Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

21 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Ачылыш китабы киләчәгебез турында нәрсә сөйли?

Ачылыш китабы киләчәгебез турында нәрсә сөйли?

«Амин! Кил, Хуҗабыз Гайсә» (АЧЫЛ. 22:20).

142 ҖЫР Өметебезгә ябышыйк

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Һәрбер кеше нинди сайлау алдында тора?

 ҺӘРБЕР кеше алдында җитди сайлау тора: Йәһвәне Галәм Хакиме итеп таныргамы яисә аның иң явыз дошманы Шайтан Иблис ягына басаргамы? Өченче вариант юк. Кешенең бу сорау буенча карарына аның мәңгелек киләчәге бәйле (Мат. 25:31—33, 46). «Бөек афәт» вакытында исән калу өчен тамга алган кешеләр коткарылган булачак, ә ерткычның тамгасын алган кешеләр юк ителәчәк (Ачыл. 7:14; 14:9—11; Йәз. 9:4, 6).

2. a) Еврейләргә 10:35—39 дагы сүзләр безне нәрсә эшләргә дәртләндерә? ә) Ачылыш китабы безгә хезмәттә ничек булыша ала?

2 Еврейләргә 10:35—39 укы. Сез, Йәһвә ягына басып, бик акыллы сайлау ясагансыз. Сез башкаларга да шундый ук сайлау ясарга булышырга тырышасыздыр. Ачылыш китабында Йәһвәнең дошманнарын нинди киләчәк көткәне һәм аңа тугры хезмәт иткән кешеләрне нинди гаҗәеп фатихалар көткәне турында әйтелә. Бу фикерләрне карап чыгу бик файдалы булыр, чөнки бу үзегезгә дә хезмәт итүдән туктамаска булышыр. Сез, бу фикерләрне башкаларга сөйләп, аларны Йәһвә юлына басарга дәртләндерә аласыз.

3. Бу мәкаләдә без нәрсә карап чыгарбыз?

3 Бу мәкаләдә без мондый сорауларны карап китәрбез: Йәһвә хакимлеге яклы кешеләрне нинди киләчәк көтә? Ачылыш китабында сурәтләнгән җете кызыл төстәге ерткыч ягына баскан кешеләрне нинди киләчәк көтә? Әйдәгез, белик.

ЙӘҺВӘГӘ ТУГРЫ БУЛГАННАРНЫ НИНДИ ӘҖЕР КӨТӘ?

4. Рәсүл Яхъя Гайсә белән бергә күктә кемне күргән?

4 Күренештә рәсүл Яхъя Йәһвәгә хезмәт иткән һәм мәңгелек тормыш бүләген алачак ике төркемне күргән. Беренче төркемгә 144 000 кеше керә (Ачыл. 7:4). Алар, Гайсә белән бергә Патшалыкта идарә итәр өчен, күккә алынган һәм күктән кешеләр белән идарә итәчәк (Ачыл. 5:9, 10; 14:3, 4). Бу төркем Гайсә белән күктәге Сион тавында басып тора (Ачыл. 14:1).

5. Җирдә яшәүче майланганнар белән тиздән нәрсә булачак?

5 Гасырлар дәвамында меңләгән кеше майланганнар булып сайланган булган (Лүк 12:32; Рим. 8:17). Үлгән, әмма тугры булып калган майланганнар күктәге тормышка терелтелгән һәм хәзер күктә Гайсә белән бергә. Яхъя күренеше буенча, соңгы көннәрдә майланганнарның калдыгы гына калачак. Бу кечкенә төркемгә бөек афәт алдыннан соңгы мөһер сугылган булачак, ягъни алар Йәһвә аларны күккә төгәл алачагын аңларлар (Ачыл. 7:2, 3; 12:17). Бөек афәт вакытында әле җирдә яшәүче майланганнар күккә алыначак. Алар Гайсә һәм башка майланганнар белән бергә Аллаһы Патшалыгында идарә итә башлаячак (Мат. 24:31; Ачыл. 5:9, 10).

6, 7. a) Яхъя нинди икенче төркем күргән һәм алар турында нәрсә билгеле? ә) Ни өчен Ачылыш китабының 7 нче бүлеге майланганнарның калдыгы өчен дә, «бихисап күп кеше» өчен дә әһәмиятле?

6 Яхъя тагын бер төркемне — «бихисап күп кешене» күргән. 144 000 нән аермалы буларак, бу төркемнең саны билгесез (Ачыл. 7:9, 10). Яхъяга бу төркем турында мондый сүзләр әйтелгән булган: «Алар бөек афәтне кичереп киләләр һәм озын киемнәрен Бәрәннең каны белән юып агартканнар» (Ачыл. 7:14). Бөек афәтне кичереп чыккач, «бихисап күп кеше» җирдә яшәячәк һәм гаҗәеп фатихалар татыячак (Зәб. 37:9—11, 27—29; Гыйб. сүз. 2:21, 22; Ачыл. 7:16, 17).

7 Күктә идарә итәргә сайланган булсагыз да, җирдә мәңге яшәргә өметләнсәгез дә, сез үзегезне Ачылыш китабының 7 нче бүлегендә сурәтләнгән кешеләр арасында күрәсезме? Күрергә тырышыгыз. Ул вакыт Аллаһының бөтен хезмәтчеләре өчен гаҗәеп булыр. Без Йәһвә ягына басканыбызга шундый шат булырбыз! Ачылыш китабында бөек афәт турында тагын нәрсә әйтелә? (Мат. 24:21)

АЛЛАҺЫ ДОШМАННАРЫН НӘРСӘ КӨТӘ?

8. Бөек афәт ничек башланачак һәм күпчелек кеше ничек эш итәчәк?

8 Үткән мәкаләдә әйтелгәнчә, тиздән хөкүмәтләр Бөек Бабылга, ягъни ялган диннәрнең бөтендөнья империясенә, һөҗүм итәчәк (Ачыл. 17:16, 17). Шулай итеп бөек афәт башланачак. Ул вакытта бик күп кеше Аллаһы оешмасына агылыр дип уйлар өчен нигез бармы? Юк. Киресенчә, Ачылыш китабының 6 нчы бүлеге буенча, ул киеренке вакытта Йәһвәгә хезмәт итмәгән кешеләр «тауларда», ягъни сәяси һәм сәүдә оешмаларында, яклау эзләячәк. Бу кешеләр Аллаһы Патшалыгы яклы булмаганга, Йәһвә аларны үз дошманнары дип санаячак (Лүк 11:23; Ачыл. 6:15—17).

9. Бөек афәт вакытында Йәһвә халкы нәрсә белән аерылып торачак һәм бу нәрсәгә китерәчәк?

9 Бөек афәт вакытында Йәһвә хезмәтчеләре башка кешеләрдән бик нык аерылып торачак. Ул Йәһвәгә хезмәт иткән һәм «ерткыч» яклы булмаган бердәнбер оешма булачак (Ачыл. 13:14—17). Моның аркасында Йәһвәнең дошманнары бик ярсыр. Нәтиҗәдә, милләтләр берләшмәсе Аллаһы халкына бөтен җир буйлап һөҗүм итәчәк. Изге Язмаларда бу һөҗүм Магог җиреннән Гогның һөҗүме дип атала (Йәз. 38:14—16).

10. Ачылыш 19:19—21 дән күренгәнчә, Йәһвә Гогның һөҗүм итүенә ничек карар?

10 Йәһвә бу һөҗүмгә ничек карар? «Көчле ярсуым ялкынланып китәр»,— дип әйтә Йәһвә (Йәз. 38:18, 21—23). Ачылыш китабының 19 нчы бүлегендә аннан соң булачак вакыйгалар сурәтләнгән. Йәһвә үз Улын, Гайсә Мәсихне, үзенең халкын якларга һәм дошманнарны юк итәргә җибәрер. Аның белән бергә «күкләр гаскәре», ягъни тугры фәрештәләр һәм 144 000 хакимдәше, булачак (Ачыл. 17:14; 19:11—15). Бу сугыш нәрсә белән тәмамланыр? Аллаһыга каршы торган бар кешеләрнең һәм оешмаларның эзе дә калмаячак! (Ачылыш 19:19—21 укы.)

СУГЫШТАН СОҢ БУЛАЧАК ТУЙ КӨНЕ

11. Ачылыш китабының ахырында нинди тантаналы вакыйга турында әйтелә?

11 Үзегезне Армагеддоннан соң күз алдына китерегез. Аллаһының дошманнары юк, бөтен җирдә тынычлык һәм шатлык хөкем сөрә! Бөек Бабыл юк ителгәнгә, күктә шатлык авазлары ишетелә. Әмма шатланыр өчен тагы да әһәмиятлерәк бер сәбәп бар (Ачыл. 19:1—3). Сүз «Бәрәннең туй көне» турында бара (Ачыл. 19:6—9). Бу туй — бөтен Ачылыш китабының иң кульминацион моменты!

12. Ачылыш 21:1, 2 дән күренгәнчә, Бәрәннең туе кайчан үткәреләчәк?

12 Бу бөек туй кайчан булачак? 144 000 майланган мәсихченең барысы да Армагеддон алдыннан инде күктә булса да, туй әле ул вакытта үткәрелмәячәк. (Ачылыш 21:1, 2 укы.) Кәләш белән Бәрәннең туе Армагеддоннан соң булачак. Ул вакытта Аллаһының бер дошманы да инде калмаячак (Зәб. 45:3, 4, 13—17).

13. Күктәге туй көне Бәрән һәм кәләш өчен нинди мәгънәгә ия?

13 Бәрәннең туе майланганнар һәм Гайсә өчен нинди мәгънәгә ия булыр? Туй көне ир белән хатынны берләштергән кебек, күктәге символик туй көне дә Мәсих-Патшаны һәм аның «кәләшен», ягъни 144 000 хакимдәшен, берләштерер. Бу вакыйга белән яңа Хөкүмәтнең Меңъеллык идарә итүе башланачак (Ачыл. 20:6).

МӘҺАБӘТ ШӘҺӘР ҺӘМ СЕЗНЕҢ КИЛӘЧӘГЕГЕЗ

Ачылыш китабының 21 нче бүлегендә «күктән, Аллаһыдан төшүче» Яңа Иерусалим турында әйтелә. Меңъеллык идарә вакытында бу шәһәр тыңлаучан кешеләргә күп фатихалар китерәчәк (14—16 нчы абзацларны кара.)

14, 15. Ачылыш китабының 21 нче бүлегендә 144 000 майланган мәсихче нинди образ белән күрсәтелгән? (Тышлыктагы рәсемне кара.)

14 Ачылыш китабының 21 нче бүлегендә 144 000 майланган мәсихче «Яңа Иерусалим» дип аталган гүзәл шәһәр белән чагыштырыла (Ачыл. 21:2, 9). Шәһәрнең 12 нигез ташында «Бәрәннең 12 рәсүленең исемнәре язылган». Бу Яхъяның игътибарын җәлеп иткәндер. Шул ташларның берсендә ул үз исемен күрә бит. Нинди зур хөрмәт! (Ачыл. 21:10—14; Эфес. 2:20)

15 Бер шәһәр дә бу символик шәһәргә тиң түгел. Шәһәрнең баш урамы саф алтын, 12 капкасы — 12 энҗе, стеналары һәм нигезләре асылташлар белән бизәлгән, һәм бар яклары тип-тигез (Ачыл. 21:15—21). Әмма бер нәрсә җитеп бетми. Яхъяның киләсе сүзләренә игътибар итегез: «Мин шәһәрдә гыйбадәтханә күрмәдем, чөнки бу шәһәрнең гыйбадәтханәсе — Чиксез Кодрәт Иясе Йәһвә Аллаһы үзе һәм Бәрән. Шәһәргә кояшның да, айның да яктысы кирәк түгел, чөнки Аллаһының даны аны яктыртып тора, ә шәһәрнең яктырткычы — Бәрән» (Ачыл. 21:22, 23). Гыйбадәтханә кирәк тә түгел, чөнки Яңа Иерусалимны тәшкил иткән майланганнар Йәһвәгә турыдан-туры мөрәҗәгать итә (Евр. 7:27; Ачыл. 22:3, 4). Йәһвә Аллаһы һәм Гайсә Мәсих бу шәһәрнең гыйбадәтханәсе булып тора.

«Тормыш суы елгасы» һәм «агачлар» кемгә фатихалар китерәчәк? (16, 17 нче абзацларны кара.)

16. Аллаһы Патшалыгының 1 000 ел идарә итүе вакытында кешеләр нинди фатихалар алачак?

16 Һичшиксез, майланганнарга бу шәһәр турында уйлану күп шатлык китерә! Әмма җирдә мәңге яшәргә өметләнгән кардәшләр дә бу шәһәр турында күбрәк белергә тели, чөнки Аллаһы Патшалыгының Меңъеллык идарә итүе вакытында Яңа Иерусалим аларга да исәпсез күп фатихалар китерәчәк. Яхъя шәһәрдән чыккан «тормыш суы елгасын» күргән. Елганың ике яры буйлап та «җимеш бирүче тормыш агачлары» үсә. Аларның «яфраклары халыкларны савыктыру өчен» (Ачыл. 22:1, 2). Бу су һәм агачлар бар кешеләргә файда китерәчәк. Әкрен-әкрен тыңлаучан кешеләр камиллеккә ирешәчәк. Ул чакта кешеләр чирләр, авырту, күз яшьләре һәм кайгы нәрсә икәнен белмәячәк (Ачыл. 21:3—5).

17. Ачылыш 20:11—13 буенча, Меңъеллык идарә вакытында кем фатихалар татыячак?

17 Кем яңа дөнья фатихаларын татыячак? Иң беренче чиратта, бөек афәтне кичереп чыккан кешеләр һәм яңа дөньяда туа алган балалар. Әмма алар гына түгел. Ачылыш китабының 20 нче бүлегендә үлгән кешеләр терелтелгән булачак дип әйтелгән. (Ачылыш 20:11—13 укы.) Күптән үлгән «тәкъва» кешеләр һәм «тәкъва булмаганнар», ягъни Йәһвә турында белем алырга мөмкинлекләре булмаган кешеләр, кире тормышка кайтачак (Рәс. 24:15; Яхъя 5:28, 29). Меңъеллык идарә вакытында бар кешеләр дә терелтеләчәк дип әйтеп булмый. Йәһвәне аңлы рәвештә кире каккан кешеләр терелтелмәячәк. Аларның Йәһвә хуплавын алырга мөмкинлекләре булган, әмма алар аны кулланмаган. Шуңа күрә алар җирдәге оҗмахта яшәргә лаек түгел (Мат. 25:46; 2 Тис. 1:9; Ачыл. 17:8; 20:15).

СОҢГЫ СЫНАУ

18. 1 000 елның азагына кешеләр нәрсәгә ирешәчәк?

18 1 000 елның азагында җирдә яшәүче бар кешеләр камиллеккә ирешәчәк. Беркем дә Адәмнән күчкән гөнаһның колы булмаячак (Рим. 5:12). Без Адәм гөнаһы аркасындагы ләгънәттән азат булырбыз. Шул мәгънәдә 1 000 елның азагына кешеләр «терелтеләчәк» (Ачыл. 20:5).

19. Ни өчен соңгы сынау булачак?

19 Шайтан Гайсә Мәсихнең сафлыгын бозарга тырышса да, Гайсә басым астында сынмаган һәм сынауларда да тугрылыгын саклаган. Шайтан киләчәктә дә камил кешеләрне сынаячак. Без ул вакытта Аллаһыга тугры калырбызмы? 1 000 ел үткәннән соң, Шайтан упкыннан азат ителгәч, һәрберебезнең бу сорауга җавап бирергә мөмкинлеге булачак (Ачыл. 20:7). Соңгы сынауда тугры булып калачак кешеләр мәңгелек тормышка һәм чын азатлыкка ия булачак (Рим. 8:21). Ә Шайтанның һәм аның җеннәренең фетнәсенә кушылачак кешеләр алар белән бергә юк ителәчәк (Ачыл. 20:8—10).

20. Ачылыш китабы турында уйлану сездә нинди хисләр уята?

20 Ачылыш китабындагы пәйгамбәрлекләрне карап чыгу сезгә ничек тәэсир итте? Аларны карап чыгу сезне әллә сөендермиме? Башкаларны да саф гыйбадәт кылуга чакыру теләгегез әллә тумыймы? (Ачыл. 22:17) Әлбәттә, бу вакыйгалар турында уйлану безне ваемсыз калдырмый һәм безнең дә, рәсүл Яхъя кебек, болай дип әйтәсебез килә: «Амин! Кил, Хуҗабыз Гайсә» (Ачыл. 22:20).

27 ҖЫР Аллаһы угыллары Мәсихкә кушыла

^ Бу мәкалә — Ачылыш китабына багышланган өч мәкаләнең өченчесе. Без Йәһвәнең тугры хезмәтчеләренең киләчәкләре һәм Аллаһы хакимлегенә каршы чыккан кешеләрне нәрсә көткәне турында сөйләшербез.