Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

142 НЧЕ ҖЫР

Өметебезгә ябышыйк

Өметебезгә ябышыйк

(Еврейләргә 6:18, 19)

  1. 1. Күп гасырлар кешеләр җәфа чигәләр,

    Бар эшләре — җил куу һәм буш нәрсә.

    Кол шикелле, гөнаһка бирешәләр —

    Ул аларны әсиргә ала.

    КУШЫМТА:

    Кушыл җырга, данлыкла Патшаны!

    Алла Угылы юк итәр гөнаһны.

    Шул өметкә җаныбыз ябыша,

    Ул — якорь кебек; ул безне юата.

  2. 2. «Бу көн якын!» — дип, бөтен җирдә сөйлибез.

    Кешеләргә хакыйкать өмет бирә.

    Ыңгырашсак та, азат ителербез.

    Дан китерик Аллаһыбызга.

    КУШЫМТА:

    Кушыл җырга, данлыкла Патшаны!

    Алла Угылы юк итәр гөнаһны.

    Шул өметкә җаныбыз ябыша,

    Ул — якорь кебек; ул безне юата.