Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

10 ДӘРЕС

Хак динне ничек табарга?

Хак динне ничек табарга?

1. Хак дин бер генәме?

«Ялган пәйгамбәрләрдән сакланыгыз» (МАТТАЙ 7:15).

Гайсә пәйгамбәр хак Аллаһыга ышанган кешеләрне бер дингә, хак дингә өйрәткән. Бу динне мәңгелек тормышка алып баручы юл белән чагыштырып була. Гайсә: «Шул юлны азлар гына таба»,— дип әйткән (Маттай 7:14). Аллаһы үзенең Сүзенә, Изге Язмаларга, нигезләнгән гыйбадәтне генә кабул итә. Хак Аллаһының хезмәтчеләрен бер иман берләштерә. Яхъя 4:23, 24; 14:6; Эфеслеләргә 4:4, 5 не укыгыз.

«Аллаһы бар диннәрне дә хуплыймы?» дигән видеороликны карагыз

2. Гайсә нәрсә турында алдан әйткән булган?

«Алар бар кеше алдында Аллаһыны беләбез дисәләр дә, эшләре белән аңардан ваз кичәләр» (ТИТУСКА 1:16).

Гайсә Мәсих хак динне ялган пәйгамбәрләр бозачак дип әйткән булган. Аларны хак Аллаһының хезмәтчеләреннән аеру кыен. Алар үзләрен хак дин тотучылар дип атый. Ләкин сез андый кешеләрнең чынлыкта кем икәннәрен билгели аласыз. Ничек итеп? Хак дин тотучыларны яхшы сыйфатларыннан һәм эшләреннән танып була. Маттай 7:13 —23 не укыгыз.

3. Хак дин тотучы кешеләрне ничек билгеләргә?

Хак дин тотучы кешеләрне аерып торучы биш билгегә игътибар итик.

  • Алар Изге Язмаларны Аллаһы Сүзе буларак хөрмәт итә. Алар андагы принциплар буенча яшәргә тырыша. Шуңа күрә хак дин кеше тәгълиматларына нигезләнгән диннәрдән аерылып тора (Маттай 15:7—9). Алар өйрәткәннәре буенча яши. Яхъя 17:17; 2 Тимутигә 3:16, 17 не укыгыз.

  • Алар Аллаһының шәхси исемен кулланып, Йәһвәне данлый. Борынгы пәйгамбәрләр, мәсәлән Муса һәм Давыт, бу исемне белгән һәм кулланган (Чыгыш 3:15; Зәбур 9:2). Гайсә дә Аллаһының исемен башкаларга ачып, аның исемен данлаган. Ул кешеләргә Аллаһыны белергә ярдәм иткән һәм аларны Аллаһы исеменең изге ителүе турында дога кылырга өйрәткән (Маттай 6:9). Сез яшәгән җирдә Аллаһы исеме турында кем вәгазьли? Яхъя 17:26; Римлыларга 10:13, 14 не укыгыз.

  • Алар Аллаһы Патшалыгы турында вәгазьли. Аллаһы Гайсәне җиргә Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен җибәргән. Аллаһы Патшалыгы гына кешелек проблемаларын хәл итә ала. Гайсә моның турында үлгән көненә кадәр сөйләгән (Лүк 4:43; 8:1; 23:42, 43). Ул үзенең шәкертләре дә шуның турында вәгазьләячәк дип әйткән. Нинди дин кешеләре бүген Аллаһы Патшалыгы хакында сөйли? Маттай 24:14 не укыгыз.

  • Алар бу явыз дөньядан түгел. Аларны сәяси һәм иҗтимагый бәрелешләрдә катнашмавыннан билгеләп була (Яхъя 17:16; 18:36). Алар шулай ук бу дөньядагы бозык эшләрдән читтә тора һәм аның карашларын үзләштерми. Ягъкуб 4:4 не укыгыз.

  • Алар арасында ярату хөкем сөрә. Аллаһы Сүзеннән алар төрле милләт кешеләрен хөрмәт итәргә өйрәнгән. Ялган дин кешеләре күпчелек очракларда сугышларны хуплый һәм бәрелешләрдә катнаша, ләкин хак динне тотучылар алай эшләми (Микай 4:1—3). Алай гына да түгел, алар башка кешеләргә гамәли ярдәм күрсәтер өчен һәм аларны юатыр өчен, үз вакытларын һәм акчаларын риясыз сарыф итә. Яхъя 13:34, 35; 1 Яхъя 4:20 не укыгыз.

4. Сез хак динне билгели аласызмы?

Нинди дин үз тәгълиматларын Аллаһы Сүзенә нигезли, Аллаһы исемен данлый, Аллаһы Патшалыгы кешелек өчен бердәнбер өмет икәнен игълан итә? Нинди дин кешеләре бер-берсенә карата ярату күрсәтә һәм сугышларда катнашмый? Җавабыгыз нинди булыр? 1 Яхъя 3:10 —12 не укыгыз.