Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез «кабул иткәнегезне» кадерлисезме?

Сез «кабул иткәнегезне» кадерлисезме?

«Без, Аллаһының үзебезгә биргән бүләкләрен белер өчен... Аллаһыдан килгән рухны кабул иттек» (1 КӨР. 2:12).

1. Кешеләрнең булган нәрсәләренә карашлары еш кына нинди?

КҮП кенә кешеләргә «бар чакта кадерен белмибез» дигән фикер таныш. Сез дә моның белән ризалашырсыз. Кешенең балачактан ук берәр нәрсәсе булса, ул аны, гадәттә, кадерләми. Мәсәлән, бай гаиләдә үскән кеше үзендә булганнарын гадәти нәрсә дип санарга мөмкин. Моны шулай ук тәҗрибәсе аз булган яшь кешеләр турында да әйтеп була: алар тормышта чыннан да мөһим нәрсәләрне кадерләмәскә мөмкин.

2, 3. а) Яшь мәсихчеләр нәрсә эшләүдән сакланырга тиеш? б) Булганнарыбызны кадерләргә безгә нәрсә ярдәм итә ала?

2 Сиңа, бәлки, 20 яшьләр тирәседер. Тормышыңда синең өчен нәрсә мөһим? Дөньяда күпләрнең тормышлары материаль нәрсәләр: яхшы эш хакы, матур йорт я яңа чыккан электрон җайланмалар тирәсендә әйләнә. Әмма болар турында гына борчылып торсак, без мөһим нәрсәләрне — рухи байлыкларны күздән ычкындырырбыз. Кызганычка каршы, бүген миллионлаганнар аларны эзләп тә карамый. Мәсихче гаиләдә үскән булсагыз, рухи мирасыгызны гадәти нәрсә дип саный башламас өчен сак булыгыз (Мат. 5:3). Шул чакта сезнең бөтен тормышыгызга тәэсир итәчәк аяныч нәтиҗәләр күрүегез бар.

 3 Әмма сез моннан кача аласыз. Сезгә рухи мирасыгызны кадерләргә нәрсә ярдәм итәчәк? Әйдәгез, Изге Язмалардагы мисалларга игътибар итик һәм ни өчен рухи мирасыбызны кадерләү акыллы икәнен күрик. Бу мисаллар яшьләргә генә түгел, ә һәр мәсихчегә дә рухи мирасны кадерләргә булышачак.

АЛАР ҮЗ РУХИ МИРАСЛАРЫН КАДЕРЛӘМӘГӘН

4. 1 Ишмуил 8:1—5 тә Ишмуил угыллары турында нәрсә әйтелә?

4 Изге Язмаларда бай рухи мирас алган, әмма аны кадерләмәгән кешеләр турында хәбәр ителә. Андый хәл Ишмуил пәйгамбәр гаиләсендә туган. Ул балачактан ук Йәһвәгә хезмәт иткән һәм аңа тугры булган (1 Иш. 12:1—5). Ишмуил яхшы үрнәк калдырса да, аның уллары Йәил белән Абия аңардан үрнәк алмаган. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, алар аталарына охшаш булмаган һәм «гаделлекне бозып йөргән». (1 Иш. 8:1, 2; 1 Ишмуил 8:3—5 укы *.)

5, 6. Йошиянең уллары һәм оныгы белән нәрсә булган?

5 Йошия патшаның угыллары белән дә шулай булган. Ул Йәһвәгә гыйбадәт кылуда бик яхшы үрнәк калдырган. Аллаһы кануннары китабын табып, аны Йошиягә укыгач, ул Йәһвәнең күрсәтмәләре буенча чын күңелдән эш иткән. Ул үз илендә илаһларга табынуны, сихерчелекне юк иткән һәм халыкны Йәһвәне тыңларга дәртләндергән (2 Пат. 22:8; 23:2, 3, 12—15, 24, 25). Никадәр бай рухи мирас алган аның угыллары! Аның өч улы һәм бер оныгы вакыт узу белән патшалар булып киткән. Шулай да аларның берсе дә рухи мирасны кадерләмәгән.

6 Йошия патшаның улы Иоахаз аңа алмашка килгән, әмма ул «Йәһвә күзендә яман булганны кыла башлаган». Мисыр фиргавене аны төрмәгә япканчы, ул нибары өч ай гына идарә иткән һәм әсирлектә үлгән (2 Пат. 23:31—34). Аннары аның абыйсы Иоаким 11 ел идарә иткән. Ул да атасыннан алганны кадерләмәгән. Иоаким начар эшләр башкарганга, Иремия аның турында болай пәйгамбәрлек иткән: «Аны ишәкне җирләгәндәй җирләрләр» (Ирем. 22:17—19). Йошиянең башка варислары — улы Седекия белән оныгы Еһоякин дә алардан әллә ни аерылып тормаган һәм тугры Йошиядән үрнәк алмаган (2 Пат. 24:8, 9, 18, 19).

7, 8. а) Сөләйман үз рухи мирасын ничек туздырган? б) Рухи мирасларын югалткан Изге Язмалардагы кайбер мисаллардан без нинди сабак ала алабыз?

7 Сөләйман патша атасы Давыттан күп нәрсәне мирас итеп алган. Ул искиткеч рухи мираска ия булып башта уңышлы булса да, соңрак дөрес юл өчен рәхмәтсез булып киткән. «Сөләйман картайгач, хатыннары аның күңелен бүтән илаһлар ягына авыштырган, һәм аның йөрәге, атасы Давытныкыннан аермалы буларак, Аллаһысы Йәһвәгә инде тулысынча тугры» булмаган (1 Пат. 11:4). Ахыр чиктә, Сөләйман Йәһвәнең хуплавын югалткан.

8 Бу кешеләрнең өмет бирүче рухи мирасларын һәм дөрес булганны эшләргә мөмкинлеген кулдан ычкындырганнары бик кызганыч! Шулай да борынгы заманнарда да, бүгенге көннәрдә дә яшәгән яшьләрнең барысы да аларның үрнәкләренә иярә дип әйтеп булмый. Әйдәгез, Изге Язмалардагы үрнәк алырлык кайбер мисалларны карап чыгыйк.

АЛАР КАБУЛ ИТКӘННӘРЕН КАДЕРЛӘГӘН

9. Нух угыллары нинди яхшы үрнәк калдырган? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

9 Нух угыллары безгә яхшы үрнәк калдырган. Аллаһы аларның аталарына  көймә төзергә һәм анда үз гаиләсе белән керергә кушкан. Нух угыллары Йәһвә ихтыярын үтәүне әлбәттә кадерләгән. Алар, һичшиксез, үз аталары белән хезмәттәшлек иткән. Вакыт узу белән алар аңа көймәне төзергә булышкан һәм үзләре дә анда кереп калган (Ярат. 7:1, 7). Нинди максат белән? Яратылыш 7:2, 3 тә «җир йөзендә токымнары сакланып калсын» өчен, алар хайваннарны көймәгә алып кергән дип әйтелә. Кешеләр дә котылып калган. Нух угыллары аталарыннан алганны кадерләгәнгә, кешелеккә котылырга булышу һәм чистартылган җирдә чын гыйбадәт кылуны торгызу хөрмәтенә ия булган (Ярат. 8:20; 9:18, 19).

10. Дүрт яшь еврей өйрәнгән хакыйкатьләре өчен рәхмәтле булуларын Бабылда ничек күрсәткән?

10 Гасырлар үткәч, дүрт еврей егете чынында нәрсә мөһим булганны аңлаганнарын күрсәткән. Анания, Мисаил, Азария һәм Данилны б. э. к. 617 елны Бабылга алып киткәннәр. Алар акыллы, төскә-биткә чибәр булган һәм Бабылда зур уңышларга ирешә алган. Әмма алар башкача эш иткән. Әйе, алар алган тәрбияләрен һәм рухи мирасларын истә тотканнар. Дүртесе дә балачакта өйрәнгәннәре буенча эш иткәннәре өчен мул итеп фатихаланган булган. (Данил 1:8, 20 укы *; Дан. 11—15.)

11. Башка кешеләр Гайсәнең рухи мирасыннан нинди файда алган?

11 Яхшы мисаллар турында әйткәндә, Аллаһы Улы Гайсәнең мисалын искә алмыйча булмый. Ул Атасыннан күп нәрсәне мирас итеп алган, һәм моны чыннан да кадерләгән. Аның өйрәнгәннәрен кадерләгәне мондый сүзләрдән күренә: «Ата ничек өйрәткән булса, шулай сөйлим» (Яхъя 8:28). Һәм ул үзенең «кабул иткәненнән» башкаларның да файда алуларын теләгән. Ул халыкка болай дигән: «Мин башка шәһәрләрдә дә Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәрне игълан итәргә тиешмен, чөнки мин шуның өчен җибәрелдем дә» (Лүк 4:18, 43). Ул үзен тыңлаган кешеләргә шуны аңларга булышкан: рухи нәрсәләрне, гомумән алганда, кадерләмәгән дөнья өлеше булмаска кирәк (Яхъя 15:19).

КАБУЛ ИТКӘНЕГЕЗНЕ КАДЕРЛӘГЕЗ

12. а) 2 Тимутигә 3:14—17 дәге сүзләрне бүген күп кенә яшьләргә ничек кулланып була? б) Мәсихче яшьләр нинди сорауларны карап чыгарга тиеш?

12 Бу мәкаләдә искә алынган яшь кешеләрнең очракларында булган кебек, сине дә Йәһвә Аллаһыга багышланган әти-әниең үстергәндер. Шулай булса, Изге Язмаларда Тимути турында әйтелгәннәр сиңа да кулланырлыктыр. (2 Тимутигә 3:14—17 укы.) Син хак Аллаһы турында һәм ничек аның хуплавын алып булганы турында әти-әниеңнән «өйрәнгәнсең». Әти-әниең сине сабый чактан ук өйрәткәндер. Бу сиңа, һичшиксез, «Мәсих Гайсәгә иман итү аша, котылуга китерүче зирәклек биргән» һәм Аллаһы хезмәтенә «әзер булырга» булышкан. Ләкин мондый сорау туа: кабул иткәннәрең өчен син рәхмәтле булуыңны күрсәтерсеңме? Моның өчен үз-үзеңне бераз тикшерергә кирәк булыр. Мондый сорауларны карап чык: «Тугры шаһитләрнең зур төркеменә керүемә мин ничек карыйм? Җирдә Аллаһыны белгән чагыштырмача азлар арасында булу турында мин нәрсә уйлыйм? Мин хакыйкатьне бернәрсә белән дә чагыштырмаслык зур хөрмәт дип саныйммы?».

Син — тугры шаһитләрнең зур төркеменең әгъзасы. Син моңа ничек карыйсың? (9, 10, 12 нче абзацларны кара.)

13, 14. Кайбер мәсихче яшьләр нинди вәсвәсәләргә дучар була, әмма аларга бирелү ни өчен акыллы булмас? Мисал китерегез.

 13 Хакыйкатьтә үскән кайбер яшьләр бүгенге рухи оҗмах белән караңгы Шайтан дөньясы арасындагы ап-ачык аерманы күрми. Кайберәүләр дөньядагы тормышны татырга теләп, хәтта вәсвәсәгә бирелгән. Әмма сез авырту никадәр каты булачак я үлемгә китерәчәкме, юкмы икәнен белер өчен, юлдан баручы машина алдына йөгереп чыгар идегезме? Әлбәттә, юк! Шулай ук бу дөньядан файдалану никадәр газаплы булырга мөмкин икәнен белер өчен, безгә «азгынлык сазлыгына алып барган пычрак юлга» басасы юк (1 Пет. 4:4).

14 Азиядә яшәгән Дженер исемле абый-кардәш мәсихче гаиләдә үскән. Ул 12 яшендә суга чумдырылу үткән. Әмма яшүсмер чагында, ул бу дөньядагы тормышны татып карау вәсвәсәсенә бирелгән. Ул болай дип сөйли: «Минем дөнья тәкъдим иткәнчә „ирекле“ буласым килә иде». Дженер ике төрле тормыш алып бара башлаган. 15 яшендә ул начар эшләр кылып йөргән дусларына кушылган. Ул алар кебек эчкән һәм сүгенгән. Дуслары белән көч кулланыла торган компьютер уеннары һәм бильярд уйнап, Дженер, гадәттә, өйгә соң кайта торган булган. Әмма вакыт узу белән ул шуны аңлаган: бу дөньяның кызыктырган нәрсәләре чынында канәгатьлек китерми. Ул бушлык тойган. Үзенең җыелышка кире кайтканы турында ул мондый сүзләр әйтә: «Минем әле дә күп авырлыкларым бар, әмма Йәһвә биргән фатихалар алардан өстен чыга».

15. Мәсихче гаиләдә үсмәгән яшьләр нәрсә турында уйларга тиеш?

15 Әлбәттә, җыелышта мәсихче гаиләдә үсмәгән яшь кардәшләр дә бар. Син аларның берсе булсаң, Барлыкка Китерүчене белеп һәм аңа хезмәт итеп, нинди искитмәле хөрмәткә ия булуың турында уйлан! Җирдә миллиардлаган кеше яши. Шуңа күрә Йәһвә игелек күрсәтеп үзенә җәлеп иткән һәм Изге Язмалардагы хакыйкатьне ачкан кешеләр арасында булу чыннан да фатиха (Яхъя 6:44, 45). Җирдә яшәгән һәр 1000 нче кеше генә хакыйкатьне төгәл белә, һәм син аларның берсе. Боларның барысы, без хакыйкать белән ничек кенә танышкан булсак та, шатланыр өчен сәбәп булырга тиеш түгелме? (1 Көринтлеләргә 2:12 укы.) Дженер болай сөйли: «Моның турында уйлаганда, тетрәнеп куям. Галәмнең Хуҗасы Йәһвә мине белерлек, кем соң  мин?» (Мәд. 8:5). Аның бер якташы, апа-кардәш, болай ди: «Укытучылар аерым укучыларны күп кенә башка укучылардан аерып, аларның исемнәрен һәм башка үзенчәлекләрен хәтерләсә, укучылар бик горурлана. Ә безне Бөек Нәсыйхәтче Йәһвә белә — бу күпкә зуррак хөрмәт!»

СЕЗ НӘРСӘ ЭШЛӘРСЕЗ?

16. Бүген яшьләргә нинди карарны кабул итү акыллы?

16 Әйе, без искиткеч хөрмәткә ия булдык. Шуңа күрә, әйдәгез, дөрес тормыш юлын сайлаган чагыштырмача аз кешеләр арасында калырга тагы да тәвәккәлрәк булыйк. Шулай итеп, сез Аллаһының тугры хезмәтчеләренең зур төркеменә кушыла алырсыз. Бу дөнья белән бергә юк ителүгә атлаган яшьләрнең күпчелегенә ияргәнче, шулай эш итү күпкә зирәгрәк булыр (2 Көр. 4:3, 4).

17—19. Сиңа дөньядан аерылып торуга акыллы караш сакларга нәрсә ярдәм итә ала?

17 Әлбәттә, дөньядан аерылып тору һәрвакыт җиңел булмас. Әмма аерылып тору акыллы. Бер мисалга игътибар итик. Спортчыга Олимпия уеннарында катнашу дәрәҗәсенә җитәр өчен, һичшиксез башкалардан аерылып торырга кирәк. Тренировкаларда күбрәк көче булсын өчен, ул вакытын һәм игътибарын урлый алган нәрсәләрдән үзен тыярга тиеш. Башка яктан карасаң, аның яшьтәшләреннән аерылып торырга әзер булуы аңа күбрәк тренировкалар ясарга һәм үз максатына ирешергә мөмкинлек бирә.

18 Дөньядагы кешеләрнең күбесе үз эшләренең начар нәтиҗәләргә китерә алганы турында әллә ни уйламый. Әмма Йәһвә хезмәтчеләренең моңа карашлары башка. Дөньядан аерылып торсак, шулай ук безне әхлакый һәм рухи яктан боза алган эшләрдән качсак, без «чын тормышка нык тотынып тора алырбыз» (1 Тим. 6:19). Югарыда искә алынган апа-кардәш болай ди: «Ышануларыңда нык торсаң, син, ахыр чиктә, чыннан да канәгатьлек кичерерсең. Бу синең Шайтан дөньясының агымына каршы барырга көчең булганын күрсәтәчәк. Ә иң мөһиме, син Йәһвә Аллаһының үзең белән горурланганын һәм үзеңне хуплаганын тоясың! Аерылып торудан рәхәтлек тапсаң, әнә шундый хисләр кичерерсең!»

19 Кеше, бүген тормыштан нәрсә алып була, дип кенә уйлап йөрсә, аның тормышы мәгънәсез булыр (Вәг. 9:2, 10). Син тормыш максатын беләсең һәм синең мәңге яшәргә мөмкинлегең бар. Шуңа күрә «башка халыклар кебек инде эш итмәү» һәм чын мәгънәгә ия булган тормыш алып бару әллә акыллы булмас идеме? (Эфес. 4:17; Мал. 3:18)

20, 21. Дөрес карарлар кабул итсәк, без нинди кешеләр арасында булырбыз? Һәм Йәһвә бездән нәрсә таләп итә?

20 Дөрес карарлар кабул итсәк, без инде хәзер канәгатьлек китерүче тормыш алып барырбыз һәм мәңге яшәр өчен «җирне мирас итеп алучылар» арасында булырбыз. Киләчәктә безне шулкадәр күп искиткеч фатихалар көтә, без аларны хәтта күз алдыбызга китерә алмыйбыз (Мат. 5:5; 19:29; 25:34). Әйе, Аллаһы бу фатихаларны кайбер кешегә генә бирә. Аның үз таләпләре бар. (1 Яхъя 5:3, 4 укы.) Аңа тугры хезмәт итү бер дә юкка булмас!

21 Шулкадәр күп нәрсәләрне Аллаһыдан кабул итү — зур хөрмәт! Безнең аның Сүзе турында төгәл белемебез бар, без шулай ук Аллаһы хакында һәм аның ниятләре турында хакыйкатьне ап-ачык аңлыйбыз. Без аның исемен йөртү һәм аның Шаһитләре булу хөрмәтенә ия булырга шат. Аллаһы безнең яклы булырга вәгъдә бирә (Мәд. 117:7). Әйдәгез, барыбыз да: яшьләр дә, олы яшьтәгеләр дә рухи мирасыбызны кадерлик. Һәм Йәһвәгә «мәңгегә дан» китереп торырга теләгәнебезне тормышыбыз белән күрсәтик (Рим. 11:33—36; Мәд. 32:12).

^ 4 абз. 1 Ишмуил 8:3—5: «Ләкин алар аның юллары буенча йөрмәделәр һәм намуссыз табышка һәвәс иделәр. Алар ришвәт алды һәм гаделлекне бозып йөрде. Вакыт узу белән Исраил аксакаллары бергә җыелып, Рамага Ишмуил янына килделәр. Алар аңа: „Син инде картайдың, ә улларың синең юлларың буенча йөрми. Башка халыкларда булганча, безнең өстебездән патша куй. Ул безне хөкем итсен“,— диделәр».

^ 10 абз. Данил 1:8, 20: «Данил күңеленнән патша ризыклары һәм патша эчкән шәраб белән нәҗесләнмәскә карар иткән, һәм шуңа күрә евнухлар башлыгыннан үзен пычрандырмавы турында сораган. Һәм зирәклек вә аңлау сәләте кирәк булган һәрбер эштә, патша алардан нәрсә генә сорамасын, ул аларны үзенең бөтен патшалыгындагы барлык тылсымчы һәм сихерчеләрдән ун тапкырга өстенрәк дип тапкан».