Төп мәгълуматка күчү

Оҗмахка юлны ничек табарга?

Оҗмахка юлны ничек табарга?

Оҗмахка юлны ничек табарга?

Вәгъдә ителгән оҗмах кайда булачак?

Коръәндә: «Җирне Минем изге күңелле колларыма мирас итеп алырлар дип Зәбурдә моңа кадәр язып куйган идек»,— дип әйтелә («әл-Әмбийә» [21]:105) *.

Бу сүзләрне «әз-Зумәр» сүрәсенең 73 һәм 74 нче аяте белән чагыштырыгыз.

Моңа кадәр гасырлар элек Зәбур китабында Аллаһы вәгъдә иткән Оҗмах җирдә булачак дип әйтелгән булган: «Тәкъвалар җирне мирас итеп алачак һәм анда мәңге яшәячәк» (Зәбур 37:29).

ОҖМАХТАГЫ ТОРМЫШ

Изге Язмаларда — Тәүрат, Зәбур, Инҗил һәм пәйгамбәрләр китапларында — бу оҗмахтагы тормыш сурәтләнеп тә бирелә.

Кешеләр белән ерткыч хайваннар бергә тату яшәячәкләр: «Бүре вакыт-вакыт сарык бәрәне янында яшәр, каплан яшь кәҗә янында ятар... Кечкенә малай аларны ияртеп йөрер» (Ишагыя 11:6; шулай ук Ишагыя 65:25 не дә кара).

Сугышлар һәм җәбер-золым булмаячак: «Сөңгеләреннән бакча пычаклары ясарлар. Халык халыкка кылыч күтәрмәс, алар бүтән сугышырга өйрәнмәс» (Ишагыя 2:4; Зәбур 46:9 ны да кара).

Кешеләр бер-берсен яратып яшәячәк: «Яратмаучы Аллаһыны танып белми, чөнки Аллаһы — мәхәббәт ул» (1 Яхъя 4:8).

Ризык мул булачак, һәрбер кеше үз йортында яшәячәк: «Алар йортлар төзер һәм анда яшәр... башкалар ашасын өчен утыртмас» (Ишагыя 65:21, 22; Зәбур 67:6, 145:16 ны да кара).

Авырулар һәм үлем булмаячак: «Ул [Аллаһы] аларның һәр күз яшен сөртәчәк һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак» (Ачылыш 21:4).

Үлгәннәр тереләчәк: «Шул вакытта, аның тавышын ишетеп, кабердәгеләрнең һәммәсе чыгачак» (Яхъя 5:28, 29).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ҮЗГӘРТЕЛГӘНМЕ?

Чиксез Кодрәтле Аллаһы моңа юл куймас иде.

Коръәндә: «Аллаһның сүзләрен алмаштыручы юк»,— дип әйтелә («әл-Әнъгам» [6]:34).

Изге Язмаларда да: «Яшел чирәм корый, чәчәк кибә, ә Аллаһыбызның сүзе мәңге тора»,— дип язылган (Ишагыя 40:8).

Кайберәүләр Аллаһы Сүзен үзгәртергә тырышкан, әмма алар уңышсызлыкка юлыккан. Мәсәлән, Инҗилгә, 1 Яхъя 5:7 гә: «Күктә Ата, Сүз һәм Изге Рух: һәм алар өчесе бер»,— дигән сүзләр өстәлгән булган.

Изге Язмаларның борынгы кулъязмаларында бу сүзләр юк. Аларны Троица турындагы ялган тәгълиматны яклар өчен өстәгән булганнар. Әмма галимнәр өстәлгән сүзләр ялган икәнен белә, һәм бүгенге көндәге Изге Язмалар тәрҗемәләрендә бу сүзләр юк.

Безнең көннәрдә музейларда Изге Язмаларның күп кулъязмалары саклана. Алар Коръәннән 4—5 гасыр алдарак язылган булган. Бу кулъязмаларны бүгенге Изге Язмалар белән чагыштырсак, шуны күрербез: Аллаһы үзенең борынгы хезмәтчеләренә иңдергән борынгы текст һәм бүгенге Изге Язмалар тексты арасында аерма юк.

Коръәндә: «Әгәр син Без үзеңә иңдергән нәрсәдән шик тотсаң, сиңа кадәр китап укучылардан сора»,— дип әйтелә («Йунус» [10]:94).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

◆ Аллаһы гына — бердәнбер хак Аллаһы, Чиксез Кодрәт Иясе; аңа тиң беркем юк (Канун 6:4; Ишагыя 44:6).

◆ Аллаһы уллар булдырыр өчен хатын-кызга өйләнгән дигән уй акылга сыймаслык (Зәбур 36:9; Әюп 38:7; Лүк 3:38; Яратылыш 2:7).

◆ Изге Язмаларда берәр кемгә яки берәр нәрсәгә (потка, сынга) табыну кискен тыела. Аллаһыга гына гыйбадәт кылырга кирәк (Маттай 4:10; Левилеләр 26:1; Зәбур 115:4—8).

◆ Аллаһы бар кешелекнең Ходае. Аның Сүзе бар кешеләргә — ир-атлар өчен дә, хатын-кызлар өчен дә язылган (Яратылыш 22:18; 1 Тимутигә 2:4; Эфеслеләргә 5:33).

◆ Кеше Аллаһы вәгъдә иткән Оҗмахка кергәндә аның чыгышы, милләте һәм ата-анадан күчкән дине роль уйнаямачак (Рәсүлләр 10:34, 35; Ачылыш 7:9, 10).

◆ Изге Язмалар уйланырга өнди һәм наданлыкка каршы чыга (Гыйбрәтле сүзләр 2:3—6; Зәбур 119:33, 34).

ТИЗДӘН ҖИРДӘ ОҖМАХ БУЛАЧАК. БЕЗ МОНЫ КАЙДАН БЕЛӘБЕЗ?

Аллаһы гына киләчәктәге вакыйгаларны белә. Ул үз Сүзендә тиздән Оҗмах булачагын күрсәтүче кайбер вакыйгаларны алдан әйтеп биргән.

Бу вакыйгаларның кайберләре:

◆ Сугышлар, җир тетрәүләр, үләтләр һәм ачлык (Лүк 21:10, 11).

◆ Явызлык (Маттай 24:12).

◆ Кешеләр үзләрен генә ярата, балалар ата-анасына буйсынмый, диннәрдә икейөзлелек хөкем сөрә (2 Тимутигә 3:1—5).

Сез бу пәйгамбәрлекләрнең безнең көннәрдә үтәлгәнен күрәсезме?

ҖИРДӘГЕ ОҖМАХТА ЯШӘР ӨЧЕН, БЕЗГӘ НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ?

Безгә Аллаһы Сүзендәге хакыйкатьләрне белергә кирәк, чөнки төгәл белем яшерелгән хәзинә белән чагыштырыла (Гыйбрәтле сүзләр 2:4).

Без алган белемне кулланып яшәргә тиеш, чөнки Барлыкка Китерүчебез: «Менә юл. Шул юлдан барыгыз»,— дип әйтә (Ишагыя 30:21).

Без сезгә кабат килеп-китәргә шат булырбыз. «Аллаһы җитәкчелеге — Оҗмахка алып баручы юл» дигән 32 битле брошюра ярдәмендә без сезнең белән бергә Изге Язмаларда әйтелгәнне карап чыга алабыз.

[Искәрмә]

^ 3 абз. Фәрид хәзрәт Хәйдәр Сәлман. «Коръән кәрим» китабы.

[4 нче биттәге иллюстрация]

Starving child: Based on WHO photo by W. Cutting