Даниял 11:1—45
11 Мин исә ми́дияле Да́рийның+ беренче елында Микаилны* ныгытып, аңа таяныч* булдым.
2 Мин сиңа хәзер сөйләп бирәчәк нәрсәләр чынбарлыкка туры килә:
Менә, Фарсы́ илендә тагын өч патша күтәреләчәк, дүртенчесе исә башкаларына караганда күбрәк байлык туплаячак. Үзенең байлыгы аркасында көчле булып киткәч, ул барысын да Греция патшалыгына+ каршы күтәрәчәк.
3 Шуннан соң бер куәтле патша күтәреләчәк. Ул бөек хакимлеккә ия булып,*+ үзе теләгәнчә эшләячәк.
4 Әмма күтәрелгәч,* аның патшалыгы җимереләчәк һәм, бүленеп, дөньяның дүрт ягына* таралачак.+ Ләкин патшалык ахыр чиктә аның токымнарына түгел, ә башкаларга эләгәчәк. Аларның хакимлеге аныкы кебек булмаячак. Чөнки аның патшалыгының тамыры корытылачак һәм бүтәннәргә күчәчәк.
5 Һәм көньяк патша, ягъни аның гаскәр башлыкларының берсе, куәтле булып китәчәк. Әмма бүтән берәү* аңардан өстен булачак, аңа караганда бөегрәк хакимлеккә ия булып идарә итәчәк.
6 Еллар узгач, алар үзара килешү төзиячәк, һәм көньяк патшаның кызы, шул килешүне* раслар өчен, төньяк патша янына киләчәк. Әмма кыз үз кулындагы көчне саклап кала алмаячак. Патша үзе дә, көч-куәте дә юк булачак. Кыз да, аны китерүчеләр дә, шулай ук аның атасы һәм ул вакытларда аның таянычы булган кешесе дә башкалар кулына тапшырылачак.
7 Кызның гаиләсеннән берәү күтәрелеп, үз атасының урынын алачак. Ул гаскәргә каршы барачак, төньяк патшаның ныгытмасына каршы яу белән чыгачак һәм аларга каршы эш итеп, өстен чыгачак.
8 Ул илаһларын, сыннарын,* кыйммәтле көмеш, алтын әйберләрен һәм әсирләрне кулга төшереп, Мисырга киләчәк. Күпмедер вакыт дәвамында ул төньяк патшага якын килмәячәк.
9 Тегесе көньяк патшаның патшалыгына каршы яу белән чыгачак, әмма кире үз иленә кайтып китәчәк.
10 Аның уллары сугышка әзерләнеп, зур, гаять зур гаскәр җыячак. Аларның берсе,* җиңә-җиңә, алга барачак һәм җирне туфан сулары шикелле басып китәчәк. Әмма ул кайтачак һәм ныгытмасына җиткәнче сугыш алып барачак.
11 Һәм көньяк патша ярсып китеп, аңа каршы, ягъни төньяк патшага каршы күтәреләчәк һәм аның белән сугышачак. Тегесе бихисап халык җыячак, ләкин бу халык теге патшаның кулына тапшырылачак.
12 Халыкны алып китәчәкләр. Аның* йөрәге горурланып китәчәк, һәм ул дистәләгән меңне кырып салачак, әмма үзенең зур өстенлегеннән файдаланмаячак.
13 Төньяк патша, кайтып, элеккегедән дә күбрәк халык җыячак. Вакыт узу белән, еллар узгач, ул яхшы коралланган гаять зур гаскәр белән киләчәк.
14 Ул вакытларда күпләр көньяк патшага каршы күтәреләчәк.
Синең халкыңнан булган җинаятьчеләрне* алып китәчәкләр, һәм алар күренешне гамәлгә ашырырга тырышачаклар, әмма уңышсыз булачаклар.
15 Төньяк патша исә, килеп, камау валы өячәк һәм ныгытылган шәһәрне яулап алачак. Көньяк гаскәрләр, хәтта иң яхшы сугышчылары да, аңа каршы тора алмаячак. Аларның каршылык күрсәтер өчен көче булмаячак.
16 Аңа каршы чыккан берәү үзе теләгәнчә эш итәчәк, һәм аңа беркем дә каршы тора алмаячак. Ул* Күркәм җирдә*+ торачак, һәм аның кулында һәлак итү көче булачак.
17 Ул үз патшалыгының бөтен хәрби көче белән килергә дигән ныклы карарга киләчәк. Аның белән килешү* төзеләчәк, һәм ул уңышлы булачак. Аңа хатыннарның кызын һәлак итәргә рөхсәт ителәчәк. Кыз исә моңа чыдый алмаячак һәм аның ягында калмаячак.
18 Патша яр буйларына юл тотып, күп җирләрне яулап алачак. Бер хәрби башлык аңардан күргән хурлыкка чик куячак, һәм хурлык тәмамланачак. Ул бу хурлыкны аның үз башына төшерәчәк.
19 Аннары ул* үз җирендәге ныгытмаларга таба борылачак, әмма абынып егылачак һәм юк булачак.
20 Аның урынына бүтән берәү киләчәк. Ул, үзенең шөһрәтле патшалыгы буйлап үтеп чыгарга дип, салым җыючыны* җибәрәчәк, әмма берникадәр вакыттан соң вафат булачак. Бу ярсуның да, сугышның нәтиҗәсе аркасында да булмаячак.
21 Аның урынына кабахәт* адәм киләчәк, әмма аны патшаларча олыламаячаклар. Ул тыныч вакытта* киләчәк һәм патшалыкны мәкерле юл белән кулына алачак.
22 Ул туфан суларыдай гаскәрләрне буйсындырачак, һәм алар тар-мар ителәчәк; килешү+ Җитәкчесе+ дә һәлак ителәчәк.
23 Аның белән килешү төзелгәнгә, ул алдап эш итәчәк һәм, күтәрелеп, кечкенә халык төркеме ярдәмендә куәтле булып китәчәк.
24 Тыныч вакытта* ул өлкәнең көр җирләренә аяк басачак һәм ата-бабалары эшләмәгәнне эшләячәк. Таланган нәрсәләрне, ганимәтне һәм байлыкны ул халыклар арасында өләшәчәк. Ул ныгытылган урыннарга каршы мәкер ятьмәләре үрәчәк, әмма вакытлыча гына.
25 Ул үз куәтен җыеп, зур гаскәр белән көньяк патшага каршы чыгарга батырчылык итәчәк. Көньяк патша исә гаять зур һәм көчле гаскәре белән сугышка әзерләнәчәк. Аңа* каршы мәкер ятьмәләре үрәчәкләр, һәм ул каршы тора алмаячак.
26 Аның белән бер табыннан затлы ризыгын ашаучылар аны һәлакәткә китерәчәк.
Аның гаскәре исә тар-мар ителәчәк, күпләр үләчәк.
27 Шул ике патшаның йөрәге яманлык кылуга һәвәс булачак, һәм алар бер өстәл янында утырып, бер-берсенә ялган сөйләячәк. Әмма алар уңышка ирешмәячәк, чөнки ахыр әле билгеләнгән вакытта гына киләчәк.+
28 Ул* үз җиренә чиксез байлык белән кайтачак, һәм аның йөрәге изге килешүгә каршы булачак. Ул уңышлы эш итәчәк һәм үз җиренә кайтачак.
29 Билгеләнгән вакытта ул кире килеп, көньякка каршы чыгачак. Әмма бу юлы моңарчы булган кебек булмаячак,
30 чөнки аңа каршы Китти́м кораблары+ киләчәк, һәм ул басынкыландырылачак.
Ул кайтып, изге килешүгә+ каршы ярсу белән ташланачак.* Ул кайтачак та игътибарын изге килешүне калдыручыларга юнәлтәчәк.
31 Аңардан гаскәрләр чыгып, күтәреләчәк. Алар изге урынны+ — ныгытманы нәҗесләячәк һәм көндәлек* корбаннар китерелүен туктатачак.+
Һәм һәлакәт* китерүче чирканыч нәрсә урнаштырылачак.+
32 Килешүгә каршы яманлык кылучыларны ул юмалап* мөртәтлеккә тартачак, ә үз Аллаһыларын белгән кешеләр исә өстен булып, уңышлы эш итәчәк.
33 Халык арасындагы, төшенүчәнлеккә ия булганнар+ күпләргә аң-белем бирәчәкләр. Аларны берникадәр вакытка кылычка, утка, тоткынлыкка һәм талауга дучар итеп, аяктан егачаклар.*
34 Әмма аяктан еккан* чакта аларга кечкенә ярдәм күрсәтеләчәк. Күпләр риялы сүзләр сөйләп* аларга кушылачак.
35 Төшенүчәнлеккә ия булганнарның кайберләрен аяктан егачаклар,* һәм шулай итеп алар аркылы халык ахыргы вакытка кадәр сафландырылу үтәчәк, пакьләндереләчәк һәм агартылачак,+ чөнки билгеләнгән вакыт әле җитмәгән булачак.
36 Патша үзе теләгәнчә эш итәчәк, ул үз-үзен югары күтәрәчәк, үз-үзен бөтен илаһлар өстеннән югарылаячак. Аллаларның Аллаһысына+ каршы ул шаккатарлык сүзләр сөйләячәк. Ул хөкем итү тәмамланганчыга кадәр уңышлы булачак, чөнки карар ителгән нәрсә үтәлергә тиеш.
37 Ул үз ата-бабалары Аллаһысын санга сукмаячак, хатын-кызларның теләген дә исәпкә алмаячак, башка һичбер илаһны да санга сукмаячак, ә үзен барысы өстеннән югарылаячак.
38 Моның урынына* ул ныгытмалар илаһына дан китерәчәк. Алтын-көмеш, асылташлар һәм кыйммәтле әйберләр ярдәмендә ул ата-бабалары белмәгән илаһны данлаячак.
39 Ул чит-ят илаһ белән бергә* иң нык ныгытмаларга каршы чыгып, уңышлы булачак. Үзен таныганнарны* ул бөек дан белән бүләкләячәк һәм аларны күпләр өстеннән хаким итеп куячак. Билгеле бер бәягә ул җир бүлеп бирәчәк.
40 Ахыргы вакытта көньяк патша аның белән тартышачак.* Төньяк патша хәрби арбалары, җайдаклары һәм күп кораблары белән аңа каршы җил-давыл кебек күтәреләчәк. Ул илләргә килеп, аларны туфан сулары шикелле басып алачак.
41 Ул шулай ук Күркәм җиргә*+ керәчәк, һәм күп җирләр җиңеләчәк. Ләкин Эдо́м, Моа́б һәм амунлыларның мөһим өлеше аның кулыннан котылачак.
42 Ул үз кулын төрле җирләргә сузачак. Мисыр җире дә котылмаячак.
43 Ул Мисыр җиренең яшерен хәзинәләре — алтын-көмеше, шулай ук бөтен байлыклары белән идарә итәчәк. Ливиялеләр һәм хәбәшләр дә аның эзеннән барачак.
44 Әмма көнчыгыштан һәм төньяктан килеп ирешкән хәбәр аны хафага төшерәчәк. Шунда ул, күпләрне һәлак итү, юк итү өчен, көчле ярсу белән чыгачак.
45 Ул үзенең патша* чатырларын бөек диңгез белән Күркәм җирнең*+ изге тавы арасында корачак. Ул тулысынча үз ахырына киләчәк, һәм берәү дә аңа ярдәм итмәячәк.
Искәрмәләр
^ Яки «ныгытма».
^ Сүзгә-сүз «аны».
^ Яки «Ул хакимлеге киң җәелеп».
^ Яки «иң куәтле чагында».
^ Сүзгә-сүз «күкләрнең дүрт җиленә таба».
^ Күрәсең, төньяк патшага карый.
^ Яки «тигез хокуклы килешүне».
^ Яки «металл сыннарын».
^ Сүзгә-сүз «Ул».
^ Күрәсең, көньяк патшага карый.
^ Яки «талаучыларны».
^ Күрәсең, төньяк патшага карый.
^ Яки «Бизәктәй җирдә».
^ Яки «тигез хокуклы килешү».
^ Күрәсең, төньяк патшага карый.
^ Яки «хәрби хезмәткә теркәүчене».
^ Яки «җирәндергеч».
^ Я, бәлки, «алдан кисәтмичә генә».
^ Я, бәлки, «Алдан кисәтмичә».
^ Күрәсең, төньяк патшага карый.
^ Күрәсең, төньяк патшага карый.
^ Яки «изге килешүне җазалауга тапшырачак».
^ Яки «һәм даими».
^ Яки «ташландык хәлгә».
^ Яки «ялагайланып; икейөзлеләнеп».
^ Яки «абындырачаклар».
^ Яки «абындырган».
^ Яки «ялагайланып; икейөзлеләнеп».
^ Яки «абындырачаклар».
^ Яки «Патша буларак».
^ Яки «ярдәме белән».
^ Я, бәлки, «Үзе таныганнарны».
^ Яки «мөгезләре белән сөзешәчәк».
^ Яки «Бизәктәй җиргә».
^ Яки «зиннәтле».
^ Яки «Бизәктәй җирнең».