Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кешеләр арасындагы аерманы күрегез

Кешеләр арасындагы аерманы күрегез

«Сез тәкъва һәм явыз кеше арасындагы аерманы... күрерсез» (МАЛ. 3:18).

ҖЫРЛАР: 127, 101

1, 2. Аллаһы хезмәтчеләре бүген нинди авырлыкларга очрый? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

КҮП КЕНӘ табиблар һәм шәфкать туташлары йогышлы чирләр белән авырган кешеләр арасында эшли. Авыруларга ярдәм иткәндә, аларга саклык чараларын күрергә кирәк, чөнки алар үзләре дә чир йоктырырга мөмкин. Йәһвәнең хезмәтчеләре дә охшаш хәлдә. Күпләребез рухи яктан авырулы кешеләр арасында яши я эшли. Аларның тискәре сыйфатларының һәм карашларының безгә йогуы бар. Шуңа күрә безгә сак булырга кирәк.

2 Бүген кешеләр Аллаһының әхлакый нормаларын бер дә санга сукмый. Рәсүл Паул Тимутигә язган үзенең икенче хатында кешеләр чагылдырачак начар сыйфатларны санап киткән. Паул әйткәнчә, бу дөнья төзелеше үз ахырына якынлашкан саен, бу начар сыйфатлар кешеләрдә тагы да ныграк чагылачак. (2 Тимутигә 3:1—5, 13 укы.) Бу безгә бер дә ошамый. Моңа карамастан, кешеләрнең фикер йөртү рәвеше, сөйләме һәм эшләре безгә тәэсир итә ала (Гыйб. сүз. 13:20). Бу мәкаләдә без кешеләр чагылдырган сыйфатларны Аллаһы хезмәтчеләре чагылдырган сыйфатлар белән чагыштырырбыз. Шулай ук без үзебезне начар йогынтыдан ничек яклап булганын күрербез һәм башкаларга рухи яктан ничек ярдәм итеп булганын да карап китәрбез.

3. 2 Тимутигә 3:2—5 тә нинди кешеләр сурәтләнә?

3 «Соңгы көннәрдә аеруча авыр вакытлар киләчәк»,— дип язган рәсүл Паул һәм кешеләргә бу чорда хас булачак 19 тискәре сыйфат китергән. Охшаш фикерләрне Паул Римлыларга 1:29—31 дә дә китергән. Әмма 2 Тимутигә 3:2—5 тә күбрәк начар сыйфатлар китерелә. Анда очраган кайбер сүзләр Мәсихче Грек Язмаларында бүтән беркайда да очрамый. Әмма бар кешеләр дә андый сыйфатлар күрсәтә дип әйтеп булмый — мәсихчеләр гел башка сыйфатларга ия. (Малахи 3:18 укы.)

ҮЗ-ҮЗЕБЕЗГӘ КАРАШЫБЫЗ

4. Горур кешеләрне ничек сурәтләп бирер идегез?

4 Кешеләр үзләрен генә сөючән һәм акча яратучан булырлар дип әйткәннән соң, Паул кешеләр мактанчык, тәкәббер һәм масаючан булыр дип әйткән. Кеше үз сәләтләре, матурлыгы, байлыгы я дәрәҗәсе аркасында үзен башкалардан өстен күрә башласа, аңарда андый сыйфатлар үсәргә мөмкин. Горур кеше башкаларның соклануларын һәм үзен хөрмәт итүләрен көтә. Бер белгеч горурланып киткән кешеләр турында болай дип язган: «Үз йөрәгендә алар үзләренә мәзбәхтә корбаннар китерә һәм табына». Горурлык шулкадәр җирәнгеч сыйфат ки, хәтта горур кешеләр дә, башкаларда бу сыйфатны күргәндә, моңа җирәнеп карый.

5. Горур булып киткән Аллаһы хезмәтчеләренең мисалларын китерегез.

5 Йәһвә «тәкәббер күзләрне», ягъни тәкәбберлекне, нәфрәт итә (Гыйб. сүз. 6:16, 17). Горурлык Аллаһыга якынлашырга комачаулый (Зәб. 10:4). Бу сыйфат Иблискә хас (1 Тим. 3:6). Кызганычка каршы, хәтта Аллаһының тугры хезмәтчеләренең дә горурлыкка бирелгәннәре бар. Мәсәлән, еллар буе тугры булган Яһүд патшасы Узия мисалын алыйк. Изге Язмаларда болай диелә: «Әмма зур куәткә ирешкәч, ул үз башына горур йөрәкле булып китте. Ул фимиам мәзбәхендә фимиам яндыру өчен Йәһвәнең гыйбадәтханәсенә кереп, Аллаһысы Йәһвәгә карата тугрылыксызлык күрсәтте». Соңрак Һизәкыя патша да горур булып киткән. Бәхеткә каршы, бу вакытлыча гына булган (2 Елъ. 26:16; 32:25, 26).

6. Нәрсә аркасында Давыт горурланып китә алган, әмма ни өчен ул бу тозакка эләкмәгән?

6 Кайбер кешеләр матур, атаклы, талантлы, физик яктан көчле булганга я югары дәрәҗәгә ия булганга горурланып китә. Шунысы кызык: Давыт патша моның барысына да ия булган, шулай да ул гомере буе басынкы булып калган. Голиатны үтергәннән соң, Шаул патша аңа үз кызын хатынлыкка тәкъдим иткән. Давыт исә болай дигән: «Патшаның кияве булырга кем соң мин? Туганнарым, атам гаиләсе — кем соң алар Исраилдә?» (1 Иш. 18:18) Давытка басынкы булып калырга нәрсә ярдәм иткән? Давыт шуны яхшы аңлаган: ул ия булган бар нәрсәне аңа Йәһвә биргән. (1 Көринтлеләргә 4:7 белән чагыштыр.) Давыт яхшы сыйфатларга, сәләтләргә һәм хөрмәтле билгеләнүләргә ия булган, чөнки Йәһвә, «иелеп», ягъни басынкылык күрсәтеп, аңа игътибар иткән (Зәб. 113:5—8).

7. Безгә басынкылык күрсәтергә нәрсә булышыр?

7 Бүген Аллаһының хезмәтчеләре, Давыт кебек, басынкылык күрсәтергә тырыша. Хәтта Йәһвә — галәмдәге иң бөек Шәхес — басынкылык күрсәтә. Моны белү безне таң калдыра (Зәб. 18:35). Без мондый киңәшкә колак салырга тырышабыз: «Назлы хисләр белән кызгануны, игелек, басынкылык, юашлык һәм сабырлыкны киемне кигәндәй киегез» (Көл. 3:12). Шуны да истә тотарга кирәк: «мәхәббәт... мактанмый, масаеп йөрми» (1 Көр. 13:4). Хатыннар сүзсез үз ирләрен хакыйкатькә җәлеп итә алган кебек, безнең басынкы булуыбыз кешеләрне Йәһвәгә җәлеп итәргә мөмкин (1 Пет. 3:1).

БАШКАЛАР БЕЛӘН МӨНӘСӘБӘТЛӘРЕБЕЗ

8. а) Бүген тыңламаучанлыкка ничек карыйлар? ә) Изге Язмалар безне нәрсәгә дәртләндерә?

8 Паул соңгы көннәрдә яшәячәк кешеләрнең бер-берсе белән ничек мөгамәлә итәчәкләре турында язган. Мәсәлән, ул кешеләр ата-анасын тыңламаучы булыр дигән. Китапларда, фильмнарда һәм телетапшыруларда тыңламаучанлык нормаль нәрсә итеп күрсәтелсә дә, ул җәмгыять нигезен — гаиләне какшата. Кешеләр элек тә бу хакыйкатьне аңлаганнар. Мәсәлән, борынгы Грециядә, кеше үз атасына я анасына сукса, аны иҗтимагый хокуклардан мәхрүм иткәннәр. Рим законы буенча, атага сугу үтерүгә тиң дип саналган. Еврей Язмалары да, Мәсихче Грек Язмалары да балаларны үз әти-әниләрен хөрмәт итәргә өйрәтә (Чыг. 20:12; Эфес. 6:1—3).

9. Яшьләргә үз ата-аналарына тыңлаучан булырга нәрсә булышыр?

9 Балаларга тыңламаучанлык рухына каршы торырга кирәк. Әти-әнисенең үзе өчен нәрсә эшләгәннәре турында уйлану балага рәхмәтле булырга һәм, нәтиҗәдә, ата-анасын теләп тыңларга ярдәм итәр. Өстәвенә, яшьләр шуны истә тотарга тиеш: тыңлаучан булуыбызны бездән Аллаһы — күктәге Атабыз таләп итә. Үз ата-анасы турында яхшыны сөйләп, яшь кеше башка яшьләргә дә үз ата-аналарын күбрәк хөрмәт итәргә булышыр. Әлбәттә, ата-аналар кеше яратмаучы булса, ягъни аларның үз туганнарына карата ярату хисе булмаса, балаларына аларны эчкерсез тыңларга авыррак булыр. Ә инде үз әти-әнисенең эчкерсез яратуын сизсә, бала аларга теләп буйсыныр, ул моны хәтта вәсвәсәләргә очраганда да эшләр. «Кайвакыт минем әти-әнием тыйганны эшлисе килә иде,— дип әйтә Остин,— әмма әти-әнием акыллы җитәкчелек биреп торды, ни өчен төрле кагыйдәләрне куйганнарын аңлатты һәм минем белән аралашты. Бу миңа тыңлаучан булырга булышты. Мин аларның үзем турында кайгыртуларын сиздем, һәм бу мине аларның күңелен табарга дәртләндерде».

10, 11. а) Кешеләрнең бер-берсен яратмаулары нәрсәдән күренә? ә) Мәсихчеләр башкаларга карата мәхәббәтләрен ничек күрсәтә?

10 Паул кешеләрнең бер-берсен яратмаячакларын күрсәткән. Рәсүл кешеләр ата-анасын тыңламаучы булырлар дип әйтә, ә аннан соң алар яхшылыкның кадерен белмәүче булырлар дип яза. Фикерләрнең шул тәртиптә баруы яхшы туры килә, чөнки нәкъ рәхмәтсез кешеләр башкаларның игелекле эшләрен кадерләми. Шулай ук, Паул язганча, кешеләргә тугрылыксызлык хас булыр. Алар килешмәүчән булыр, ягъни башкалар белән татулашырга әзер булмас. Алар көфер сүз сөйләүче һәм хыянәтче булыр — кешеләргә һәм хәтта Аллаһыга каршы рәнҗеткеч, тискәре сүзләр әйтер. Ә яла ягучан кешеләр башкаларның яхшы исеменә тап төшерергә тырышыр *.

11 Мәхәббәте суынган бу дөньядан аермалы буларак, Йәһвәнең хезмәтчеләре башкаларны эчкерсез ярата. Бу һәрвакыт шулай булган. Гайсә әйткәнчә, якыннарны ярату (ага́пе) Муса канунының иң мөһим әмерләренең икенчесе булган: башта — Аллаһыны ярату, ә аннан соң кешеләргә карата ярату бара (Мат. 22:37—39). Гайсә шулай ук мәсихчеләрне мәхәббәт буенча танып булачак дип әйткән. (Яхъя 13:34, 35 укы.) Мәсихчеләр хәтта дошманнарын да ярата (Мат. 5:43, 44).

12. Гайсә башкаларны яратканын ничек күрсәткән?

12 Гайсә кешеләрне эчкерсез яраткан. Ул, шәһәрдән шәһәргә йөреп, кешеләргә Аллаһы Патшалыгы турында вәгазьләгән. Шулай ук ул сукырларны, аксакларны, махаулы кешеләрне һәм саңгырауларны савыктырган һәм үлгәннәрне терелткән (Лүк 7:22). Ул хәтта кешеләр өчен үз тормышын биргән. Аларның кайберәүләре аны нәфрәт итсә дә, ул шулай эшләгән. Гайсә камил рәвештә үз Атасыннан үрнәк алган. Бөтен дөньяда Йәһвә Шаһитләре, Гайсә Мәсих кебек эш итеп, башкаларны яратырга тырыша.

13. Күрсәткән яратуыбыз башкаларны Йәһвәгә ничек җәлеп итә ала?

13 Башкалар безнең яратуыбызны күргәндә, бу аларны күктәге Атабыз бе-лән танышырга дәртләндерергә мөмкин. Мәсәлән, Таиландта бер кеше региональ конгрессыбызга барган һәм, кардәшләребез арасындагы мәхәббәтне күреп, бик гаҗәпләнгән. Өйгә кайтканнан соң, ул Йәһвә Шаһитләрен үзе белән атнага ике тапкыр өйрәнергә сораган. Ул бар туганнарына вәгазьли башлаган. Ә инде нибары алты айдан соң бу ир-ат Патшалык Залында Изге Язмаларны уку йөкләмәсе белән чыгыш ясаган. Башкаларга карата мәхәббәтебез никадәр нык икәнен тикшерер өчен, үзебезгә мондый сораулар бирик: «Мин туганнарыма, җыелыштагыларга һәм хезмәттә очраткан кешеләргә ярдәм итәр өчен кулымнан килгәнне эшлимме? Мин башкаларга Йәһвә карашы белән карарга тырышаммы?»

БҮРЕЛӘР ҺӘМ САРЫКЛАР

14, 15. Күп кенә кеше нинди хайвани сыйфатлар чагылдыра? Кайберәүләре ничек үзгәргән?

14 Бу соңгы көннәрдә кешеләр күрсәткән башка начар сыйфатлар да мәсихчеләрне шул кешеләрдән «ерак торырга» дәртләндерә. Имансыз кешеләр яхшылыкны яратмый, яки, башка тәрҗемәләрдә әйтелгәнчә, «яхшылыкны дошман күрә». Шулай ук алар тотнаксыз һәм рәхимсез. Күпләр дуамал — алар уйламыйча эш итә һәм үз эшләренең башкаларга ничек тәэсир иткәне турында уйлап та бирми.

15 Шушы хайвани сыйфатлар күрсәткән шактый күп кеше үзгәрә алган. Андый үзгәрешләр Изге Язмаларда пәйгамбәрлек ителгән булган. (Ишагыя 11:6, 7 укы.) Ишагыя китабында без кыргый хайваннарның һәм йорт хайваннарының бергә яшәячәкләре турында укыйбыз. Мәсәлән, анда бүреләр — сарык бәрәне, ә арысланнар бозаулар белән тату яши дип әйтелә. Ни өчен алар тынычлыкта яши алыр? Чөнки «җир, һичшиксез, Йәһвә турындагы белем белән тулыр» (Ишаг. 11:9). Хайваннар Йәһвә турында белем ала алмый, димәк, бу пәйгамбәрлек символик мәгънәгә дә ия һәм кешеләрдә үтәләчәк.

Изге Язмалардагы принциплар тормышны үзгәртә! (16 нчы абзацны кара.)

16. Изге Язмалар кайберәүләргә үз тормышларын үзгәртергә ничек булышкан?

16 Күпләр бүген тышкы яктан диндар булып күренә, ә гамәлдә диндар түгел. Йәһвәне яраткан һәм аңа хезмәт итә башлаган кешеләр исә андый түгел. Кайбер кардәшләребез элек, бүреләр кебек, мәрхәмәтсез булган, әмма хәзер алар тынычлык сакларга өйрәнгән. Алар «яңа шәхес булып киенгән», ә «андый шәхес чын тәкъвалык белән тугрылыкка нигезләнгән Аллаһы ихтыяры буенча яратылган» (Эфес. 4:23, 24). Кайбер андый очраклар турында сез «Изге Язмалар тормышны үзгәртә» дигән рубрикадагы мәкаләләрдә укый аласыз. Аллаһы турындагы белем ала башлагач, кешеләр аның нормалары буенча яши башлый. Аларның карашлары, фикер йөртү рәвеше һәм тәртипләре үзгәрә. Әлбәттә, үзгәрергә авыр. Әмма Аллаһы андый эчкерсез кешеләргә изге рухы белән булыша.

«АНДЫЙЛАРДАН ЕРАК ТОР»

17. Бу дөньяга хас сыйфатлар безгә йокмасын өчен, без нәрсә эшли алабыз?

17 Аллаһыга хезмәт иткән һәм хезмәт итмәгән кешеләр арасындагы аерма көннән-көн ачыграк күренә. Сак булмасак, безгә бу тәкъвасыз дөньяның бозык карашлары йогарга мөмкин. Шуңа күрә 2 Тимутигә 3:2—5 тәге «андыйлардан ерак тор» дигән киңәш чыннан да бик акыллы. Билгеле, без дөньядагы кешеләр белән аралашудан тулысынча кача алмыйбыз. Бәлки, безгә алар белән эшләргә, мәктәптә укырга я яшәргә туры киләдер. Әмма без аларның сыйфатларын кире кага алабыз. Изге Язмаларны өйрәнү һәм Йәһвәгә хезмәт иткән кешеләр белән аралашу безгә үзебезне рухи яктан ныгытырга булышачак.

18. Без сөйләмебез һәм эшләребез белән башкаларны Йәһвәгә якынлашырга ничек дәртләндерә алабыз?

18 Шулай ук без башкаларга рухи яктан ярдәм итәргә тиеш. Шаһитлек бирер өчен мөмкинлекләр эзләгез. Йәһвәдән кирәкле вакытта кирәкле сүзләр әйтергә булышсын дип сорагыз. Башкалар безнең Йәһвә Шаһитләре булуыбызны белергә тиеш. Ул чакта яхшы тәртибебез үзебезгә түгел, ә Йәһвәгә дан китерәчәк һәм без «бозык тәртипне, дөньяви нәфесләрне кире кагарга һәм бу дөнья төзелешендә төпле, тәкъва һәм Аллаһыга бирелгән булып яши» алырбыз (Тит. 2:11—14). Аллаһыны сөендереп яшәсәк, башкалар, моны күреп: «Без сезнең белән барабыз, чөнки Аллаһы сезнең белән икәнлеген ишеттек»,— дип әйтәчәк (Зәк. 8:23).

^ 10 абз. «Яла ягучы» я «гаепләүче» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе (диа́болос) Изге Язмаларда Аллаһыга яла яккан Шайтанга карата кулланыла.