Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

27 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Эзәрлекләүләргә бүгеннән үк әзерләнегез

Эзәрлекләүләргә бүгеннән үк әзерләнегез

«Мәсих Гайсәнең шәкерте буларак Аллаһыга бирелеп яшәргә теләүче һәркем эзәрлекләүләр кичерәчәк» (2 ТИМ. 3:12).

129 ҖЫР Без нык булып торырбыз

БУ МӘКАЛӘДӘ *

1. Ни өчен безгә эзәрлекләүләргә әзер булырга кирәк?

ГАЙСӘ МӘСИХ үз шәкертләренең эзәрлекләүләргә дучар булачагын белгән һәм аларны моның турында үлеме алдындагы кичне кисәткән (Яхъя 17:14). Шул вакыттан алып бүгенге көнгә кадәр тугры мәсихчеләр эзәрлекләнә (2 Тим. 3:12). Бу дөньяның ахыры якынлашкан саен, хак гыйбадәт кылуга каршы торучылар безне тагы да ныграк нәфрәт итәчәк (Мат. 24:9).

2, 3. а) Курку безгә ничек тәэсир итә ала? ә) Без бу мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?

2 Без эзәрлекләүләргә ничек әзерләнә алабыз? Безгә эзәрлекләүләрне бар нечкәлекләренә хәтле күз алдына китереп торасы юк. Югыйсә безне курку-борчу хисе биләп алыр. Андый хисләргә бирелү безне әле сынаулар башланганчы хезмәтне калдырырга этәрә ала (Гыйб. сүз. 12:25; 17:22). Курку бит — «дошманыбыз Иблис» кулланган уңышлы тозакларның берсе (1 Пет. 5:8, 9). Алайса, нәрсә эшләү мөһим?

3 Бу мәкаләдә без Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне ныгытыр өчен нәрсә эшләргә кирәклеген карап чыгарбыз һәм ни өчен Аллаһы белән дуслыгыбызны бүгеннән үк ныгыту мөһим икәнен күрербез. Шулай ук кыюлык үстерер өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белербез. Ахырда без эзәрлекләүләргә нинди караш сакларга кирәк икәненә игътибар итәрбез.

ЙӘҺВӘ БЕЛӘН ДУСЛЫКНЫ НИЧЕК НЫГЫТЫРГА?

4. Еврейләргә 13:5, 6 буенча, без нәрсәдә инанган булырга тиеш һәм ни өчен бу мөһим?

4 Йәһвәнең яратуында инанган булыгыз; аның сезне беркайчан да калдырмаячагын истә тотыгыз. (Еврейләргә 13:5, 6 укы.) Күп еллар элек «Күзәтү манарасы»нда болай дип әйтелгән иде: «Аллаһыны яхшы белүче кеше сынаулар вакытында аңа нык таяныр». Бу чыннан да хак сүзләр! Эзәрлекләүләрне уңышлы кичереп чыгар өчен, безгә Йәһвәне яратырга һәм аңа тулысынча таянырга кирәк; Аллаһының яратуында бер дә шикләнмик (Мат. 22:36—38; Ягък. 5:11).

5. Сезгә Йәһвәнең яратуына инанырга нәрсә булышыр?

5 Изге Язмаларны һәр көн укыгыз; максатыгыз Йәһвәгә якынлашу булсын (Ягък. 4:8). Укыганда, Йәһвәнең күркәм сыйфатларына игътибар итәргә тырышыгыз. Аның сүзләрендә һәм эшләрендә чагылган яратуын күрегез (Чыг. 34:6). Кайберәүләргә Аллаһының үзләрен яратуына ышану авыр, чөнки алар ярату күреп үсмәгән. Сезгә дә Йәһвәнең яратуына ышану авыр булса, Йәһвәнең сезгә үз игелеген һәм шәфкатен ничек итеп күрсәткәне турында һәр көн язып барыгыз (Зәб. 78:38, 39; Рим. 8:32). Изге Язмаларда укыганнарыгыз һәм шәхси тәҗрибәгез турында уйланып, сез, мөгаен, Йәһвәнең сезнең өчен башкарган күп эшләрен исегезгә төшерә алырсыз. Йәһвәнең сезнең хакка нәрсәләр эшләгәнен кадерләсәгез, аның белән дуслыгыгыз нык булыр (Зәб. 116:1, 2).

6. Зәбур 94:17—19 буенча, эчкерсез дога сезгә ничек ярдәм итәр?

6 Өзлексез дога кылыгыз. Үз атасының кочагында булган малайны күз алдыгызга китерегез. Андый малай үзен имин хис итә, ул әтисенә көн дәвамында булган бар нәрсәне сөйләргә курыкмый. Йәһвәгә һәр көн эчкерсез дога кылсагыз, сезнең дә күктәге Атагыз белән шундый ук якын мөнәсәбәтләрегез булачак. (Зәбур 94:17—19 укы.) Йәһвәгә дога кылганда, аңа күңелегезне «су түккәндәй бушатыгыз», Атагызга борчу-куркуларыгызны сөйләгез (Ирм. елав. 2:19). Нәтиҗәдә, сез «һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгы» кичерерсез (Флп. 4:6, 7). Андый кайнар догалар сезне Йәһвәгә тагы да якынлаштырыр (Рим. 8:38, 39).

Йәһвәгә һәм аның Патшалыгына иманыбыз нык булса, без кыю булырбыз

Аллаһы Патшалыгының нинди фатихалар китерәчәген белү Стэнли Джоунз кардәшнең иманын ныгыткан (7 нче абзацны кара.)

7. Ни өчен күктәге Патшалык белән бәйле вәгъдәләргә ышану үтә мөһим?

7 Аллаһы Патшалыгының җиргә фатихалар китерәчәгенә инанган булыгыз (Сан. 23:19). Моңа иманыгыз нык булмаса, Шайтан белән аның хезмәтчеләренә сезне куркуда тоту җиңелрәк булыр (Гыйб. сүз. 24:10; Евр. 2:15). Аллаһы Патшалыгы китерәчәк фатихаларга иманыгызны бүген ничек ныгытып була? Шәхси өйрәнү вакытында Патшалыкка кагылышлы пәйгамбәрлекләрне һәм ни өчен аларның үтәләчәгенә ышанып булганын тикшерегез. Моны Стэнли Джоунз сүзләре раслый. Бу кардәш үз иманы өчен җиде елга хөкем ителгән булган. Аңа тугры булып калырга нәрсә булышкан? Ул болай дигән: «Иманым какшамас булды, чөнки мин Аллаһы Патшалыгы һәм аның нәрсә башкарачагы турында белә идем һәм моңа беркайчан да шикләнми идем. Бернәрсә дә мине Йәһвәне калдырырга мәҗбүр итә алмый иде». Аллаһы вәгъдәләренә иманыгыз нык булса, сез Йәһвәгә якынлашырсыз һәм куркуга бирелмәссез (Гыйб. сүз. 3:25, 26).

8. Җыелыш очрашуларына карашыбыз нәрсәне күрсәтә? Аңлатыгыз.

8 Регуляр рәвештә мәсихче очрашуларга йөрегез. Җыелыш очрашулары безгә Йәһвә белән дуслыгыбызны ныгытырга булыша. Очрашуларга карашыбыз киләчәктә, эзәрлекләүләргә дучар булганда, тугры кала алырбызмы, юкмы икәнен күрсәтә (Евр. 10:24, 25). Ни өчен? Бүген әллә ни җитди сәбәпләр булмый торып җыелыш очрашуларын калдырабыз икән, киләчәктә, очрашуларга йөрер өчен, тормышыбызны куркыныч астына куярга туры килгәндә, без моны ничек эшли алырбыз соң? Икенче яктан, хәзер очрашуларга йөрергә тәвәккәл булсак, дошманнар киләчәктә безне очрашуларга йөрүдән туктата алмас. Җыелыш очрашуларын кадерләргә өйрәнер өчен бүген иң яхшы вакыт. Җыелышларга йөрү безгә шатлык китерсә, дошманнар да, хөкүмәт тарафыннан тыю да безне куркытмас һәм «без кешеләргә түгел, ә иң элек хакимебез Аллаһыга буйсынырбыз» (Рәс. 5:29).

Шигырьләрне һәм рухи җырларны ятлау сезгә киләчәктәге эзәрлекләүләргә әзерләнергә булышыр (9 нчы абзацны кара.) *

9. Ни өчен шигырьләрне ятлау — эзәрлекләүләргә әзерләнер өчен яхшы мөмкинлек?

9 Яраткан шигырьләрегезне ятлагыз (Мат. 13:52). Билгеле, хәтеребез камил түгел, ләкин Йәһвә безгә үзенең изге рухы ярдәмендә Изге Язмалардан ятлаган шигырьләрне кирәк чакта искә төшерергә булышыр (Яхъя 14:26). Көнчыгыш Германиядә төрмә камерасында берүзе утырган бер абый-кардәш болай дигән: «Төрмәгә эләккәнче, Изге Язмалардан йөзләгән шигырьне ятлаганыма мин бик шат идем. Бу чын фатиха булып чыкты. Чөнки буш көннәремне мин Изге Язмалардагы фикерләр турында уйлануга багышлый ала идем». Ятланган шигырьләр кардәшебезгә Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен саклап калырга һәм, нәтиҗәдә, тугры калырга ярдәм иткән.

(10 нчы абзацны кара) *

10. Ни өчен рухи җырларны ятлау мөһим?

10 Рухи җырлар җырлагыз һәм ятлагыз. Филипия шәһәрендә төрмәдә утырганда, рәсүл Паул белән Силас мәдхияләр җырлаган; алар бу мәдхияләрне яттан белгән (Рәс. 16:25). Советлар Союзында яшәгән һәм Себергә сөргенгә җибәрелгән кардәшләр дә рухи җырлардан көч тапкан. Мәсәлән, Мария Федунь исемле апа-кардәш болай дип әйткән: «Без җыр китабыннан белгән җырларны җырладык». Аның сүзләре буенча, җырлар җырлау кардәшләрне рухландырган һәм Йәһвәгә якынлаштырган. Яраткан җырыгызны җырлау сезгә әллә көч өстәмиме? Ник аны ятламаска? (« Мине кыю ит» дигән рамканы кара.)

КЫЮЛЫГЫГЫЗНЫ ҮСТЕРЕГЕЗ

11, 12. а) 1 Ишмуил 17:37, 45—47 буенча, ни өчен Давыт кыю булган? ә) Давытның мисалы безне нәрсәгә өйрәтә?

11 Эзәрлекләүләр вакытында бирешмәс өчен, кыюлык кирәк. Сезгә бу сыйфат җитеп бетмәгәнен сизсәгез, нәрсә эшләп була? Онытмагыз: кыюлык никадәр дәү, көчле я сәләтле булуыбыздан тормый. Яшь Давыт мисалын исебезгә төшерик. Голиат белән чагыштырганда, Давыт кечкенә буйлы һәм начар коралланган егет булган. Давытның хәтта кылычы да булмаган. Ләкин ул кыю булган, шуңа күрә тәкәббер әзмәвергә каршы сугышырга чыккан.

12 Ни өчен Давыт шулкадәр кыю булган? Ул Йәһвәнең үзенә ярдәм итәчәгенә ышанган. (1 Ишмуил 17:37, 45—47 укы.) Давыт, Голиат белән чагыштырганда, үзенең кечкенә булуына игътибар итмәгән. Ул, Аллаһы белән чагыштырганда, Голиатның никадәр кечкенә булуына игътибарын туплаган. Бу безне нәрсәгә өйрәтә? Йәһвәнең безнең яклы булганына инанган булсак һәм дошманнарыбызның, Чиксез Кодрәт иясе белән чагыштырганда, нинди булганнарын истә тотсак, кыюлыгыбыз үсәр (2 Елъ. 20:15; Зәб. 16:8). Эзәрлекләүләр килгәнче, үз кыюлыгыбызны ничек үстерергә?

13. Без кыюлыкны ничек ныгыта алабыз? Аңлатыгыз.

13 Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләп, без кыюлыгыбызны үстерәбез дип әйтеп була. Ни өчен? Чөнки вәгазьдә катнашканда, без Йәһвәгә таянырга һәм куркуыбызны җиңәргә өйрәнәбез (Гыйб. сүз. 29:25). Күнегүләр мускулларны ныгыткан кебек, өйдән өйгә йөреп хезмәт итү, җәмәгать урыннарында, очраклы рәвештә һәм кешеләрнең эш урыннарында вәгазьләү дә безгә кыюрак булып китәргә булыша. Бүген кыюлык белән вәгазьләсәк, киләчәктә эшчәнлегебез тыелса да, вәгазь эшендә катнашырга курыкмабыз (1 Тис. 2:1, 2).

Нэнси Юэн вәгазьләүдән туктарга теләмәгән (14 нче абзацны кара.)

14, 15. Нэнси Юэн һәм Валентина Гарновская очраклары безне нәрсәгә өйрәтә?

14 Әйдәгез, гаҗәеп кыюлык күрсәткән ике апа-кардәшнең мисалын карап чыгыйк. Аларның берсе — Нэнси Юэн. Бу апа-кардәшнең буе нибары метр ярым булса да, аны куркыту җиңел булмаган *. Бернигә дә карамастан, ул Патшалык хәбәрен вәгазьләүдән туктамаган. Нәтиҗәдә, аңа коммунистик Кытайда якынча 20 ел төрмәдә утырырга туры килгән. Аңардан сорау алган кешеләр Нэнси кардәшебез турында «ул илебезнең иң үҗәт кешесе» дип әйткән.

Валентина Гарновская Йәһвәнең үзенә ярдәм иткәнен сизгән (15 нче абзацны кара.)

15 Икенче апа-кардәш — Валентина Гарновская. Ул Советлар Союзында өч тапкыр хөкем ителгән һәм, гомумән алганда, төрмәдә 21 ел утырып чыккан *. Нәрсә аркасында? Ул вәгазь эшендә катнашкан. Гаепләүчеләр хәтта аны «аеруча куркыныч җинаятьче» дип атаган. Ни өчен бу апа-кардәшләр кыю булган? Алар Йәһвәнең үзләре белән булганына шикләнмәгән.

16. Чын кыюлыкның нигезе нәрсәдә?

16 Шулай итеп, кыю булыр өчен, безгә үз көчебез белән сәләтләребезгә түгел, ә Йәһвәнең үзебез белән булганына һәм безнең хакка көрәшкәненә ышану зарур (Кан. 1:29, 30; Зәк. 4:6). Андый инанганлык чын кыюлыкның нигезе булып тора.

КЕШЕЛӘР ЯГЫННАН НӘФРӘТКӘ НИЧЕК КАРАРГА?

17, 18. Яхъя 15:18—21 дә язылганча, Гайсә нәрсә турында кисәткән? Аңлатыгыз.

17 Җәмгыять безне хөрмәт иткәндә, бу безгә шатлык китерә. Шулай да, кешеләр безне яратып бетермәсә дә, үзебезне начар дип санау хата булыр иде. Гайсә болай дигән: «Башкалар сезне Адәм Улы аркасында нәфрәт иткәндә, куганда, мәсхәрәләгәндә һәм исемегезгә хурлык китергәндә, сез бәхетле» (Лүк 6:22). Бу сүзләр белән Гайсәнең нәрсә әйтәсе килгән?

18 Гайсә начар мөнәсәбәт мәсихчеләргә шатлык китерер дип әйтергә теләмәгән. Ул үз шәкертләрен кисәтергә теләгән. Без бит дөньядан түгел һәм Гайсәнең өйрәтүләре буенча яшибез, ул вәгазьләгән хәбәрне таратабыз. Шуңа күрә дөнья безне нәфрәт итә дә. (Яхъя 15:18—21 укы.) Әмма бу безне борчырга тиеш түгел. Без бит күктәге Атабызны яратабыз һәм алга таба да аны сөендерергә тырышырбыз.

19. Без рәсүлләрдән нәрсәгә өйрәнәбез?

19 Кешеләр безгә нәрсә генә әйтмәсен, нәрсә генә эшләмәсен, Йәһвә Шаһитләре булуыбыздан оялмыйк! (Мик. 4:5) Гайсәнең рәсүлләре калдырган үрнәк безгә кешеләрдән курку хисен җиңәргә булышыр. Рәсүлләр, дин җитәкчеләренең үзләрен нәфрәт иткәннәрен белсәләр дә һәм Гайсәнең үтерелүеннән бик аз вакыт үткән булса да, гыйбадәтханәгә йөрүләрен дәвам иткән (Рәс. 5:17, 18, 27, 28). Алар үзләренең Гайсә шәкертләре булулары турында әйтергә курыкмаган (Рәс. 5:42). Без дә үзебезнең Йәһвә Шаһитләре булуыбызны бүгеннән үк ачык итеп әйтсәк — мәсәлән, эштә, мәктәптә я күршеләр белән сөйләшкәндә,— безгә эзәрлекләүләр вакытында кешеләрдән куркуга бирелмәскә җиңелрәк булыр (Рәс. 4:29; Рим. 1:16).

20. Рәсүлләр, нәфрәткә дучар булса да, ни өчен бәхетле булып калган?

20 Рәсүлләр шатлыкларын ничек саклый алган? Алар үзләренә карата булган нәфрәтнең сәбәбен аңлаган һәм Йәһвә ихтыярын үтәгәннәре аркасында начар мөгамәләгә дучар булуны зур хөрмәт дип санаган (Лүк 6:23; Рәс. 5:41). Еллар узгач, рәсүл Петер болай дип язган: «Тәкъва булганыгыз өчен газап чигәсез икән, сез бәхетле» (1 Пет. 2:19—21; 3:14). Кешеләрнең безне тәкъвалык өчен нәфрәт итүләрен истә тотсак, аларның начар мөнәсәбәте безне туктата алмас.

АЛДАН ӘЗЕРЛӘНЕГЕЗ

21, 22. а) Эзәрлекләүләргә әзерләнер өчен, сез нәрсә эшләргә карар иттегез? ә) Киләсе мәкаләдә нәрсә каралачак?

21 Эзәрлекләүләрнең кайчан башланачагын я хөкүмәтнең эшчәнлегебезне кайчан тыячагын без төгәл белмибез. Әмма без бу эзәрлекләүләргә алдан әзерләнә алабыз; моның өчен безгә Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне ныгытырга, кыюлык үстерергә һәм кешеләрнең нәфрәтенә дөрес караш сакларга кирәк. Бүгеннән үк әзерләнү безгә киләчәктә тугры булып калырга булышыр.

22 Эшчәнлегебез тыелганда, нәрсәне истә тоту мөһим? Андый шартларда хезмәт итәргә нинди принциплар ярдәм итәр? Моның турында сүз киләсе мәкаләдә барачак.

118 ҖЫР «Иманыбызны арттырчы»

^ 5 абз. Без кешеләрнең үзебезне нәфрәт итүләрен бер дә теләмибез. Әмма иртәме-соңмы барыбыз да эзәрлекләүләргә дучар булыр. Бу мәкалә безгә эзәрлекләүләр вакытында кыюлык сакларга ярдәм итәчәк.

^ 14 абз. Телевидениебездәге ИНТЕРВЬЮ ҺӘМ ОЧРАКЛАР бүлекчәсендә «Йәһвәнең исеме барысына билгеле булачак» дигән видеоны һәм «Күзәтү манарасы» (ингл.), 1979 ел, 15 июль, 4—7 б. кара.

^ 15 абз. «Күзәтү манарасы», 2009 ел, 15 апрель, 9, 10 б., абз. 10, 11 һәм «Еллык басма» (рус), 2008 ел, 191, 192 б. кара.

^ 66 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: мәсихче ата-ана гаилә өйрәнүе вакытында карточкалар ярдәмендә балаларына Изге Язмалардагы шигырьләрне ятларга булыша.

^ 69 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: машинада җыелышка барганда, бер гаилә Патшалык җырларын җырлый.