Икенче Елъязма 32:1—33

32  Һизәкыя́ тугрылык белән эш итеп шушы эшләрне башкарганнан соң,+ Ассирия патшасы Синахери́б Яһүд җиренә басып керде. Ул бәреп керү һәм яулап алу нияте белән ныгытылган шәһәрләрне камап алды.+ 2  Синахерибның килгәнен һәм Иерусалимга каршы сугышырга җыенганын күргәч, 3  Һизәкыя, түрәләре һәм гаскәриләре белән киңәшләшеп алганнан соң, шәһәр читендәге су чыганакларын бетерергә булды,+ һәм алар моны куәтләп, аңа булышырга ризалашты. 4  Күп халык җыелды, һәм алар: «Ассирия патшалары монда килгәч, су таба алмасыннар әле»,— диеп, бөтен су чыганакларын һәм бу җир буйлап аккан елгачыкны бетерде. 5  Өстәвенә, тәвәккәллек белән эш итеп, ул стенаның җимерелгән өлешен тулысынча торгызды һәм шунда манаралар күтәрде, тышкы яктан исә икенче кат стена төзеде. Ул шулай ук Давыт Шәһәрендә Милоны*+ төзәтте һәм гаять күп кораллар* һәм калканнар ясады. 6  Аннары ул халык өстеннән хәрби җитәкчеләр билгеләде һәм барысын шәһәр капкасы алдындагы мәйданда җыеп, аларны мондый сүзләр белән рухландырды:* 7  «Кыю һәм нык булыгыз! Ассирия патшасыннан һәм аның күпсанлы кешеләреннән курыкмагыз, котыгыз алынмасын,+ чөнки безнең белән булганнар аның белән булганнарга караганда күбрәк.+ 8  Ул кеше көченә,* ә без Аллаһыбыз Йәһвәгә таянабыз, безгә Ходай ярдәм итә, һәм безнең өчен ул сугыша».+ Яһүд патшасы Һизәкыянең сүзләреннән соң халыкның рухы күтәрелеп китте.+ 9  Шуннан соң үзенең бөтен куәтле гаскәре белән* Лаки́ш+ янында торганда Ассирия патшасы Синахериб, Иерусалимга Яһүд патшасы Һизәкыя һәм Иерусалимдагы бөтен яһүдләр янына үз хезмәтчеләрен җибәреп,+ болай диде: 10  «Ассирия патшасы Синахериб болай ди: „Нә́рсәгә өметләнеп камалган Иерусалимда утырасыз?+ 11  Һизәкыя: „Аллаһыбыз Йәһвә безне Ассирия патшасыннан коткарыр“,— диеп, сезне алдый.+ Сез бит аның аркасында ачлыктан, сусаудан үләчәксез. 12  Шул ук Һизәкыя, Аллаһыгызның* биеклекләрен+ һәм мәзбәхләрен+ бетереп, Яһүд белән Иерусалимга: „Бер генә мәзбәх алдында табыныгыз һәм корбаннарыгызны төтәтегез“+,— дигән иде түгелме соң? 13  Мин һәм минем ата-бабаларым бүтән җирләрдәге халыклар белән нәрсә эшләгәнне белмисезме әллә?+ Шул халыкларның илаһлары үз җирләрен минем кулдан коткара алдымы соң?+ 14  Ата-бабаларым тар-мар иткән халыкларның илаһлары арасыннан кайсысы үз халкын минем кулымнан коткара алды? Нәрсә, сезнең Аллаһыгыз сезне минем кулымнан коткара алыр дип уйлыйсызмы?+ 15  Һизәкыя сезне шулай дип алдамасын һәм юлдан яздырмасын!+ Ышанмагыз аңа, чөнки бернинди халыкның да, патшалыкның да илаһы үз халкын минем кулымнан коткара алмады. Кая инде сезнең Аллаһыгызга сезне минем кулымнан коткарырга?!“»+ 16  Аның хезмәтчеләре Йәһвә Аллаһыны һәм аның хезмәтчесе Һизәкыяне мыскыллады да мыскыллады. 17  Синахериб шулай ук Исраи́л Аллаһысы Йәһвәне яманлап+ һәм аңа каршы сөйләп хатлар язды.+ Хатларда болай диелгән иде: «Бүтән җирләрдәге халыкларның илаһлары үз халыкларын минем кулымнан коткара алмаган кебек,+ Һизәкыянең Аллаһысы да үз халкын минем кулымнан коткара алмаячак». 18  Стенадагы Иерусалим халкын куркытып, котларын алып, ахыр чиктә шәһәрләрен басып алыр өчен, аның хезмәтчеләре аларга яһүд телендә кычкырып сөйли бирде.+ 19  Алар җир йөзендәге бүтән халыкларның илаһлары — кеше кулы ясаган нәрсәләр турында сөйләгән кебек, Иерусалим Аллаһысы турында да яманлап сөйләде. 20  Әмма Һизәкыя патша һәм Аму́з улы Ишагыя́+ пәйгамбәр моның турында дога кылды һәм ярдәм сорап күкләргә аваз салды.+ 21  Һәм Йәһвә бер фәрештәне җибәреп, Ассирия патшасының лагерендагы бөтен гайрәтле сугышчыларны,+ башлыкларны һәм җитәкчеләрне кырып салды, һәм тегесе хурлыкка төшеп, үз иленә кайтып китте. Соңрак ул үз илаһының гыйбадәтханәсенә керде, һәм анда аны үз уллары кылыч белән үтерде.+ 22  Шулай итеп Йәһвә Һизәкыяне һәм Иерусалим халкын Ассирия патшасы Синахериб һәм башкаларның кулыннан коткарып, аңа тирә-ягындагы бөтен дошманнарыннан тынычлык бирде. 23  Күпләр Иерусалимга Йәһвәгә бүләкләр алып килде һәм Яһүд патшасы Һизәкыягә затлы әйберләр китерде.+ Бу вакыйгалардан соң ул барлык халыклар күзендә зур хөрмәт казанды. 24  Шул көннәрдә Һизәкыя авырып китеп, үлем түшәгенә ятты. Ул Йәһвәгә дога кыла башлады.+ Аллаһы аңа җавап бирде һәм билге* күрсәтте.+ 25  Ләкин Һизәкыя, йөрәге горурланып киткәнгә, үзенә карата кылган яхшылыкны тиешенчә бәяләмәде. Шунлыктан Аллаһының аңа да, Яһүд белән Иерусалимга да ачуы чыкты. 26  Әмма Һизәкыя үзенең горур йөрәген басынкыландырды,+ һәм Иерусалим халкы да үзен басынкыландырды. Шунлыктан Һизәкыя көннәрендә Йәһвә аларга үз ачуын түкмәде.+ 27  Һизәкыя бик бай булып китте һәм зур данга иреште.+ Ул үзенә алтын, көмеш, асылташлар, бәлзәм, калканнар һәм төрле-төрле затлы әйберләр саклау өчен йортлар ясады.+ 28  Моннан тыш, ул ашлык, яңа шәраб, зәйтүн мае саклау өчен амбарлар, шулай ук төрле мал өчен араннар һәм сарык-кәҗәләр өчен утарлар ясады. 29  Аллаһы аңа күп байлык биргәнлектән, ул шулай ук үзенә шәһәрләр төзеде, күп мал-туарга — эре һәм вак терлеккә ия булды. 30  Һизәкыя Гихонның+ югары су чыганагын буып,+ аның суларын туп-туры көнбатышка Давыт Шәһәренә+ таба юнәлтте. Һизәкыя бар эшләрендә уңышлы иде. 31  Әмма Бабы́л түрәләренең вәкилләре аның янына бу җирдә күрсәтелгән+ билге*+ турында сорарга килгәч, Аллаһы аны сынап,+ йөрәгендә булганның барысын белер өчен,+ аны берүзен калдырды. 32  Һизәкыя белән булган бүтән хәлләр һәм тугры мәхәббәт күрсәтеп+ башкарган эшләре турында Амуз улы Ишагыя пәйгамбәрнең күренешендә,+ Яһүд һәм Исраил патшалары китабында бәян ителгән.+ 33  Ахыр чиктә Һизәкыя, вафат булып, ата-бабаларына кушылды, һәм аны Давыт улларының каберлегенә алып бара торган тау битләвендә җирләделәр.+ Ул үлгәч, бөтен Яһүд һәм Иерусалим халкы аны хөрмәтләп җирләде. Аның урынына патша булып улы Манашше́ идарә итә башлады.

Искәрмәләр

^ 2Иш 5:9 дагы искәрмәне к.
^ Яки «ату-ыргыту кораллары»
^ Сүзгә-сүз «аларның йөрәгенә сөйләде».
^ Сүзгә-сүз «кулына».
^ Яки «купшылыкка төренеп үзенең бөтен куәтле гаскәре белән».
^ Сүзгә-сүз «аның; үзенең».
^ Яки «галәмәт».
^ Яки «галәмәт».

Искәрмәләр

Медиаматериал