Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мәсихче никахны ничек бәхетле итәргә?

Мәсихче никахны ничек бәхетле итәргә?

«Һәрберегез үз хатынын үзен яраткандай яратырга тиеш, ә хатын үз ирен тирән хөрмәт итсен» (ЭФЕС. 5:33).

ҖЫРЛАР: 36, 3

1. Туй көне гадәттә шатлыктан башланса да, ирле-хатынлыны никахта нәрсәләр көтәргә мөмкин? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

ТУЙ көнендә таң калырлык матур кәләшкәен күргәч, кияү егетнең күзләре сүз белән дә әйтеп биреп булмаган шатлыктан балкый. Йөрешкән чакларында аларның күңелләрендә бөреләнеп киткән мәхәббәт шулкадәр үсеп киткән ки, алар хәзер бер-берсенә тугрылык сакларга ант бирергә әзер. Ике җан бергә кавышып, бер гаилә булып киткәч, аларга бердәм булып калыр өчен, һичшиксез, күп кенә үзгәрешләр ясарга туры килер. Әмма Аллаһы Сүзендә никах корырга җыенган һәммә кеше өчен акыллы киңәшләр бар, чөнки никахка Нигез Салучы Аллаһы безне ярата һәм һәр гаиләнең нык һәм бәхетле булуын тели (Гыйб. сүз. 18:22). Шулай да Изге Язмаларда никахка керергә җыенган камилсез кешеләрнең «тормышларында үз авырлыклары булачак» дип ачыктан-ачык әйтелә (1 Көр. 7:28). Ирле-хатынлылар андый авырлыкларны киметер өчен нәрсә эшли ала? Мәсихчеләргә үз никахларын ничек ныгытырга һәм бәхетле итәргә?

2. Мәхәббәтнең нинди төрләрен никахта күрсәтү мөһим?

2 Изге Язмаларда яратуның я мәхәббәтнең мөһим булуы турында әйтелә. Назлы ярату (грекча фили́а) никахта бик кирәкле сыйфат. Романтик мәхәббәт (э́рос) рәхәтлек китерә. Балалар тугач, гаиләдәгеләргә эчкерсез мәхәббәт (сторге́) күрсәтү мөһим. Әмма принципларга нигезләнгән мәхәббәт (ага́пе) бәхетле никахның төп ачкычы. Мәхәббәтнең бу төре турында рәсүл Паул болай дип язган: «Һәрберегез үз хатынын үзен яраткандай яратырга тиеш, ә хатын үз ирен тирән хөрмәт итсен» (Эфес. 5:33).

ИР БЕЛӘН ХАТЫННЫҢ НИКАХТАГЫ РОЛЬЛӘРЕ

3. Никахта ярату никадәр көчле булырга тиеш?

3 Рәсүл Паул болай дип язган: «Ирләр, хатыннарыгызны яратып яшәгез, Мәсих тә, җыелышны яратып, аның хакына үзен биргән бит» (Эфес. 5:25). Бер-беребезне Гайсә безне яраткандай яратканда, без аның үрнәгенә иярәбез. (Яхъя 13:34, 35; 15:12, 13 укы.) Мәсихче ирле-хатынлылар арасындагы ярату шулкадәр көчле булырга тиеш ки, алар, кирәк булса, бер-берсе өчен хәтта үз гомерләрен бирергә әзер булырга тиеш. Әмма никахта җитди проблемалар килеп чыкканда, кайберәүләр андый адымга барырга әзер булмаска мөмкин. Әмма ага́пе мәхәббәте «барысына сабыр итә, барысына ышана, барысына өметләнә, һәрчак нык кала». Әйе, бу «мәхәббәт мәңгелек» (1 Көр. 13:7, 8). Бер-берсен яратырга һәм бер-берсенә тугрылык сакларга ант иткәннәрен истә тоту Аллаһыдан куркып яшәгән ирле-хатынлыларны туа алган проблемаларны Йәһвәнең югары принциплары буенча хәл итәргә дәртләндерәчәк.

4, 5. а) Гаилә башы буларак, ирнең роле нинди? ә) Хатын үз иренең башчылык итүенә ничек карарга тиеш? б) Бер ирле-хатынлыга нинди үзгәрешләр ясарга туры килгән?

4 Рәсүл Паул ир белән хатынның никахтагы вазифалары турында болай дигән: «Хатыннар үз ирләренә Хуҗабызга буйсынгандай буйсынсын, чөнки Мәсих җыелышның башы булган кебек, ир дә хатынның башы» (Эфес. 5:22, 23). Бу сүзләр хатын иргә караганда дәрәҗәсе буенча түбәнрәк дигәнне аңлатмый. Чынлыкта андый тәртип хатынга Аллаһы ышанып тапшырган рольне үтәргә булыша. Аллаһы: «Кешенең [Адәмнең] ялгыз булуы яхшы түгел. Аңа үзен тулыландыручы ярдәмче булдырыйм»,— диеп, хатынның никахтагы ролен ачык күрсәткән (Ярат. 2:18). Мәсихче ир, «җыелышның башы» Мәсихтән үрнәк алып, ярату белән башчылык итәргә тиеш. Ул шулай эшләгәндә, хатын үзен тыныч-имин хис итәчәк, һәм аңа иренә хөрмәт күрсәтү, ярдәм итү һәм буйсыну күпкә рәхәтрәк булачак.

5 Никахка кергәч, нинди үзгәрешләр ясарга туры килгәне турында Кэти [1] болай ди: «Кияүгә чыкканчы, мин үз-үземә хуҗа идем. Иремә таянырга өйрәнер өчен, миңа үземдә күп кенә үзгәрешләр ясарга туры килде. Әйе, кайчак бу бер дә җиңел түгел иде, әмма Йәһвәнең киңәшләре буенча эш итеп, без бер-беребезгә бик якын булып киттек». Аның ире Фред болай ди: «Карарлар кабул итү минем өчен беркайчан да җиңел булмады. Никахта ике кешене дә исәпкә алырга кирәк булганга, бу тагы да авыррак иде. Әмма дога кылып Йәһвәдән җитәкчелек сораганда һәм хатынымның әйткәннәренә колак салырга тырышканда моны эшләү көннән-көн җиңелрәк була бара. Мин үземне бердәм команда итеп хис итәм!»

6. Никахта проблемалар килеп чыкканда «бердәмлекнең камил бәйләнешләре» булган мәхәббәт ничек булыша?

6 Нык никах бер-берсенең кимчелекләренә карата мәрхәмәтлелек күрсәткән ике кешедән тора. Алар «бер-берсенә карата сабыр» һәм бер-берсен ихлас күңелдән кичерә. Әйе, ир дә, хатын да хата кыла. Әмма бу аларга үз хаталарыннан сабак алырга, кичерергә өйрәнергә һәм «бердәмлекнең камил бәйләнешләре» булган мәхәббәтне күрсәтергә мөмкинлек бирә (Көл. 3:13, 14). Өстәвенә, «мәхәббәт түземле һәм игелекле. Мәхәббәт... яман эшләрне санап бармый» (1 Көр. 13:4, 5). Аңлашылмаучанлык килеп чыкканда, аны мөмкин кадәр тизрәк хәл итәргә кирәк. Мәсихче ирле-хатынлы үзара туган киеренкелекне караңгы төшкәнче бетерергә тырышырга тиеш (Эфес. 4:26, 27). Чын күңелдән: «Рәнҗеткәнем өчен кичерче»,— дип әйтер өчен басынкылык һәм кыюлык кирәк. Бу сүзләр проблемаларны хәл итүдә һәм ирле-хатынлының үзара араларын якынайтуда бик зур әһәмияткә ия.

НАЗНЫ АЕРУЧА БЕЛДЕРЕРГӘ КИРӘК БУЛГАН ӨЛКӘ

7, 8. а) Изге Язмаларда никахтагы җенси якынлыкка кагылышлы нинди киңәшләр бар? ә) Ни өчен никахта бер-береңә наз бирү мөһим?

7 Изге Язмаларда ирле-хатынлыларга ятак бурычына дөрес караш булдырырга ярдәм итә алган акыллы киңәшләр бирелә. (1 Көринтлеләргә 7:3—5 укы.) Бу өлкәдә тормыш иптәшеңнең хисләрен һәм ихтыяҗларын исәпкә алу бик мөһим. Ир үз хатынына назын күрсәтмәсә, никах бәйләнешләренең бу ягы хатынга рәхәтлек китермәячәк. Ирләр үз хатыннарын «яхшы аңларга» тырышырга тиеш (1 Пет. 3:7). Никахта җенси якынлык кылырга көчләү я моны таләп итү дигән нәрсә булырга тиеш түгел. Якынлык кылу теләге икесендә дә булырга тиеш. Ирләрнең гадәттә җенси дәрте хатыннарныкына караганда тизрәк кабынып китә, әмма аларның икесе дә якынлык кылуга әзер хәлгә җитәргә тиеш.

8 Изге Язмалар якынлык кылганда бер-берен «уяткан» уйнашуларның төрләре, шулай ук чамасы турында төгәл кагыйдәләр куймый. Әмма анда наз һәм иркә белдерү турында әйтелә (Җыр. 1:2; 2:6). Мәсихче ирле-хатынлылар бер-берсенә карата назлы булырга тиеш.

9. Ни өчен мәсихче үзенең тормыш иптәше булмаган кешегә җенси кызыксыну күрсәтергә тиеш түгел?

9 Аллаһыга һәм якыныбызга карата яратуыбыз көчле булса, беркем дә һәм бернәрсә дә никах бәйләнешләренә зыян китерә алмаячак. Порнография белән мавыгып китү аркасында кайберәүләрнең никахлары бозылган я хәтта җимерелгән. Без порнография белән кызыксыну һәм җенси теләкләрне никахтан тыш канәгатьләндерү теләк-омтылышларына ныклап каршы торырга тиеш. Хәтта флирт булып күренә алган тәртиптән дә качарга кирәк, чөнки андый тәртип ярату күрсәтү булмас иде. Аллаһы безнең бар уйларыбызны һәм эш-гамәлләребезне күреп тора. Моны исебездә тоту аның хуплавын алу һәм әхлакый яктан саф булып калу теләгебезне көчәйтәчәк. (Маттай 5:27, 28; Еврейләргә 4:13 укы.)

НИКАХ ҖЕПЛӘРЕ ТАРТЫНКЫ БУЛГАНДА

10, 11. а) Аерылышу бүген никадәр киң таралган? ә) Изге Язмаларда аерым яшәү турында нәрсә әйтелә? б) Ир белән хатынга аерым яшәү мәсьәләсендә ашыкмаска нәрсә ярдәм итәчәк?

10 Никахта туган җитди проблемалар хәл ителмәгәндә, тормыш иптәшләренең берсе я аларның икесе дә аерым яшәү я аерылышу турында уйлый башларга мөмкин. Кайбер илләрдә никахларның яртысыннан күбрәге таркала. Аллаһы халкы арасында исә алай түгел, әмма мәсихче гаиләләрдә проблемаларның үсүе борчылыр өчен сәбәп булып тора.

11 Изге Язмаларда мондый киңәш бирелә: «Хатын үз ирен калдырып китмәсен. Ә инде калдырып китсә, ялгыз торсын я үз ире белән килешсен. Ир дә үз хатынын ташлап китмәсен» (1 Көр. 7:10, 11). Аерылышуга җиңел карарга ярамый. Аерылышу җитди проблемаларны хәл итә ала кебек күренсә дә, ул еш кына күбрәк проблемалар китереп чыгара. Аллаһының «кеше ата-анасын калдырыр да хатынына ябышыр» дип әйткән сүзләрен кабатлаганнан соң, Гайсә: «Аллаһы кушылдырганны кеше аермасын»,— дигән (Мат. 19:3—6; Ярат. 2:24). Бу ир дә, хатын да Аллаһы кушылдырганны аерырга тиеш түгел дигәнне аңлата. Йәһвә никахка гомерлеккә төзелгән союзга кебек карый (1 Көр. 7:39). Һәрберебез Аллаһы каршында хисап бирәчәк. Моны истә тоту ир белән хатынны туган проблемаларны, алар тагы да җитдирәк булып китмәсен өчен, мөмкин кадәр тизрәк хәл итәргә дәртләндерәчәк.

12. Ир я хатын нәрсә аркасында аерым яшәү турында уйлый башларга мөмкин?

12 Никахтагы проблемаларның тамыры реаль чынбарлыкка туры килмәгән өметләр булырга мөмкин. Бәхетле никах турындагы хыяллар тормышка ашмаганда кеше үзен канәгатьсез, алданган итеп хис итәргә һәм хәтта ярсуланырга мөмкин. Еш кына проблемалар ике кешенең эмоциональ яктан төрле булуы һәм төрле тәрбия алуы аркасында туа. Акча, туганнар һәм балаларны тәрбияләүгә килгәндә дә, каршылыклар килеп чыга ала. Әмма мәсихче ирле-хатынлыларның күпчелеге Аллаһының җитәкчелеге буенча эш итеп, андый мәсьәләләрдә хәл итү юлларын тапканнары өчен мактауга лаек.

13. Нинди очракларда аерым яшәү нигезле?

13 Аерым яшәү кайчак нигезле була ала. Аңлы рәвештә гаилә турында кайгыртырга теләмәү, рәхимсез мөгамәлә итү һәм рухи иминлеккә зыян китерү куркынычы аерым яшәү өчен нигез итеп саналырга мөмкин. Шуңа күрә кайберәүләр андый очракларда аерым яшәргә карар иткән. Никахта җитди проблемалар булганда, мәсихчеләргә өлкәннәрдән ярдәм эзләргә кирәк. Бу тәҗрибәле кардәшләр ирле-хатынлыларга Аллаһы Сүзендәге киңәшләрне кулланырга булыша ала. Никахтагы проблемаларны хәл иткәндә, ир белән хатын шулай ук Йәһвәдән изге рух сорап дога кылырга тиеш. Нәтиҗәдә изге рух аларга Изге Язмалардагы принципларны кулланырга һәм изге рух җимешен күрсәтергә булыша ала (Гәл. 5:22, 23) [2].

14. Изге Язмаларда Йәһвәгә хезмәт итмәгән кеше белән никахта торучыларга нинди киңәш бирелә?

14 Никахтагы кайбер мәсихчеләрнең тормыш иптәшләре әлегә Йәһвәгә хезмәт итми. Изге Язмаларда ни өчен андый мәсихчеләрнең үз тормыш иптәше белән калырга тиешлегенә төпле сәбәпләр китерелә. (1 Көринтлеләргә 7:12—14 укы.) Аллаһыга иман итмәүче ир я хатын, ул моны аңлыймы, юкмы, иман итүче тормыш иптәше аша «изге ителә». Андый гаиләдә балалар туса, алар «изге» дип санала, һәм шулай итеп Аллаһы аларны хуп күрә. Паул болай дип язган: «Хатын, син кайдан беләсең, бәлки, иреңне коткарып калырсың? Ир, ә син кайдан беләсең, бәлки, син хатыныңны коткарып калырсың?» (1 Көр. 7:16). Йәһвә Шаһитләренең һәр җыелышында диярлек үзенең тормыш иптәшенә котылу алырга ярдәм иткән кешеләр бар.

15, 16. а) Ирләре Аллаһыга хезмәт итмәгән хатыннарга Изге Язмаларда нинди киңәш бирелә? ә) «Иман итмәүче ташлап китәргә булса», мәсихчегә үзен ничек тотарга?

15 Рәсүл Петер мәсихче хатыннарга ирләренә буйсынып яшәргә киңәш иткәннән соң болай дигән: «Шулай эшләп, сез сүзгә буйсынмаучыларны үз тәртибегез белән сүзсез яулап алачаксыз, чөнки алар сезнең саф тәртибегезне һәм тирән хөрмәтегезне үз күзләре белән күреп торачак». Иманы турында бертуктаусыз сөйләр урынына, хатын Аллаһы каршында бик кыйммәтле булган «тыныч һәм юаш рух» чагылдырса, иренә хак гыйбадәткә кушылырга тизрәк ярдәм итәр (1 Пет. 3:1—4).

16 Ә мәсихче булмаган ир я хатын үз тормыш иптәшен калдырып китәргә булса, нәрсә эшләргә? Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Иман итмәүче ташлап китәргә булса, ташлап китсен. Андый очракларда кардәштән аның белән калу таләп ителми. Аллаһы сезне тыныч тормышка чакырды» (1 Көр. 7:15). Бу, мәсихченең яңа никахка керер өчен Изге Язмаларга нигезләнгән сәбәбе бар дигәнне аңлатмый, әмма ул шул ук вакытта иман итмәүче тормыш иптәшен үзе белән калырга мәҗбүрләргә дә бурычлы түгел. Аерым яшәү ниндидер дәрәҗәдә тынычлыкны кайтарырга мөмкин. Һәм мәсихче үзен калдырып киткән тормыш иптәшенең никахны сакларга теләп кире кайтачагына һәм ахыр чиктә мәсихче булып китәчәгенә өметләнә ала.

НИКАХТА ИҢ МӨҺИМЕ НӘРСӘ?

Рухи нәрсәләрне беренче урынга кую никахыгызны бәхетлерәк итә ала (17 нче абзацны кара.)

17. Мәсихче ирле-хатынлылар өчен нәрсә иң мөһиме булырга тиеш?

17 Без яшәгән «соңгы көннәр» «аеруча авыр вакытлар» (2 Тим. 3:1—5). Шуңа күрә безгә рухи яктан нык булырга кирәк, шулчакта без бу дөньяның бозык тәэсиренә каршы тора алачакбыз. «Вакыт инде аз калды,— дип язган Паул.— Моннан ары хатынлылар хатынсыз кебек, елаучылар еламаучылар кебек, шатланучылар шатланмаучылар кебек, сатып алучылар сатып алганнарына хуҗа булмаган кебек, бу дөньядан файдаланучылар аңардан өлешчә генә файдаланучылар кебек булсыннар» (1 Көр. 7:29—31). Паул ирле-хатынлыларны никахтагы бурычларыннан баш тартырга өндәмәгән. Вакыт аз калганга, алар рухи нәрсәләрне беренче урынга куеп яшәргә тиеш (Мат. 6:33).

18. Мәсихчеләргә никахта бәхетле һәм уңышлы булырга нәрсә ярдәм итә ала?

18 Шушы бик авыр вакытларда күп кенә никахлар таркалса да, никахта бәхетле һәм уңышлы булу мөмкин. Мәсихче ирле-хатынлылар Йәһвәгә аның халкы белән бергә иңгә-иң хезмәт итсә, Изге Язмалардагы киңәшләрне кулланса һәм Йәһвәнең рухы аша бирелгән җитәкчелек буенча эш итсә, «Аллаһы кушылдырганны» саклап булачак (Марк 10:9).

^ [1] (5 нче абзац) Исемнәр үзгәртелгән.

^ [2] (13 нче абзац) «Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз» дигән китапның 219—221 нче битләрендәге «Аерылышуга һәм аерым яшәүгә Аллаһының карашы» дигән кушымтаны кара.