Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШНЫ ҮЗГӘРТӘ

Мин хатын-кызларны һәм үз-үземне хөрмәт итәргә өйрәндем

Мин хатын-кызларны һәм үз-үземне хөрмәт итәргә өйрәндем
  • ТУУ ЕЛЫ: 1960

  • ТУГАН ИЛЕ: ФРАНЦИЯ

  • ҮТКӘНДӘ: НАРКОТИКЛАР КУЛЛАНГАН ҺӘМ ХАТЫН-КЫЗЛАРНЫ ХӨРМӘТ ИТМӘГӘН

ЭЛЕККЕГЕ ТОРМЫШЫМ.

Мин Франциянең төньяк-көнчыгышында урнашкан Мюлузе шәһәре читендә, эшчеләр яшәгән районда тудым. Анда җинаятьчелек киң таралган иде. Балачак хатирәләрем бу җирдә яшәгән гаиләләр арасындагы бәрелешләр белән бәйле. Гаиләбездә хатын-кызларга түбәнсетеп карыйлар иде, ир кешеләр аларны гадәттә исәпкә дә алмый иде. Мине болай дип өйрәтеп үстерделәр: хатын-кызлар ирләрне һәм балаларны кайгыртып, кухнядан чыкмаска тиеш.

Балачагым авыр иде. Ун яшемдә әтием эчкечелектән вафат булды. Биш ел узгач, абыйларымның берсе үз-үзенә кул салды. Ул елны гаиләбездә чыккан ызгыш-талашта күзләрем алдында кеше үтерделәр. Минем өчен бу шаккатыргыч вакыйга булды. Гаиләдәгеләрем мине салкын һәм утлы ату коралларын ничек кулланырга һәм, кирәк булса, үземне яклый беләргә өйрәттеләр. Мин усал егет булып үстем, тәнемә татуировкалар ясадым һәм эчеп йөри башладым.

16 яшемдә мин һәр көн 10—15 шешә сыра эчә идем, һәм тиздән наркотиклар куллана башладым. Зыянлы гадәтләрем өчен түләргә кирәк иде, шуңа күрә мин тимер-томыр җыеп сата идем, урлаша идем. 17 яшемә җитеп, мин инде төрмәдә утырып чыктым. Гомумән алганда, мине урлау һәм көч куллану өчен 18 тапкыр хөкем иттеләр.

20 яшьләремдә хәлем тагы да начарайды. Мин көненә марихуана кушылган 20 тәмәке тарта идем, героин һәм башка наркотиклар кабул итә идем. Наркотикларны чамадан тыш кулланудан мин берничә тапкыр үлә яздым. Мин наркотикларны сата башладым, шуңа күрә үзем белән һәрвакыт салкын һәм утлы ату кораллары йөртә идем. Бер вакыт мин кешегә аттым, әмма, бәхеткә каршы, пуля аның каеш прәшкәсенә эләгеп читкә очты! Миңа 24 яшь булганда, әнием вафат булды, һәм мин тагы да котырынып киттем. Кешеләр мине күрү белән, куркып, урамның башка ягына кичеп китә иде. Сугыш чукмары булганга, ял көннәрем еш кына полиция участогында я хастаханәдә үтә иде; хастаханәдә яраларымны тегәләр иде.

28 яшемдә мин өйләндем. Һәм билгеле, хатыныма хөрмәт күрсәтмәдем. Мин аны рәнҗетә идем һәм кыйный идем. Без пар булсак та, бернәрсәне дә бергәләп эшләми идек. Мин аңа урланган бизәкләр ташып тордым, һәм аңа шул җитә дип уйлый идем. Шунда көтмәгән бер хәл булды. Хатыным Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлады. Беренче өйрәнүдән соң ул тәмәке тартуны ташлады, урланган акчаны бүтән алмаска булды һәм үз бизәкләрен миңа кире кайтарды. Мин ярсып киттем. Мин аның Изге Язмалар өйрәнүенә каршы булуым турында әйттем һәм тәмәке төтенен йөзенә чыгарып өрдем. Мин шулай ук аңардан күршеләребез алдында мыскыллап көлдем.

Бер төнне мин каты исергәч, фатирыбызда ялгыш ут чыгардым. Хатыным мине һәм биш яшьлек кызыбызны янгыннан коткарды. Айныгач, мине гаеп хисе биләп алды. Аллаһы мине беркайчан да кичермәс дип уйлап куйдым эчемнән. Ул чакта бер руханиның үземә кайчандыр әйткән сүзләрен искә төшердем. Ул явыз кешеләрнең тәмугъка эләгәчәкләре турында әйткән иде. Хәтта мине дәвалаган психотерапевт миңа: «Син беткән кеше! Син беркайчан үзгәрмәячәксең»,— диде.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ.

Янгыннан соң без хатынымның әти-әнисенә күчендек. Хатыныма Йәһвә Шаһитләре килгәч, мин алардан: «Аллаһы мине бар гөнаһларым өчен кичерә алырмы?» — дип сорадым. Алар миңа Изге Язмалардан 1 Көринтлеләргә 6:9—11 не күрсәтте. Бу өзектә Аллаһы хөкем иткән эшләр әйтеп кителә, әмма анда: «Әйе, кайберләрегез шундый иде»,— дип өстәлә. Бу сүзләр ярдәмендә мин шуны аңладым: үзгәреп була. Аннан соң Шаһитләр миңа 1 Яхъя 4:8 не күрсәтеп, Аллаһы мине ярата икәненә ышандырды. Рухым шулкадәр күтәрелеп китте ки, мин Шаһитләрне атнага ике тапкыр минем белән Изге Язмаларны өйрәнергә сорадым, аларның очрашуларына да йөри башладым. Өстәвенә, мин Йәһвәгә өзлексез дога кыла идем.

Бер ай да үтмәстән, мин наркотиклар куллануны һәм эчүне ташларга булдым. Тиздән тәнемдә сугыш башланганын тойдым! Куркыныч төшләр күрә идем, башым авырта иде, көзән җыера иде һәм «ломка»ның башка симптомнары булды. Әмма шул ук вакытта Йәһвәнең мине кулымнан тотканын һәм миңа көч өстәп торганын сиздем. Мин рәсүл Паул кичергән хисләр кичердем. Аллаһы үзенә биргән ярдәм турында Паул болай дип язган: «Мин үземә кодрәт бирүче ярдәмендә барысын булдыра алам» (Филипиялеләргә 4:13). Вакыт узу белән мин тәмәке тартудан да арына алдым (2 Көринтлеләргә 7:1).

Изге Язмалар тормышымны тәртипкә китерергә булышты. Алай гына да түгел, Аллаһы Сүзе гаиләбезгә дә уңай яктан тәэсир итте. Хатыныма булган карашым үзгәрде. Мин аңа күбрәк хөрмәт күрсәтә башладым һәм «рәхмәт», «зинһар» дия башладым. Мин шулай ук кызым өчен чын әти була башладым. Изге Язмаларны бер ел өйрәнгәч, мин хатынымның үрнәгенә ияреп, тормышымны Йәһвәгә багышладым һәм суга чумдырылдым.

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ.

Әйе, Изге Язмалардагы принциплар тормышымны коткарды. Югыйсә мин наркотикларны чамадан тыш кулланудан, я сугышып вафат булыр идем. Моны хәтта Йәһвә Шаһитләре булмаган туганнарым да таный.

Изге Язмаларны өйрәнеп, мин ирнең һәм әти кешенең вазифалары турында белдем, һәм гаилә тормышым тулысынча үзгәрде (Эфеслеләргә 5:25; 6:4). Без гаилә буларак барысын бергә эшли башладык. Хатыным башкаларга яхшы хәбәрне вәгазьләп, шул хезмәткә күп вакытын багышлый. Һәм мин хәзер хатынымның урыны кухняда дияр урынына, аңа шул хезмәтендә шатланып ярдәм итәм. Мин җыелышта өлкән булып хезмәт итәм һәм хатынымның ярдәме белән шул вазифамны үти алам.

Йәһвәнең яратуы һәм шәфкатьлелеге тормышымны бик нык үзгәртте. Минем үзгәрмәс дип саналган кешеләргә Аллаһының сыйфатлары турында сөйләргә зур теләгем бар; минем турында да бит кайчандыр шулай уйлаганнар иде. Мин беләм, Изге Язмалар зур көчкә ия, ул һәр кешегә саф һәм мәгънәле тормыш алып барырга булыша ала. Изге Язмалар мине башка кешеләрне — ир-атларны һәм хатын-кызларны яратырга, хөрмәт итәргә өйрәтте, аның ярдәмендә мин үз-үземне дә хөрмәт итә башладым.