Икенче Яхъя 1:1—13

1  Мин, өлкән, сайланган ханымга* һәм аның балаларына язам. Мин аларны чын күңелдән яратам, һәм мин генә түгел, ә хакыйкатьне белгән һәммәбез ярата. 2  Без сезне яратабыз, чөнки хакыйкать күңелебездә һәм мәңге безнең белән булачак. 3  Күктәге Атабыз Аллаһыдан һәм аның Улы Гайсә Мәсихтән килгән юмарт игелек, шәфкать, тынычлык һәм хакыйкать белән мәхәббәт безнең белән булсын. 4  Мин бик сөенәм, чөнки кайбер балаларыңның күктәге Атабыздан кабул ителгән әмер буенча хакыйкатьтә йөрүләрен беләм.+ 5  Ханым, сиңа үтенеп язам: бер-берегезне яратыгыз дигән әмерне үтәп яшә (бу әмер яңа түгел, ә башлангычтан ук бирелгән әмер).+ 6  Мәхәббәт — ул Аллаһы әмерләрен үтәп яшәү.+ Бу сез башлангычтан ук ишеткән әмер, аны үтәп яшәгез. 7  Дөньяда күп алдакчылар пәйда булды бит,+ алар Гайсә Мәсихнең кеше булып килгәнен танымый.+ Шулай эшләүче — алдакчы һәм Мәсих дошманы.+ 8  Хезмәтебез китергән җимешләрне югалтмас өчен һәм бүләкне тулысынча алыр өчен, үзегезне күзәтегез.+ 9  Мәсих тәгълиматыннан читкә китүче һәм аны тотмаучы һәркемнең Аллаһы белән бердәмлеге юк.+ Ә шул тәгълиматны тотучының Ата белән дә, Угыл белән дә бердәмлеге бар.+ 10  Әгәр берәрсе сезгә килеп бу тәгълиматны алып килмәсә, аны үз өегездә кабул итмәгез+ һәм аңа сәламләү сүзләрен әйтмәгез. 11  Чөнки аңа сәламләү сүзләре әйтүче кеше — аның явыз эшләрендә катнашучы булып чыга. 12  Сезгә язасы сүзләрем күп, әмма аларны хат аша түгел, ә сезгә килеп һәм йөзгә-йөз сөйләшеп җиткерәсем килә. Моңа өметләнеп калам. Бу сезгә зур куаныч китерер. 13  Сайланган апаңның балаларыннан сиңа сәлам.

Искәрмәләр

Бу сүз я берәр хатынны, я беренче гасырдагы берәр мәсихче җыелышны аңлатырга мөмкин.

Искәрмәләр

Медиаматериал