Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

2 | «Язмалар аша бирелгән юаныч»

2 | «Язмалар аша бирелгән юаныч»

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА ӘЙТЕЛӘ: «Элек язылганнарның барысы да, чыдамлыгыбыз һәм Язмалар аша бирелгән юаныч ярдәмендә бездә өмет булсын дип, безгә үгет-нәсыйхәт бирер өчен язылган» (РИМЛЫЛАРГА 15:4).

Бу нәрсәне аңлата?

Изге Язмаларда безне юата торган фикерләр бар. Алар безгә тискәре уй фикерләребез белән көрәшер өчен кирәкле көч һәм чыдамлык бирә ала. Изге Язмалардагы хәбәр шулай ук безгә эмоциональ авыртулар тиздән юкка чыгачак икәненә өмет бирә.

Бу ничек ярдәм итә ала?

Без барыбыз да вакыт-вакыт әрнүле, борчулы хисләр кичерәбез. Ләкин депрессиядән я борчылудан интеккән кешеләр көн саен авырту китерә торган хис-тойгылар белән көрәшергә мөмкин. Изге Язмалар ничек ярдәм итә ала?

  • Изге Язмаларда тискәре уйларны алмаштыра алган күп кенә яхшы фикерләр бар (Филипиялеләргә 4:8). Аллаһы Сүзе безнең акылыбызны чын-чынлап юата торган һәм тынычландыра торган уйлар белән тутыра ала. Ә алар хис-тойгыларыбызны тезгендә тотарга булышыр (Зәбур 94:18, 19).

  • Без үзебезне бернигә яраксыз дип санарга мөмкин. Изге Язмалар безгә бу уйга каршы торырга булыша ала (Лүк 12:6, 7).

  • Без берүзебез түгел, һәм Аллаһы, безнең Барлыкка Китерүчебез, хисләребезне тулысынча аңлый. Изге Язмалардагы күп кенә өзекләр безне моңа ышандыра (Зәбур 34:18; 1 Яхъя 3:19, 20).

  • Изге Язмаларда Аллаһы әрнүле хатирәләрне юкка чыгарачак дигән вәгъдә бар (Ишагыя 65:17; Ачылыш 21:4). Борчулы уйлардан һәм хис-тойгылардан интеккәндә, бу вәгъдә безгә аларны кичереп чыгарга көч бирә.