Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алтыннан кыйммәтлерәк нәрсәне эзләгез

Алтыннан кыйммәтлерәк нәрсәне эзләгез

Сезнең кайчан да булса алтын кисәге я алтын бөртеге тапканыгыз булдымы? Бик азлар гына «әйе» дип әйтер. Әмма миллионлаган кеше күпкә кыйммәтлерәк нәрсәне тапкан. Нәрсә ул? «Саф алтынга сатып» алып булмаган Аллаһы зирәклеге (Әюп 28:12, 15).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ тырышып өйрәнүчеләрне ниндидер мәгънәдә алтын эзләүчеләр белән чагыштырып була. Бик кыйммәтле зирәклекне эзләп табар өчен, аларга тырыш булырга һәм Изге Язмаларны өзлексез өйрәнергә кирәк. Изге Язмаларны өйрәнүчеләр буларак, алтын эзләгәндә кулланылган өч ысулдан нәрсәләргә өйрәнергә була?

СЕЗ АЛТЫН КИСӘГЕ ТАПТЫГЫЗ!

Күз алдына китерегез: сез яр буйлап барасыз һәм кинәт кояшта ялтырап яткан бер вак таш күреп аласыз. Сез иеләсез һәм алтын бөртеге тапканыгызны аңлап, шатланасыз. Ул шырпы башыннан да бәләкәйрәк һәм бик сыйфатлы асылташтан да сирәгрәк очрый. Сез, һичшиксез, андый алтын бөртекләре тагын бармы икән дип бөтен тирә-якны тикшереп чыгарга буласыз.

Сез дә, бәлки, күпмедер вакыт элек, истәлекле бер көнне моңа охшаш хисләр кичергәнсездер: Йәһвәнең бер хезмәтчесе ишегегезне шакып, сезнең белән Изге Язмалардагы юанычлы хәбәрне уртаклашкан. Сез, мөгаен, образлы итеп әйткәндә, беренче рухи алтын бөртеген тапканыгызны ап-ачык хәтерлисездер. Бәлки, ул вакытта сез беренче тапкыр Изге Язмаларда Аллаһының Йәһвә дигән исемен күргәнсездер (Зәб. 83:18). Шулай ук сез, бәлки, Йәһвәнең дусты була алганыгыз турында да белгәнсездер (Ягък. 2:23). Сез шунда ук алтыннан да кыйммәтлерәк нәрсәне тапканыгызны аңлагансыздыр! Нәтиҗәдә сезнең тагы да күбрәк рухи алтын бөртекләрен табарга көчле теләгегез тугандыр.

СЕЗ ТАГЫ ДА КҮБРӘК ТАПТЫГЫЗ!

Алтынның вак кына бөртекләре я бәләкәй генә кисәкләре кайчак инешләрдә һәм елгаларда җыела. Гадәттә андый алтын сибелеп яткан була. Бер сезон эчендә тырышып эшләгән алтын эзләүчеләр берничә килограмм алтын таба ала. Тапкан алтынның бәясе исә дистәләгән мең доллар тәшкил итәргә мөмкин.

Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлагач, сез үзегезне бай алтын ятмаларын тапкан кеше кебек хис иткәнсездер. Изге Язмалардагы шигырьләрне бер-бер артлы укып уйлану белемегезне арттырып, сезне рухи яктан баеткандыр. Изге Язмалардагы кыйммәтле хакыйкатьләр турында уйланып, сез Йәһвә белән ничек якынлашып булганын һәм, мәңгелек тормышка ия булыр өчен, аның мәхәббәтендә ничек калып булганын белдегез (Ягък. 4:8; Яһүд 20, 21).

Алтын эзләүчеләр күп көч куйган кебек, сез Изге Язмалардагы кыйммәтле хакыйкатьләрне табар өчен тырышлыклар куясызмы?

Алтын эзләүчеләр алтын ятмаларын табарга тырышкан кебек, сез дә кыйммәтле рухи хәзинәләрне эзләп табар өчен зур тырышлыклар куя аласыз. Изге Язмаларның төп хакыйкатьләрен белгәннән соң, сез, мөгаен, үзегезне Аллаһыга багышлап, суга чумдырылу үтәр өчен, билгеле бер адымнар ясарга булгансыз (Мат. 28:19, 20).

ЭЗЛӘГЕЗ, ЭЗЛӘГЕЗ!

Алтынны биз аз күләмдә вулканик тау токымнарында табып була. Кайбер тау токымнарында, ягъни рудаларда алтын шактый гына күләмдә бар. Шуңа күрә алтынны казып чыгарылып вакланган рудадан аерып алалар. Беренче карашка, алтын рудада күренмәскә мөмкин. Ни өчен? Чөнки бер тонна югары сыйфатлы рудада нибары 10 грамм чамасы гына алтын булырга мөмкин! Шуңа да карамастан, алтын эзләүчеләрне бу туктатмый.

Нәкъ шулай ук «Мәсих турындагы башлангыч тәгълиматларны» белгәннән соң да кешегә тырышлыклар куюын дәвам итәргә кирәк (Евр. 6:1, 2). Изге Язмаларны өйрәнгәндә яңа фикерләр һәм гамәли сабаклар эзләп табар өчен зур тырышлыклар куярга кирәк. Изге Язмаларны еллар буе өйрәнсәгез дә, шәхси өйрәнү сезгә алга таба да файда китерсен өчен нәрсә эшләргә була?

Белем алу теләген югалтмагыз. Нечкәлекләргә игътибар итегез. Алга таба да тырышлыклар куегыз, һәм сез Изге Язмалардан Аллаһы зирәклегенең кыйммәтле бөртекләрен һәм гамәли киңәшләр табарсыз (Рим. 11:33). Рухи белемнәрегезне арттырыр өчен туган телегездә я үзегез аңлаган телдә булган тикшерү коралларын кулланыгыз. Түземлелек белән үзегезгә кирәкле киңәшләр һәм Изге Язмалар буенча туган сорауларыгызга җаваплар эзләгез. Башкалардан Изге Язмалардагы нинди шигырьләр һәм мәкаләләр аларга аеруча файдалы булганы һәм аларны дәртләндергәне турында сорагыз. Аллаһы Сүзен өйрәнгән вакытта тапкан кызыклы фикерләр белән уртаклашыгыз.

Әлбәттә, сезнең максатыгыз белемне арттыру гына булырга тиеш түгел. Рәсүл Паул «белем масаючан итә» дип кисәткән (1 Көр. 8:1). Шуңа күрә басынкы һәм иманда нык булып калырга тырышыгыз. Даими рәвештә үткәрелгән гаилә белән гыйбадәт кылу һәм шәхси өйрәнү сезгә Йәһвәнең нормалары буенча яшәргә булышачак һәм сезне башкаларга ярдәм итәргә дәртләндереп торачак. Алай гына да түгел, сезнең күңелегездә шатлык булачак, чөнки сез алтыннан да кыйммәтлерәк булган нәрсәне таптыгыз! (Гыйб. сүз. 3:13, 14)