Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез үзегезне үзгәртә барасызмы?

Сез үзегезне үзгәртә барасызмы?

«Акылыгызны яңарту аша үзегезне үзгәртә барыгыз» (РИМ. 12:2).

1, 2. Алган тәрбиянең һәм җәмгыятьнең үзебезгә тәэсире турында нәрсә әйтеп була?

БЕЗНЕҢ һәрберебезгә алган тәрбия, дуслар, гореф-гадәтләр һәм җәмгыять зур йогынты ясый. Нәкъ шуңа күрә без билгеле бер рәвештә киенәбез, билгеле бер ризыкны ашыйбыз һәм үзебезне билгеле бер рәвештә тотабыз.

2 Әмма ничек киенүебез һәм нәрсәне ашавыбыз иң мөһиме түгел әле. Мәсәлән, без нәрсәнедер яхшы, ә нәрсәнедер яман дип санап үстек. һәм бер кеше берәр нәрсәне яхшы дип тапса, икенче кеше шул ук нәрсәне яман дип табарга мөмкин. Моннан тыш, һәр кеше карарларын вөҗданына нигезләнеп кабул итә. Изге Язмаларда «кануннары булмаган башка халык кешеләре» еш кына «табигатьләре буенча канундагыны эшли» дип әйтелә (Рим. 2:14). Ләкин Аллаһы кануннарында теге я бу очракта нәрсә эшләргә икәнлеге турыдан-туры әйтелмәсә, гаиләдәгеләребезгә я башкаларга ияреп эш итү дөрес булырмы?

3. Ни өчен мәсихчеләр дөньяга ияреп эш итми? Ике сәбәп китерегез.

3 Мәсихчеләр башкаларга ияреп эш итми. Моңа ким дигәндә ике сәбәп бар. Беренче сәбәп Гыйбрәтле сүзләр 16:25 тә язылган. Анда болай дип әйтелә: «Юлның кешегә тугры булып тоелганы да була, әмма аның ахыры — үлем». Камил булмаганга, без үз адымнарыбызга камил рәвештә юнәлеш бирә алмыйбыз (Гыйб. сүз. 28:26; Ирем. 10:23). Икенче сәбәп — Шайтанның «бу дөнья төзелешенең илаһы» булуында. Нәкъ ул дөньяның нормаларын булдыра, ягъни дөньяга яхшылык белән яманлыкка карата үз карашын тага (2 Көр. 4:4; 1 Яхъя 5:19). Әмма безнең Йәһвә йөрәген сөендерәсебез һәм аның күңелен табасыбыз килә. Шуның өчен безгә Римлыларга 12:2 дә язылган сүзләр буенча эш итәргә кирәк. (Укы.)

4. Бу мәкаләдә без нәрсәгә игътибар итәрбез?

4 Бу мәкаләдә без Римлыларга 12:2 дә телгә алынган өч мөһим якка игътибар итәрбез: 1) ни өчен безгә үзебезне «үзгәртә барырга» кирәк? 2) Безгә нинди якларыбызны үзгәртергә кирәк? 3) Үзгәрә барыр өчен безгә нәрсә эшләргә кирәк? Әйдәгез, бу сорауларга җавап алыйк.

НИ ӨЧЕН БЕЗГӘ ҮЗЕБЕЗНЕ ҮЗГӘРТӘ БАРЫРГА КИРӘК?

5. Паулның Римлыларга 12:2 дә язылган сүзләре кем өчен аеруча зур әһәмияткә ия булган?

5 Безнең эраның 56 елында римлыларга хат язганда, рәсүл Паул Римда яшәгән бар кешеләргә түгел, ә анда яшәгән майланган мәсихчеләргә мөрәҗәгать иткән (Рим. 1:7). Ул аларны үзгәрә барырга һәм «бүтән бу дөнья төзелешенең гадәтләре буенча эш итмәскә» өндәгән. «Бу дөнья төзелеше» ул вакытта үз эченә римлыларның дөньяга карашларын, гореф-гадәтләрен, үз-үзләрен тотышларын һәм кием-килбәтләрен алган. Бу кардәшләр әле дә үзләрен римлылар кебек тотканга һәм алар кебек уйлаганга, Паул «бүтән... [алай] эш итмәгез» дип әйткән. Бу дөнья төзелеше аларга ничек тәэсир иткән?

6, 7. Ни өчен Паул заманында мәсихчеләргә Римда яшәү авыр булган?

6 Римга килеп йөри торган туристлар җимерек гыйбадәтханәләр, төрбәләр, һәйкәлләр, ареналар, театрлар һәм башка нәрсәләрне еш кына күрә. Аларның кайберләре күп гасырлар элек төзелгән булган. Бу калдыкларны тикшереп, борынгы римлыларның иҗтимагый һәм дини тормышлары турында күп нәрсәне белеп була. Тарихи китаплардан да Римда үткән гладиаторлар уеннары, арбалы ат чабышлары һәм, гадәттәгечә, әхлаксызлык белән бәйле уеннар вә музыкаль тамашалар турында укып була. Рим гөрләп чәчәк аткан башкала булган. Анда яшәгән кешеләрнең баеп китәргә күп мөмкинлекләре булган (Рим. 6:21; 1 Пет. 4:3, 4).

7 Римлыларның илаһлар тулган күп гыйбадәтханәләре булган, ләкин алар шул илаһларына якынлашырга тырышмаган. Римлыларның диннәре күбесенчә йолалардан, мәсәлән, кешеләр туу, өйләнешү я күмү белән бәйле йолалардан гыйбарәт булган. Йолалар римлыларның иҗтимагый тормышларының аерылгысыз бер өлеше булган. Боларның барысы Римда яшәгән мәсихчеләр өчен куркыныч тудырып торган. Андагы кардәшләрнең күбесе балачактан ук ялган илаһларга табынган, шуңа күрә аларга мәсихчеләр булып китәр өчен үзгәрергә кирәк булган. Суга чумдырылганнан соң да алар үзгәрә барырга тиеш булган.

8. Ни өчен бүгенге дөнья куркынычлар белән тулы дип әйтеп була?

8 Бүгенге мәсихчеләр дә куркынычлар тулы дөньяда яши. Ни өчен алай әйтеп була? Чөнки дөнья рухының тәэсире гаять зур. (Эфеслеләргә 2:2, 3; 1 Яхъя 2:16 ны укы.) Дөньяви теләкләр, уй-ниятләр, карашлар һәм әхлак нормаларының тәэсирендә яшәгәнгә, безгә көн дә зур куркыныч яный; безнең хәтта дөнья белән мавыгып китүебез бар. Шуңа күрә безгә «бүтән бу дөнья төзелешенең гадәтләре буенча эш итмәгез» һәм «үзегезне үзгәртә барыгыз» дигән киңәшләрне тоту мөһим. Моның өчен безгә нәрсә эшләргә кирәк?

БЕЗГӘ НӘРСӘНЕ ҮЗГӘРТЕРГӘ КИРӘК?

9. Суга чумдырылганчы күпләр нинди үзгәрешләр ясаган?

9 Изге Язмаларны өйрәнеп һәм белгәннәрен кулланып, кеше рухи яктан үсә бара. Ул ялган динне калдыра һәм үз тормышын үзгәртә. Моннан тыш, ул яңа шәхес булып киенергә һәм Гайсәдән үрнәк алырга тырыша (Эфес. 4:22—24). Ел саен меңләгән кеше андый үзгәрешләр ясап, Йәһвә Аллаһыга үзләрен багышлый һәм суга чумдырыла. Бу безне дә шатландыра, Йәһвәнең йөрәген дә сөендерә (Гыйб. сүз. 27:11). Әмма андый үзгәрешләрне ясау гына җитәрлекме?

Әле күп кенә кешегә Шайтанның дөньясыннан чыгып үзгәрергә кирәк (9 нчы абзацны кара.)

10. Ни өчен безгә үзгәрә барыр өчен үзебезне яхшырту белән генә чикләнмәскә кирәк?

10 Үзгәрә барыр өчен рухи яктан үсү я үз-үзеңне яхшырту гына җитәрлек түгел. Мәсәлән, кибеттә берәр әйбердә «сыйфаты яхшыртылган» дип язылса да, бу әйбернең асылы шул ук кала диярлек. Еш кына бу әйбернең эчлеге я тышы гына бераз үзгәрә. Изге Язмаларның бер сүзлеге буенча, Римлылар 12:2 дә очрый торган «үзгәртә барыгыз» дигән сүзтезмә изге рухның тәэсирендә акылны яңарту я үзгәртүне аңлата. Шуңа күрә үзгәрә барган мәсихчеләр начар гадәтләреннән арыну, сөйләшүләрен күзәтә башлау һәм әхлаксызлык кылудан туктау белән генә чикләнергә тиеш түгел. Изге Язмаларны укымаган кайбер кешеләр дә үзләрен шулай тотарга тырыша түгелме соң? Алайса, безгә, мәсихчеләргә буларак, үзгәрер өчен, ягъни фикер йөртү рәвешебезне яңартыр өчен, тагын нәрсә эшләргә кирәк?

11. Паулның сүзләреннән күренгәнчә, кешегә нәрсәне үзгәртү мөһим?

11 Паул: «Акылыгызны яңарту аша үзегезне үзгәртә барыгыз»,— дип язган. «Акыл» сүзе фикер йөртү сәләтен аңлата. Әмма Изге Язмаларда очраганда бу сүз фикер йөртү рәвешебезгә, берәр нәрсәгә карашыбызга һәм акылыбызны куллануга карый. Моңарчы Паул «Аллаһы... үзе хупламаган фикер йөртүгә тапшырган» кешеләр турында язган. Андый кешеләр «тәкъвасызлык, явызлык, комсызлык, яманлык белән тулы», ә «күңелләрендә көнчелек, кеше үтерү, тарткалашу, алдау» һәм башка яман ниятләр (Рим. 1:28—31). Шунлыктан Паулның андый кешеләр арасында үсеп Аллаһыга хезмәт итә башлаган мәсихчеләргә «акылыгызны яңартыгыз» һәм «үзегезне үзгәртә барыгыз» дип әйткәненә бер дә гаҗәпләнәсе юк.

«һәркайсы усаллык, ачу, ярсу, кычкыру, яман теллелектән... арыныгыз» (Эфес. 4:31).

12. Бүген күп кенә кешеләрнең тормышка карашлары нинди, һәм ни өчен мәсихчеләргә андый фикер йөртүдән сакланырга кирәк?

12 Кызганычка каршы, рәсүл Паулның сүзләре безнең көннәрдә яшәгән кешеләрнең күпчелегенә кагыла. Аларның фикеренчә, берәр нормалар һәм принциплар буенча яшәү заманы үткән, һәм аларны беркем дә алай яшәргә мәҗбүр итәргә тиеш түгел. Күп кенә укытучылар вә әти-әниләр балаларга бар нәрсәне рөхсәт итә. Аларның фикеренчә, нәрсә яхшы, ә нәрсә яман икәнен берничек тә билгеләп булмаганга, һәрбер кеше теләсә нәрсә эшли ала. Үзләрен диндар дип санаган кешеләр дә Аллаһыга буйсыныр урынына үз белдекләренә таянып яши (Мәд. 13:1). Мәсихчеләргә андый фикер йөртүдән сакланырга кирәк. Югыйсә, безнең Аллаһы оешмасы биреп торган күрсәтмәләргә буйсынмавыбыз һәм берәр нәрсә ошамаганда хәтта моннан зарлана башлавыбыз бар. Яисә без күңел ачу, Интернеттан файдалану һәм югары белем алуга кагылышлы киңәшләргә колак салмый башларга мөмкин.

13. Ни өчен безгә үз-үзебезне намуслы тикшереп торырга кирәк?

13 «Бу дөнья төзелешенең гадәтләре буенча эш итмәс» өчен, ягъни бу дөньяга хас фикер йөртүдән сакланыр өчен, безгә үз карашларыбызны, ниятләребезне һәм яшәү рәвешебезне намуслы тикшереп торырга кирәк. Башкалар, гадәттә, безнең чынында нинди кеше булуыбызны белми. Алар безгә: «Син бернинди дә яманлык эшләмисең»,— дип әйтергә мөмкин. Шулай да Изге Язмалардан белгәннәребезне кулланып үзгәреп торабызмы, юкмы икәнен без үзебез генә беләбез. (Ягъкуб 1:23—25 не укы.)

ҮЗГӘРӘ БАРЫР ӨЧЕН НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ?

14. Үзгәртәсе якларыбызны кайдан белеп була?

14 Үзгәрә барыр өчен безгә күңелебездәгене үзгәртергә кирәк. Бу яктан безгә нәрсә ярдәм итә ала? Изге Язмаларны өйрәнеп, без Йәһвә күзлегеннән чыгып нинди кеше булырга тиешлегебезне беләбез. Анда язылганнар буенча эш итүебез я аларны кире кагуыбыз күңелебездә нәрсә булганын ачыклый. Шулай итеп, без, Аллаһының «камил ихтыярын» үтәр өчен, нәрсә эшләргә кирәклеген беләбез (Рим. 12:2; Евр. 4:12).

15. Йәһвә бездән савыт ясаганда, без кайсы яктан үзгәрәбез?

15 Ишагыйя 64:8 не укы *. Ишагыйя пәйгамбәр кулланган ачык мисалдан бер мөһим нәрсәне белеп була. Без — балчык, ә Йәһвә — Чүлмәкче. Ул бездән савыт ясаганда, безнең тышкы кыяфәтебезне түгел, ә күңелебездәгене үзгәртә. Аңа каршы килмәсәк, ул безнең фикер йөртү рәвешебезне үзгәртер. Шул чакта гына без дөньяның тәэсиренә бирелмәбез. Йәһвә бездән савыт ясар өчен нәрсә эшли?

16, 17. а) Яраклы савыт ясарга теләп, чүлмәкче яхшы сыйфатлы балчык белән нәрсә эшләгәнен аңлатыгыз. б) Йәһвә өчен яраклы савыт булып китүебездә аның Сүзе нинди роль уйный?

16 Яраклы савыт ясар өчен, чүлмәкче яхшы сыйфатлы балчык ала. Әмма эшенә керешкәнче, аңа башта балчыкны юып чистартырга кирәк. Шуннан соң гына ул, балчыкка тиешле күләмдә су кушып һәм аны сыланчык хәлгә китергәнче изеп, аннан кирәкле савыт ясый.

17 Чүлмәкче су белән балчыкны юа да, шул ук суны кушып балчыкны йомшарта да. Андый балчыктан ул теләсә нинди, хәтта нәфис савыт ясый ала. Балчык су ярдәмендә яраклы хәлгә килгән кебек, без дә Аллаһы Сүзенең тәэсирендә уңай якка үзгәрәбез. Изге Язмалардан Аллаһы турында белем ала башлагач, без бар нәрсәгә инде дөнья күзлегеннән түгел, ә Аллаһы күзлегеннән чыгып карый башладык. Шул вакыттан бирле Аллаһы бездән яраклы савыт ясый башлаган (Эфес. 5:26). Изге Язмаларны һәр көн укырга һәм мәсихче очрашуларны калдырмаска кирәклеге турында безнең күп тапкырлар ишеткәнебез бар. Ни өчен безгә андый киңәшләргә колак салырга кирәк соң? Чөнки без шулай итеп үзебезне Чүлмәкчебезнең кулларына тапшырабыз (Мәд. 1:2; Рәс. 17:11; Евр. 10:24, 25).

Үзгәрә барып сез проблемаларыгызны чишә белерсез (18 нче абзацны кара.)

18. а) Ни өчен безгә Аллаһы Сүзеннән укыганнарыбыз турында уйланырга кирәк? б) Безгә нинди сораулар биреп уйлану мөһим?

18 Аллаһы Сүзенең үзебезгә тәэсир итүен теләсәк, безгә аны уку-өйрәнү белән генә чикләнергә кирәкми. Шактый күп кеше Изге Язмаларны вакыт-вакыт укый һәм анда язылганнарны яхшы белә. Бәлки, сезнең андый кешеләрне вәгазьдә очратканыгыз бардыр. Аларның кайберләре Изге Язмалардагы шигырьләрне хәтта яттан белә *. Шулай да аларның белгәннәре еш кына тормышларына һәм фикер йөртү рәвешләренә берничек тә тәэсир итми. Ни өчен алай? Чөнки Аллаһы Сүзе кешегә тәэсир итсен өчен, аның белгәннәре йөрәгенә үтеп керергә тиеш (Гәл. 6:6). Шуңа күрә безгә Изге Язмалардан укыганнарыбыз турында уйланырга кирәк. Без үз-үзебезгә мондый сораулар бирә алабыз: мин монда язылганнарның тәгълимат кына түгел, ә хакыйкать булуына ышанаммы? Мин белгәннәремне башкаларга сөйләү белән генә чикләнәмме, я үзем дә аларны тормышымда кулланаммы? Мин Йәһвәнең үз Сүзе аша шәхсән үземә мөрәҗәгать итүенә ышанаммы? Болар турында уйлансак, без Йәһвәгә тагы да якынлашырбыз. һәм белгәннәребез йөрәгебезгә үтеп кергәч, без кирәкле үзгәрешләр ясарбыз (Гыйб. сүз. 4:23; Лүк 6:45).

19, 20. Изге Язмаларда язылган киңәшкә колак салу безгә нинди файда китерер?

19 Аллаһы Сүзен көн дә укысак һәм укыганнарыбыз турында уйлансак, безгә Паулның Көләсәйлеләргә 3:9, 10 да язылган сүзләре буенча эш итү җиңелрәк булыр. Анда болай дип язылган: «Элекке шәхесегезне үз эшләре белән бергә салып ташлагыз да, яңа шәхес булып киенегез. Ул төгәл белем ярдәмендә... яңара бара». Изге Язмалардагы тәгълиматларны аңларга һәм белгәннәребезне кулланырга тырышсак, без яңа шәхес булып киенербез һәм Шайтан тозакларына эләгүдән сакланырбыз.

20 Рәсүл Петер мәсихчеләргә язган хатта болай дигән: «Тыңлаучан балалар сыман булыгыз... булган нәфесләрегез буенча башка эш итмәгез, әмма... бар эшләрегездә изге булыгыз» (1 Пет. 1:14, 15). Фикер йөртү рәвешебезне һәм карашларыбызны үзгәртер өчен бар тырышлыклар куйсак, Йәһвә безне мул итеп фатихалаячак. Моның турында сүз киләсе мәкаләдә барыр.

^ 15 абз. Ишагыйя 64:8: «Ләкин, Йәһвә, син — безнең Атабыз. Без — балчык, ә син — безнең Чүлмәкчебез, һәм без барыбыз синең кулларыңның эшләре».

^ 18 абз. «Күзәтү манарасы» (рус) 1994 ел, 1 февраль, 10 нчы биттәге 7 нче абзацта китерелгән мисалны кара.