Төп мәгълуматка күчү

Изге Язмаларда юаныч китерүче сүзләр бармы?

Изге Язмаларда юаныч китерүче сүзләр бармы?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Әйе, бар (Римлыларга 15:4). Без Изге Язмалардан кайбер өзекләрне карап чыгарбыз. Андагы сүзләр кыен хәлгә эләккән һәм авыр хисләр кичергән күп кенә кешегә юаныч китергән.

Бу мәкаләдә

 Авырлыклар

 Зәбур 23:4. «Дөм караңгылык каплаган үзәнлектән барсам да, мин һичнинди явызлыктан курыкмыйм, чөнки син минем белән».

 Мәгънәсе. Аллаһыга, җитәкчелек сорап, дога кылганда, аның Сүзенә — Изге Язмаларга — таянып эш иткәндә, авырлыкны кыюлык белән кичереп чыга аласыз.

 Филипиялеләргә 4:13. «Мин үземә кодрәт бирүче ярдәмендә барысын булдыра алам».

 Мәгънәсе. Аллаһы сезгә һәркайсы проблеманы җиңеп чыгар өчен кодрәт бирә ала.

 Яраткан кешенең үлеме

 Вәгазьче 9:10. «Кабердә эш тә, уй-ният тә, белем дә, зирәклек тә юк».

 Мәгънәсе. Үлгән кеше газап чикми һәм безгә зыян китерә алмый. Алар бернәрсә хис итми, уйламый.

 Рәсүлләр 24:15. «Кешеләр... үледән тереләчәк».

 Мәгънәсе. Аллаһы яраткан кешебезне үледән терелтәчәк.

 Чиктән тыш зур гаеп хисе

 Зәбур 86:5. «И Йәһвә a, син игелекле һәм кичерергә әзер, үзеңә ялварганнарның һәммәсенә син тугры мәхәббәтеңне мул итеп күрсәтәсең».

 Мәгънәсе. Үзләренең элек кылган хаталарыннан тәүбә иткән һәм аларны кабатламаска тәвәккәл булган кешеләрне Аллаһы кичерә.

 Зәбур 103:12. «Көнчыгыш көнбатыштан ни хәтле ерак булса, ул җинаятьләребезне бездән шул хәтле ерак итә».

 Мәгънәсе. Аллаһы кичергәндә, гөнаһларыбызны шулкадәр ерак алып куя ки, моны хәтта күз алдына да китерү авыр. Безне гаепләр өчен я җәза бирер өчен, ул аларны исебезгә төшереп тормый.

 Кайгы-хәсрәт

 Зәбур 31:7. «Син кайгы-хәсрәтемне күрдең, син ачы газабымны беләсең».

 Мәгънәсе. Аллаһы барысын күреп тора. Башкалар иң тирән хисләребезне күрмәсә дә, ул күрә.

 Зәбур 34:18. «Йәһвә боек күңеллеләргә якын, рухы сынык булганнарны ул коткара».

 Мәгънәсе. Без кайгы-хәсрәт кичергәндә, Аллаһы безгә ярдәм итәргә вәгъдә итә. Ул кайгы-хәсрәтне кичереп чыгар өчен көч бирәчәк.

 Авырып китү

 Зәбур 41:3. «Урын өстендә яткан чагында Йәһвә аңа таяныч булыр».

 Мәгънәсе. Аллаһы, җитди авыру белән көрәшергә булышыр өчен, безгә җан тынычлыгы бирә, көч өсти һәм чыдам итә. Ул шулай ук акыллы карарлар кабул итәргә булыша.

 Ишагыя 33:24. «Анда яшәүчеләрнең берсе дә: „Мин авырыйм“,— дип әйтмәс».

 Мәгънәсе. Аллаһы тиздән һәр кеше сәламәт булачак дип әйтә.

 Басым һәм борчылулар

 Зәбур 94:19. «Борчулар мине биләп алганда, син миңа юаныч һәм тынычлык бирдең».

 Мәгънәсе. Берәр басым кичергәндә, Аллаһыдан ярдәм сорасак, ул безгә тыныч калырга булышыр.

 1 Петер 5:7. «Бар мәшәкатьләрегезне аңа йөкләгез, чөнки ул сезнең хакта кайгырта».

 Мәгънәсе. Аллаһы кичергән газапларыбызга ваемсыз калмый. Ул күңелебезне бушатырга чакыра.

 Сугышлар

 Зәбур 46:9. «Ул бөтен җирдә сугышларны туктата».

 Мәгънәсе. Аллаһы Патшалыгы тиздән бар сугышларны бетерәчәк.

 Зәбур 37:11, 29. «Ә юашлар җирне мирас итеп алачак һәм чиксез тынычлыктан зур рәхәтлек табачак... Тәкъвалар җирне мирас итеп алачак Һәм анда мәңге яшәячәк».

 Мәгънәсе. Яхшы кешеләр җирдә мәңге тынычлыкта яшәячәк.

 Киләчәк турында борчылу

 Ирмия 29:11. «„Сезгә нәрсә эшләргә җыенганымны мин яхшы беләм,— ди Йәһвә.— Киләчәгегез һәм өметегез булсын өчен, мин сезгә бәла-каза түгел, ә тынычлык бирермен“».

 Мәгънәсе. Аллаһы үз халкына киләчәккә өмет белән карарга булыша.

 Ачылыш 21:4. «Ул аларның һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак. Чөнки элеккегеләр үтеп китте».

 Мәгънәсе. Аллаһы безнең көннәрдәге бар явызлыкны юк итәргә вәгъдә итә.

a Йәһвә — Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18). «Кем ул Йәһвә?» дигән мәкаләне карагыз.