Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ | Яраткан якының үлгәндә

Кайгыны ничек кичереп чыгарга?

Кайгыны ничек кичереп чыгарга?

Бу сорауга кагылышлы күп киңәшләр ишетеп була. Әмма аларның барысы да булыша дип әйтеп булмый. Мәсәлән, кайберәүләр сезгә үз хис-тойгыларыгызны белдермәскә һәм еламаска киңәш итәрләр. Башкалар исә, киресенчә, сезне үз хисләрегезне яшермичә ачык күрсәтергә этәрер. Изге Язмаларның бу сорауга карашы күпкә акыллырак, һәм аның белән заманча психологлар килешә.

Кайбер культураларда ирләргә елау килешми дип уйлыйлар. Әмма күз яшьләреннән, хәтта кешеләр алдында елаудан, чыннан да оялырга кирәкме? Психология белгечләре әйткәнчә, күз яшьләре — кайгыруның табигый чагылышы. Һәм күпмедер вакыт кайгы кичереп, сез, җан өзгеч югалтуыгызга карамастан, яшәвегезне дәвам итәр өчен көч җыярсыз. Кайгыру хисен басу исә файдага караганда күбрәк зыян китерә ала. Кайгыдан елау дөрес түгел я ирләргә килешми дигән караш, Изге Язмалар буенча, нигезсез. Мәсәлән, Гайсә пәйгамбәрне искә төшерик. Аның үлгәннәрне яңадан тормышка кайтарырга кодрәте булса да, ул, якын дусты Лазар үлгәч, башкалар алдында елаган! (Яхъя 11:33—35)

Кайгы кичерүче кешенең, аеруча үлем көтмәгәндә килгәндә, еш кына ачуланып китүе бар. Моңа күп сәбәпләр бар, мәсәлән, хөрмәтле кешеләрнең нигезсез һәм уйламыйча әйткән сүзләре. «Әтием үлгәч, миңа нибары 14 яшь иде,— дип сөйли Көньяк Африкада яшәүче Майк исемле бер ир кеше.— Зиратта англикан чиркәвенең бер хезмәткәре Аллаһыга яхшы кешеләр кирәк һәм ул аларны иртәрәк алып китә диде *. Бу ачуымны китерде, әти бит безгә бик кирәк иде. Бу бүген дә, 63 ел узса да, йөрәгемне әрнетә».

Сездә шулай ук гаеп хисе туарга мөмкин. Аеруча үлем көтмәгәндә килсә, кайгы кичергән кешегә мондый уйлар кат-кат килә ала: «Моны я тегене эшләгән булсам, бәлки, шулай булмас иде». Я, бәлки, соңгы тапкыр күрешкәндә, сез вафат якыныгыз белән әйткәләшкәнсездер. Шул сәбәпле гаеп хисегез тагы да артырга мөмкин.

Үзегезне гаепле сизсәгез һәм ачу хисеннән интексәгез, үз эмоцияләрегезне яшермәү мөһим. Берәр дустыгыз белән сөйләшегез. Ул сезне тыңлар һәм андый хисләр кайгы кичерүче кешеләр өчен табигый дип ышандырыр. Изге Язмалар исебезгә төшерә: «Чын дусның яратуы һичкайчан сүрелми, бәхетсезлеккә очраганда аңа кардәшеңә таянгандай таянып була» (Гыйбрәтле сүзләр 17:17).

Кайгы кичерүче кеше өчен иң яхшы дус Барлыкка Китерүчебез Йәһвә Аллаһы була ала. Дога кылып, аңа үз йөрәгегезне бушатыгыз, «чөнки ул сезнең хакта кайгырта» (1 Петер 5:7). Өстәвенә, ул вәгъдә иткәнчә, шулай эшләүчеләрнең уйларын һәм хисләрен «һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгы» саклаячак (Филипиялеләргә 4:6, 7). Шулай ук Аллаһыга үз Сүзе — Изге Язмалар аша үзегезне юатырга мөмкинлек бирегез. Изге Язмалардан юатучы шигырьләр сайлап, исемлек төзегез. ( Рамканы кара.) Бәлки, сез аларның кайберләрен хәтта ятлап алырга теләрсез. Төнлә берүзегез калганда һәм йокы качканда, шул шигырьләрдәге фикерләр турында уйлану аеруча файдалы була ала (Ишагыя 57:15).

Күптән түгел генә 40 яшьлек бер ирнең, аны Җәмил дип атыйк, сөекле хатыны рактан үлгән. Җәмил үзенең вакыт-вакыт бик каты ялгызлык хисе кичерүе турында әйтә. Әмма ярдәмне ул догада таба. «Йәһвәгә дога кылганда,— ди ул,— мин үземне беркайчан да ялгыз хис итмим. Еш кына мин төнлә уянам һәм яңадан йоклап китә алмыйм. Изге Язмалардан юатучы фикерләр укыгач һәм алар турында уйлангач, мин дога кылып, йөрәктәге хисләремне Аллаһыга ачам, һәм акылым белән йөрәгемне тынычлык биләп ала. Аннары мин гадәттә йоклап китәм».

Ванесса исемле бер яшь хатын үз әнисен югалткан. Ул авырып вафат булган. Ванесса да дога көчкә ия икәнен аңлаган. «Иң авыр чакларда,— ди ул,— мин Аллаһы исемен генә әйтә идем һәм үксеп елый идем. Йәһвә догаларымны ишетеп, миңа һәрвакыт кирәкле көч бирә иде».

Кайбер психологлар кайгыларын кичереп чыгарга тырышкан кешеләргә башкаларга ярдәм итәргә һәм җәмгыять файдасына берәр эшчәнлектә ирекле катнашырга киңәш итә. Шулай эшләү шатлык китерә ала һәм кичергән кайгыны җиңеләйтергә мөмкин (Рәсүлләр 20:35). Үз якыннарын югалткан күп кенә мәсихчеләр башкаларга ярдәм итү зур юаныч китергәненә инанган (2 Көринтлеләргә 1:3, 4).

^ 5 абз. Бу Изге Язмалар тәгълиматы түгел. Изге Язмаларда кеше ни өчен үлгәне турында әйтелә (Вәгазьче 9:11; Яхъя 8:44; Римлыларга 5:12).