, олылар да, кечеләр дә — Аллаһыга иман итте,+ ураза тота башлады һәм матәм киеме киде. 6  Бу хәбәр Нинәвә патшасына ирешкәч, ул, тәхетеннән торып, үзенең патша киемен салды һәм матәм киеме киеп, көлгә утырды. 7  Өстәвенә, патша бөтен Нинәвәгә болай дип игълан итәргә кушты: «Патша һәм аның мирзалары чыгарган әмер шундый: кеше дә, мал да, көтүдәге бернинди хайван да бернәрсә ашамасын. Аларга ризык белән тукланырга да, су эчәргә дә ярамый. 8  Бөтен кешеләр һәм хайваннар матәм киеме белән каплансын, һәркем Аллаһыга ихлас дога кылсын, үзләренең явыз юлларын калдырсын һәм җәбер-золым кылуын ташласын. 9  Кем белә, бәлки, Аллаһы үз ниятен үзгәртеп* ачуын тыяр, һәм без һәлак булмабыз». 10  Аларның ни эшләгәннәрен, үзләренең явыз юлларын калдырганнарын күргәч,+ Аллаһы аларга бәла китерү ниятеннән кире кайтты* һәм бәла җибәрмәде.+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «Аллаһы каршында бөек».
Яки «безгә бәла китерергә ниятләгәненә үкенеп».
Яки «китерергә ниятләгәненә үкенде».

Искәрмәләр

Медиаматериал