Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Чын уңышка омтылыгыз

Чын уңышка омтылыгыз

«Син үз юлларыңда уңышлы булачаксың һәм акыллы эш итәчәксең» (ЙОШУА́ 1:8).

1, 2. а) Күп кеше уңышны нәрсә белән бәйли? б) Сезнең өчен уңыш нәрсә аңлата икәнен ничек билгеләп була?

УҢЫШЛЫ тормыш нәрсә ул? Бу сорауны кешеләргә биреп карасагыз, сез күптөрле җаваплар ишетерсез. Мәсәлән, күпләр уңышны бай тормыш белән һәм эштә я укуда зур уңышлар белән бәйли. Башкалар исә уңыш гаиләдәгеләр, дуслар яисә хезмәттәшләр белән яхшы мөнәсәбәтләрдән тора дип уйлый. Ә кайбер Аллаһы хезмәтчеләре өчен уңыш җыелыштагы җаваплы вазифалар яки хезмәттәге уңышлар булырга мөмкин.

2 Үзегез өчен уңыш нәрсә аңлата икәнен билгеләр өчен, сезнеңчә уңышлы булган — үзегез сокланган һәм хөрмәт иткән кайбер кешеләрнең исемнәрен язып куеп була. Аларны гомумән алганда нәрсә берләштерә? Алар баймы я дан казанганмы? Алар абруйлы кешеләрме? Бу сорауларга җаваплар сезнең йөрәгегездәгене ачыкларга булышыр, ә сез кадерләгән нәрсәләр кабул иткән карарларыгызга һәм омтылган максатларыгызга нык тәэсир итәргә мөмкин (Лүк 6:45).

3. а) Йошуа үзенең юлы уңышлы булсын өчен нәрсә эшләргә тиеш булган? б) Без бу мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?

3 Иң мөһиме — Йәһвә күзлегеннән уңышлы булу, чөнки моңа киләчәгебез бәйле. Йошуага исраиллеләрне Вәгъдә ителгән җиргә алып керү вазифасын биргәндә, Йәһвә аңа Муса канунын «көне-төне» укырга һәм укыганнарны җентекләп үтәргә кушкан. Аллаһы аны: «Шул чакта син үз юлыңда уңышлы булачаксың һәм акыллы эш итәчәксең»,— дип ышандырган (Йошуа 1:7, 8). Белгәнебезчә, Йошуа уңышка ирешкән. Ә безнең турында нәрсә әйтеп була? Без уңышка Аллаһы күзлегеннән карыйбызмы, юкмы икәнен ничек билгеләп була? Моны белер өчен, әйдәгез, Изге Язмаларда телгә алынган ике кешенең мисалына игътибар итик.

СӨЛӘЙМАННЫҢ ТОРМЫШЫ УҢЫШЛЫ БУЛГАНМЫ?

4. Ни өчен Сөләйман уңышлы булган дип әйтеп була?

4 Тормышның күп өлкәләрендә Сөләйман чагыштыргысыз зур уңышларга ирешкән. Ни өчен? Чөнки ул еллар дәвамында үзен мул итеп фатихалап торган Йәһвәдән куркып һәм аңа буйсынып яшәгән. Исегездәдер, Йәһвә Сөләйманга теләсә нәрсәне сорарга тәкъдим иткәч, патша аңардан халык белән җитәкчелек итәр өчен зирәклек сораган. Шуңа күрә Аллаһы аны зирәклек белән дә, байлык белән дә фатихалаган (3 Пат. 3:10—14). Аның зирәклеге «Көнбатышта яшәүчеләрнең барысының зирәклегеннән һәм Мисырның бар зирәклегеннән өстен булган». Сөләйманның даны «тирә-яктагы халыкларга» таралган (3 Пат. 4:30, 31). Ә аның байлыгына килгәндә, аның алтыннан гына килгән еллык кереме 22 тоннадан артык булган, ә бу бүгенге көндә бер миллиард доллардан артык акчага тиң! (2 Елъ. 9:13). Ул халыкара мөнәсәбәтләрдә, төзү эшләрендә һәм сәүдәдә зур уңышларга ирешкән. Әйе, Аллаһыга тугры булганда, Сөләйман уңышлы булган (2 Елъ. 9:22—24).

5. Аллаһы күзлегеннән уңышлы булганнар турында Сөләйман нинди нәтиҗәгә килгән?

5 Сөләйман язган Вәгазьче китабыннан күренгәнчә, аның уңышка карашы дөрес булган. Ул бай һәм дан казанган кешеләрнең генә тормышлары уңышлы һәм шатлыклы була ала дип уйламаган. Сөләйман болай язган: «Мин шуны аңладым: кешеләр өчен үз гомерләрен күңел ачып һәм игелек эшләп уздырудан башка яхшы әмәл юк икән. Әгәр берәү ашап-эчүдән һәм үзенең һәр эшеннән тәм һәм игелек таба икән, бу, димәк, аңа Аллаһы биргән нигъмәттер» (Вәг. 3:12, 13). Ул белгән: андый яхшы нәрсәләр Аллаһы хуплавына ия булганнарга гына — аның белән яхшы мөнәсәбәтләрдә булганнарга гына чын шатлык китерә. «Боларның һәммәсенең асыл мәгънәсе шулдыр: Аллаһыдан курык һәм Аны хөрмәт ит, Аның кушканнарын үтә, чөнки адәм баласының төп вазифасы шуннан гыйбарәт»,— дип язган Сөләйман. Һәм аның бу сүзләре хак (Вәг. 12:13).

6. Сөләйманның үрнәге безгә чын уңыш нәрсә икәнен аңларга ничек ярдәм итә?

6 Озак вакыт дәвамында Сөләйман Аллаһыдан куркып һәм аңа буйсынып яшәгән. Изге Язмаларда ул «Йәһвәне яраткан һәм атасы Давыт әмерләрен үтәгән» дип әйтелә (3 Пат. 3:3). Әллә ул чын уңышка ирешмәгәнме? Аллаһы кушуы буенча, Сөләйман чын гыйбадәт кылу өчен билгеләнгән мәһабәт гыйбадәтханә төзегән һәм Изге Язмаларның өч китабын язган. Сүз дә юк, без андый уңышларга беркайчан да ирешмәбез. Әмма Сөләйманның Аллаһыга тугры булганда калдырган үрнәге безгә чын уңыш нәрсә икәнен һәм аңа ничек ирешергә икәнен аңларга ярдәм итәргә мөмкин. Шуны да истә тотыйк: Сөләйман Аллаһы тарафыннан рухландырылып, бүгенге күпчелек кеше уңыш билгесе дип санаган байлыкны, зирәклекне, данны һәм абруйны фани дөнья мәшәкате дип атаган. Андый нәрсәләр чынлыкта «бушка җил куу» гына. Ризалашырсыздыр, байлык яратучыларның күбесе тагын да баерак булырга тели. Еш кына алар үз милке турында борчылып яши. Моннан тыш, бер көнне аларның байлыклары башка кешеләрнеке булыр. (Вәгазьче 2:8—11, 17; 5:10—12 не укы.)

7, 8. Сөләйман ничек тугрылыксыз булып киткән, һәм моның нәтиҗәсе нинди булган?

7 Белгәнебезчә, ахыр чиктә Сөләйман тугрылык һәм тыңлаучанлык юлыннан тайпылган. Аллаһы Сүзендә болай дип язылган: «Сөләйман картайгач, хатыннары аның йөрәген башка илаһларга иярергә авыштырдылар, һәм аның йөрәге бүленеп, атасы Давыт йөрәгеннән аермалы буларак, үз Аллаһысы Йәһвә белән инде тулысынча булмады. [...] Ул Йәһвә алдында явызлык кыла башлады» (3 Пат. 11:4—6).

8 Сөләйманга ачуы чыгып, Йәһвә аңа болай дигән: «Минем килешүемне һәм сиңа тотарга кушкан кагыйдәләремне үтәмәгәнең өчен, мин синнән патшалыкны алып, аны синең хезмәтчеңә бирәчәкмен» (3 Пат. 11:11). Нинди кызганыч хәл! Күп яктан уңышка ирешкән булса да, Сөләйман ахыр чиктә Йәһвәне күңелсезләндергән. Тормышның иң мөһим өлкәсендә — Аллаһыга тугры булуда ул уңышсыз булып чыккан. Безнең һәрберебез үзеннән сорый ала: уңышка ирешер өчен, мин Сөләйман тормышыннан сабак алырмынмы?

ЧЫННАН ДА УҢЫШЛЫ ТОРМЫШ

9. Дөнья күзлегеннән Паулның тормышы уңышлы булганмы? Аңлатыгыз.

9 Рәсүл Паулның тормышы Сөләйман патшаныкыннан нык аерылып торган. Мәсәлән, Паулның фил сөягеннән эшләнгән тәхете булмаган һәм ул патшалар белән мәҗлесләрдә ашап-эчеп утырмаган. Киресенчә, ул күп тапкыр ачлык һәм сусау кичергән, суыкка түзгән, һәм аның кияргә киеме булмаган (2 Көр. 11:24—27). Гайсәне Мәсих итеп кабул иткәннән соң, Паул яһүд динендә абруен югалткан. Алай гына да түгел, яһүдләрнең дини җитәкчеләре аны нәфрәт иткән. Аны төрмәгә утыртканнар, камчылаганнар, чыбыклаганнар һәм ташлар атып кыйнаганнар. Паул әйткәнчә, аны үзен дә, имандашларын да хурлаганнар, эзәрлекләгәннәр һәм аларга яла якканнар. Ул болай дип язган: «Бу дөнья әле дә безне чүп-чар, төрле калдык-постык дип саный» (1 Көр. 4:11—13).

Дөнья күзлегеннән Шаул уңышка ирешү юлында торган

10. Ни өчен кайберәүләр Паул уңышлы булырга мөмкинлекне ычкындырган дип уйларга мөмкин?

10 Шаул исемле яшь кеше алдында — ул соңрак рәсүл Паул булып киткән — зур мөмкинлекләр ачылган булган. Ул, күрәсең, күренекле гаиләдән чыккан һәм Гамәлиил исемле мөхтәрәм укытучыдан белем алган. Соңрак ул: «Яһүд дине турында әйткәндә, [мин] күп кенә яһүд яшьтәшләремнән алга чыктым»,— дип язган (Гәл. 1:14). Шаул еврей вә грек телләрендә иркен сөйләшкән, аның Рим гражданлыгы булган, шуңа күрә ул күпләр омтылган өстенлекләргә һәм хокукларга ия булган. Дөньяда уңыш казанырга омтылган булса, ул, бәлки, дан казаныр иде һәм бай тормышта яшәр иде. Ләкин ул башкаларга — мөгаен, кайбер туганнарына да — ахмаклык дип күренгән тормыш юлын сайлаган. Ни өчен?

11. Паул нәрсәне кадерләгән, аның максатлары нинди булган һәм моңа аны нәрсә дәртләндергән?

11 Паул Йәһвәне яраткан һәм аның хуплавына ия булырга теләгән. Аның бай буласы да, дан казанасы да килмәгән. Хакыйкатьне белгәч, Паул дөньяда күпчелек кеше санга сукмаган нәрсәләрне, мәсәлән, Мәсихнең йолымын, вәгазь эшен һәм күктә яшәү өметен кадерли башлаган. Күрәсең, Паул бәхәсле сорау турында белгән; Шайтан теләсә кайсы кешене Аллаһыга хезмәт итүеннән имеш туктата ала дип әйткән булган (Әюб 1:9—11; 2:3—5). Паул юлында нинди генә сынаулар очрамасын, ул Аллаһыга тугры калырга һәм хак гыйбадәт кылу ягында нык торырга тәвәккәл булган. Дөньяда уңышлы булырга омтылган кешеләрнең исә андый максатлары юк.

Паул чын уңышка ирешкән

12. Ни өчен сез өметегезне Аллаһыга багларга булдыгыз?

12 Сез үзегезгә Паул куйган максатны куясызмы? Тугрылык юлыннан бару кайвакыт авыр булса да, бу юл Йәһвә фатихаларын һәм хуплавын китерә, ә нәкъ шул безне чын мәгънәдә уңышлы итә (Гыйб. сүз. 10:22). Инде бүген без фатихалар алабыз, ә киләчәктә алар тагы да күбрәк булачак. (Марк 10:29, 30 ны укы.) Шуңа күрә безнең «ышанычсыз байлыкка түгел, ә безгә рәхәтләнеп яшәр өчен барысын мул итеп бирүче Аллаһыга» өметебезне баглар өчен нигезебез бар. Без «чын тормышка нык тотынып тора алыр» өчен үзебезгә «киләчәккә яхшы нигез булырлык хәзинә туплыйбыз» (1 Тим. 6:17—19). Әйе, без йөз, мең я күбрәк тә еллар узгач, артка борылып карап: «Минем тормышым чыннан да уңышлы!» — дип әйтә алачагыбызга бер дә шикләнмибез.

СЕЗНЕҢ БАЙЛЫГЫГЫЗ КАЙДА?

13. Гайсә байлык җыю турында нинди киңәш биргән?

13 Гайсә байлык турында болай дигән: «Үзегезгә байлыкны җирдә башка җыймагыз. Анда аны көя тапый, ул тутыга, аны караклар урлап чыга. Үзегезгә байлыкны күктә җыегыз. Анда аны көя дә тапамый, ул тутыкмый да, караклар да кереп аны урлап чыкмый. Байлыгың кайда булса, күңелең дә шунда булыр» (Мат. 6:19—21).

14. Ни өчен җирдә байлык җыю акылсыз?

14 Кайбер кешеләр өчен җирдәге байлык акча гына түгел, ә кешеләр уңыш белән бәйләгән бар нәрсә булырга мөмкин. Андый нәрсәләр арасында — Сөләйман телгә алган абруй, дан һәм хакимлек. Сөләйман Вәгазьче китабында язган фикерне Гайсә дә әйткән: дөньяви байлык бүген бар, ә иртәгә юк. Бу дөньядагы байлык ышанычсыз һәм тиз юкка чыга икәнен үзегез дә беләсездер. Дейл Брунер исемле бер профессор андый байлык турында болай язган: «Билгеле, дан ышанычсыз. Бүген сине барысы да белә, ә иртәгә инде хәтерләми. Быел син бай, ә киләсе елны банкрот... [Гайсә] кешеләрне ярата. Ул аларны даими булмаган һәм өметсезлеккә китерә торган дан эзләүдән кисәтә. Дан кыска вакытлы. Гайсә [үз] шәкертләренең өметләре өзелүен теләми. Көн саен кемдер югарыдан түбәнгә төшә». Кешеләрнең күбесе бу сүзләр белән риза булса да, аларның күпмесе Гайсә әйткәнне тормышларында куллана? Ә сезнең турында нәрсә әйтеп була?

15. Без кайсы яктан уңышлы булырга омтылырга тиеш?

15 Кайбер дин әһелләре уңышка омтылу начар һәм андый омтылышларны тыярга кирәк дип өйрәтә. Әмма Гайсә андый омтылышларның барысын да хөкем итмәгән. Моның урынына ул үз шәкертләренә кыйммәтлеген югалтмас «байлыкны күктә» җыярга киңәш итеп, омтылышларын башка якка юнәлтергә дәртләндергән. Иң беренче чиратта, без Йәһвә алдында уңышлы булырга омтылырга тиеш. Гайсә сүзләре безгә шуны исебезгә төшерә: нәрсәгә омтылырга икәнен без үзебез хәл итәбез. Ләкин чынбарлыкта без йөрәгебез нәрсә тели я нәрсә кадерли, шуңа омтылачакбыз.

16. Без нәрсәгә ышана алабыз?

16 Йөрәгебездә Йәһвә хуплавын алырга теләк булса, без Йәһвәнең үзебезне бар кирәкле нәрсәләр белән тәэмин итәчәгенә ышана алабыз. Ул, рәсүл Паул очрагында кебек, безнең вакытлыча ач һәм сусаган булуыбызга юл куярга мөмкин (1 Көр. 4:11). Шулай да без Гайсәнең мондый киңәше акыллы икәненә инана алабыз: «Беркайчан да: „Безгә нәрсә ашарга?“, я „Безгә нәрсә эчәргә?“, я „Безгә нәрсә кияргә?“ — дип кайгырмагыз. Башка халыкларның төп кайгылары — шул бит. Ә күктәге Атагыз сезгә боларның барысы кирәк икәнен белә. Шулай итеп, алга таба да Патшалыкны һәм Аллаһының тәкъвалыгын беренче урынга куеп яшәгез, һәм моның барысы сезгә бирелер» (Мат. 6:31—33).

АЛЛАҺЫ АЛДЫНДА УҢЫШЛЫ БУЛЫГЫЗ

17, 18. а) Чын уңыш нәрсәгә бәйле? б) Уңыш нәрсәгә бәйле түгел?

17 Чын уңыш дөньядагы абруйга я дәрәҗәгә бәйле түгел икәнен дә аңларга кирәк. Моннан тыш, чын уңышны мәсихче җыелыштагы вазифалар белән дә үлчәп булмый. Андый вазифалар Аллаһыга буйсынуның һәм аңа тугры булуның нәтиҗәсе булырга мөмкин, һәм андый сыйфатлар чын уңышка китерә. Аллаһы безгә болай ди: «Идарәче тугры булыр дип өметләнәләр» (1 Көр. 4:2). Без тугры булып калырга тиеш тә. Гайсә: «Ахырга кадәр нык калган кеше котылыр»,— дип әйткән (Мат. 10:22). Әйе, котылу — уңышлы булуның бәхәссез дәлиле.

18 Йомгак ясап, шуны әйтергә кирәк: Аллаһыга тугрылык дан, белем, бай тормыш я җәмгыятьтәге урын белән бәйле түгел; тугрылык шулай ук акыл сәләтеннән я талантлардан тормый. Ничек кенә булмасын, без Аллаһыга тугрылыгыбызны саклый алабыз. Беренче гасырда Аллаһы хезмәтчеләренең кайберәүләре — бай, ә кайберәүләре ярлы булган. Беренчеләрен күздә тотып, Паул: «Яхшылык кылсыннар, юмарт һәм игелекле эшләргә бай булсыннар, булганнарын уртаклашырга әзер торсыннар»,— дигән. Байлар да, ярлылар да «чын тормышка нык тотынып тора алган» (1 Тим. 6:17—19). Паулның сүзләре бүген дә кулланырлык. Безнең һәрберебезнең бер үк мөмкинлеге һәм вазифасы бар: без тугры булып калырга һәм «игелекле эшләргә бай» булырга тиеш. Шулай эшләсәк, без Барлыкка Китерүчебез алдында уңышлы булачакбыз һәм аңа яраклы булуыбызны белеп шатлык кичерәчәкбез (Гыйб. сүз. 27:11).

19. Уңышка ирешер өчен, сез нәрсә эшләргә тәвәккәл?

19 Шартларыгызны тулысынча үзгәртеп булмаса, аларга карашыгызны үзгәртеп була. Үз шартларыгызда тугры булып калырга тырышыгыз. Тырышлыкларыгыз юкка гына булмаячак. Йәһвәнең аларны фатихалаячагына һәм моны мәңге эшләячәгенә бер дә шикләнмәгез. Гайсәнең майланган мәсихчеләргә әйткән мондый сүзләрен беркайчан да онытмагыз: «Үлемеңә кадәр тугры кал, һәм сиңа тормыш таҗы бирермен» (Ачыл. 2:10). Менә нәрсә ул чын уңыш!