Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Безнең рухи мирасыбыз

Безнең рухи мирасыбыз

«Бу — Йәһвәнең хезмәтчеләренә бирелгән мирас» (ИШАГ. 54:17).

1. Кешеләрне яратканга, Йәһвә нәрсәне саклап калган?

ЙӘһВӘ — «тере һәм мәңгелек Аллаһы» — кешелеккә тормыш юлын күрсәтә. Аның күрсәтмәләре үзгәрми, чөнки «Йәһвә сүзе мәңге тора» (1 Пет. 1:23—25). Йәһвә яратудан чыгып андый мөһим мәгълүматны үз Сүзендә саклаган. Без аңа моның өчен бик рәхмәтле.

2. Кешеләр белсен дип, Аллаһы үз Сүзендә нәрсәне саклаган?

2 Йәһвә үзенә сайлап алган исемне үз халкы куллансын өчен Изге Язмаларда саклаган. Изге Язмаларда Аллаһының исеме беренче тапкыр «җир вә күкнең яратылышы» турында әйтелгәндә очрый (Ярат. 2:4, искәрмә). Мусага Ун әмер биргәндә, Аллаһы таш такталарга үз исемен берничә мәртәбә могҗизалы рәвештә язган. Мәсәлән, беренче әмер: «Мин — Раббы [«Йәһвә», ЯД] Аллагыз»,— дигән сүзләрдән башланган (Чыг. 20:1—17). Кешеләр Аллаһыны һәм аның исемен белмәсен дип, Иблис Изге Язмаларны юк итәргә тырышкан. Ләкин Йәһвә моңа юл куймаган.

3. Кешеләрнең буталчык дини карашларының киң таралуына карамастан, Аллаһы нәрсәне саклап калган?

3 Йәһвә үз Сүзендә шулай ук хакыйкатьне дә саклаган. Дөньяви кешеләрнең дини карашлары арасында буталчыклар булса да, без рухи яктылыкта йөрибез һәм хакыйкатьне беләбез. Моның өчен без Аллаһыга бик рәхмәтле! (Мәдхия 42:3, 4 не укы.) Бөтен дөньяны рухи караңгылык капласа да, без Аллаһы биргән рухи яктылыкта йөрүебезне дәвам итәбез (1 Яхъя 1:6, 7).

БЕЗНЕҢ КАДЕРЛЕ МИРАСЫБЫЗ

4, 5. 1931 елдан бирле без нинди хөрмәткә лаек?

4 Безнең мәсихчеләрнең буларак кадерле мирасыбыз бар. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге буенча, мирас — «буыннардан килә торган мәдәният, рухый байлык». Рухи мирасыбызга Аллаһы Сүзен дөрес аңлау һәм Аллаһы вә аның ниятләре турында хакыйкатьне белү фатихалары керә. Моннан тыш, без Аллаһы исемен йөртү хөрмәтенә лаек.

1931 елгы конгресста Йәһвә Шаһитләре дигән исемне кабул итү Аллаһы хезмәтчеләре өчен истәлекле вакыйга булган

5 Без 1931 елны Колумбуста (Огайо штаты, АКШ) үткән конгресстан бирле Аллаһы исемен йөртә башладык. Конгресс программасы бастырылган кәгазьләрдә «Джей Дабл Ю» («JW») дигән хәрефләр язылган булган. Бер апа-кардәш болай дип исенә төшергән: «„JW“ дигән хәрефләр турында төрле фаразлар булды. Алар арасында „көт кенә“ („Just Wait“), „уяу бул гына“ („Just Watch“) дигән фаразлар бар иде, кемдер исә дөрес фикер йөртте». Без башта Изге Язмаларны Тикшерүчеләр дип билгеле идек, әмма 1931 елның 26 июлендә резолюция кабул итеп, Йәһвә Шаһитләре дип атала башладык. Изге Язмалардан алынган исемне йөртә башлау Йәһвә хезмәтчеләре өчен истәлекле вакыйга булган. (Ишагыйя 43:12 не укы *.) Бу вакыйганы искә төшереп, бер абый-кардәш болай дигән: «Бу очрашуда булганнарның шатлыклы тавышларын һәм залда яңгыраган көчле алкышларны мин беркайчан да онытмам». Бездән тыш башка бер дин дә Аллаһы исемен йөртергә теләмәгән, ләкин безнең өчен аның исемен инде сиксән елдан артык йөртүебез фатиха булып тора. Әйе, безнең өчен Йәһвә Шаһитләре булу зур хөрмәт!

6. Рухи мирасыбызга нинди белемнәр керә?

6 Рухи мирасыбызга шулай ук Аллаһының борынгы хезмәтчеләре турындагы төгәл һәм кыйммәтле белемнәр дә керә. Мәсәлән, Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб ыруг башлыклары гаиләләре белән Йәһвә хуплавына ничек ия булырга икәне турында еш кына сөйләшкәндер. Шуңа күрә тәкъва Йосыфның җенси әхлаксызлык кылудан баш тартканына бер дә гаҗәпләнәсе юк — аның «Аллаһы каршында үз өстенә зур гөнаһ» һич тә аласы килмәгән (Ярат. 39:7—9). Шул рәвешчә, Аллаһы турында белем беренче гасырда да әти-әниләрдән балаларга сүзләре яисә үрнәкләре аша мирас булып күчә барган. Андый белемгә рәсүл Паулның мәсихче җыелышларны Хуҗа кичәсе турында өйрәткәннәре кергән булган (1 Көр. 11:2, 23). Бүген без кирәкле төгәл белемнәрне Аллаһы Сүзендә табабыз. Алар безгә Аллаһыга «рух һәм хакыйкать буенча» табынырга ярдәм итә. (Яхъя 4:23, 24 не укы.) Бар кешеләрнең Изге Язмалардан аң-белем алырга мөмкинлекләре булса да, без Йәһвә хезмәтчеләре буларак аны аеруча кадерлибез.

7. Өмет бирүче нинди вәгъдә мирасыбызның өлеше булып тора?

7 Рухи мирасыбызга басмаларыбызда бастырылган безнең көннәрдә булган очраклар да керә. Алар аша Йәһвә безнең яклы икәнен күреп була (Мәд. 117:7). Моның ярдәмендә без, эзәрлекләүләргә карамастан, үзебезне куркынычсыз хис итәбез. Аллаһы үз хезмәтчеләренә мондый вәгъдә биргән: «Сиңа каршы ясалган бер корал да уңышлы булмаячак; һәм синең белән судта көрәшкән һәркайсы телне син хөкем итәчәксең. Бу — Йәһвәнең хезмәтчеләренә бирелгән мирас, һәм аларның гаделлеге миннән» (Ишаг. 54:17). Бу өмет бирүче вәгъдә арта барган рухи мирасыбызның өлеше булып тора. Шайтан кулланган коралларның берсе дә безгә төзәтелмәслек зыян китерә алмый.

8. Бу һәм киләсе мәкаләдә без нинди сорауларны карап чыгарбыз?

8 Шайтан Аллаһы Сүзен юк итәргә, Йәһвә исемен кулланыштан чыгарырга һәм хакыйкатьне яшерергә тырышкан. Ләкин аның тырышлыклары бушка булган, чөнки Шайтанның Йәһвәгә каршы торырлык көче юк. Бу һәм киләсе мәкаләдә без мондый сорауларны карап чыгарбыз: 1) Аллаһы үз Сүзен ничек саклаган? 2) Йәһвә үз исемен ничек саклаган? 3) Ни өчен күктәге Атабызны безгә ачылган хакыйкатьнең Чыганагы һәм аны Саклаучы дип атап була?

ЙӘһВӘ ҮЗ СҮЗЕН САКЛАП КАЛГАН

9—11. Изге Язмаларның каршылыкларга карамастан сакланып калганын нинди мисаллардан күреп була?

9 Бөтен каршылыкларга карамастан Йәһвә үз Сүзен саклап калган. Бер белешмәлектә болай дип әйтелә: «1229 елда Тулуза (Франция) соборы, альбигойлыларга һәм вальденчыларга каршы көрәш алып барганга, гади кешеләргә [туган телләрендәге Изге Язмаларны] куллануны тыйган... 1234 елда Таррагонда (Испания) Иаков I рәислегендә үткән собор шундый ук тыю турында указ чыгарган. [...] 1559 елда Изге тәхет бу сорауга беренче тапкыр катнашкан булган: Павел IV Индексы, Изге канцеляриядән рөхсәт сорамыйча, туган телләрендәге Изге Язмаларның бастыруын һәм куллануын тыйган» («Enciclopedia Cattolica»).

10 Изге Язмаларны юк итәргә тырышсалар да, ул сакланып калган. Изге Язмалар инглиз телендәге беренче тәрҗемәсе якынча 1382 елда чыккан. Бу эшне Джон Уиклиф һәм аның ярдәмчеләре башкарган. Изге Язмаларның башка тәрҗемәчесе Уильям Тиндал булган; аны 1536 елда җәзалап үтергәннәр. Тарихтан белгәнебезчә, аны баганага бәйләп куйганнар, шунда ул болай дип кычкырган: «Раббы, Англия патшасының күзләрен ач». Шуннан соң ул буып үтерелгән, ә гәүдәсен яндырган булганнар.

11 1535 елда Майлз Ковердейл инглиз теленә тәрҗемә иткән Изге Язмалар да дөнья күргән. Ковердейл Уильям Тиндал тәрҗемә иткән «Яңа Васыять»не һәм «Иске Васыять»не (Яратылыштан Елъязмаларга кадәр) кулланган. Ул Аллаһы Сүзенең башка китапларын латин телендәге һәм Мартин Лютерның немец телендәге Изге Язмаларыннан тәрҗемә иткән. Бүгенге көндә безнең «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе» бар. Без аны гади телдә язылганы өчен, Изге Язмаларның төп нөсхәсенә туры килгәне өчен һәм аны хезмәттә куллану уңайлы булганы өчен кадерлибез. Явыз рухлар да, кешеләр дә Йәһвә Сүзен беркайчан да юк итә алмаячак.

ЙӘһВӘ ҮЗ ИСЕМЕН САКЛАП КАЛГАН

Уильям Тиндал кебек кешеләр Аллаһы Сүзе өчен үз гомерләрен бирергә әзер булган

12. «Яңа дөнья тәрҗемәсе» кешеләргә Йәһвә исемен белергә ничек ярдәм итә?

12 Йәһвә үз исеменең Изге Язмалардан бөтенләй юк ителүенә юл куймаган. Моңа «Яңа дөнья тәрҗемәсе» яхшы дәлил булып тора. Бу тәрҗемәдә кардәшләр Аллаһы исемен — Йәһвә — Изге Язмаларның төп нөсхәсендә торган бар урыннарга кайтарган. Аллаһы исеме Еврей Язмаларында — 6 973 тапкыр, ә Мәсихче Грек Язмаларында 237 тапкыр очрый. Бүгенге көндә «Яңа дөнья тәрҗемәсе» — тулысынча һәм өлешчә — 116 телгә тәрҗемә ителгән һәм 178 545 862 данәдән артык бастырылган.

13. Кешелеккә яратылганнан бирле Аллаһы исеме билгеле булганын без кайдан беләбез?

13 Кешелек Аллаһы исемен яратылганнан бирле белә. Адәм белән Хаува аны белгән һәм кулланган. Моны Хауваның сүзләреннән күреп була: «Мин Йәһвә ярдәме белән кешене тудырдым» (Ярат. 4:1, ЯД). Туфаннан соң Хам үзенең атасына хөрмәтсезлек күрсәткәч, Нух болай дип әйткән: «Шем Аллаһысы Йәһвә мөбарәк булсын, һәм Кәнган [Хам улы] Шемның колы булсын» (Ярат. 9:26, ЯД). Аллаһы үзе: «Мин Йәһвә. Бу — Минем исемем, һәм мин үз данымны беркемгә дә... бирмәячәкмен»,— дип әйткән. Аллаһы шулай ук болай дигән: «Мин Йәһвә, һәм башка берәү юк. Миннән башка Аллаһы юк» (Ишаг. 42:8; 45:5). Йәһвә үз исемен бөтен җир шары буенча аны кешеләр белсен өчен саклаган. Безнең өчен Йәһвә исемен йөртү һәм аның Шаһитләре булып хезмәт итү зур хөрмәт. Әйе, без шатлык белән: «Алла Ходаебыз исеменә байрак күтәрербез»,— дип әйтәбез (Мәд. 19:6).

14. Аллаһы исеме Изге Язмалардан тыш тагын кайда очрый?

14 Аллаһы исеме Изге Язмалардан тыш башка чыганакларда да очрый. Мәсәлән, ул Үле диңгездән көнчыгышка таба 21 километр ераклыктагы Дибан (Изге Язмаларда Дивон дип атала) янында табылган Моаб ташында язылган булган. Бу язуларда Исраил патшасы Амврий искә алына һәм анда Моаб патшасы Мешаның Исраилгә каршы чыгуы турында хәбәр ителә (3 Пат. 16:28; 4 Пат. 1:1; 3:4, 5). Әмма Моаб ташында тетраграмматон рәвешендә Аллаһы исеме язылган. Шуңа күрә дә ул безне кызыксындыра. Тетраграмматон шулай ук Исраилдә табылган Лахиш хатларында, чүлмәк ватыкларындагы язуларда, берничә тапкыр очрый.

15. Септуагинта нәрсә ул, һәм нинди сәбәптән ул чыгарылган?

15 Изге Язмаларның беренче тәрҗемә итүчеләре Аллаһы исеменең саклануына зур өлеш керткән. Б. э. к. 607 елдан алып 537 елга кадәр Бабыл әсирлегендә булганнан соң, күп яһүдләр Яһүд белән Исраилгә кире кайтмаган. Ләкин вакыт узу белән бихисап күп яһүд Искәндәриягә (Мисыр) күчкән, ә андагы кешеләр грек телендә сөйләшкән булган. Шунда Искәндәриядәге яһүдләрнең Еврей Язмаларның грек теленә тәрҗемәсенә ихтыяҗы туган. Андый тәрҗемә б. э. к. II гасырда чыккан, һәм ул Септуагинта дип аталган. Аның күчереп язылган кайбер кулъязмаларында еврей хәрефләре белән язылган Аллаһы исеме — Йәһвә очрый.

16. «Массачусетс Зәбуры»нда Аллаһы исеменең куллануын күрсәтүче мисал китерегез.

16 Аллаһы исеме Англиянең Америка колонияләрендә бастырылган беренче әдәби әсәрендә — «Массачусетс Зәбуры»нда очрый. Аның беренче басмасына (1640 елда бастырылган) еврей теленнән инглиз теленә тәрҗемә ителгән мәдхияләр керә. Аллаһы исеме, мәсәлән, Мәдхия 1:1, 2 дә очрый. Анда «бәхетле кеше» бозыкларның киңәшен тотмый, ләкин «Йәһвә кануныннан рәхәтлек таба» дип әйтелә. Аллаһы исеме турында күбрәк белер өчен «Аллаһы исеме мәңге булачак» (рус) дигән брошюраны карагыз.

ЙӘһВӘ ХАКЫЙКАТЬНЕ САКЛАП КАЛГАН

17, 18. а) «Хакыйкать» дигән сүзгә аңлатма бирегез. б) «Яхшы хәбәр аша килгән хакыйкать» үз эченә нәрсәне ала?

17 Без хакыйкать Аллаһысы Йәһвәгә шатлык белән хезмәт итәбез (Кан. 32:4). Татар аңлатмалы сүзлеге буенча, хакыйкать, ягъни чынбарлык — «берәр нәрсәнең реаль... булуы; реаль, чын булган нәрсә». Борынгы еврей телендә «хакыйкать» дип тәрҗемә ителгән төшенчә хак, ышанычка лаек, дөрес булганны, фактларга нигезләнгәнне аңлата. Ә «хакыйкать» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе чынбарлыкка туры килгән яисә дөрес булган нәрсәгә карый.

18 Йәһвә хакыйкатьне безнең көннәргә кадәр саклаган. Ул әле дә безнең белемнәребезне арттыра (2 Яхъя 1, 2). Без хакыйкатьне ачыграк аңлый барабыз, чөнки «тәкъвалар юлы... таң нуры кебек, төшлек җиткәнгә кадәр яктылыгын арттырганнан-арттыра бара» (Гыйб. сүз. 4:18). Без Гайсә дога кылганда әйткән мондый сүзләре белән килешәбез: «Синең сүзең — хакыйкать» (Яхъя 17:17). Аллаһы Сүзендә «яхшы хәбәр аша килгән хакыйкать», ягъни төп хак тәгълиматлар язылган (Гәл. 2:14). Моңа Йәһвә исеме, хакимлеге, Гайсәнең йолым корбаны, терелтелү һәм Патшалык турындагы белемнәр керә. Шайтан хакыйкатьне яшерергә тырышса да, Аллаһы хакыйкатьне ничек саклаган? Әйдәгез, моны карап чыгыйк.

ЙӘһВӘ ХАКЫЙКАТЬКӘ КАРШЫ һӨҖҮМНӘРНЕ КИРЕ КАГА

19, 20. Нәмруд кем булган, һәм ул яшәгән вакытта нинди ният тормышка ашмаган булган?

19 Туфаннан соң җирдә Йәһвәгә каршы торган Нәмруд исемле кыю аучы яшәгән (Ярат. 10:9). Йәһвәгә каршы килгәнгә, Нәмруд Шайтанга табынган дип әйтеп була. Аның кебек каршы килүчеләр турында Гайсә болай дип әйткән: «Сезнең атагыз — Иблис, һәм сез атагызның теләкләрен үтәргә телисез. Ул... хакыйкатьне тотмаган» (Яхъя 8:44).

20 Нәмрудның патшалыгы Бабыл шәһәрен һәм Тигр белән Ефрат елгалары арасындагы башка шәһәрләрне дә үз эченә алган булган (Ярат. 10:10). Бәлки, ул Бабылның һәм андагы манараның б. э. к. 2269 елда башланган төзелеше белән җитәкчелек иткәндер. Йәһвәнең ихтыяры буенча, кешеләр бөтен җир йөзе буйлап таралырга тиеш булган. Аның бу ниятенә каршы чыгып, Бабылны төзүчеләр болай дип әйткән: «Җир йөзе буйлап сибелеп бетмик һәм исемебезне данга күмик дисәк, үзебезгә бер шәһәр төзеп, башы күкләргә тиярдәй биек манара торгызыйк». Аларның планнары тормышка ашмаган булган, чөнки Аллаһы бу төзүчеләрнең «сөйләмә телен... буташтырып», аларны җир йөзе буйлап тараткан (Ярат. 11:1—4, 8, 9). Шайтан шулай итеп кешеләрнең үзенә табына башлауларын теләгән булса да, ул үз максатына ирешә алмаган. Кешелекнең бөтен тарихы дәвамында Йәһвәгә гыйбадәт кылу һәрвакыт өстенлек алган, һәм бүген дә гыйбадәт кылучыларның саны артканнан-арта бара.

21, 22. а) Ни өчен ялган дин хак гыйбадәт кылуга зур зыян китерә алмаган? б) Киләсе мәкаләдә нәрсә каралачак?

21 Ялган диннең хак гыйбадәт кылуга беркайчан да зур зыян китергәне юк. Чөнки Бөек Нәсыйхәтчебез үз Сүзен, шулай ук кешеләр белсен өчен үз исемен саклап калган һәм һәрвакыт Хакыйкать Чыганагы булып торган (Ишаг. 30:20, 21). Хакыйкать буенча гыйбадәт кылуыбыз безгә шатлык та китерә һәм шул ук вакыт бездән рухи яктан уяу булып калуыбызны, Йәһвәгә тулысынча таянуыбызны һәм изге рух җитәкчелегенә буйсынуыбызны да таләп итә.

22 Киләсе мәкаләдә без кайбер ялган тәгълиматлар кайдан башлангыч алганына игътибар итәрбез. Без аларның Изге Язмалардагы хакыйкатьләргә туры килмәгәнен күрербез. Моннан тыш, без Хакыйкать Саклаучы Йәһвә үзебезне хак тәгълиматлар бирүе белән фатихалый икәненә ышанычыбызны ныгытырбыз. Бу тәгълиматларны без аеруча кадерлибез, чөнки алар рухи мирасыбызның өлеше.

^ 5 абз. Ишагыйя 43:12: «Мин әйттем һәм коткардым, һәм моның турында ишетсеннәр өчен, сезнең арагызда чит илаһ булмаганда шулай эшләдем. һәм сез минем шаһитләрем,— дип әйтә Йәһвә,— ә мин Аллаһы».