Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Ходайдан курку — чын акыллылык»

«Ходайдан курку — чын акыллылык»

«Ходайдан курку — чын акыллылык»

«БОЛАРНЫҢ һәммәсенең асыл мәгънәсе шулдыр: Аллаһыдан курык һәм Аны хөрмәт ит, Аның кушканнарын үтә, чөнки адәм баласының төп вазифасы шуннан гыйбарәт» (Вәгазьче 12:13). Менә шундый акыллы нәтиҗәгә килгән изге рух тәэсире астында борынгы Исраил патшасы Сөләйман! Гаилә башлыгы Әюб тә Аллаһыдан курку бик мөһим икәнен аңлаган. Ул болай дигән: «Ходайдан курку — чын акыллылык һәм явызлыктан качу — зирәклек» (Әюб 28:28).

Изге Язмаларда Йәһвәдән куркуга зур әһәмият бирелә. Ни өчен Аллаһы алдында курку-хөрмәт үстерү акыллы? Аллаһыдан курку безнең шәхсән имин булуыбызга ничек булыша? Аллаһының барлык чын хезмәтчеләренең гөрләп алга баруына ничек ярдәм итә? Бу сорауларга җавапны без Гыйбрәтле сүзләр китабында, 14 нче бүлекнең 26 дан 35 кә кадәрге шигырьләрендә табабыз *.

Нык «өмет-ышанычның» чыганагы

«Өмет-ышанычның ныгы — Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итү; һәм Раббы — андый кешеләрнең балалары өчен дә сыену урыныдыр» (Гыйбрәтле сүзләр 14:26). Аллаһыдан куркып яшәгән кеше чиксез кодрәтле һәм тугрылыклы Аллаһы Йәһвәгә өметләнә. Андый кеше алга нык өмет белән карый, моңа шаккатасы да юк! Аны озын һәм бәхетле киләчәк көтә.

Ә бу дөньяга, ягъни аның омтылышларына һәм карашларына, оешмаларына һәм байлыкларына өметләрен баглаган кешеләр турында нәрсә әйтеп була? Алар өметләнгән теләсә кайсы киләчәк кыска булачак, чөнки Изге Язмаларда болай диелә: «Дөнья һәм аның нәфесләре үтеп китә, әмма Аллаһы ихтыярын үтәүче мәңге яши» (1 Яхъя 2:17). Алай булгач, «дөньяны һәм анда булган нәрсәләрне» яратуның кирәге бармы? (1 Яхъя 2:15).

Аллаһыдан куркып яшәгән ата-аналар ничек балаларына «сыену урыны» табарга ярдәм итә алалар? Мәдхия җырлаучы: «Әй балалар, килегез, мине тыңлагыз, сезне Ходайдан куркырга өйрәтермен»,— дип чакырган (Мәдхия 33:12). Әгәр балалар ата-аналарына охшарга тырышып һәм аларның үгет-нәсихәтләренә колак салып, Аллаһыдан куркырга өйрәнсәләр, аларның, үскәч, Йәһвәгә өметләре нык булачак (Гыйбрәтле сүзләр 22:6).

«Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итү — үлем тозагыннан саклый торган тереклек чишмәседер»,— дип дәвам итә Сөләйман (Гыйбрәтле сүзләр 14:27). Хак Аллаһы — «тереклек суы чыганагы» булганга күрә, Йәһвәдән курку — «тереклек чишмәсе», ягъни яшәү чыганагы булып тора (Иремия 2:13). Йәһвәне һәм Гайсә Мәсихне танып белсәк, без мәңгелек тормышка ия була алабыз (Яхъя 17:3). Аллаһыдан курку шулай ук безне үлем тозагыннан саклый. Ничек итеп? «Зирәк акыл иясенең өйрәтүләре — үлем тозагыннан саклый торган тереклек чишмәседер»,— дип әйтелә Гыйбрәтле сүзләр 13:14 тә. Әгәр без Йәһвәдән куркып яшәсәк, аның кануннарына буйсынсак һәм тормышыбызда аның Сүзе буенча эш итсәк, бу безне вакытсыз үлемгә китерә торган зыянлы гадәтләрдән һәм борчылулардан саклаячак, шулай түгел мени?

«Патшаның бөеклеге»

Сөләйман үзенең патшалык итү вакытының зур өлешен Аллаһыдан куркып яшәгән һәм һәрнәрсәдә Йәһвәгә буйсынган. Шуңа күрә аның патшалык итүе уңышлы булган. Патшаның идарә итүе уңышлы икәнен нәрсә билгели? Бу сорауга җавапны Гыйбрәтле сүзләр 14:28 дә табабыз: «Патшаның бөеклеге — аның халкы күп булуда; ә халкы аз булган хөкемдар харап булыр». Патшаның кул астында яшәгән кешеләрнең тормышы ул яхшы яки яман патшамы икәнен күрсәтә. Халыкның күпчелеге патша хакимлеге астында яшәргә теләсә, ул яхшы идарәче. Сөләйман «[Кызыл] диңгездән [Урта җир] диңгезенә чаклы һәм [Евфрат] елгасыннан җир кырыйларына кадәр» идарә иткән (Мәдхия 71:6—8). Ул идарә иткән вакытта моңарчы булмаган тынычлык һәм иминлек хөкем сөргән (3 Патшалык 4:24, 25). Димәк, Сөләйман яхшы патша булган. Һәм киресенчә, халык канәгатьсезлек белдерсә, бу хөкемдарны хур итә.

Бу яктан зуррак Сөләйманның — Мәсих-патша Гайсәнең даны турында нәрсә әйтеп була? Бүген аның кул астындагы кешеләрнең санына игътибар итегез: җирнең бар кырыйларыннан Аллаһы алдында курку-хөрмәт үстергән алты миллионнан артык ир-атлар һәм хатын-кызлар Мәсихнең идарәсе астында яшәргә хәл иткән инде. Алар Гайсәгә иман итәләр һәм тере Аллаһыга чын гыйбадәт кылуда берләштерелгәннәр (Яхъя 14:1). Меңьеллык идарә итүнең азагына Аллаһының хәтерендә булган барлык кешеләр терелтеләчәк. Оҗмах җире бәхетле, тәкъва кешеләр белән тулачак, алар үзләренең Патшасына рәхмәтле булачак. Бу Мәсихнең идарә итүенең уңышлы булуына һичшиксез дәлил булып торачак. Әйдәгез безнең Патшалыкка искиткеч өметебезгә нык тотыныйк!

Рухи һәм физик иминлек

Аллаһы алдында курку-хөрмәт безгә җан һәм рух тынычлыгы бирә ала. Чөнки акыллылык үз эченә уйлап эш итүчәнлек белән төплелекне ала. Гыйбрәтле сүзләр 14:29 да болай диелә: «Сабыр кеше акылга бай булыр, ә дуамал кеше күп ахмаклыклар эшләр». Төплелек, яки акыл, безгә шуны аңларга ярдәм итә: йөгәнсез ачу рухилыгыбызны җимерә. «Дошманлык, ызгыш-талаш, хөсетлек, бик нык ярсу... низаглар» кебек сыйфатлар һәм эшләр аркасында без мирасыбызны — Аллаһы Патшалыгын югалтырга мөмкин (Гәләтиялеләргә 5:19—21). Ачуыбыз гадел булса да, Изге Язмаларда аны сакламаска киңәш бирелә (Эфеслеләргә 4:26, 27). Ә түземсезлек аркасында без соңыннан үкенәчәк усал сүзләр әйтергә я акылсыз эшләр башкарырга мөмкин.

Ачу килүнең сәламәтлеккә китергән зыянына игътибар итеп, Сөләйман болай ди: «Күңел сабырлыгы — тәнгә сихәт, ә көнчелек — сөякләр өчен черек» (Гыйбрәтле сүзләр 14:30). Ачу һәм ярсу сулыш органнары авыруларына китерә, кан басымын күтәрә, шулай ук бавыр һәм ашказаны асты бизе эшчәнлегенә начар йогынты ясый. Табиблар ачу белән ярсу ашказаны җәрәхәте, кычыткан бизгәге, астма, тире авырулары һәм ашкайнату процессларының бозылуы кебек авыруларны көчәйтә һәм хәтта андый авыруларга китерә дип исәпли. Ә «күңел сабырлыгы — тәнгә сихәт» (Гыйбрәтле сүзләр 14:30). Шуңа күрә «үзара тыныч-тату яшик һәм бер-беребезне рухи яктан ныгытуга хезмәт итүче нәрсәләргә омтылыйк» (Римлыларга 14:19). Бу акыллы.

Аллаһыдан курку гадел булырга ярдәм итә

«Фәкыйрьне рәнҗетү — аның Яратучысын хурлау белән бер; Раббысын хөрмәт иткән кеше исә мохтаҗларга мәрхәмәт күрсәтер»,— дип әйтә Сөләйман (Гыйбрәтле сүзләр 14:31). Аллаһыдан куркып яшәгән кеше бар кешенең Яратучысы — Йәһвә Аллаһы икәнен аңлый. Димәк, фәкыйрь башкалар кебек үк кеше, һәм аның белән начар мөгамәлә итү Барлыкка Китерүчене хурлый. Аллаһыны данларга теләсәк, башкалар белән үзебезне гадел тотарга һәм һәрбер кешегә бертигез карарга тиешбез. Бай булмаган мәсихчеләр дә, башкалар кебек, рухи ярдәм һәм игътибар алырга тиеш. Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне безгә ярлыларга да, байларга да вәгазьләргә кирәк.

Акыллы патша, Аллаһыдан куркуның тагын бер файдалы ягы турында әйтеп, болай ди: «Яман кеше үз явызлыклары өчен түбән ыргытылыр; ә тәкъва кешенең җан биргәндә дә үз сафлыгы өчен», ЯД] котылуга өмете сүнми» (Гыйбрәтле сүзләр 14:32). Нинди мәгънәдә яман кеше түбән ыргытылыр? Бәлкем, бу ул бәлагә очрагач, аның аякка басарга бернинди мөмкинлеге булмас дигәнне аңлатадыр. Аллаһыдан куркып яшәгән кеше исә бәла-казага эләксә, аңа Аллаһы алдындагы үз сафлыгы яклаучы булачак. Һәрнәрсәдә, хәтта үлем каршында да, тәкъва кеше, Аллаһыга өмет баглап, Әюбтәге кебек рух саклый. Әюб болай дигән: «Үлгәнче, үз сафлыгымны бозмыйм» (Әюб 27:5).

Сафлык саклар өчен, Аллаһыдан курку һәм акыллылык таләп ителә. Акыллылыкны каян табарга? Җавабы Гыйбрәтле сүзләр 14:33 тә язылган: «Зирәклек акыл иясенең йөрәгендә яши, фәкать ахмак кешеләр йөрәгендә генә ул үзенең барлыгын сиздермичә тора». Димәк, акыллылык, яки зирәклек, акыл иясенең йөрәгендә яши. Ләкин ничек зирәклек ахмак кешеләр йөрәгендә үзенең барлыгын сиздермичә тора? Бер белешмә хезмәттә болай диелә: «Ахмак кеше, акыллы булып күренергә теләп, төпле фикерләр әйтә, ләкин аның авызында алар ахмак сүзләргә әйләнә».

«Халыкны югары күтәрә»

Аннан соң Исраил патшасы Аллаһыдан курку бер аерым кешегә түгел, ә тулаем алганда халыкка ничек тәэсир итә икәне турында әйтә: «Тәкъвалык халыкны югары күтәрә, ә гөнаһ — халык өчен хурлык» (Гыйбрәтле сүзләр 14:34). Бу принципның дөреслеген Исраил халкының тарихы ачык итеп күрсәтә. Исраиллеләр, Аллаһының югары нормаларын тотканда, бар яктан күрше халыклардан өстен чыгалар иде. Әмма исраиллеләр, үзләренең кат-кат тыңламаучанлык күрсәтүе аркасында, Йәһвә илтифатын югалтканнар, һәм ахыр чиктә ул аларны кире каккан. Шул ук принцип Аллаһының бүгенге халкына да кулланырлык. Мәсихчеләр җыелышы бу дөньядан Аллаһының югары нормаларын тотуы белән аерылып тора. Әмма андый хәлне саклар өчен, безнең һәрберебез саф булып калырга тиеш. Гөнаһлы тәртип аркасында шәхсән үзебез дә Аллаһы илтифатын югалтабыз, шулай ук бөтен җыелыш һәм Аллаһыга да хурлык китерәбез.

Патшага шатлык китергән нәрсә турында Сөләйман болай ди: «Патша үзенең мәрхәмәтен акыллы колларына күрсәтә, ә ачуын үзен хурлаучы бәндәләренә каршы юнәлтә» (Гыйбрәтле сүзләр 14:35). Гыйбрәтле сүзләр 16:13 тә исә болай диелә: «Патшага тәкъва сүз әйткәннәр кадерле, ул дөресен сөйләгәнне ярата». Димәк, безнең Юлбашчы һәм Патша, Гайсә Мәсих, без гаделлек вә зирәклек белән эш иткәндә, шулай ук авызларыбыз белән Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләгәндә һәм шәкертләр әзерләгәндә, бик шатлана. Шуңа күрә, әйдәгез, бу эшне башкарыйк һәм Аллаһыдан курку китерә торган мул фатихалар урыйк!

[Искәрмә]

^ 3 абз. Гыйбрәтле сүзләр 14:1—25 «Күзәтү Манарасы» журналында (рус) 15 ноябрь, 2004 ел санының 26—29 нчы, һәм 15 июль, 2005 ел санының 17—20 нче битләрендә каралган иде.

[29 биттәге иллюстрация]

Аллаһыдан куркырга өйрәнеп була.