Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсәнең Патша булып идарә итүенең билгесен күрәсезме?

Гайсәнең Патша булып идарә итүенең билгесен күрәсезме?

Гайсәнең Патша булып идарә итүенең билгесен күрәсезме?

БЕРКЕМНЕҢ дә авыр чир белән интегәсе яки көтмәгәндә берәр бәлагә эләгәсе килми. Андый хәлгә эләкмәс өчен, акыллы кешеләр аның булачагын күрсәтеп торучы билгеләргә игътибар итәләр һәм тиешле чаралар күрәләр. Гайсә Мәсих бер билгене сурәтләп биргән. Без аны күрергә тиеш. Гайсәнең әйткәннәре дөньядагы барлык кешеләргә, шулай ук сезнең үзегезгә һәм гаиләгезгә кагылачак.

Гайсә Аллаһы Патшалыгы турында сөйләгән. Бу Патшалык явызлыкны юк итеп, җирне оҗмах итәчәк. Гайсә шәкертләре бу Патшалыкның кайчан киләчәген белергә теләгәннәр һәм: «Без Синең килүеңне һәм бу дөньяның бетәчәген нинди билге аша беләчәкбез?» — дип сораганнар (Маттай 24:3).

Гайсә шуны белгән: үзенең үлеп терелүеннән соң бик күп гасырлар үткәч кенә, ул күктәге тәхеткә Мәсих-Патша булып утырачак һәм җир белән идарә итәчәк. Аның Патша булып идарә итүе кеше күзенә күренмичә башланачак, шуңа күрә Гайсә, үз шәкертләре аның «килүен» һәм «бу дөньяның бетәчәген» таный алсын өчен, билге биргән. Бу билгенең берничә үзенчәлеге бар. Алар барысы бергә җыелма билге — Гайсәнең күктә Патша булып идарә итүенең билгесе булып тора.

Яхшы хәбәрне бәян иткән Маттай, Марк һәм Лүк Гайсәнең әйткәннәрен төгәл язып куйганнар (Маттай, 24, 25 нче бүлекләр; Марк, 13 нче бүлек; Лүк, 21 нче бүлек). Изге Язмаларның башка язучылары бу билгенең өстәмә якларын ачыклаганнар (2 Тимутегә 3:1—5; 2 Петер 3:3, 4; Ачылыш 6:1—8; 11:18). Бу кыска гына мәкаләдә билгене тулысынча карап чыгып булмый, шуңа күрә аның 5 төп үзенчәлегенә игътибар итәрбез. Сез бу бик мөһим һәм сезнең тормышыгызга кагыла икәнен күрерсез. (6 нчы биттәге рамканы кара.)

«Тарихтагы кискен үзгәреш»

«Халык халыкка һәм патшалык патшалыкка каршы чыгар» (Маттай 24:7). «Шпигель» журналында (Германия) 1914 елга кадәр кешеләр «азатлык, муллык һәм прогресс китерәчәк „алтын“ киләчәккә ышанганнар» дип әйтелә. Ләкин барысы кискен үзгәргән. «1914 елның август аенда башланып 1918 елның ноябрь аенда тәмамланган сугыш бар кешеләрне тетрәтте. Ул, тарихта кискен үзгәреш ясап, яңаны искедән аерды»,— дип әйтелә «Гео» дигән журналда. Бу канкойгыч сугышта биш континенттан 60 миллионнан артык солдат катнашкан. Һәр көн уртача 6 000 солдат үтерелгән. Шуңа күрә бүгенге һәм үткәндәге тарихчылар, аларның сәяси карашлары төрле булса да, 1914—1918 елларда «тарих кискен үзгәреш» ясады дип саный.

Беренче бөтендөнья сугышы кешелек җәмгыятенә төзәтә алмаслык үзгәрешләр кертте һәм кешелекне бу дөнья төзелешенең соңгы көннәренә «ташлады». Шуннан соң ХХ гасырдагы сугышлар, кораллы конфликтлар һәм терроризм тагы да күбрәк бәлаләр китерде. XXI гасырда да хәл үзгәрмәде. Әйдәгез хәзер Гайсәнең Патша булып идарә итүе билгесенең башка үзенчәлекләренә игътибар итик.

Ачлык, үләтләр һәм җир тетрәүләр

«Ачлык... булыр» (Маттай 24:7). Беренче бөтендөнья сугышы барганда Европа илләрендә ачлык башлана, һәм безнең көннәргә кадәр кешелек бу бәладән интегә. Тарихчы Алан Буллок 1933 елда Россия белән Украинада «ач кешеләр бергә җыелышып авыллар буйлап йөргәннәр... Юл кырыенда, бөтен җирдә мәетләр яткан» дип яза. 1943 елда Т. Х. Уайт исемле журналист Кытай иленең Хэнань провинциясендә булган ачлыкны үз күзләре белән күргән. Ул болай дип яза: «Ачлык вакытында бар нәрсә дә диярлек — ризык: аны ваклыйлар һәм яшәр өчен көч бирүче ризык итеп ашыйлар. Кеше, үлемнән курыкканга, ашарга ярамаганны да ашарга дип йөри». Кызганычка каршы, соңгы елларда Африка илләрендә ачлык гадәти хәлгә әверелде дип әйтеп була. Безнең планетабызда барлык кешеләр өчен җитәрлек ризык булса да, БМО ның Ризык һәм авыл хуҗалыгы буенча оешмасы исәпләвенчә, бөтен дөнья буенча 840 миллион кеше ачлы-туклы яши.

«Урыны-урыны белән... үләтләр чыгар» (Лүк 21:11). «1918 елда „испанка“ дигән грипп авыруыннан якынча 20—50 миллион кеше үлгән. Бу чума чиреннән яки беренче бөтендөнья сугышында үлгән кешеләрнең саныннан күбрәк»,— дип әйтелә бер газетта («Зюддойче цайтунг»). Шуннан бирле малярия, чәчәк авыруы, туберкулез, полиомиелит һәм холера кебек авырулардан үлгән кешеләрнең саны әйтеп бетергесез. Ә СПИД турында нәрсә әйтеп була? Кешелек аның таралуына хәвефләнеп карап тора. Кешелек сәер хәлгә эләкте: медицина зур адымнар белән алга китсә дә, авырулар кимеми. Кешеләрнең моңа кадәр мондый хәл белән очрашканнары булмаган иде әле, һәм бу без яшәгән көннәр башка гасырлардан бик нык аерылып тора икәнен исбатлый. 

«Җир тетрәүләр булыр» (Маттай 24:7). Соңгы йөз елда җир тетрәүләр аркасында йөзләгән мең кешенең гомере өзелде. Бер чыганак мәгълүматлары буенча, көчле җир тетрәүләр йортларны җимерә һәм җирнең ярылуына китерә. 1914 елдан бирле һәр ел уртача 18 җир тетрәү була дип әйтелә бу чыганакта. Ә йортларны тулысынча җимергән җир тетрәүләр елына якынча бер мәртәбә була. Бүгенге технологияләрнең үсешенә карамастан, җир тетрәүләр аркасында һәлак булган кешеләр саны кимеми, чөнки тиз үсә торган күп шәһәрләр сейсмик яктан куркыныч булган урында урнашкан.

Сөенечле хәбәр!

Соңгы көннәр билгесенең күп кенә үзенчәлекләре — бу бәла-каза һәм кайгы-хәсрәтләр. Ләкин Гайсә кешеләргә шулай ук сөенеч китерәчәк хәбәр турында да әйткән.

«Барча халыклар да ишетсен өчен, Патшалык хакындагы бу Яхшы хәбәрне бөтен җиһанда таратырлар» (Маттай 24:14). Гайсә үзе башлаган эш — Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләү эше — бу соңгы көннәрдә үзенең иң югары ноктасына җитәргә тиеш. Бу чыннан да шулай. Йәһвә Шаһитләре Изге Язмалардагы хәбәрне вәгазьлиләр һәм Аллаһы Сүзендәге принципларны көндәлек тормышта кулланырга теләгән кешеләрне моңа өйрәтәләр. Безнең көннәрдә 6 миллионнан артык Шаһит 235 илдә 400 дән күбрәк телдә вәгазьли.

Әмма шуңа игътибар итегез: Гайсә бу дөньяның куркыныч хәле аркасында тормыш туктаячак дип әйтмәгән. Ул шулай ук җир шарында билгенең бер ягы гына беленәчәк тә димәгән. Ул күп вакыйгаларны санап чыгып, алар бергә билге тәшкил итәрләр һәм бу билгене бар җирдә күрәчәкләр дип алдан әйткән.

Бүгенге бәлаләрнең һәм булган афәтләрнең мәгънәсен аңлыйсызмы? Бөтен дөнья вакыйгалары аша күренгән җыелма билгегә игътибар итәсезме? Алар сезнең үзегезгә һәм гаиләгезгә кагыла. Әмма ни өчен күпчелек кеше бу вакыйгаларга игътибар итми?

Үзләре турында гына уйлый

«Су коену тыела!», «Югары көчәнешле ток!», «Тизлекне кимет». Мондый язулар һәм кисәтүләрне без күрәбез, әмма еш кына аларны санга сукмыйбыз. Ни өчен? Без иң беренче итеп үзебез өчен нәрсә яхшы — шуның турында уйлыйбыз. Мәсәлән, юл кагыйдәләре рөхсәт итмәсә дә, без тизрәк бару яхшырак дип саныйбыздыр, яки су коену тыелса да, ул урында су керергә телибездер. Әмма кисәтүләрне санга сукмау бик куркыныч.

Мәсәлән, Австрия, Италия, Франция һәм Швейцариядәге Альп тауларында ял итүчеләр чаңгыда яки сноубордларда куркынычсыз урыннарда гына шуыгыз дигән кисәтүгә колак салмыйлар. Шуңа күрә кар ишелмәләре аркасында аларның гомере өзелә. Бер газет билгеләгәнчә, мондый кисәтүләрне санга сукмаган ял итүче кешеләрнең күпләре: «Тормышыңны куркыныч астына куймыйча күңел ачу — бушка үткәрелгән вакыт»,— дип саный («Зюддойче цайтунг»). Кызганычка каршы, кешеләр кисәтүләрне санга сукмый, һәм бу аянычлы нәтиҗәләргә китерә.

Ни өчен кешеләр Гайсә әйткән билгегә игътибар итми? Аларның күзләрен, бәлки, комсызлык томалагандыр, я алар ваемсыз булып киткәндер, башкалары икеләнеп тора, кемдер көндәлек эшләргә «чумган», ә кайберләре абруебызны югалтырбыз дип курка. Бәлки, бу сәбәпләр аркасында сез дә Гайсәнең Патша булып идарә итүенең билгесенә игътибар итмисездер? Бу билгегә игътибар итеп, тормышыгызны тиешенчә алып бару акыллырак булмас идеме?

Җирдә булачак Оҗмахтагы тормыш

Гайсәнең Патша булып идарә итүен күп кешеләр таный. Кристиан, Германиядә яшәүче өйләнгән яшь ир-ат, болай дип язган: «Без бик шомлы заманада яшибез. Һичшиксез, бу — «соңгы көннәр». Ул күп вакытын үз хатыны белән кешеләргә Мәсих идарәсе астындагы Аллаһы Патшалыгы турында сөйләп үткәрә. Германиядә яшәүче Франк та, хатыны белән Изге Язмалардагы яхшы хәбәрне сөйләп, башкаларга юаныч бирә. Ул болай дип сөйли: «Дөнья хәлен күреп, күп кешеләр киләчәк турында борчыла. Без Изге Язмалардагы җирдә булачак оҗмах турындагы вәгъдәләрне сөйләп аларны юатырга тырышабыз». Гайсә биргән билгенең бер үзенчәлеге — бу Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләү, һәм Кристиан белән Франк аның үтәлешендә катнашалар (Маттай 24:14).

Соңгы көннәр үзенең югары ноктасына килеп җиткәч, Гайсә бу иске дөнья төзелешен һәм аның эшләрен хуплаган кешеләрне юк итәчәк. Шуннан соң Мәсих идарәсендәге Аллаһы Патшалыгы җир белән җитәкчелек итәчәк һәм җирне вәгъдә ителгән Оҗмах итәчәк. Кешелек авырулардан һәм үлемнән котылачак, үлгән кешеләр җирдә яшәр өчен терелтеләчәк. Заман билгесенә игътибар иткән кешеләрне шундый шатлыклы киләчәк көтә! Шуңа күрә бу билге турында һәм бу дөнья төзелеше юк ителгәндә исән калыр өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнен күбрәк белү акыллы булмас идеме? Әйе, бу тормышыбызда беренче урында торырга тиеш (Яхъя 17:3).

[4 биттәге өстәмә сүзләр]

Гайсә шуны алдан ук әйткән: күп санлы вакыйгалар тулаем алганда билге булып торачак һәм аны кешеләр һәр җирдә күрәчәк.

[6 биттәге өстәмә сүзләр]

Бөтен дөнья буенча үтәлгән җыелма билгене күрәсезме?

[6 биттәге рамка/иллюстрацияләр]

СОҢГЫ КӨННӘРНЕҢ КАЙБЕР ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

Коточкыч сугышлар (Маттай 24:7; Ачылыш 6:4).

Ачлык (Маттай 24:7; Ачылыш 6:5, 6, 8).

Үләтләр (Лүк 21:11; Ачылыш 6:8).

Явызлыкның көчәйгәнлеге (Маттай 24:12).

Җир тетрәүләр (Маттай 24:7).

Авыр вакытлар (2 Тимутегә 3:1).

Байлык ярату (2 Тимутегә 3:2).

Ата-аналарга буйсынмау (2 Тимутегә 3:2).

Мәхәббәтсезлек (2 Тимутегә 3:3).

Аллаһыны яратуга караганда, ләззәтне күбрәк ярату (2 Тимутегә 3:4).

Тотнаксызлык (2 Тимутегә 3:3).

Яхшылыкны дошман күрү (2 Тимутегә 3:3).

Якынлашучы афәткә ваемсыз булу (Маттай 24:39).

Мыскыллаучылар соңгы көннәрдә яшәгәнебезне күрсәтүче дәлилләрне кире кагалар (2 Петер 3:3, 4).

Бөтен җиһанда Аллаһы Патшалыгын вәгазьләү (Маттай 24:14).

[5 биттәге иллюстрация]

WWI soldiers: From the book The World War​—A Pictorial History, 1919; poor family: AP Photo/Aijaz Rahi; polio victim: © WHO/P. Virot