Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Ул арыган кешегә көч... бирә»

«Ул арыган кешегә көч... бирә»

2018 елның еллык шигыре: «Йәһвәгә өметләнгәннәр яңадан көчкә ия булыр» (ИШАГ. 40:31).

ҖЫРЛАР: 3, 47

1. Безгә нинди авырлыклар белән көрәшергә туры килә, әмма без Йәһвәне ничек сөендерәбез? (Мәкалә башындагы рәсемнәрне кара.)

БУ ДӨНЬЯДА яшәү бик авыр. Кем моның белән ризалашмас? Кадерле кардәшләр, һәрберегезнең үз авырлыклары бар. Кемдер җитди авырудан интегә. Кемдер, олы яшьтә булып та, картайган туганнары артыннан карарга тиеш. Ә кемгәдер, үз гаиләсен хәтта иң гади нәрсәләр белән дә тәэмин итәр өчен, күп эшләргә туры килә. Ә кайберәүләрегезгә бер үк вакытта берничә җитди проблема белән көрәшергә туры килә! Бу сездән күп вакыт, эмоциональ көч һәм акча таләп итә. Шулай да сез, Аллаһының вәгъдәләренә һич шикләнмичә, тугрылык белән гаҗәеп киләчәкне көтәсез. Әлбәттә, бу Йәһвәнең йөрәген бик сөендерә!

2. Ишагыя 40:29 дагы сүзләр безне ничек ныгыта һәм кайберәүләр нинди хата кылган?

2 Бәлки, сез, бүтән түзәргә көчем калмады, дип уйлыйсыздыр. Күп кенә кардәшләр шундый ук хисләр кичерә. Изге Язмалар буенча, Аллаһының борынгы хезмәтчеләре дә арыганлык сизгән (1 Пат. 19:4; Әюп 7:7). Әмма алар бирешмәгән, ә Йәһвәгә мөрәҗәгать иткән, һәм ул аларга ярдәм кулы сузган! Йәһвә бит «хәлсезләнгән кешегә куәт бирә» (Ишаг. 40:29). Ләкин, кызганычка каршы, кайберәүләр, тормыш авырлыкларына очраганда, «хакыйкатьтән ял итәргә» булган. Әйтерсең лә мәсихче вазифаларыбыз — шатлык түгел, ә йөк. Алар Изге Язмаларны укымый башлаган, җыелыш очрашуларын һәм вәгазьне калдырган. Шайтан алардан нәкъ шуны көткән дә.

3. а) Шайтан безне хәлсезләндерә алмасын өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк? ә) Без бу мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?

3 Рухи эшләрдә актив катнашу исә безгә көч өсти. Шайтан моны белә, һәм ул рухи яктан көчсез булуыбызны тели. Үзегезне физик я эмоциональ яктан «сыгылган лимон» кебек хис иткәндә, Йәһвәдән ераклашмагыз. Киресенчә, аңа якынлашыгыз. Ул сезне «ныгытачак, көчле итәчәк» (1 Пет. 5:10; Ягък. 4:8). Бу мәкаләдә без ашкынуыбызны киметә алган ике авырлыкка игътибар итәрбез һәм Изге Язмалардагы нинди принциплар безгә аларны җиңәргә булыша алганын белербез. Әмма башта, әйдәгез, Ишагыя 40:26—31 нче шигырьләрне тикшерик.

«ЙӘҺВӘГӘ ӨМЕТЛӘНГӘННӘР ЯҢАДАН КӨЧКӘ ИЯ БУЛЫР»

4. Ишагыя 40:26 дан без нәрсәгә өйрәнәбез?

4 Ишагыя 40:26 укы. Беркем дә Галәмдәге йолдызларны санап чыга алмый. Галимнәрнең фикере буенча, Киек Каз Юлы галактикасында 400 миллиард йолдыз булырга мөмкин. Ә Йәһвә һәрбер йолдызны исеме белән атый! Бу безне нәрсәгә өйрәтә? Йәһвә тере булмаган нәрсәләргә шундый зур игътибар бирә икән, алайса, безнең турында ул никадәр нык кайгырта! Без бит роботлар түгел, без Аллаһыга яратудан чыгып хезмәт итәбез, һәм ул моны бик кадерли (Зәб. 19:1, 3, 14). Күктәге Атабыз безне чәнти бармагыбызга кадәр белә. Гайсә әйткәнчә, «башыгыздагы һәр чәч бөртеге дә саналган» (Мат. 10:30). Мәдхия җырлаучы болай дип язган: «Йәһвә саф кешеләрнең нәрсә кичергәннәрен белә» (Зәб. 37:18). Димәк, сынауларыгыз Аллаһыга билгеле һәм ул кирәкле ярдәм бирә ала.

5. Йәһвә безне ныгыта алганын без кайдан беләбез?

5 Ишагыя 40:28 укы. Йәһвә — Галәмдәге бөтен энергиянең чыганагы. Аның кояшка никадәр күп энергия биргәне турында уйлап кына карагыз. Дэвид Боданис исемле галим болай дигән: «Секунд саен кояш... [миллиардлаган атом бомбасына] тиң энергия бүлеп чыгара». Башка бер тикшерүченең санаулары буенча, «кояш бер секунд эчендә чыгарган энергия кешелеккә төрле максатлар өчен 200 000 елга җитәр иде»! Кояшка «ягулык» Бирүче безгә дә ярдәм итә алмасмыни?!

6. Нинди мәгънәдә Гайсәнең камыты уңайлы һәм бу безгә ничек тәэсир итә?

6 Ишагыя 40:29 укы. Йәһвәгә хезмәт итү безне бәхетле итә. Гайсә үз шәкертләренә болай дигән: «Минем камытымны киегез... һәм сез җаннарыгызны яңартырсыз. Минем камытым уңайлы һәм йөгем җиңел» (Мат. 11:28—30). Аның сүзләре хак! Кайвакыт, җыелышка я хезмәткә барыр алдыннан, без үзебезне алҗыган итеп хис итәбез. Ә аннан соң хәлебез ничек үзгәрә? Җаныбыз яңартыла, һәм безнең алга таба да авырлыклар белән көрәшергә көчебез бар. Дөрестән дә, Гайсәнең камыты уңайлы!

7. Маттай 11:28—30 дагы сүзләрнең дөреслеген нинди очрак раслый?

7 Бер апа-кардәш — аны Кейла дип атыйк — хроник хәлсезлек синдромыннан, депрессиядән һәм мигрень авыруыннан интегә. Шуңа күрә җыелыш очрашуларына килү аңа кайвакыт бик авыр. Әмма, бер җыелыш очрашуына барып кайтканнан соң, ул болай дип язган: «Нотык шундый дәртләндергеч булды. Абый-кардәш аны шундый җылылык, шундый йомшаклык белән сөйләде, мин хәтта елап җибәрдем. Мин җыелышсыз яши алмаганыма тагын бер тапкыр инандым». Җыелышка барганына Кейла бик шат булган!

8, 9. «Мин көчсез вакытта көчле»,— дип язганда, Паул нәрсәне күздә тоткан?

8 Ишагыя 40:30 укы. Шуны истә тоту мөһим: бик сәләтле булсак та, безнең сәләтләребезнең чиге бар һәм без күп нәрсәне үз көчебез белән башкара алмыйбыз. Рәсүл Паул, мәсәлән, сәләтле булса да, күп нәрсә аның кулыннан килмәгән. Ул Аллаһыга үз борчылуларын белдергәндә, Аллаһы аңа болай дип җавап кайтарган: «Кодрәтем, син көчсез булганда, тулысынча күрсәтелә». Моны танып, Паул болай дип әйткән: «Мин көчсез вакытта көчле» (2 Көр. 12:7—10). Аның нәрсә әйтәсе килгән?

9 Барлыкка Китерүче ярдәм итмәсә, Паул шулкадәр күп эшли алмас иде. Изге рух Паулга кирәкле көч биргәнгә, ул күптөрле йөкләмәләр үтәгән. Безнең турында да шуны ук әйтеп була. Көчебез Йәһвәдән булса, без чын мәгънәдә кодрәтле булырбыз.

10. Йәһвә Давытка проблемаларын җиңәргә ничек булышкан?

10 Үзенең изге рухы аша Аллаһы Давытка да көч биргән. Давыт үз мәдхиясендә болай дип җырлаган: «Синең ярдәмең белән мин талаучылар өеренә каршы чыга алам, Аллаһының кодрәте белән мин диварларга менә алам» (Зәб. 18:29). Еш кына «диварларга» менү көчебездән килми, ягъни Йәһвәнең ярдәменнән башка кайбер проблемаларны чишеп булмый.

11. Изге рух безгә авырлыкларны җиңәргә ничек булыша?

11 Ишагыя 40:31 укы. Бөркетләр, озак вакыт канат какмый, күп километр ара оча. Әмма шул ук вакыт алар күп көч югалтмый, чөнки аларны җылы һава агымнары күтәрә. Шулай итеп бөркетләр үз көчләрен саклый. Сезгә берәр авыр йөкләмә бирелгәндә, бөркетләрне исегезгә төшерегез. «Күккә күтәрелер» өчен, Йәһвәдән «ярдәмчене» — изге рух сорагыз (Яхъя 14:26). Бәхеткә каршы, без Аллаһыдан изге рухны теләсә кайсы вакытта — тәүлекнең 24 сәгате дәвамында сорый алабыз. Аеруча берәр кардәш белән аңлашылмаучанлык килеп чыкканда, безгә Йәһвәнең ярдәме кирәк була. Әмма ни өчен андый хәлләр туарга мөмкин?

12, 13. а) Ни өчен мәсихчеләр арасында каршылыклар туып тора? ә) Йосыф очрагы Йәһвә турында нәрсәне ачыклый?

12 Арабыздагы каршылыклар камилсезлегебез аркасында килеп чыга. Башкаларның сүзләре я эшләре безне ярсыта ала. Ә аларга безнең тәртибебез ошамаска мөмкин. Бу безнең өчен җитди сынау булып китә ала. Әмма, башка сынауларга кебек, Йәһвә моңа да юл куя. Нәтиҗәдә, без аның алдында үз тугрылыгыбызны һәм сафлыгыбызны раслый алабыз. Өстәвенә, без Йәһвәнең хезмәтчеләре белән бердәмлектә хезмәттәшлек итәргә өйрәнәбез. Йәһвә үз дусларын, кимчелекләренә карамастан, ярата һәм бездән дә шуны ук көтә.

Йәһвә Йосыфны калдырмаган; ул безне дә калдырмаячак (13 нче абзацны кара.)

13 Аллаһы үз хезмәтчеләрен сынаулардан якламый. Йосыф очрагы моны яхшы сурәтли. Көнчел абыйлары яшүсмер Йосыфны Мисырга коллыкка саткан (Ярат. 37:28). Йәһвә моны күргән, һәм, әлбәттә, аның йөрәге әрнегән. Аның тәкъва дусты белән шулкадәр начар мөгамәлә иткәннәр бит! Ләкин Йәһвә моңа юл куярга булган. Соңрак Йосыфны Потифар хатынын көчләүдә нахакка гаепләгәннәр һәм төрмәгә утыртканнар. Йәһвә моңа да юл куйган. Әмма Йәһвә Йосыфны калдырган дип әйтеп буламы? Һич тә юк! Киресенчә, «Йәһвә аның бөтен эшләрен фатихалап торган» (Ярат. 39:21—23).

14. «Ачуны ташласак», бу безгә рухи һәм физик яктан нинди файда китерер?

14 Башка бер мисалга игътибар итик. Давыт кичергән авырлыкларга дучар булган кеше күп түгелдер. Әмма аның Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләре булган, һәм ул үз йөрәгендә ачу тотмаган. Ул болай дип язган: «Ачуыңны ташла, ярсыуңны калдыр, күңелсезләнеп китмә һәм яманлык кылырга керешмә» (Зәб. 37:8). Йәһвәнең үрнәге безне ачуны ташларга дәртләндерергә тиеш. Ул бит «кылган гөнаһларыбызга карап җәза бирми» (Зәб. 103:10). Өстәвенә, йөрәктә ачу тоту сәламәтлегебезгә зыян китерә. Андый тискәре хисләр кан басымының күтәрелүенә һәм респираторик авыруларга китерә; шулай ук ачу хисе бавырга һәм ашказан асты бизенә дә тәэсир итә, һәм, нәтиҗәдә, аш кайнату системасы белән бәйле авырлыкларның барлыкка килүе ихтимал. Ачулы булганда, без ачык фикер йөртә алмыйбыз. Ачу хисенә хәтта кыска вакытка бирелсәк тә, аннан соң озак вакыт боегып йөрүебез бар. Ә «тыныч күңел тәнгә сихәт» дип әйтелә Изге Язмаларда (Гыйб. сүз. 14:30). Берәр кардәшебез безне рәнҗетсә, безгә тыныч калырга һәм аның белән татулашырга нәрсә булышыр? Изге Язмалардагы киңәшләр бу хәлдә — иң яхшы киңәшче.

КАРДӘШЛӘРЕБЕЗ РӘНҖЕТКӘНДӘ

15, 16. Берәрсе сезне рәнҗетсә, нәрсә эшләп була?

15 Эфеслеләргә 4:26 укы. Дөньядагы кешеләр безнең белән кырыс мөгамәлә иткәндә, бу безне гаҗәпләндерми. Ә менә кардәшләр я гаилә әгъзалары безгә каршы нәрсәдер әйтсә я эшләсә, бу бик үпкәләтә. Без, моны җиңел генә кичерә алмасак, нәрсә эшләрбез? Үпкә хисен еллар буе сакларбызмы? Я, Изге Язмалардагы акыллы киңәш буенча эш итеп, бу хәлне сузмыйча чишәргә тырышырбызмы? Проблеманы шунда ук хәл итмәсәк, аннары аны чишү авыррак булыр.

16 Әйтик, кардәш сезне рәнҗеткән һәм сез моны оныта алмыйсыз, ди. Нәрсә эшләп була? Беренчедән, Йәһвәгә эчкерсез дога кылыгыз һәм ул сезгә бу кардәш белән сөйләшергә ярдәм итсен дип сорагыз. Бу кардәшнең дә Йәһвә дусты булуын онытмагыз (Зәб. 25:14). Аллаһы аны ярата. Йәһвә үз дуслары белән үзен йомшак тота һәм бездән дә шуны ук көтә (Гыйб. сүз. 15:23; Мат. 7:12; Көл. 4:6). Икенчедән, нәрсә әйтергә җыенганыгыз турында алдан уйланыгыз. Кардәш сезне юри үпкәләткән дип уйламагыз. Бәлки, сез бары тик бер-берегезне дөрес аңламагансыздыр. Туган хәлдә, бәлки, сез дә өлешчә гаепледер. Сөйләшүне болай дип башлап була: «Мөгаен, мин чиктән тыш үпкәләүчәндер, әмма кичә без сөйләшкәндә...» Беренче сөйләшүдән соң кардәш белән татулаша алмасагыз да, бирешмәгез! Йәһвәгә кардәшегез турында дога кылыгыз, аны фатихаласын дип сорагыз, Аллаһы сезгә кардәшегезнең яхшы сыйфатларына игътибар тупларга ярдәм итсен дип үтенегез. Бу хәлнең нәтиҗәсе нинди генә булмасын, Йәһвә сезнең белән канәгать калыр. Сез бит кардәшегез белән — Аллаһы дусты белән — тыныч мөнәсәбәтләр сакларга тырыштыгыз.

ҮТКӘНДӘГЕ ГӨНАҺЛАР ӨЧЕН ГАЕП ХИСЕ ИНТЕКТЕРГӘНДӘ

17. а) Җитди гөнаһ кылган кешеләргә Йәһвә ничек булыша? ә) Ни өчен безгә Аллаһының ярдәмен кабул итәргә кирәк?

17 Кайберәүләр, элек җитди гөнаһ кылганга, үзләрен Йәһвәгә хезмәт итәргә лаек түгел дип саный. Гаеп хисе кешенең шатлыгын һәм җан тынычлыгын урлый. Гаеп хисеннән җәфаланган Давыт патша болай дигән: «Дәшми йөргән чагымда көннәр буе ыңгырашудан сөякләрем кибеп бетте. Чөнки көне-төне синең кулың минем өстемдә авыр йөк булып торды». Бәхеткә каршы, Давыт рухи кеше буларак эш иткән. «Ахыр чиктә, мин сиңа үз гөнаһымны ачып салдым... Шунда син гаебемне һәм гөнаһларымны кичердең»,— дип әйткән ул Аллаһыга (Зәб. 32:3—5). Кеше җитди гөнаһ кылса, Йәһвә аңа рухи яктан ярдәм итәргә әзер. Әмма аңа Йәһвәнең җыелыш аша бирелгән ярдәмен кабул итәргә кирәк (Гыйб. сүз. 24:16; Ягък. 5:13—15). Гөнаһ кылган кардәшкә кичектерергә ярамый! Чөнки моңа аның мәңгелек тормышы бәйле! Ә адымнар ясап та, вөҗдан барыбер газапласа, нәрсә эшләргә?

18. Үз гөнаһлары аркасында үзләрен яраксыз дип санаган кешеләргә Паул мисалы ничек булыша ала?

18 Рәсүл Паул да үткәндәге гөнаһлары аркасында күңел газабы кичергән. Ул болай дип язган: «Мин бит рәсүлләрнең иң кечесе һәм, Аллаһы җыелышын эзәрлекләгәнгә, рәсүл дип аталырга лаеклы да түгелмен». Әмма ул болай дип өстәгән: «Ләкин мин кем булсам, Аллаһының юмарт игелеге ярдәмендә шул булдым» (1 Көр. 15:9, 10). Паул гади, камилсез кеше булса да, Йәһвә аны рәсүл булырга лаексыз дип санамаган. Ул Паулның да моны белүен теләгән. Сез үз гөнаһыгызда тәүбә итсәгез, аның турында Йәһвәгә һәм, гөнаһның җитдилегенә карап, өлкәннәргә сөйләгән булсагыз, һич шикләнмәгез: Йәһвә сезне кичергән. Ул бит үтә мәрхәмәтле! (Ишаг. 55:6, 7)

19. 2018 елның еллык шигыре нинди һәм ни өчен ул актуаль?

19 Бу дөньяның ахыры тиз якынлашып килә. Шул ук вакыт безгә басым да көчәя бара. Әмма «арыган кешегә көч, хәлсезләнгән кешегә куәт бирүче» Аллаһы үз халкын калдырмаячак һәм безгә бар авырлыкларны җиңәргә ярдәм итәчәк (Ишаг. 40:29; Зәб. 55:22; 68:19). Без быел Патшалык Залына килгәндә, еллык шигырь безгә шуны онытмаска булышсын: «Йәһвәгә өметләнгәннәр яңадан көчкә ия булыр» (Ишаг. 40:31).